Гөлзадә Бәйрәмова
Дөнья шигырь яздыра. Шигырьләр
Гөлзадәнең серле дөньясы
Гөлзадә Бәйрәмованы мин үтә дә кызыклы шәхес дияр идем. Беренче карашка ул бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаучы, һәр каршылыкны «ә» дигәнче атлап уза алырдай батыр холыклы кеше булып тоела. Сүзгә кесәгә керми, нинди генә очракта да теләсә кемне телсез калдырырлык җаваплар таба. Икенче яктан карасаң, гомер буе язучылар-шагыйрьләр арасында яшәп-эшләп, әдәбият дөньясында кайнаса да, әллә шунда кайнаганга күрәме – иҗатында тыйнак калып, язган әсәрләре белән чәчрәп чыгарга тартынып-кыенсынып яшәүче шагыйрә ул. Монысы янәшәсендәге башка язучыларны зуррак күрүдән, иҗатларын олылаудан киләдер, күрәсең.
Гөлзадә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Әдәбият белән журналистика бер-берсенә тәңгәл үк булмаса да, һәрвакыт янәшә бара. Ә инде күңел дигәнең Гөлзадәнеке кебек шигърият белән мөлдерәмә тулы булса, иҗатның бу ике өлкәсе бөтенләй үк игезәккә әверелә. «Казан утлары» журналында Гөлзадәнең үткен каләме белән язылган эчтәлекле мәкалә-рецензияләр дә чыга тора, кайчагында мавыктыргыч гыйбрәтле хикәяләр дә дөньяга килә. Шул ук вакытта йөрәк түреннән ташыган иң кадерле хисләр шигырь юллары булып тезелә. Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясенең кызыксындыру бүләгенә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булу әлеге иҗади хезмәтләрнең нәтиҗәсе.
Кулыгызда шигырь түгел, йөрәк –Саксыз кагылмагыз аңарга, –дип яза ул әнә үзе дә.
Гөлзадә шигырь аша яшәешнең асыл мәгънәсен эзли, үз тормышын кат-кат җиз иләк аша үткәрә, борчыла, уйлана, нәтиҗәләр ясый. Ләкин шул ук вакытта үткәннәренә үкенми дә, хаталарын киләчәк өчен сабак дип кабул итә:
Абындым да… тагын алга киттем.Ялгышлардан, ахры, көч алдым!Китап «Ил кадерен белер илсез калган» циклы белән ачыла. Автор аны әтисенә багышлап язса да, анда ил язмышы, туган җир, туган нигез язмышы, үткәннәрне искә алу белән беррәттән, киләчәк турында борчылып уйлану ята.
Яши-яши ясаган нәтиҗәләре Гөлзадәне дин юлына алып килә, хакыйкатьне ул шунда таба һәм кыен чакта ярдәм сорап бер Аллаһыга гына ялвара башлый:
Үзеңне сөйгәннәргә СинҺәрчак рәхмәт-рәхимле.Синнән генә ярдәм сорыйм,Тибәрмә читкә мине!Шул ук вакытта Гөлзадә дөньядан аерылган хыялый фанат та түгел. Адәм баласының Җир йөзендә бер гөнаһсыз-ялгышсыз яши алмавын да яхшы аңлый, шигырьләрендә үз-үзен генә түгел, гомумән, барлык кешеләрне акларга-кичерергә омтыла:
Яшәешнең, әйе, үз кануны,Әйтми дөнья кая барасын…Үткән кеше бармы ялгышларсызЯшәү белән үлем арасын?Шагыйрәнең мәхәббәт шигырьләре күңелгә тирән уелып керә. Аларда күккә ашкан хыялый ярату түгел, әрнеп торган яралы, сыкраулы, моңлы-сагынулы хисләр. Лирик герой хисләрен акылга буйсындырырга тели, аларны фәлсәфи фикер сөреше белән чикли. Ләкин мәхәббәт барыбер өстен чыга. Юкса каләме (әллә хуҗасын да тыңламыйчамы?) мондый юллар тезмәс иде:
Аһ, бу йөрәк, бу йөрәк…(Бу йөрәк – сәер йөрәк!)Азмы янды, ник соң аңаҺаман да яну кирәк?Шигырьдә – ул нинди генә эчтәлектә булмасын, шагыйрьнең эчке дөньясы, күңел халәте чагыла. Алай гына да түгел, үзенең лирик «мин»е аша шагыйрь үзенә килер язмышын да юрап куя. Тик Гөлзадә монысына ук ышанып та бетми. Чөнки аның язмышы күкләрдә юралган, язылган икән инде. Әнә бит, «Язмыш» дигән шигырендә ул:
Каләм яза, кәгазь түзә, диләр,Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр… –дип, шул фикерен раслый.
Ләкин, бер үк вакытта үз-үзенә каршы килеп, үрсәләнә, язылганны үзгәртергә дә омтыла. Югыйсә нигә кирәк бу яшәү, иҗат утында яну:
Үзгәртергә теләп, мең талпындым,«Минем язмыш мондый булалмый!» –ди ул.
Әмма шагыйрә, берара тынычланып, тәкъдиренә буйсына да, салмакланып кала, бер нәрсәгә исе китмәгәндәй талгын халәткә күчә:
Шатлыгына – шикләнелә.(Миңамы бу шатлык килә?!)Кайгысына күнегелә –Беренчесе бит түгел лә!Дөресен әйткәндә, мондый халәткә күчеп алу – табигый дә. Адәм баласына, шагыйрәгә, аның ташып торган хисләренә беркадәр ял да, гамәлләрен аек акыл белән бәяләп, алга омтылу өчен көч туплап алырга да кирәктер. Аннары кабат иҗат – шикләнеп тә, өметләнеп тә, ышанып та каләмеңне йөрәк каныңа манчып, ак кәгазеңә иелү:
Язылып бетмәгән шигырьләр…Җан өрү кирәкме сезләргә?Аңлаучы булырмы сезләрнеМинем күк бәгыре өзелеп?Яки:
Ә шулай да йөгерер идемЧыклар төшкән үләннәрдән,Яшьлекнең яшел күлмәгенКияр булсам берәр көнгә…Кыскасы, Гөлзадә Бәйрәмованың бу китабы шигърият сөючеләрнең киштәсендә лаеклы урынын табар, исләренә төшкән саен, кабат-кабат ачып укылыр дип ышанам мин.
Фәйрүзә Мөслимова,шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреЯшәешнең аның үз кануны
Ил кадерен белер илсез калган
Әтиемә һәм туган авылыма багышлыйм
IТатар авылының тамыры корый,Гореф-гадәтләре югала.Яңа буын!Нигә битараф сез барчасына –Ә сездән соң җирдә ни кала?Оптимизация, имеш, глобальләшү –Сүзләре үк ят бит безләргә.Милләт булып җирдә яшим дисәң,Үз юлыңны кирәк эзләргә.Туры сүзен әйтә белсен икәнТүрәләргә гади халык та.Иманаңны тартып алалмаслар –Иман сатма олигархка!Бер кап чәйгә, онга һәм ярмагаАлдадылар әүвәл халыкны.Кибет киштәләрен бушаттылар,Алып атып бәя-ярлыкны.Кайгыртучан ата булып шулайУйнадылар хаким-түрәләр.«Җир – халыкка!» шигарен дә әнәКире яктан хәзер эләләр.Инвесторлар, әти, каты куллы,Сезнең ише генә түгелләр.Сез халыкка диеп тырышкансыз,Алар исәКесә ягын каера беләләр.Татар булса икән инвесторы,Урыс, диләр, Мәскәү токымы.Кабатлана икән җирдә тарих –Алпавытлар торып утырды.Мәскәүдәге хуҗаларга нигәСинең авылыңның тарихы?Корал белән түгел, акча беләнБуйсындырды алар халыкны.IIДөнья шулай татлысыннан бигрәкАчыларын күбрәк ашата.Падишаһ та ясый, мәхбүс-кол да,Зинданнарга салып таптата.…Ул елны да көннәр матур килә,Күкрәп үсә ашлык-игеннәр.Иген генәме соң! Муллык һәм бәрәкәт –Уңышлардан башлар әйләнер!Бизмән-үлчәүләрне көйләгәндә,Онытылыпмы әллә үткәнсең,Бер уч ашлык җиткән синең башка –Төрмә кошы булып киткәнсең.Берәү сөенгәндә мул уңышка,Берәү донос язган төн буе:Симәнәгә, имеш, бик аз калган,Ни чәчәрбез, диеп, бу елны?..Илдә сугыш бара. Аның әлеЯше җитми, бераз кечерәк…Донос язар өчен яшь кирәкми,Җитә икән бары көнчелек.Картлыгында ул да михнәт күрде,Килә җәза – күпме илермә.Бакыйлыкта очрашсагыз, әти,Үтенеп сорыйм, зинһар, кул бирмә!Юк, юк, әти, дөрес әйтмим бугай,Кичерә алсаң кичер, вакландым.Тигезләде дөнья һәммәсен дә,Синең исем күптән акланды.Ә бит мине «сиңа охшаган» диләр,Туры сүзле, ялган-риясыз…Гадел булу сине мәхбүс итсә,Ә мин калдым нигез-оясыз.…Бер төш сөйлим әле, әти, сиңа:Яна икән нигез-курабыз!..Беркем килми ярдәм итешергә,Тик икебез генәБер-беребезгә карап торабыз.Арлы-бирле чабам, оран салам:«Эчегездә юктыр җаныгыз!»…Озак тормый яман хәбәр килде:«Өегезне сүтеп атыгыз!»Инвесторга, имеш, төзек авыл кирәк –Чүп-чарларсыз, ватык-җимерексез.Шаһгалиләр табылыр һәр заманда,Үз туганың булса игелексез.III«Туган якның җилләре дә назлы…»Әллә үзем әйттем, әллә ишеттем.Басып торам урам уртасында,Кагарга, дип, кайсы ишекне.Үз телемдә әгәр сәлам бирсәм,Нинди телдә булыр җавабы?Оныклары инде танымаслар,Таныганнар – кая алары?Чит кавемнәр хуҗа булып йөриТатар авылының түрендә.Әрмән дә бар, диләр, үзбәк, таҗигы да,Чегәне дә хәтта күренә.Киереп ачып читән-капкаларны,Мал кумыйлар хәзер көтүгә.Шәһәр дисәң шәһәр түгел үзе,Авыл дисәң – бара бетүгә.Җәйге матурлыкка хозурланып,Кармак салып елга-күлләрдәУтырулар бүген чикләнелгән,Һәр рәхәткә кирәк түләргә.И табигать!Аллаһ биргән байлык –Суың-җирең, урман-кырларың.Үзләштерер өчен сине адәмНинди хилафлыклар кылмады!Буе җитсә күкнең катларына,Хуҗа булыр иде анда да.Җылы, яктылыгы, нуры өченСалым салыр идеКояшына, хәтта Айга да!IV…Ялгыз бер йорт тора чат башында,Тәрәзләргә пәрдә тартмаган.Капка келәләре төшерелгән,Монда күптән беркем кайтмаган…Керү сукмакларын әрем баскан,Аралыймын аны як-якка.Тигәнәге сарыла бәгыремә,Әрем исе әрни йөрәктә.«Иле кайда – иблис шунда» сүзеБерәүне дә читләп үтмәгән.Кемдер – корсак колы, ә кемнәрдерМатди байлык белән җенләнгән.Татар авылы. Тагын бер нигезнеңТамырына балта чабылды.Капка-коймаларын җимереп атарБәндәсе дә шундук табылды.Һәр нәселнең була дәвамчысыЫшанычын аклый алырлык.Нигезләрен саклый алмаганнарИдел-йортны яклый алырмы?!V«Урманнарга керсәң, сызгырып кер,Уянмаган кошлар калмасын…»– Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер,Их, малай булып калган туасың! –Дия идең миңа һәрчак шулай,Урманнарда печән чапканда;Йөк өстенә йөгереп менеп китеп,Бастырыкка аркан такканда…Сыңар куллы әти, мин үсмер кызСабыйлыгы чыгып бетмәгән.Сәнәк-тырмаларым онытыла,Җир җиләге күренеп киткәндә.Туры да гына атны туры тотып,Дилбегәне урап кулыңа,Тормыш йөген салып иңнәреңә,Алып чыктың безне хак юлга.Ата кадерен ата булган белер,Йорт кадерен белер йорт корган,Ил кадерен белер илсез калган,Җир кадерен белер җирсегән.Тел кадерен белер ВатаныннанКимсетелеп читкә этелгән.Сүзем дога булсын,Туган туфрак өченШәһит киткән газиз әтиләр…Тибәрмә читкә мине
Тел тибрәтеп сүз әйтергәКуркамын, газиз Аллам!Ник миңа соң авырлыкныБирәсең һаман-һаман?Яраткан бәндәләремнеСыныйм дипме хәсрәттә,Сөйгәннәр дә безне шулайСынады хыянәттә.Инде соң кемгә сыеныйм,Син дә баш тартсаң миннән?Колың булыйм, ярлыкагыл,Гөнаһлымын мин бәндәң.Үзеңне сөйгәннәргә синҺәрчак рәхмәт-рәхимле.Синнән генә ярдәм сорыйм,Тибәрмә читкә мине!Язмыш
«Әүвәл җирдә сүз яралган» диләр.«Бул!» дигәннән адәм бар булган.Каләм биргән аннан бәндәсенә,Күк катыннан җиргә сузылган.«Каләм яза, кәгазь түзә» диләр.Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр.«Мин – бәхетле!» диеп шар ярганда,Ниләр язылганын кем белгән!Ихтыярсыз җиргә туа кеше,Ихтыярсыз китә дөньядан.Үз язмышым үзем яздым мәллә,Тайпылдыммы Ходай язганнан?!Үзгәртергә теләп мең талпындым,«Минем язмыш мондый булалмый!»Мин «ак» дисәм, ул гел «кара» диде,Мин еладым, ул кычкырып көлде,Камчылары ялык-йолык килде,Уңнан-суңнан сукты аямый!…Минем язмыш мондый булалмый!Сугыш
«Шәһитләрнең күз яшьләре төшәр,Тел тидермә Җиңү көненә!» –Әйтте бер карт җан ачысы беләнЯшь егетнең төртмә сүзенә.«Хәрби хезмәт күрмәгәнсең бугай,Әйтеп тора килеш-килбәтең.Атаң-анаң жәлләгәндер сине,Хәл иткәндер алар ришвәте.«Иң курыкканың нәрсә иде?» дисең,Үлем түгел, юк, син уйлама.«Сатлык» диеп ялган атың чыгу,Яманатың чыгу дөньяга.Берни тормый хәзер сатылулар –«Ак билетлар» урам чатында.Бер горурлык белән сөйли атаСатып алган билет хакында.Тик бер сәгать ут астында булсаң,Узар идең иеп башыңны.Дөнья гиздем, дөнья күрдем, дисең,Ә без исә күкрәк белән ятып,Берлинга ук бардык шуышып.Син дөньяны бары сәяхәттәКүрәм диеп, олан, ялгышма.Дөнья күрү – илгә терәк булыпИңне кую канлы орышта.Түрәләрнең хисабын күргәч
Байлар-байлар бал эчә.Урта байлар сыра эчә.Ярлы мескен ни эшләсен,Ярдан ятып су эчә.Илдә кризис, диләр,Имеш,Ил төшкән бөлгенлеккә.Керемнәрен күреп түрәләрнең,Валлаһи, исең китәр!Берәү булган миллионер,Икенчесе – миллиардер!Нефть яңгыры астындаКоенган диярсең бер.Кеше акчасын санауӘдәпсезлек, диләр дә…Нигәдер «кризис» дигәнеКагылмый түрәләргә.Ил ничек мантый алсын соң,Булмагач дөнья тигез.Сүт тә җимер, сат та җибәр,Менә булыр кризис!…Байлар-байлар бал эчә,Миллиардерлар ни эчә?Ярлы мескен ни эшләсен,Тиененнән бау ишә!Хисап бирә һәр ел түрәХалыкка байлыгыннан.Тик нигәдер «оныта» гынаЗәкят түләргә аннан.Яшел төс – яшәү төсе
Аллы-гөлле төсләр арасыннанЯшел төскә күбрәк күз төшә.Яшел төсне «яшәү төсе» диләр,Яшьлек төсе дә ул югыйсә.Тугангамы әллә бу дөньягаКышлар китеп, язлар килгәндә.Кыш аклыгы күңелемә күчкән,Язлар яшеллеге – күзләргә.«Дөнья буйлап җәяү китеп барам…»
Дөнья буйлап җәяү китеп барам,Хәерлегә, әллә хәерсезгә.Дөнья тулы кеше арасындаӘверелеп була кадерсезгә.Ф. МөслимоваУрам тулы кеше.Кемнең кемдә эше.Кемдә бүре караш,Кемдә угры күзе.Кемдә битарафлык,Кемдә тар карашлык,Җаен тапкан әнә,Сөзеп карый астан.Гүя алтын балыкКапкан җәтмәсенә,Шат елмаю җәйгәнГамьсез чыраена.Синең кайгың гынаКайгы булмас аңа.…Урам тулы кеше…Кемнең кемдә эше?!Табарсыңмы берәрБашкаеңны куярИңнәренә кеше?Сәяхәт
Мин Болгарда йөримСәяхәттә.Үз җиремдә бүген мин сәях.Ислам килгән монда,Мөселманлык,Ибн Фадлан кылган сәяхәт.Юлъязмасын язып калдырган улКилер буыннарга берочтан.Зирәкләре ханның дин үткәрер,Тик үткәрмәс халкын кылычтан.Җимерелгән Болгар,Алтын Урда,Казан ханлыклары – аяныч.Ханлыксыз да, дәүләтсез дә халыкДиндә тапкан бераз юаныч.…Яңа буын яңа Болгар төзи,Яңа солых кора – шартнамә.Милләт кенә никтер берләшалмый,Милләт кенә һаман таркала.Безнең заман
Әбкәм кочагында үсмәгәнгә,Тыңламадым әкият төннәрен.Без китаптан укып-танып белдекТукай бабай Шүрәлеләрен.Без китаптан укып белә идекИлдә, җирдә ниләр булганын.Тәлинкәдән генә тыңлап үстекХалкыбызның моңлы җырларын.Язу карасында чын төс иде,Чын төс иде күктә, җирдә дә.Мәхәббәтне еллар саклый иде,Тугры сымак иде ирләр дә.Бер-беренә ярдәмләште кеше,Бер-беренә терәк булалды.Китаплардан укып түгел, моныКүңелебез белән тоялдык.Безнең заман шундый гади иде,Гадилеге белән гали иде.«Шатлыгына шикләнелә…»
Шатлыгына шикләнелә(Миңамы бу шатлык килә?!);Кайгысына күнегелә:Беренчесе бит түгел лә!Яши-яши һәммәсе дә –Шатлыгы да, сагышы да,Үлеме дә, китеме дә,Кайгысы да, хәсрәте дәБер гадәти төсмер ала,Килешмичә юк бер чараң,Яшәү диеп шул атала.Язылып бетмәгән шигырьләр
Язылып бетмәгән шигырьләр…Һаман да күңелдә йөриләр.Кәгазьгә төшкәннәр югыйсәХисләргә салынган ул көйләр.Юл ала агымсу шикелле,Һәр сүзнең үз моңы, үз көе.Кемнәрдер яратыр үз күреп,Кырыйга тибәрер кайбере…Язылып бетмәгән шигырьләр…Җан өрү кирәкме сезләргә?!Аңлаучы булырмы сезләрнеМинем күк бәгыре өзелеп.Уйларым – пәрәвез ятьмәсе,Мин әсир, колымын аларның.Өстәлдә яталар күч булыпБуталган, чәчелгән уйларым –Яшәлгән гомерем еллары,Узылган гомерем юллары…«Коя яңгыр. Күкри күкләр…»
Коя яңгыр. Күкри күкләр.Котырына җил-давыл!Йөзьяшәр имәннәрне дәБерни түгел аудару.Тәрәзәмә ышыкланыпКүзәтәмен дөньяны.Сабый чакта, яшен күрсәм,Яба идем юрганны.Куркынып сыена идемӘнкәмнең кочагына…Бүген никтер күзем текимЯшеннең учагына.Шул яшеннең бер чаткысыТөшсен димме күңелгә.Кара күмер, әллә күңел –Сүнми дә, дөрләми дә.Гаепләүчеләргә
Булсын! Тимә!Ул – минем тормыш.Анда бар төсләрнеңАгы да, карасы да.Сүтелеп киткән җиреннәнБар әле ямыйсы да!Ул миңа шундый кадерле,Алыштыргысыз, якын.Анда самими яшьлегемҺәм беркатлы ярату.Булсын! Тимә!Гаепләмә!Син бит хөкемдар түгел.Җавабын үзем бирермен,Вакыты җитәр беркөн.«Гомер узган саен, бер уй килә…»
Гомер узган саен, бер уй килә:Кайтарырга иде яртысын.Башлап булса әгәр яңабаштан,Кайсы елдан башлап карыйсы?Тәпи киткән еллар? Мөмкин түгел,Бик еракта, томан артында.Соңгы сыйныф укучысы булыпБасып карыйм парта артына…Студент чор. Иләс-миләс чаклар…Хата ни дә сиңа, ялгышлар…Үгетләүләр әле үтәмениГел хыялдан торган ул башка.Туй күлмәген кияргә дип йөргәнЧакларга соң кире кайтыйммы?Атсыз бармагымны атлы иткәнТуй балдагын суга атыйммы?Һәрбер елдан җуелмас эз кала,Тирән булып сызылып-уелып.Нәселләрне тоташтырган җепләрБик еракка китә сузылып.Һәйкәл салам
Рәссам түгелмен мин,Ә шулай даКилә кайчак сурәт уясым.Балачакның гүзәл мизгеленәКүңелемдә һәйкәл куясым.Көзге муллык. Өем-өем ашлыкТаратканбыз чирәм өстенә.Чүп-чарыннан аны аралыйбыз,Мондый эшләр безгә төс кенә.Яны белән әни җилгә баскан,Ашлык тулы чиләк кулында,Шатлык нуры балкый йөзләрендә,Уйлый булыр безнең турыда…Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги