banner banner banner
Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Оценить:
 Рейтинг: 0

Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы


Суздаль янындагы җиңелүдән соң шактый вакыт үткән, рус дәүләте инде ныгыган була. XV гасыр дәвамында бөек рус дәүләте инде оешып җитә. Мәркәзе Мәскәү көннән-көн көчәя. 1440 елларда без Василий Тёмныйны татар әсире итеп күрсәк, 1460 елларда Мәскәү тәхетендә инде гайрәтле хөкемдар, даһи идарәче һәм бөек рус дәүләтен оештыручы утыра. Ул бөтен Русияне берләштереп, дөньякүләм сәясәттә үзенә лаек урын алырга омтыла. Бәхетсез Василий Тёмныйны алмаштырган Иван III хөкүмәте яңа һәм киңрәк мәйданда үзенең эшчәнлеген җәелдерә. Ул, тар-мар ителгәннән соң, яңадан ныгыган җитештерүче көчләргә таяна.

1462 елда тәхеткә утырган Иван III нең Казан ханлыгына нисбәтле сәясәтенең агрессив булуы бик тиз беленә. Касыйм солтанга булышу – бу сәясәтнең беренче адымы: егерме ел буе Русиядә яшәгән һәм күпмедер күләмдә үз кешегә әйләнгән солтанга тәхет эләгә калса, рус хөкүмәте, күрәсең, күрше мәмләкәтнең тормышына йогынты ясарга өметләнгәндер. Шушы вакыттан Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең яңа чоры башлана: Мөхәммәд хан заманында казаннар русларга һөҗүм итәләр; Мәхмүд хан заманында ике күршенең бер-берсенә мөнәсәбәте тигезләнеп, үзара тыныч яшиләр; Ибраһим хан килгәч, руслар һөҗүмгә күчә, һәм тагын сиксән биш елдан соң бу һөҗүм Казан ханлыгының җимерелүе белән тәмамлана…


Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
(всего 10 форматов)