Күкләрдән ак, сөтләрдән пакь торган
Дәфтәр бите булсын каләм өчен.
Кара тамсын каләм канатыннан,
Каләм булсын кайнар сәлам өчен.
Һәрбер нәрсә тапсын шулай ишен
Һәм башкарсын тиешенчә эшен.
Шагыйрь каләмнәре язган сүзне
Боза алмас һичбер заман кеше.
Кара савытлары, дәфтәр бите —
Шигырь савар өчен Галәмнән.
Илгә, җилгә, ярга ярар микән
Язганнарым минем каләмән[6 - Каләмән – каләм белән.]?
28.03.2009
Дога белмим
Киләсе көн нәрсә көтә диеп
Уйланырга безгә нәрсәгә соң?
Язмыш дәфтәрләре ачык инде…
Шул дәфтәрнең бите күбрәк булсын.
Кирәк иде башкачарак яшәү —
Дога белмим, битләр күп ачылган…
Ниләр укырмын мин, ни диярмен,
Киткәнемдә сезнең арагыздан?
Ярлыкарлык начар гамәлләрне
Кыла алдым микән яхшы эшләр?
Шигырь яздым! Ә бит беркем белми,
Бәлки, шагыйрь, үлгәч, телен тешләр…
22.06.2012
Фәрит абыйга
Акылсызлык белән акыллылык —
Ике чиксезлектер, бездер ул.
Беренчесе шуның – мин фәкыйрең,
Икенчесе, хуҗам, – Сездер ул.
Хуҗам белер, диеп әйтер төрек.
Белеклелек белән белексезлек —
Ике чиксезлектер. Бездер ул.
Беренчесе, хуҗам, – Сездер ул.
Бик белекле карап торасыз Сез
Сөйләвемә минем, көлгәнгә…
Сезнең янда тоям үземне мин
Сезгә лаек түгел бер бәндә.
Беребез – шагыйрь, беребез —
галим безнең.
Акыл һәм хис, дисез кайвакыт.
Сез акылга һәйкәл шикелледер,
Халык чәчәк куяр, яратып.
25.02.2009
Җыелыш
Бөртек-бөртек киттем төртеп,
Ак кәгазьне чуарлатып.
Төртәм, сызам, ясыйм рәсем,
Безнең җыелыш барган вакыт.
Буш сүз, куш сүз – уңнан, сулдан,
Бүлмәгә түрә күп тулган.
Барсының бар өйрәтәсе,
Истә калырлык әйтәсе.
Кыек әйтеп, туры әйтеп,
Бездәйләрне куркытасы.
Җыелышның дилбегәсен
Үз кулында нык тотасы.
Һәркайсының бик акыллы
Булып күренәсе дә бар.
Алкышларга, мактауларга
Сорап күмеләсе дә бар.
Ул әйткәннең, нык әйткәннең
Бар кәгазьгә төшәсе дә,
Кул астында эшләгәннең
Әле мең кат күшәсе дә.
Ял итсен дип уң колагым,
Ял итсен дип сул колагым,
Ак кәгазьгә сурәт сырлыйм,
Карандашны алдым тагын.
Җыелышта гелән шулай:
Буш сүз, куш сүз – уңнан, сулдан.
Түрәләр түр урындыкка
Кубарылмаслык утырган.
26.12.2011