banner banner banner
Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Оценить:
 Рейтинг: 0

Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы


Казан ханлыгы көнчыгыш тарафта иркен-киң Нугай билеге белән, көньякта – Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта Кырым ханлыгы белән, көнбатышта – Мәскәү дәүләте, ә төньякта Нократ төбәгенең үзидарәле күмәге (общинасы) җирләре белән (XV йөз ахырында Мәскәү аны үзенә куша) күрше була. Казан ханлыгының көнбатыштагы чиге төгәл билгеле – Сура һәм Ветлуга елгалары шул чиктә ята. Төньяк чик Помор җирләре белән Понизовье җирләре арасындагы чик буйлап үткән. Бу чик төньякта – Котельнич, Орловск, Нолинск, Нократ һәм Слобода өязләрен, ә көньякта Яран, Уржум, Малмыж һәм Глазов өязләрен калдыра, ягъни ул Пижма елгасы тамагыннан башланган һәм шул елга буйлап Воя елгасы килеп кушылган урынга кадәр сузылган, аннары Нократ елгасы буйлап узган. Килмәзи елгасы буендагы җирләрнең барысы да, Чипса елгасы буендагы җирләрнең байтагы һәм Каманың югары агымындагы Кай шәһәреннән (монда рус колонизаторлары үтеп керергә өлгергән була инде) түбәнрәк җирләр Казан ханлыгына караган. Көнчыгышта Сарапул һәм Алабуга төбәкләре, Уфа губернасының Минзәлә өязе Казан ханлыгы карамагында була (Уфа губернасының башка җирләре: хәзерге Нагайбәк, Уфа һәм Стәрлетамак элеккеге Нугай урдасы җирләренә урнашканнар). Бөгелмә һәм Мәләкәс өязләрендә дә татарлар яшәгән – болар да Казан ханлыгына кергән булырга тиеш, ләкин Самара далалары чынында нугай күчмәләре кулында була. Иделнең Царицынга кадәрге уң як яры да Казан ханлыгының биләмәсе саналган. Монда Хисаметдин китабында телгә алынган Сенбер, Сары Тау (Саратов) һәм Сары Тын (Царицын) шәһәрләре урнашкан.

Перетяткович: «Казан ханлыгының бер үзенчәлеген – анда шәһәрләр гадәттән тыш аз булуын әйтмичә ярамый, – дип яза, – Казаннан гайре фәкать Арча шәһәре генә телгә алына… Әлеге шәһәрләрдән тыш Казан мәмләкәтендә тагын Арча юлындагы, Тау ягындагы һәм дә чуаш җирләрендәге ныгытмалар, кальгалар телгә алына»[1 - Поволжье в XV и XVI вв. – С. 131–132.]. Бу сүзләр хәлне аңлап бетермәү аркасында туган. Мәгълүм ки, рус чыганакларында кальгалар, ныгытмалар гына шәһәр дип атала, һәм шуңа да Казан ханлыгында кальгалар булмауны анда хәзер без аңлаган мәгънәдәге шәһәрләрнең – сәүдә һәм идарә үзәкләренең булмавы дип аңларга ярамый. Җирле мәдәният шәһәр төзелешенең Русиядәгечә булмаган төрен тудырган – Казан ханлыгында хәрби ныгытмалар түгел, ә бәлки тыныч тормыш итәр өчен шәһәрләр корганнар. Перетяткович «градлар» – кальгалар эзләгән һәм ныгытылмаган шәһәрләрне искәрмәгән. Казан ханлыгында, киресенчә, шәһәр дип аталырга тиешле зур-зур торак пунктлары җитәрлек санда булган, чөнки аларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ә һөнәр ияләре, сәүдәгәрләр дә яшәгән. Су юллары буендагы Алабуга, Сенбер, Сары Тау, Тәтеш, Лаеш кебек торак пунктлары, һичшиксез, шундый шәһәрләрдән исәпләнгәннәр.

Казан ханлыгының төп җирләре административ яктан берничә «даруга» га – салым җыю өлкәләренә бүленгән. Рус чыганакларында моны Казан шәһәреннән Галичка, Алатка, Арчага, Җөри һәм Нугай якларына илтә торган юллар («дорога») белән тиңләгәннәр. Бу «даруга» лардан өчесенең үзәге Алат, Арча һәм Җөри калалары була. Хисаметдин Тау ягындагы Алатор, ягъни Алатырь шәһәрен телгә ала. Ясак түләп торучы халыкларның җирләрендә казаннар даими гаскәр тотмаган, ләкин ул җирләргә ел саен кыш җитүгә, кораллы чирү ияртеп, ясак җыючылар җибәрелгән. Мондый җирләрдә ныгытылган чын шәһәрләр торгызылган, андый шәһәрләрдә җирле бәкләр, тарханнар һәм башка шундый Казан ханына ясак түләүче xаким сыйныфлар яшәгән.

Казан ханлыгының төп халкы – борынгы болгарларның варислары. Болгарлар Казан ханлыгы оешканчыга кадәр бик күп еллар элек Урта Иделдә үз дәүләтләрен төзеп, сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән һәм инде күптән мөселман мәдәниятен үз иткән төрки халык булган. Болгар халкы яшәгән ил-төяк – Идел, Кама һәм Кече Чирмешән елгалары арасында, шунда ук төп болгар шәһәрләре Болгар белән Биләр урнашкан. 1361 елда Булат Тимер дигән хан килеп Болгар шәһәрләрен пыран-заран китерә, шуның аркасында Болгар патшалыгының халкы чәчелә, күпчелеге Каманың урманнар белән капланган төньяк тарафына күченеп китә – төп болгар җирләре бушап кала.

Казан татарларында сакланган күп кенә риваятьләр болгарларның бу күченүе һәм урманнарда болгар-татар авыл, калаларына нигез салуы хакында сөйли (Казансу елгасы буендагы Иске Казан, Мишә белән Нократ арасындагы Бөрбаш авылы, Нократ якларындагы Ишмән Мәчкәрә авылы, Уракчы, Янсуба авыллары һ. б.). Болгар качакларының бер өлеше, тагын да төньяккарак үтеп, Чипса елгасының түбән агымында төпләнә, хәзер аларны «Карин татарлары» диләр. Болгарларның бу тирәләргә күченүе Нократ буена Новгородтан һәм Устюгтан рус колонизаторлары килеп урнашкан вакытка туры килә (Никулицын, Хлынов, Котельнич), шуңа күрә Карин билеге мөстәкыйльлеген саклый алмый. Карин биләренең руслар белән булган алыш-бирешләре һәм башка мөгамәләләре аерым килешүләр белән хәл ителгән, бу килешүләрнең әлегә тиклем махсус өйрәнелгәне юк. 1467 елда казаннар Нократ төбәген буйсындырган чакта, Карин татарлары ныклы терәк була алганнар. Алар күпмедер вакыт мөстәкыйльлекләрен саклап килгәннәр, ләкин 1489 елны Нократның үзидарәле күмәген (общинасын) Мәскәү гаскәрләре яулап ала, Нократ халкы белән бергә Карин татарлары да мөстәкыйльлекләрен югалталар: аларның биләрен әсир итеп Мәскәүгә алып китәләр.

Игенчелек белән көн күрүче бу кадәр халыкның күченүе Кама тамагыннан төньяктарак, Урта Идел ярларының иң төньяк ноктасында, яңа шәһәр-төбәкнең сәүдә һәм мәдәният үзәге булган Казан каласының калкып чыгуына китерә. Казан бу якларның баш каласына әверелә.

Болгар патшалыгы җимерелгәч, болгар халкы юкка чыкмый, ә бәлки «Казан татарлары» дип атала торган халык булып оеша. Казан тарихчысы Г. Әхмәров моның шулай икәнен раслап байтак дәлилләр саный. Аларны төп өч төркемгә берләштереп булыр иде: 1) Казан татарларының үзаңы; татарларның килеп чыгышлары болгарлардан икәнен сөйли торган шәҗәрәләр; болгарларның татар авылларына нигез салулары турындагы риваятьләр; Болгар шәһәренең хәрабәләрен, борынгы болгар әйберләрен татарларның үз милли тарихларының изге ядкярләре итеп олылавы; 2) яшәү урыннарының гомумән караганда да, аерым караганда да бер үк булуы; 3) утрак тормыш һәм игенчелек эшенең дәвамчанлыгы; борынгы болгарларга да, Казан татарларына да сәүдә эшенә тумыштан килә торган сәләтлелек хас булу; аннары, ниһаять, фәнни әдәбиятта билгеләп үтелгәнчә, матди тормышның һәм рухани мәдәниятнең уртак булуы.

Татар кавеме кешеләренең Казан җиренә килүе рус чыганакларында теркәлгән: 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан белән бергә 3000 татар Кырымнан Урта Иделгә килеп утыра; шуннан соң Казанга «төрле илләрдән – Алтын Урдадан, Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан бик күп варварлар җыела башлый». Сәүдә үзәге булган Казанда, һичшиксез, төрле кавем кешеләре яшәгән, әмма җир эшкәртеп көн күрүче утрак халыкка килсәк, аның шул ук болгар халкы көенчә калуына шикләнмәскә мөмкин. Тарих мәйданында Казан мәмләкәте өлгергән-җитлеккән хәлдә, ныклы тормыш-көнкүреш рәвеше һәм мәдәнияте белән пәйда булды; ул акрынлап шәкелләнү-формалашу дәверен белми, һәм моны аның халкы фәкать борынгы булуы һәм мәдәниятенең, ыруының дәвамчанлыгы белән генә аңлатырга мөмкин.

Казан ханлыгы тарихы – Казан татарларының күп гасырлы тормышында кечкенә генә бер вакыйга-күренеш ул. Бу якларда мөстәкыйль дәүләт оешканчы ук яшәгән һәм бәйсезлеген югалткач та 400 ел буена яшәвен дәвам иткән Казан татарлары дигән халыкның тарихы моның белән генә чикләнә алмый.

Казан ханлыгының барлыкка килүе

Олуг Мөхәммәд

Казан ханлыгының барлыкка килү елы һәм аның беренче ханы турында рус тарихчыларының фикере төрлечә. Гадәттә, алар ханлык 1436 яисә 1437 елда барлыкка килгән һәм аны Сарай ханы Олуг Мөхәммәд оештырган дип саныйлар. Ләкин бүтәнчә уйлаучылар да юк түгел. Мәсәлән, шуларның берсе, профессор Вельяминов-Зернов, Воскресенский һәм Никон елъязмаларына һәм кайбер башка чыганакларга таянып, Казан ханлыгын 1445 елда Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд оештырган дип исәпли.

Мөхәммәдләр ул заманда икәү булып, аларны бутамас өчен, берсен «Кече» йә «Кечек» дип, ә монысын «Олы» йә «Олуг» дип атап йөрткәннәр. Олуг Мөхәммәд – атаклы Туктамышның оныгы һәм Сарай ханы Җәләлетдиннең улы ул. Аксак Тимер яуларыннан соң Сарайда тәхет өчен каты көрәш башланып китә. Төп дәгъвачылар элек хан булып утырган Тимер Котлы (аны Туктамыш бәреп төшергән) белән Туктамыш (анысын үз нәүбәтендә Аксак Тимер куып җибәрә) була. Туктамыш үлгәч, тәхет дәгъвасы улларына күчә. Бер-бер артлы һәммәсе тәхеткә менә, тик озак утыра алмыйлар. Иң күп утырганы – Җәләлетдин. Ул 1411 елда, Литва кенәзе Витовт белән берлектә, Тимер Котлының улын бәреп төшерә һәм хан тәхетенә утыра. Җәләлетдин әтисенең бөек мәмләкәтчел сәясәтен дәвам итә: эчке талашлардан какшаган Русияне кабат татарларга буйсындыра, бөек кенәз Василийны (Дмитрий Донскойның улын) Сарайга килергә һәм ясакны төп-төгәл түләргә мәҗбүр итә (1412). Хөкемдарлар берничә мәртәбә алышынганнан соң, 1420 еллар ахырында тәхет Җәләлетдиннең улы Олуг Мөхәммәд кулына эләгә. Ул идарә иткән дәвердә татарларның Русия өстеннән булган хакимияте даими саклана. 1431 елда, Олуг Мөхәммәд хөкеменә дип, бөек кенәз исемен дәгъвалаучы Мәскәү кенәзләре – Дмитрий Донскойның улы белән оныгы килә. Хан алар арасындагы низагны онык файдасына хәл итә. Василий Васильевичны тәхеткә Мәскәүнең Успение соборында хан илчесе утырта. Олуг Мөхәммәд хөкүмәтенең байлыгы һәм халыкара сәясәт белән кызыксынуы шул дәрәҗәдә була ки, 1428–1429 елларда ул Мисырга илчелек җибәрә алган[2 - Тизенгаузен В. Г. – Т. I. – С. 534.].

В. Д. Смирнов Олуг Мөхәммәдне 1423–1424 елларда литвалар шәһәре Одоевка һөҗүм иткән һәм шунда литва-мәскәүләрнең бердәм гаскәре тарафыннан җиңелгән Ходайдад хан («Куидадат»)[3 - ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 92.] белән бер үк кеше булуы турында фаразлый. Ләкин моның белән килешүе кыен, чөнки әлеге чорда Олуг Мөхәммәд әле Сарай тәхетенә менмәгән була[4 - История Крымского ханства. – С. 232–233.].

1436 елда Мөхәммәд ханны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ланглес әйтүенчә, татар чыганакларында бу вакыйга менә ничек тасвирлана. Тәхеткә утыргач, Олуг Мөхәммәд авыр яралы Идегәй әмирне эзләп табып үтерергә боера. Идегәй Тимер Котлы нәселен тәхеткә утыртуның тарафдары була. Тимер Котлының туганнан туган энесе Гыясетдин белән бергә Русиягә качып киткән Идегәй уллары, өч меңле чирү белән кайтып, Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Олуг Мөхәммәд җиңелә дә Кырымга юл тота, ә Гыясетдин, Сарайга кереп, хан тәхетенә утыра. Бер елдан соң (1437) ул үлә. Тимер Котлының оныгы Кече Мөхәммәд хан дип игълан ителә. «Шуннан соң ук бәхетле Кече Мөхәммәд белән Олуг Мөхәммәд сугышты… Гыясетдиннән качып Кырымга киткән Олуг Мөхәммәд беренче булып һөҗүм итте… Берничә сугыштан соң дошманнар килешү төзеделәр, бу килешү буенча Идел буендагы бөтен җирләр дә Кече Мөхәммәд кулына калды, ә Кырым Олуг Мөхәммәднеке булды. Аннары Олуг Мөхәммәд Хәйдәр әмир белән бозылышты. Әмир, үзен рәнҗеткән Олуг Мөхәммәдне тәхетеннән бәреп төшерүдә ярдәмен тәкъдим итеп, Туктамышның оныгы Сәед Әхмәд ханга хезмәткә күчте. Алар яу белән Кырымга киттеләр. Олуг Мөхәммәд исә, каршы тора алмасын тоеп, Казанга качып китте»[5 - Смирнов В. Д. – 205–207 б.]. Шул рәвешчә, Сарай тәхетеннән сөрелгәннән соң, Олуг Мөхәммәд бераз вакыт Кырымда хан булып торган. Шулай ук аннан да куылган. Ләкин Казанга ул Кырымнан туп-туры килми. Өч меңле чирүе белән Кырымнан чыккач, ул Русиягә юл тота. Үзе Мәскәү тәхетенә утырткан Василий кенәзнең кунакчыллыгына өмет тотып, Олуг Мөхәммәд Мәскәү мәмләкәтенең көньяк-көнбатыш чигеннән ерак тормаган Белёв шәһәрен ала һәм шунда төпләнеп калырга карар бирә. Ләкин Мәскәү хөкүмәте, Олуг Мөхәммәднең дошманы булган Сарай ханына тугрылыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, аның Русия җирләреннән китүен таләп итә. Олуг Мөхәммәдкә каршы рус гаскәре җибәрелә. 1437 елның 5 декабрендә Белёв янында сугыш була: «рус сугышчылары күп иде дә, ә татарлар бик аз иде; шәһәр янына рус полклары килделәр дә, татарлар атларына атланып чыктылар да сугыша башладылар, ә тегеләре кире йөгерде дә, Русь бик күп үлде… рус гаскәрен тар-мар кылдылар, шул чакта бик күп бояр белән кенәзләрне үтерделәр, бөек кенәз кече дружинасы белән качып китте»[6 - ПСРЛ. – Т. V. – С. 267.].

Шулай Сарай ханлыгыннан бәйсез Кырым дәүләте аерып алына, Кече Мөхәммәд белән килешү нигезендә аның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә – Олуг Мөхәммәд шул тәҗрибәгә таянып, шул ук вакытта караңгы чырайлы Русия җирләрендә чакырылмаган кунак-мөһаҗир хәлендә ятасы килмичә, Сарай ханлыгыннан тагын бер өлкәне аерып алып, шунда бәйсез хөкемдар булып урнашырга карар кыла. Шундый ният белән ул Урта Идел буендагы мөселман мәмләкәтен – Болгар патшалыгының мөстәкыйльлеген торгызу планын кора. Белёвтан киткәч, Олуг Мөхәммәд мукшы җирләренә керә һәм, рус дәүләте чикләре яныннан үтеп, Болгар иленә аяк баса. 1361 елгы тар-мар ителүдән һәм кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге руслар явыннан соң (1432) илнең башкаласы Болгар тәмам хәрабәләр хәленә килгән, ә халкы төньякка, Кама аръягына, куркынычсызрак һәм тынычрак урыннарга күчеп, төбәкнең яңа мәркәзе Казан тирәсенә туплана башлаган вакыт була бу. Шуңа да Мөхәммәд хан үз дәүләтенең башкаласы итеп Болгарны түгел, ә Казанны сайлый, яңа ханлык исә «Казан ханлыгы» дип атала башлый.

Олуг Мөхәммәд яулаганда Казан инде зур шәһәр саналган, һәм ул Болгарның сәүдәви һәм сәяси әһәмиятен мираска алган була. Җәләлетдин хан заманында Казанда Сарайдан килгән Талыч исемле бер ханзадә-солтан идарә иткән. Җәләлетдиннең сәяси таләпләре буенча эш йөртеп, ул 1411 елда Мәскәүгә дошман булган Түбән Новгород кенәзе Даниил Борисовичка ярдәм йөзеннән Владимирга яу белән бара. Рус елъязмаларыннан аңлашылганча, Олуг Мөхәммәд Казанны шактый көч түгү бәрабәренә генә яулый алган һәм анда хөкем сөрүче бәкне үтергәннән соң гына шәһәргә хуҗа булган. Воскресение елъязмасы ул бәкне «Либей», ягъни «Гали би» дип атый, ә Никон елъязмасы «Ази», ягъни «Гази» ди. Профессор Вельяминов-Зернов күрсәтүенчә, Гази исеме кушамат кына («җиңелү белмәс сугышчы»), һәм соңыннан да Казан ханнарының титулында бу сүз булган. Гали бәк белән Гази исемнәренең, димәк, ике кешегә түгел, ә бер генә затка каравы бик мөмкин[7 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 4–5. (Автор текст эчендә Вельяминов-Зернов хезмәтенең исемен күрсәтмәгән. Кереш өлешендә: «Исследование о Касимовских царях и царевичах». Шул сәбәпле астөшермәдә, русча китапттагыча, чыганакның авторы гына күрсәтелде. – Ред.)]. Вельяминов-Зернов Казан бәге Гали белән татар кулъязмаларында «Казан шәһәренә нигез салучы» дип күрсәтелгән Галим бәкне (Булат Тимер Болгарны алганда һәлак булган соңгы болгар ханы Габдулланың улын) бер кеше дип расларга тырышып караган иде. Мондый фаразның дөреслеге икеле, чөнки Болгарның 1361 елда җимерелүе белән Олуг Мөхәммәднең Казанны алуы арасында сиксән ел гомер узган, һәм Гали Галим бәкнең шулкадәр озак вакыт хакимлек итә алуы шикле; җитмәсә, елъязмалар аны «вотчич» дип атыйлар, ягъни аның нәселе борын-борыннан бу җирләрдә бәк булып утырган, ә Галимнең атасы Габдулла Казан бәге түгел, бәлки Болгар ханы…

Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казан суы буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.

Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.

Биш ел буена тынычлык бозылмый, ләкин 1444–1445 елларда Мөхәммәд хан русларга каршы икенче мәртәбә, бу юлы уңышлы тәмамланган яу оештыра. Яу 1444 елның язында башлана, тәүдә Түбән Новгородны алалар. Хан шунда кышларга кала һәм 1445 елның гыйнварында гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә. Русларның шактый зур көченә очрап, казаннар җиңелеп чигенәләр; Түбән Новгородны да калдырырга туры килә. Әмма яз җитүгә кабаттан яуга китәләр. Апрельдә Олуг Мөхәммәд янәдән Түбән Новгородны ала. Мәхмүд һәм Якуб солтаннар җитәкчелегендәге Казан чирүе Мәскәүгә якынлаша, Владимир янына килеп җитә. 7 июльдә Суздальдән ерак булмаган Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта руслар җиңелә. Казаннар бөек кенәз Василийны туганнан туган энесе кенәз Михаил Верейский белән бергә әсир алалар һәм Түбән Новгородка Олуг Мөхәммәд янына китерәләр. Василий Васильевич Сарайга Мөхәммәд хөкеменә килгәннән соң ундүрт ел узгач, иске танышлар шулай янәдән очраша.

Бөек кенәз нәрсә таләп итсәләр, шуның барысына да күнә. Ул үзе өчен гаять зур түләү хакы бирергә тиеш була: бертөрле хәбәрләр буенча – «булдыра алган кадәренчә», икенчеләре буенча – «алтыннан һәм көмештән, һәм төрле-төрле кием-салымнардан, һәм атлардан, һәм сугыш кирәк-яракларыннан 30 мең ярым», өченчеләре буенча – 200 000 сум. Салым җыю өчен рус шәһәрләренә Казаннан түрәләр билгеләнә, контрибуция түләтү җәһәтеннән берничә рус шәһәреннән килгән керемне татарлар «туклану өчен» алалар. 25 августта Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Курмышка[8 -

] килә, һәм шунда 1 октябрь көнне Василий азат ителә. Хан, максатына ирешеп, Казанга кайта.

Мәскәүдә килешү шартларын игълан итмиләр, әмма русларга шунысы мәгълүм була: «Олуг Мөхәммәд патша белән аның улы тәре үптереп, бөек кенәзне, күпме булдыра алса, шулкадәр җан хакы түләргә ант иттергәннәр. Башкасын бер Алла да алар үзләре генә беләдер…» Халык арасында хәвефле имеш-мимешләр тарала. Василий, имеш, ханга бөтен Мәскәү кенәзлеген бирергә вәгъдә иткән, ә үзенә нибарысы Тверьны гына калдыра икән, дип сөйлиләр. Әсирлектән кайткан бөек кенәзне халык ачулы каршылый – ул кабул иткән килешү шартларына риза булмый. Василий Мәскәүгә 500 Казан кешесе – «татар кенәзләре, бик күп үз кешеләре белән» килә. Алар төрле-төрле идарә эшләренә куела һәм туклану өчен олыслар һәм шәһәрләр алалар. С. М. Соловьёв бу хакта менә нәрсә яза: «Василий элек тә татар кенәзләрен хезмәткә алып, аларга туклану өчен биләмәләр биргәләгән була – варварларга каршы варварларны кую өчен менә дигән чара бу… Ләкин замандашлары алай уйламаган: Василийның атасы заманында, Литва кенәзләренә мул туклану җирләре бирелгәч, халык ризасызлык белдергән булса, инде татарларга да шундый ук ташламалар ясау аның тагын да ныграк ачуын кабарта. Чөнки электән килгән ачу хисе дә басылырга өлгермәгән була әле, җитмәсә, шуңа тагын җан хакын түләү өчен ясак җыю зарурлыгы да өстәлә»[9 - Соловьёв С. М. История России. – Изд. «Общ. Польза». Т. I. – С. 1006.]. Мишәр (Мещера) иленнән (Ока буенда) татарларга махсус җир бүлеп (удел) бирү дә шушы дәвергә карый. «Касыйм патшалыгы» дип аталган җир була инде бу. Күрәсең, ул әлеге солых килешүе буенча Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм солтан карамагына бирелгәндер. Бу уделны рус хөкүмәте үз теләге белән биргәндер дип уйларга ярамый, киресенчә, Олуг Мөхәммәд яулаган иң зур җиңү була бу. Татар ханнары удел кенәзе сыйфатында рус җирләре белән идарә итә башлауның беренче омтылышы дип карарга кирәк аны. Рус тарихчылары Русиядә удел кенәзе сыйфатында хезмәттә торган татар солтаннарының хәлен, гадәттә, мескен һәм түбәнлекле итеп күрсәтергә тырышалар. Касыйм ханлыгындагы ханзадә-солтаннарга карата бу бөтенләй дөрес түгел: киресенчә, рус җиренә килеп утырган бу татар ханнарына Мәскәүнең һәм Рязаньның бөек кенәзләре чыгым ясагы («выход») түләргә тиеш булганнар. Шундый ук ясакны алар Сарай белән Казанга, ә соңрак Әстерханга һәм Бакчасарайга түләгәннәр. Рязань кенәзләренең Касыйм хөкемдарларына даими рәвештә «иске дәфтәрләр буенча, тәре үбеп ант иткәнчә» ясак түләп торуы хакында Рязаньның Иван һәм Фёдор Васильевич дигән кенәзләре култамга салган 1496 елның 19 августы килешүендә сөйләнә[10 - Собр. гос. гр. и дог. – Т. I. – № 127. – С. 321.]. Рус хөкүмәтенең Касыйм ханнары казнасына ясак түләве Иван III улларының 1504 елның 16 июнь килешүендә[11 - Собр. гос. гр. – Т. I. – № 133. – С. 345.] һәм Иван III нең васыятьнамәсендә[12 - Собр. гос. гр. – Т. I. – № 144. – С. 398.] (1504) телгә алына, һәм мондый хәл Иван IV заманында, Русия Казанны яулап, татарларны җиңү тантанасын кичергән вакытта да үз куәтендә кала: кенәз Владимир Андреевич Старицкий 1553 елның 12 мартында Иван IV алдында үзенә йөкләгән бурычлар арасында «Ханзадә шәһәренә чыгым ясагы» н түләү («выход в Царевичев городок») Кырым белән Әстерханга түли торган ясак белән беррәттән искә алына – «бабабыз бөек кенәз Иван үз васыятендә әйткәнчә»[13 - Собр. гос. гр. – Т. I. – № 167. – С. 461.]. Гадәттә, Мәскәү бөек кенәзләренең һәм патшаларының фәрманнарын берсүзсез үтәүче мескен куштаннар рәвешендә сурәтләнә торган Касыйм ханнарына рус хөкемдарларының ясак түләвенә рус тарихчылары шакката. Вельяминов-Зернов яза: «Баксаң, Ханзадә шәһәренә (Касыйм), анда хакимлек итүче ханзадәгә Мәскәүнең бөек кенәзе чыннан да чыгым ясагы түләгән икән, һәм бу чыгымны, «татарларга тиешле» акчаларны бөек кенәзгә һәм удел кенәзләренә бүлгәндә исәпкә кертә торган булганнар»[14 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 155.]. Аңлашыла ки, С. М. Соловьёв фараз иткәнчә, «варварларга варварларны каршы кую» максаты белән Василийның хәйләкәр план төзүе, татарларны үзе теләп хезмәткә алуы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җиңелгән Василий татарларны татарларга каршы кую турында уйларга җөрьәт тә итә алмаган, һәм рус шәһәрләренә утыртылган татарлар үз милләтләрен оныту хакында уйлап та карамаганнар. Алар контрибуция җыйганнар – бөек кенәзне әсирлектән коткарган өчен җан хакы җыйганнар һәм үз хезмәтләрен үтәгән өчен рус җиреннән керем алганнар – «тукланганнар»; шулай итеп, татарлар ватандашларының күпмедер өлешен асрау хәсрәтен рус халкы иңенә салганнар.

Татарлар Русиягә килеп, җаннары теләгәнчә яши башлыйлар, үзләре урнашкан шәһәрләрдә мәчетләр салалар. Соңрак Төркиягә барган рус илчесе болай әйткән: «Минем хөкемдарым мөселман диненә дошман түгел. Аның колы Саин Булат патша Касыймда хакимлек итә. Хәйбулла солтан – Юрьевта, Ибәк – Сурожикта, нугай биләре – Романовта: алар барысы да үз мәчетләрендә ирекле вә мәгруранә рәвештә Мөхәммәдне олылыйлар»[15 - Дела турецкие, № 2, л. 23. – Карамзин Н. М. – Т. IX. – С. 105.]. «Һәм ул калаларда мөселман динендәге кешеләр үз гадәтләренчә мәчетләр тоталар, һәм хөкемдар аларны үз диннәреннән берничек тә дүндерергә тырышмый һәм гыйбадәтханәләрен җимерми».[16 - Карамзин Н. М. – Т. XI. – Примеч. 347.] Чит кавем кешеләрен дәүләт белән идарә эшенә җәлеп итү, татарларның илгә агылып килүе, контрибуция түләү хисабына авыр салымнар җыю, татар ханына тулаем бер удел бүлеп бирү – болар бөтенесе дә рус кешеләренең бик нык ачуын китерергә тиеш иде. Дини фанатиклыгы шактый булган җирле халыкны рус шәһәрләрендә мәчетләр салу аеруча ярсыта. Василий Казан әсирлегендә чакта килешенгән солых шартларын үтәү ачулы халык кузгалышларын китереп чыгара. Бигрәк тә боярлар, сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре тузына. Илдә яңа тәртипләр урнаштырып өч ай ярым вакыт узуга, Василийны тәхеттән төшерәләр һәм күзен чокыйлар; аны «нигә ул Русия җиренә татарларны китерде дә аларга олыслары белән бергә калаларны туклану өчен бирде?»[17 - Соловьёв С. М. – С. 1066, 1068.] дип гаеплиләр. Сукыр Василийны яклап Касыйм һәм Якуб солтаннар кузгала, алар 1447 елда бөек кенәзгә Мәскәү тәхетен кайтаралар. Солых килешүе тормышка ашырыла…

Профессор Вельяминов-Зернов Казан ханлыгының оешуын Мөхәммәднең 1445 елгы яудан кайту вакыты белән тәңгәлләштерә. Ул үзенең бу фаразын болай нигезли: 1) 1444 елда Мөхәммәд хан Нижнийга килеп, анда кышларга ниятли: «Әгәр дә хан Казанны башкаласы иткән булса, ул Нижнийны кышлак итәргә маташмыйча, болай гына яуларга килер иде»[18 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 8–9.]. 2) Василийның әсирлектән Казанда түгел, Курмышта азат ителүе мәгълүм, шуңа да әсирлектән азат ителгән бөек кенәзне «Мәскәүгә Казаннан кайтты» дип хәбәр иткән Архангель елъязмасында төгәлсезлек киткән дип санарга кирәк; шул ук елъязманың Мәхмүд һәм Якуб солтаннарның 1445 ел язында «яуга Казаннан кузгалдылар» дигән хәбәр дә, Вельяминов-Зернов фикеренчә, хата[19 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 7]. 3) Патша елъязмасында (Царственный летописец) болай әйтелә: «Белёвтан падишаһ (Олуг Мөхәммәд) Нижнийдагы Яңа калага китте һәм шунда утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов[20 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 9.].

Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.

Архангель елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.

Вельяминов-Зерновның «Куылган хан, Казан турында башына да китермичә, Түбән Новгородны торак итеп сайлап, үзенә башкала итәргә теләмәде микән?»[21 - Вельяминов-Зернов В. В. – 10 б.] дигән фаразы һични белән нигезләнмәгән. Патша елъязмасыннан ханның «иске Нижний янындагы Яңа калага урнашуыннан» алып «Муромга юнәлүенә» кадәр күпме вакыт узуын билгеләп булмый. Елъязмалар буенча, хан Нижнийга тик 1444 елда гына килә һәм анда «кышларга тели»[22 - ПСРЛ. – Т. VI. – С. 170.]. Мөхәммәд ханның 1427 елдан алып 1445 елга кадәр мөһаҗир буларак 3000 лек гаскәре белән Нижнийда даими яшәве һәм шуннан Мәскәүгә яу башлавы елъязмаларда берничек чагылмый; Белёвтан куып җибәргәнне, Нижний Новгородта урнашып калуына рус хөкүмәте юл куяр идеме? 1445 елгы яуны кузгатып, Русияне кыен шартларда калдырыр өчен, Мөхәммәд хан гаскәрне тулыландыручы күпсанлы халыкка таянырга һәм үз алдына зур дәүләт бурычлары куярга тиеш иде – Вельяминов-Зернов сурәтләгән сукбай авантюрист образына бу һич тә туры килми.

Олуг Мөхәммәд турында мәгълүматлар аз сакланса да, килеп җиткән хәбәрләрдән аның зур шәхес булуы күренә. Сарайда ул бик шәп идарә итә, Русия белән мөнәсәбәтләр хуҗаларча нык һәм эзлекле була. Сарайдан куылгач, ул, Кырымга китеп, бәйсез дәүләткә нигез сала, аны Сарай хөкүмәте дә таный. Икенче тапкыр тәхеттән төшкәч тә, Олуг Мөхәммәднең рухы сынмый, ул аз санлы чирүе белән Русиягә килә. Белёв янында русларны җиңгәч, Кырым ханлыгы мисалында, Сарайдан бөтен Урта Идел буен аерып алып, мөстәкыйль дәүләт төзергә ният кыла. Әлеге олпат ниятен ул уңышлы рәвештә тормышка ашыра: көчле дәүләт оеша, һәм аның яшәвен тәэмин итүче зур хәрби көч пәйда була. Русиягә каршы ике явын җиңү белән тәмамлый: 1439 елда ул Мәскәүгә кадәр барып җитә, 1445 елда исә Суздальгә җитә һәм әлеге сугышта Мәскәү патшасын әсирлеккә төшерә. Русия аңа авыр контрибуция түли, ә рус шәһәрләренә татарлар барып урнаша. Ул гына да түгел, аңа Русия чикләрендә улы Касыйм идарәсендәге яңа дәүләт – Касыйм ханлыгын төзү мөмкинлеге туа. Олуг Мөхәммәдкә тирән акыл, кодрәт һәм гаҗәеп эшлеклелек хас була. Бүтән сыйфатларына килгәндә исә, рус тарихчылары тарафыннан Мөхәммәднең «рыцарьлыгы» гына телгә алына: 1430 елда ул Мцен воеводасы Григорий Протасовны мәкерле рәвештә әсирлеккә алган Хәйдәр бәкне антын бозуда гаепли[23 - ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 95. – Смирнов. История Крымского ханства. – С. 201.].

Казан ханлыгын оештыру даһиларча уйланган дияргә ярый. Мөхәммәд хан Урта Иделдә мөселман мәмләкәтен торгызырга җыенганда, борынгы мәдәнияткә ия җирле халыкның үзенчәлеген аңлап, ныклы дәүләт булып яши алуын дөрес тоеп эш итә. Аның бу күрәзәчел нияте зур осталык белән тормышка ашырыла, һәм яңа төзелгән мәмләкәт гаять куәтле булып чыга. Хәрби таланты һәм оештыру даһилыгы Казан ханлыгына нигез салучыга дәүләтне шундук тиешле югарылыкка күтәрергә һәм Русиядән шул дәрәҗәдә өстенлеккә ирешергә мөмкинлек бирә ки, яңа ханлык белән Сарайга караганда да ныграк исәпләшергә мәҗбүр булалар. Казан татарларының мәмләкәте боларның бөтенесе өчен дә Олуг Мөхәммәдкә бурычлы.

Олуг Мөхәммәднең варислары

1467–1469 еллардагы сугыш

Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга кайтып озак та тормый үлә. Аның Мәхмүд, Касыйм, Якуб исемле өч улы була. 1445 елда Мәхмүд һәм Якуб солтаннар русларга каршы яуда катнашалар, 1446 елда Касыйм белән Якуб, Василий Тёмныйны яклап, Русия гаскәренә ярдәм итәләр. Ука (Ока) елгасы янындагы Мещерский городокның удельный кенәзе булып Касыйм Русиядә кала. Якуб елъязмаларда Вагага һәм Кокшеньгага каршы 1452 елгы рус явында катнашучы сыйфатында телгә алына[24 - ПСРЛ. – Т. VI. – С. 179–180; Т. VIII. – С. 125.].

Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң тәхеткә аның улы Мәхмүд утыра… Мәхмүд солтан, әтисе оештырган эшләргә катнашып, үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий әсирлеккә алынган атаклы Суздаль сугышында чирү башы булып ул торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән бергә искә алына, һәм хәтта Белёвтагы җиңүне дә кайбер елъязмалар, Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр[25 - ПСРЛ. – Т. V. – С. 267.].

Вельяминов-Зернов, Казан ханлыгын Мөхәммәд түгел, ә Мәхмүд оештырган, дип яза. Моның белән килешеп булмый. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Мәхмүд Казанда түгел, Түбән Новгородта яшәгән, дип язган Вельяминов-Зерновның фикерен дөрес дип уйлаганда да, 1438–1445 елларда Урта Идел буенда мөстәкыйль татар дәүләте булган һәм аны Мөхәммәд хан оештырган, дип икърар итәргә туры килә.

«Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мамотяк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»[26 - Вельяминов-Зернов В. В. – С. 11.]. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки: Якуб солтан бу заманнарда исән була, ул әле тагын берничә ел рус чыганакларында телгә алына. Шушы факт кына «Казан елъязмачысы» ның ялганына бер дәлил түгелмени?! Профессор Вельяминов-Зернов «Казан патшалыгының тарихы» («Казан елъязмачысы») турында: «Бу чыганактан бик сак файдаланырга кирәк, – дип яза. – Аңа бихисап әкият, шыттыру кергән; еллар буталган, вакыйгаларның агышы бозылган; автор, күрәсең, каләменең ни язганына игътибар итмичә, хәтеренә генә ышанып иҗат иткән»[27 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – 6 б.]. Олуг Мөхәммәднең патшалык итүе турындагы хикәят хакында ул болай ди: «Бу хикәядә бөтен нәрсә буталып беткән»[28 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – 11 б.]. Шуңа да карамастан ул, әлеге хикәягә таянып, бернинди дәлилләргә нигезләнмәгән фараз әйтергә җөрьәт итә: «Мин үз-үземә болай аңлатам: Василийны азат иткәннән соң, русларны җиңүенә хозурланган Олуг Мөхәммәд Мәхмүтәк белән Курмыштан Казанга юнәлә. Ә тәхеткә сусаган Мәхмүтәк әтисен үтерергә ниятли һәм ниятен тормышка ашыра да»[29 - Вельямин-Зернов В. В. – I. – 11 б.]. Касыйм һәм Якуб солтаннарның Русиядә пәйда булуы уңаеннан ул янә нигезләнмәгән фаразны җиткерә: «Мөгаен, солтаннар, аталары һәм борадәрләре кебек үтерелүдән куркып, Мәхмүтәктән качып киткәннәрдер»[30 - Вельяминов Зернов В. В. – I. – 13 б.]. Чынлыкта Касыйм һәм Якуб (үтерелгән килеш абыйсыннан качучы!) солтаннар үзара шартнамәне гамәлгә ашыру өчен Русиягә киләләр һәм Василий Тёмныйны янәдән тәхеткә мендерүдә катнашалар.

Мәхмүд ханның ничек хакимлек итүе турында бернәрсә дә билгеле түгел. Казан белән булган сугышларны хәбәр итмичә калдырмый торган рус елъязмалары руслар белән казаннар тыныч яшәгән бу дәвер турында дәшмиләр. Ул дәвердән безгә килеп җиткән бер генә документ бар, анда Мәскәү митрополиты Ионаның 1455 елда ике хезмәтчесен, бүләкләр («чүпрәк-чапрак») белән хат тоттырып, Казан аксөяге Шәптәккә җибәрүе сөйләнә. Шәптәкне рус чиркәвенең башлыгы «белеш» дип атый һәм түбәнчелек белән аңардан Мәхмүд хан алдында үзенең вәкиле булуын үтенә. Бу документтан өземтә китергән Н. П. Загоскин менә нәрсә әйтә: «Әгәр русның шундый олы кешесе Казан түрәсенә сыенмакчы икән инде, димәк, XV йөзнең икенче яртысы башында Казанның абруе бик зур булган»[31 - Спутник по Казани. – С. 39.].

Мәхмүд хан хакимлек иткән чакта руслар белән казаннар арасындагы тынычлык мөгамәләләре бер мәртәбә дә бозылмый. 1446–1466 елларны башлыча Казан ханлыгы белән Русиянең сәүдә багланышлары ныгыган һәм Казан тулысынча Иделдә халыкара сәүдә үзәгенә әверелгән дәвер дип санарга кирәк. 1445 елны руслар белән төзегән килешү Русиядән даими рәвештә акча килеп торуын тәэмин иткән, һәм бу акча сәүдә эшләрен киңәйтергә җай тудырган.

Казанга Русиядән ясак рәвешендә кергән «выход» илдә капиталның артуына китерә, шул вакытта тупланган һәм халык арасында кулланышта йөргән капиталның ел саен шактый өлеше ясак итеп читкә җибәрелүне чыннан да выход (чыгыш) дип атау дөрес иде[32 - Любавский М. Русская история до конца XVI века. – С. 154.].

Казаннар, халыкара сәүдә өлкәсендәге эшчәнлекләрен үстерә барып, Казан каласын Көнчыгыш Ауропадагы менә дигән товар алмашу үзәгенә әйләндерәләр. Монда Урта Азиядән, Себердән, Фарсы иленнән, Кавказ аръягыннан, бөтен Идел буеннан һәм Русиядән сәүдәгәрләр һәм товарлар агылган. Казанда ел саен уздырыла торган ярминкә, элеккеге Болгар базарына яки соңрак Түбән Новгородтагы «Бөтенрусия сәүдәханәсе» нә хас булганча, гаять зур халыкара базар әһәмиятен яулый. Ярминкә, җәй көне ташулар кайткач, Иделнең Казан каршысындагы комлы утравында уздырылган. Руслар ул утрауны «Гостиный остров» дип йөрткәннәр. Анда ел саен язгы ташу күмеп китә торган сәүдә биналары, амбарлар һәм келәтләр урнашкан була.

Казан ханлыгының хәрби куәте тыныч сәүдә итүгә ышаныч тудырганлыктан, монда байтак кеше күченеп килә. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Патша янына төрле илләрдән – Алтын Урдадан һәм Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – варварлар җыела башлады; һәм Бөек Алтын Урда хәлсезләнә барып, аның урынына яңа Казан урдасы көчәя һәм ныгый башлады»[33 - ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 19–20.]. Ханлыкның башкаласы, бик ихтимал, менә шушы дәвердә аеруча баеган, эре шәһәр булып зурайган, мөселман мәдәниятенең мәркәзенә әйләнгән. Мәхмүд ханның тыныч кына хакимлек иткән чорында Казан ханлыгының структурасы тулысынча оешып, мәмләкәтнең эчке тәртипләре барлыкка килгән һәм ныгып җиткән булырга тиеш. Шуңа күрә дә бу дәверне өйрәнү өчен кирәкле чыганакларның калмавына ачынырга туры килә.

Әле 1461 елда хакимлек иткән Мәхмүд хан 1460 еллар башында үлә… Йола буенча, аның тол калган хатыны мәрхүмнең энесе – Ука буендагы Мишәр шәһәрчегенең (Мещерский городок) идарәчесе (удельный государь) Касыйм солтанга кияүгә чыгарга тиеш була.

Мәхмүд ханның ике улы – Хәлил белән Ибраһим кала. Тәхеткә Хәлил хан менә. Ул бик кыска вакытта ханлык итә, һәм аның идарәсе турында без берни белмибез. Хәлилнең ханлык итүенә шикләнүчеләр дә бар. Әмма Казан ханнарының борынгы шәҗәрәләрендә аның исеме теркәлгән, ә рус елъязмаларында бу турыда хәбәр-хәтер юк. Хәлилнең ханлык итүе турында Герберштейн яза[34 - Записки о Московии. – С. 139.]. Ул аны Хелеалек (Chеlеaleck) дип атый. Шулай ук бу ханның исеме профессор Фукс тапкан Казан ханнарының борынгы татар шәҗәрәсендә дә бар[35 - История г. Казани. – Изд. 5. – С. 22.]. Хәлил хан нугай бәге Тимернең кызы Нурсолтанга өйләнгән була.

1460 елларда Казан халкының идарәче катлавында аерымлану тоемланып, ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый. Чыганаклар җитмәгәнлектән һәм бу мәсьәлә фәнни әдәбиятта өйрәнелмәгәнгә күрә, әлеге вакытта мондый аерымлануның төп сызыгын һәм сәяси юнәлешләрнең характерын ачыклау мөмкин түгел. Күрәсең, бер юнәлеш мәмләкәттәге хакимиятне яклагандыр, икенчесе хөкүмәт юнәлешенә оппозициядә булгандыр. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.

Хәлил хан 1467 елда үлә. Аның балалары булмый, шунлыктан хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы («дядя» – дәдә. – Тәрҗ.) Касыйм ханзадәне куярга тели.

Казан ханлыгындагы төрле фиркаләрнең үзара алышуы белән бергә рус хөкүмәтенең тыкшынуы тәхет өчен көрәшне кыздырып җибәрә.

Династия мәсьәләсен дә онытмаска кирәк. Бу җәһәттән абзый белән җиян (бертуганының баласы) арасындагы тәхет өчен көрәш мисалларын без Русия тарихыннан да күпләп беләбез. Бу идарәнең «нәүбәттәге» тәртибе белән тәхетнең атадан балага калырга тиешлеге арасындагы көрәш була. Олуг Мөхәммәднең өлкән улы Мәхмүд Казан тәхетенә менсә, кечесе Касыйм Мишәр илендә хан була. Мәхмүднең вафатыннан соң Касыймның Казан тәхетен дәгъваларга тырышуы табигый. Ләкин бу турыда безгә берни дә билгеле түгел. Моны чыганакларның булмавы һәм Хәлил ханның тәхеттә аз утыруы белән аңлатырга мөмкин. Күрәсең, Касыйм тәхеткә дәгъва итәргә дә өлгермичә калган. Хәлилнең үлеме янә тәхеткә кемне мендерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя, һәм Касыйм Казан ханы булырга үзенең хакы барлыгын белдерә. Касыйм белән Ибраһим арасындагы тәхет өчен көрәш тарихи әдәбиятта өйрәнелмәгән; С. М. Соловьёв һәм В. В. Вельяминов-Зернов кебек рус тарихчылары әлеге көрәшнең асылын Касыймның дәгъвасы белән түгел, ә Габделмөэмин тарафдарларының оппозициясе белән бәйлиләр. Н. М. Карамзин «Казан аксөякләре белән элемтәдә торган» Касыймның дәгъвасына әһәмият бирсә дә, Касыйм белән Ибраһимның туганлык нисбәтенә игътибар итми, ул Ибраһимны Касыймның җияне (бертуганының улы) буларак түгел, ә үги улы буларак телгә ала.

1460 елларда Казан ханлыгындагы фиркаләрнең юнәлешен, чыганакларда күрсәтелмәгәнгә, бик авырлык белән генә ачыклап була. Нәселдәнлек омтылышларына бәйләп карасак, бу төркемнәрнең асылын күпмедер күзалларга мөмкин. Казаннан читтә яшәве сәбәпле, Касыйм солтанның тәхеткә хокукын формаль рәвештә генә таныганнар; әлбәттә, аңардан дәүләт идарәсендә ниндидер яңалык та көтүчеләр булган. Ә менә Ибраһим солтан күз алдында, ул Казан ханлыгындагы көндәлек вазгыять белән яхшы таныш; андый кешене тәхеттән ваз кичтерү дәүләттәге тәртипләрдән зыян күрүчеләргә һәм, ерактан килгәнгә Казан эшләрендә тәҗрибәсез булган өлкән яшьтәге кеше тәхеткә менгән очракта, үзләренә файда көтүчеләргә генә кирәк була. Ибраһим тирәсенә, күрәсең, Мәхмүд һәм Хәлил ханнар вакытында ил тоткан кешеләр җыелган. Алар өчен даимилек, тотрыклылык мөһим була. Ә чит илдән килгән ханның нинди сәясәт үткәрергә җыенуын кайдан беләсең? Касыймның тәхеткә менүен сәяси үзгәрешләр көтеп, шуның нәтиҗәсендә хакимияткә килергә омтылучылар яклаган. Аннары яңа хан тәхеткә менгән очракта аларга бурычлы да булачак бит әле. Вельяминов-Зернов фикеренчә, Ибраһимга каршы кыерсытылган бәкләр күтәрелә[36 - Вельяминов-Зернов В. В. – С. 53.]. Әлбәттә, яңа гына тәхеткә менгән Ибраһимның кемнәрнедер кыерсытырга өлгерүенә ышануы кыен, шулай да моңарчы тәхеттән читкә тибәрелгән көчләрнең хакимияткә омтылуы чынбарлыкка туры килә. Габделмөэмин тарафдарларының азлыгы фиркаләрнең социаль сәбәпләр аркасында түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә оешуына ишарә итә. Казан җәмгыятенең югары катлавындагы каршылыкларны социаль сәбәпләр белән тирән итеп аңлатырга бернинди нигез юк.

Касыйм солтанның Казан тәхетенә дәгъвасын сылтау итеп, рус хөкүмәте ханлык эшләренә тыкшына башлый. Башта руслар бик сак эш итә, янәсе, алар тәхеткә хокукы булган Касыймны гына яклыйлар, әмма тиздән күршеләрнең чын нияте ачылып, эш сугышка барып җитә.

Русиядә удел кенәзе булып хезмәт иткән Касыйм солтан Казан тәхетен дәгъва иткәндә, үз гаскәрләренә таяну өстенә, рус хөкүмәтеннән дә ярдәм ала. Мишәр биләмәләрендә әллә ни хәрби көче булмаганлыктан, ул Мәскәү хөкемдарыннан үз карамагына гаскәр бирүен үтенә. Рус хөкүмәте дәгъвачыга булышырга һәм шуның белән Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшынырга кирәк дип таба…