banner banner banner
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Оценить:
 Рейтинг: 0

Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок


Ак моң булып ята татар җыры.

«Татар бугазы» ннан чыккан бу җыр,

Кичеп Амур, Кавказ, Карпатларны, —

Сәяхәтче Синдбад кебек иңли

Дәрьяларны, илләр, бар якларны.

Тарихтагы күпме бөек эшләр

Онытыла – тузгый хәтер оны…

Тик көчәя генә бара җирдә

Татлы татар җыры, татар моңы.

Тукта… Тыңла… Әнә татар моңы…

Кыйтгаларга иңә безнең җырлар.

Татар бугазыннан чыккан бу көй

Чорлар бугазында мәңге чыңлар!..

Төркиядә татар китабы

Иртән Казан… Көндез Истанбулда…

Заман белән бергә очабыз…

Казанда кар… Ә без Истанбулда

Төрек чәчәкләрен кочабыз.

Төркиягә китап илтәбез без,

Үзебезнең татар китабын…

Китап таратучы мосафирлар —

Без тик шуның белән отабыз.

Безнең белән бер очкычта бара

Чын Мөхәммәт[6 - Төркиядә татар китабы күргәзмәсе оештыручылар белән бер самолётта татар халкының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Сабиров та очты.] мисле пәйгамбәр.

Акыл җыйган бу аксакал әйтә:

– Китап булган җирдә бәйрәм бар!

Китап булган җирдә дуслык, әхлак

Һәм тарихның яхшы дәвамы.

Күр: табигать безгә көйләп куйган

Пәйгамбәрләрчә шәп һаваны…

Пәйгамбәрнең адашы да үзе…

Уртлап татлы суны йотабыз…

…Без берьюлы ике Мөхәммәтнең

Әйткән васыятен тотабыз.

Төркиягә татар күңеленең

Иң кыйммәтле уен илтәбез.

Татар бит без!

Бөтен дөнья буйлап

Тик матурлык, тик җыр йөртәбез!

Мөхәммәтләр фатихасын бирде.

Бу теләкне төгәл тотабыз —

Төркиядә чыңла, татар моңы,

Бар төреккә, татар китабы.

Татар мадонналары

Күренекле рәссам Илдар Зарипов иҗатында татар хатыннары, татар кызлары образлары үзенчәлекле урын алып тора.

Киндереңдә туган яклар,

Туган кыр, болыннары…

Моңлы ханым…

Әнә аны

Иркәли колыннары.