banner banner banner
Моабит дәфтәрләре / Моабитские тетради
Моабит дәфтәрләре / Моабитские тетради
Оценить:
 Рейтинг: 0

Моабит дәфтәрләре / Моабитские тетради


Күңлем риза туган туфрагымда
Бөтен авырлыкка түзәргә.
Теләр идем илдә мин иректә
Иҗат дәрьясында йөзәргә.

Мин үкенмим, илгә кайтып үлсәм,
Җир яшерсә туган баласын.
Соң беләм бит каберем эргәсендә
Һәйкәл булып җырым каласын.

Килешә алмый күңлем коллык белән,
Башны һаман шушы уй баса.
Йөгрек дулкыннарың кочагына
Ал син, Двина, мине, булмаса.

Табар идем, бәлки, мин юаныч,
Дулкыныңда синең чайкалып.
Күрсен халкым үле гәүдәмнең дә,
Аны сагынып, илгә кайтканын.

Двина, Двина,
көчле агымыңны


Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
(всего 10 форматов)