Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Гәрәй Рәхим
Татарстан Республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхимнең бу китабына элеккерәк һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләре тупланды.
Гәрәй Рәхим
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Рәхим Г. В., 2017
Тышлык рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Р. Х. Хәсәншин
* * *
Табылдыклар өстәле
Мин – табылдыклар өстәле.
Моңын югалтучылар,
Телен югалтучылар,
Илен югалтучылар, –
Килмәгез дә!
Табалмассыз сез аларны
Минем табылдыклар өстәлендә.
Чөнки аларның сездә,
Сезнең рухыгызда, күңлегездә
Булганы юк!
Андый изге әйберләре булса,
Кеше аны саклый белә –
Килмәгез дә!
Мин – табылдыклар өстәле.
Өстәлемдә —
Төргәк-төргәк сагыш,
Бәйләм-бәйләм борчылулар,
Уйлар…
Кемнәр сагышка аптырый?
Кемнәргә борчылу кирәк?
Кемнең бер башына уй юк? —
Рәхим итегез!
* * *
Сугыш елларында,
Сугыш юлларында
Югалткан назыңны
Килеп ал, карт солдат, –
Ул – миндә!
Имтиханда югалткан хәтереңне
Килеп ал, елак кыз –
Ул – миндә!
Иң кирәкле мәлдә
Югалткан пуляңны
Маңгаеңа ал, дезертир, –
Ул – миндә!
Тагын кемнәр нәрсә югалттылар?
Хиросима, син күпме югалттың?
Моабит, син күпме югалттың?
Ватаным, син күпме югалттың?
Әнием, син күпме югалттың?
Йөрәгем, син күпме югалттың?