banner banner banner
Уртак язмыш
Уртак язмыш
Оценить:
 Рейтинг: 0

Уртак язмыш

Кемнәрдер кемгәдер тырышты,

Кемнәрдер күзәтте ызгышны,

Ә халык күрмәде уңышны.

Намус

Аклануны белми намус һич тә,

Язык булса, җанны җәзалый.

Җәзалый да гомер-гомерлеккә

Оныттырмыйча ул җәфалый.

Хөкем гадел: төн йокыңны ала,

Тынычлыгың ала, аямый.

Намусыңа син хыянәт итсәң,

Әрнүләрең җанга оялый.

Намусына тугры булганнарны

Хаталардан тормыш аралый.

Ярым-ярты гына булмый намус,

Юк, бүленми намус урталай.

Гафу ителмәслек эшләр кылган

Бәндәләрне юк ул кичерү.

Намус нәрсә? – Кеше күзләренә

Туры карап гомер кичерү.

Дөреслек – ул берәү

Кешеләргә гадел булыр өчен,

Гадел булдым башта үземә.

Барны бар дип, юкны юк дип әйттем,

Туры карап кеше күзенә.

Шул ихласлык, табигыйлек бик еш

Яңагымны өтте куз булып.

Күз яшьләрем, эчтән генә саркып,

Йөрәгемә тамды тоз булып.

Нахак өткән саен йөрәгемне, —

Рухым үсте, хактан төшмимен.

Гаделлегем белән көчлемен мин,

Кеше булып шуңа яшимен!

Тәүгеләр

Тәүгеләргә билгесезлек юлдаш,

Шик-шөбһәләр тулган сукмаклар,

Максатына җиткәч, мактау түгел,

Әзерләнгән була тукмаклар.

Тик тәүгеләр – тынгы белмәс җаннар,

Таш яуса да, артка чикмәсләр.

Шул кыюлар үткән юлдан туа

Дөньядагы бөтен хикмәтләр.

Тәүге сынау, тәүге үткелләр бит —

Иң авыр йөк төшә тәүгегә.

Аның өчен кайчак шул юл кала,

Соңгы балкыш булып мәңгегә.

Бу балкыштан күпме йөрәкләрдә

Дөрләп янар очкын кабына.

Шуңа халык тәүгеләрне әрнеп

Йә үкенеч белән сагына.