banner banner banner
Уртак язмыш
Уртак язмыш
Оценить:
 Рейтинг: 0

Уртак язмыш

Кыен хәлләрдә калмыйча,

Рәхмәт кадерен белми.

Янында тиңе булганда,

Ялгызлык зарын белми.

Байлыгы баштан ашканда,

Мохтаҗлык барын белми.

Җир җимертеп йөргән чакта,

Тәндә чир барын белми.

Хыянәтне татымыйча,

Җанда кер барын белми.

Күктән очып йөргән мәлдә,

Аста җир барын белми.

Гомер яңа башланганда,

Кара гүр барын белми.

Жәллим инде кала агачларын

Жәллим инде кала агачларын

Урам буйларында, кыркылган.

Әсир солдат кебек күтәргәннәр

Ботак-бармакларын куркудан.

Артык үсү сезгә ярамый дип,

Аларны еш тунап торалар.

Яфраклары үсеп килгән мәлдә

Солдат башын гүя кыралар.

…Калыплардан чыгып яшәгәндә,

Кешеләр дә шулай тунала.

Гадәтенчә гомер итүчеләр

Иң уңайлы диеп санала.

Уңайлылар кулайлашып кына,

Мәшәкатьсез генә көн итә.

Тар киртәдән читкә ыргылучы

Сазлык урынын да гөл итә.

Үзсүзлеләр, кыю фикерлеләр

Бик еш кына тукмак алалар.

Башбаштаклык диеп чаялыгын,

Хөкемдарлар селтәп салалар.

Тик кыюлар гына әсир төшми,

Кул күтәрми нинди хәлдә дә.

Нәкъ шундыйлар булган өчен дә бит

Алга таба тормыш әйләнә.

Дога

Ишек башыгызда дога тора

Бәла-казалардан якларга.

Яман сүздән, каргыш-рәнҗешләрдән,

Нахаклардан сезне сакларга.

Тик ул дога саклар микән сине,

Күңел догаларың булмаса.

Тирә-ягың, өең балкытучы

Эчке дөньяң нурдан тулмаса.

Догалы өй, – дагалы ат кебек,

Тайгак юлдан саклар бер чара.