Шулкадәрле ерак очалмыйдыр
Кыр казы да, хәтта аккош та.
Юк, Җир шары бик бәләкәй калды,
Җирнең чите тора күренеп:
Бик тырышып әгәр карап торсаң,
Карап торсаң әгәр үрелеп.
Йә, кем ташлап китә инде читкә
Чәчәк аткан туган илеңне?
Үз-үземә кайчак сорау бирәм:
Ә син ташлый алыр идеңме?
Барысы да хәзер бай яшиләр,
Барысы да бездән ераклар.
Эчтән генә уйлыйм: җир читенә
Китеп бардылар бит, дураклар.
Туган җирдән торган җир яхшыдыр,
Кайда да бер кояштыр инде…
Тик рәхәттән китмиләрдер инде, –
Аптырагач, туйгачтыр инде.
Үземнең дә төрле чаклар була,
Туйган чаклар була иленнән,
Юк, иленнән түгел, мескенлектән, –
Мескенлектән башлар иелгән.
Сорыйм кайчак: бу башымны, Ходай,
Берәр җиргә олактыр әле!..
Белмим, кемнәр акыллырактыр да,
Белмим, кемнәр дурактыр әле?!
14.12.09
Янгантауның баскычлары
Янгантаудан карап торам:
Юрүзән – инеш кенә.
Һаман ага икән әле
Шул инеш килеш кенә.
Янгантауның баскычлары
Сыгылмалы, бормалы;
Ә Юрүзән нечкә билле –
Карап кына тормалы!
Юрүзәнгә гашыйк булган
Көннәрем дә бар иде:
Яннарына төшкәнем дә,
Менгәнем дә бар иде.
Ә чынында, Юрүзән ул
Салкын сулы, мул сулы.
Сагынганбыз – әллә шуңа
Ул да, мин дә моңсумы?
Юрүзәнгә төшеп барам:
Хәлем көтәрлек түгел.
Баскычлары бигрәк биек –
Төшеп җитәрлек түгел.
Төшеп җитәрлек түгел шул,
Төшсәң, менәрлек түгел.