banner banner banner
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад
Оценить:
 Рейтинг: 0

Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

Киек казлар, кая очасыз сез?
Кай тарафта туктар юлыгыз?
Кай тарафта көтә ризыгыгыз?
Кай тарафта йөзәр суыгыз?

Баш очымнан гына үттегез сез,
Кыйгылдашып, канат кагынып.
Беләм: сезнең кайтып барышыгыз,
Туган ягыгызны сагынып.

Сез кешеләр түгел, туган яксыз
Яши алмыйсыз шул чит җирдә.
Без генә ул кайда булса, шунда
Калучылар яшәп гомергә.

Азмы җирдә туган нигезләргә
Кайтмый йөрүчеләр озаклап.
Хуҗаларын көтеп тутыгалар
Ишекләрдә тимер йозаклар.

Менә шундый уйлар килде башка,
Киек казлар очып үткәндә.
Ә казларым гомер җебе кебек
Югалдылар зәңгәр күкләрдә.

ТУКТА, ВАКЫТ!

Тукта, Вакыт!
Тыңла!
Бер кайтаваз булып,
Балачагым дәшә түгелме?
«Кайт!» ди туган якка,
Бергә булган чакка,
Бу чакыру юкка түгелдер.

САБАНТУЙЛАР

Сабантуй бүген, Сабантуй –
Бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Сабантуйлардан башлана
Халкыбызның җәйләре.

Сөлге, яулыклар колгада
Җилфер-җилфер итәләр.
Җыр-биюне башлар өчен,
Кызлар гармун көтәләр.

Ярышларга күптән әзер
Егетнең булганнары.
Йөгерә-йөгерә су ташыйлар
Кызларның уңганнары.

Атлар килә! Кем беренче?..
Йөрәкләр дөп-дөп тибә.
Батырлар бил алышалар
Мәйданда, төшеп тиргә.

Туганнар, дуслар, кардәшләр
Бергәләп ял итәләр.
Һәр төбәктә Сабантуйлар
Шулай гөрләп үтәләр.

ҖЫЕЛЫШТЫК БЕРГӘ

Шатлык белән тулы өй эчләре,
Куаныч һәм бәхет йөзләрдә.
Җыелганга якын туганнарым,
Бик күп бүген сөйләр сүзләр дә.

Бик күп еллар узган киткәнгә дә,
Нигез-йортыбызны калдырып.
Бала идек язмыш арбасына
Чыгып киткән чакта утырып.

Вакыт үзенекен иткән, хәтта
Сизмәгәнбез еллар агышын.
Җыелыштык бүген туган йортка,
Басар өчен йөрәк сагышын.

Яшьлегенә кайткан кебек, әнкәй
Йөри безне сөеп, иркәләп.
Нәни чакның фоторәсемнәрен
Карап чыктык кабат бергәләп.

Туган нигез газиз балаларын
Җыйды шулай өйнең түренә.
Ә әнкәбез безнең гаиләнең
Алиһәсе булып күренә.

Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып,
Икмәк пешә, табын түгәрәк.
Янәшәмдә әнкәй, туганнарым,
Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

БОЛЫТЛАР

Күктә йөзгән болытларга
Бик еш карый идем элек.
Менә бүген дә күзәтәм
Болытларны, эшем бүлеп.