banner banner banner
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад
Оценить:
 Рейтинг: 0

Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

Гомер җебе буйлап эзләп кайттым
Еракларда калган балачакны.
Уйнап үскән җирләр шул ук, ләкин
Йөрим бүген никтер үзен тапмый.

Нәни чиләкләрен көянтәгә асып,
Тыкрыклардан суга төшмәс микән?
Чәчләренә ефәк тасма тагып,
Сукмаклардан уйнап үтмәс микән?

Килмәс микән урман юлы буйлап
Кузгалаклар үскән аланнарга?
Көлә-көлә җилләр белән уйнап
Атынмасмы икән таганнарда?

Әй балачак!
Кай тарафта калдың син адашып?
Чык каршыма, уйныйк бергә кабат.
Һич булмаса, ишет тавышымны.
Дәш син миңа, мин бит синең дәвам.

Озак йөрелгән шул чит җирләрдә,
Балачагым оныткан мин барын.
Күңел юанычым булып яши җанда
Балачактан отып калган җырым.

КАЗАНЫМ

Алтын бишеге син милләтемнең,
И Казаным, гүзәл башкалам.
Туфрагыңа аяк баскан һәркем
Гүзәллегең күреп таң кала.

Казансуга карап, Сөембикәң
Үткәннәрен искә төшерә.
Айлы төндә, изрәп, Идел йоклый,
Серле Кабан күле төш күрә.

Кол Шәрифең – синең йөзек кашың –
Тирә-якка нурын тарата.
Чичән шагыйрьләрең җыр чыгара,
И Казаным, сиңа карата.

ЮЛЛАР ТАПМЫЙМ

Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакка
Юллар тапмыйм кайтып китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам.
Алып бармас микән үткәнемә
Йомгакларым, сүтеп карасам?

ЮАНЫЧЫМ МИНЕМ

Әй авылым, юанычым минем,
Җанга сарган сагышымны синең
Иңнәреңә кайтып бушатам.
Нигъмәтләрең белән син көтәсең,
Ә мин сиңа һаман буш кайтам.

Сыйлар сиңа кирәк түгел, беләм,
Ни генә юк синдә, бар да бар.
Шуңа күрә алып кайттым әле
Сиңа атап яңа бер шигырь.

Ә син бер дә үзгәрмисең дисәм,
Үзгәрешләр бераз бар икән.
Тирән буаларың саекканнар,
Әрәмәләр куе тал икән.

Үзгәрмәгән кебек болын, кырлар,
Тал-тирәкле чишмә буйлары.
Яңартылган бары басмалары,
Ташлары шул, шул ук сулары.

Элеккечә капка төпләрендә
Утыралар әби-бабайлар.
Күрешергә киләм, рәхмәт яугырлары,
Ерактан ук мине таныйлар.

Күрше нигезләрдә яңа йортлар,
Иске өйләр сүтелеп беткәннәр.
Кайбер картлар гүр иясе булып,
Мәңге кайтмаска дип киткәннәр.

Авылдашлар хәлен уртаклашам,
Чит түгел бит алар берсе дә.
Күңелем белән алар янында мин,
Язмышларым читтә йөртсә дә.

КАЗЛАР ОЧА