Книга Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - читать онлайн бесплатно, автор Зөлфәт. Cтраница 4
bannerbanner
Вы не авторизовались
Войти
Зарегистрироваться
Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь
Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь
Добавить В библиотекуАвторизуйтесь, чтобы добавить
Оценить:

Рейтинг: 0

Добавить отзывДобавить цитату

Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь

Ярам-ярым

Ай-йолдызлы төннәр бар иде!Калды сиңа төннең шомлысы…Ирешмәде җанның җылысы,Җылытмады синең күңелне,Ай-йолдызлы төннәр бар иде!Калды сиңа төннең шомлысы,Белмим, нигә шулай язгандыр?Җаның, ахры, сизми калгандырГомеремнең якты сулышын —Калды анда төннең шомлысы…Ирешмәде җанның җылысыГел ерак, гел якын дөньяңа…Тоелгандыр инде бу аңа —Гүяки чит дөнья сулышы…Ирешмәде җаным җылысы!Җылытмады синең күңелнеСоңга калган минем бу ташу…Хәер, ташу түгел, саташуАктарырдай булса да илне —Җылытмады синең күңелне!Ай-йолдызлы төннәр бар иде…Тып-тын гына җанга иңделәрСер төягән төнге тын җилләр!Ярым булган ярам бар иде —…Сызлата ул һаман күңелне…

Әйтми калганы…

Моң дигәнең – серләр середер…Әллә әйтми калган сүз микән?Күңелеңә төнме, көн үткән?Тик бер генә кара – боз эрер!Моң дигәнең – серләр середер…Әллә әйтми калган сүз микән —Килә дә бит, җанга тия гел!…Юкка, ахры, моны сөйләдем…Газап иңә чиксез киңлектән —Әллә әйтми калган сүз микән?Күңелеңә төнме, көн үткән?Шул микәнни нуры гомернең?Бәндәм, ни кордың, ни җимердең?Галәм дигән биек киңлектәнКүңелеңә төнме, көн үткән?Тик бер генә кара – боз эрер!Уты кабар хәтта керфеккә! —Ялкын шавын ишет-ишетмә,Җаннарыңа ялкын йөгерде —Тик бер генә кара – боз эрер!..Моң дигәнең – серләр середер!Ниләр генә әйтим мин тагын?Янсын әле дөрләп учагым…Сөю һәрчак күккә үрелер!Моң дигәнең – серләр середер.

Чын

Уйдырма булып чыктымы яшьлек? —Ул бит гомерлек бер бәйрәм төслеБулыр шикелле иде лә җанда…Юллар өзелде… Ташулар төште…Шомыртлы язлар, сыкылы кышларЯшерде миннән синең йөзеңне,Оялчан Гөлем! Арага безнеңТашулар төште… Юллар өзелде…Юктан сарылмас сагыну җанга!Юктан кабынмас нәзберек күңел.Сөюле сагыш, сагышлы сөю —Димәк, бу яшәүУйдырма түгел!Димәк, бу яшьлек уйдырма түгел…Кабыныйк әле тагын, яшьлегем!Өзелсен юллар, ташулар төшсен —Җимер әле бер көннәр тәртибен!Нинди ахмак сүз – «тәртипле яшьлек»!Чатнасын яшен, упкыннар упсын,Була алмый ул җиңелгән яшьлек —Өзелсен юллар, ташулар купсын!Рәхмәт, язмышым!Бәхтем шул булды! —Моңардан башка тагын ни дисең! —Насыйп булды битЯшьлекнең чыны —Мәхәббәтлесе, чын сөюлесе!..

Барыбер!

Ярат, имеш, сине уйда гына!..Юкса, имеш, күк ишелеп төшәр,Алашалар сайрар былбыл булып,Сандугачлар алашадай кешнәр!Җирнең асты өскә килер, имеш,Сөя калсам сине дөньялыкта,Җиһан, имеш, тәмам сүтеләчәк:Утлар суга күчәр, сулар – утка!Әверелсен! Зыр әвәрә килсен! —Сөй дә, имеш, чыгырдан да чыкма!Сөю, – димәк, канун җимерү ул,Җил уйнатуТыныч чынбарлыкта…Иң беренче гашыйк түгел лә без —Һәр тере зат акылыннан язган.Һәр мәхәббәт аваз салган саен,Бар дөньясы килгән пыран-заран!Ярат, имеш, сине уйда гына…Юк, яратам тоеп, сизеп, күреп!Мең каргышка дучар булсам булам,Тик барыбер эрим сиңа кереп!Ярату аз миңа уйда гына! —Кайнар күкрәгеңә башым салам,Сайрый башласа да алашалар,Сандугачлар кешни башласа да!..

Ике гашыйк Синең алда…

Баллы Ай нурлары юкәләрдәнСаркып кына тама, тын гына —Мәхәббәтнең саф догада чагыКичерәсе язмыш алдында…Хыянәтсез көннәр бирче, Язмыш,Мәкер, мәсхәрәдән азат кыл!Ихлас узсын безгә насыйп гомер,Булса да ул мең-мең газаплы!Ике гашыйк синең алда, Язмыш!Ниятләр саф безнең, уй якты…Олы дөнья сезне көтә диеп,Чын мәхәббәт безне уятты.Без атларга әзер ул дөньяга,Ташланырга шаулы агымга!Чакырганың көтә айлы төндә —Ике гашыйк синең алдыңда.Ике гашыйк синең алда, Язмыш!Саф могҗиза синең алдыңда —Тылсымлы Ай нуры юкәләрдәнСаркып кына тама, тын гына……Иң гаҗәбе – шундый изге төнеҺәркемнең дә була…Була бит!Һәркем өченШул бердәнбер төндәШул бердәнбер Ай да тула бит!Нишләп икән шушы төнне узган,Нур иңдергән адәм баласыҖаны бөлгән,Рухы өтеләнгәнНурсыз бер зат булып кала соң?Кайчан, кайда шушы изге төннеАлдаган ул, иткән хыянәт?Үз язмышын үзе адаштырып,Мәхшәр тапкан шушы дөньялыкта,Берүзенә тапканКыямәт.Ә сөю бит һәрчак саф догадаКичерәсе Язмыш алдында!…Баллы Ай нурларыЮкәләрдәнСаркып кына тама, тын гына…

Караш

Шәфәкъ капты Ослан тауларына,Син борынгы чорга бакканда,Борын-борын заманнардан ташып,Ак болытлар тауга ятканда.Без икебез идек…Борынгы да,Бүгенге дә сыман гүяки…Сәер милләттәге пар кошлар без,Безнең милләт —Сөю милләте…Кил, шәфәкъка башың терә, җаным!Тик бер төнлек синең назыңнанМәңгелек чор шагыйрьләре янган,Яздай мең дастаннар язылган!Күрәсеңме? —Бу шәфәкълар синеңКарашыңнан ярсу ут алган!…Янгын капты Ослан тауларынаСин ханбикә сыман бакканнан…

Якты!

Күрер көннәребез ал таңнарныңЯктылары белән яктырды —Ул таңнар гел атмас иде, бәлки,Аларны безИкәү аттырдык…Таң үзенә тарта ике җанны…МоныңГаҗәп сере бар икән —Таң аттырмый гына кавышканнарГел яктыга интизар икән…– Нишләдегез фани дөньяда? – дипСорасалар бакый дөньяда,Тик бер генә булыр безнең җавап:– Таң аттырдык икәү без анда!Таң аттыру – шашып яраттыру,Сихерләнү таңгы чыклардан…Таң күзенә күренмичә калсакНишләр идек? —Язмыш саклаган!..Уртак булды бугайХәтта безнеңМаңгайдагы «ләүхелмәхфуз» ләр! —Язмыш тактасынаҮзе, бары ҮзеАлдан язып куйган ул сүзләрШигырь белән, ахры, язылгандыр…Таң каурыеннан хәреф тамгандыр…Бөек Каләм Иясенең ул чакИлһам ташкан чагы булгандыр!Шуңа күрә насыйп булды сөю,Газизлектә икәү яктырдык…Без бәхетле булдык бу җиһанда —Яшәмәдек, без таң аттырдык!

Килми тор!.

Күрәчәк, безнең тирәгәКилми тор берүк!Зинһар, безгә кагылмый тор,Тими тор берүк!Гүзәл шаукымнар гел генәБулмыйдыр ла бит,Назлар дөньяга гел шулайТулмыйдыр ла бит?..Нәкъ шушы мәлен гомернеңМин күпме көттем:Кыйбла җилләре кабыздыЙолдызлы күкне…Әйтеләсе сөю сүзеИрендә яна,Күренмәс күз яше булып,Керфектән тама…Күренмичә тор, күрәчәк,Сөюле җирдә —Бу икәү сине күрмичәКермәс бит гүргә!Аңлачы берүк, күрәчәк,Син безнең хәлне —Бу мәл – гомер дигәннең битБердәнбер мәле.Сабыр ит бераз, күрәчәк,Килми тор әле,Тими тор әле безгә син,Тими тор әле!..

Зинһар!.

Бик күптән үткән чорданмы,Киләсе көннәрдәнме? —Сөйләргә сүзләр җитмәслекДөньяның гүзәл яме.Бөркелеп тора йөзеңнәнГүя Табигать җыры —Халкыбыз җаны гүя син,Гүя син – милләт нуры!..«Фәлән җирдә бер кыз балаФәлән кылана икән!»Дигән сыман сүзләр чыкса,Йөрәгем дертләп китә…Була күрмәсен лә, зинһар,Безнеке, димен, берүк!Нишләрмен ак шан-даныңныңБылчыранганын күреп?Инсафлы, саф данлы килешБик ерак чорлар узып,Сине фәлән димәсеннәр,Зинһар ла, милләт кызы! —Дип, гомер буе ялвардымЧын хагын күргән килеш,Оятымнан синең өченЯнган, тилмергән килеш.Чит-ятлар тешен агартыпМактанган чакта кешнәп:– Белмәгәнмен, татарка, – дип, —Шәп икән теге эшкә!Шуларны белеп теш кыстым,Сыкранып башым идем:– Гайбәт кенә була күрсен,Юк сүз булсачы! – дидем.…Нишлисең, мин уйлап тапканЯла түгел ләбаса!.. —Максатына барган дошманЕллар, гасырлар аша.Һәм әйткән ул:Бу зур халыкТөшсен өчен түбәнгә,Иманын ал һәм кызларынИш ит безнекеләргә!Иш булганнар ишәя шул —Китәләр сылу затларБезнең милләт каны беләнКанын көчәйткән якка!Кайт үзеңә, милләт кызы! —Мең халык арасындаГорурланып, болай диепДәшәрлек булсын сиңа:– Бик күптән үткән чорданмы,Киләсе көннәрдәнме? —Сөйләргә сүзләр җитмәслекДөньяның гүзәл яме.Бөркелеп тора йөзеннәнГүя Табигать җыры —Халкыбыз җаны гүя син,Гүя син – милләт җыры!…Әйтсеннәр:– Төштем утларга,Бер татар кызын күреп…Куенымда тотар идемАсыл ефәккә төреп! —Ләкин… якын килеп булмый!Салмый миңа һич күңел…Милләтедәй горур, гүзәл! —Юк, без аңа иш түгел!..Әйтсеннәр… сине урап гелҮтсен яман ялгышлар!Үзеңнең кем икәнеңнеОныта күрмә, зинһар!Оныта күрмә, зинһар!..

Ярый әле…

Ай болытка туңып ябышкан чак.Аяусыз кыш безнең якларда.Егылды кош, канатлы боз булып,Очып барган төштәнАк карга…Зәмһәрирле кышта бичара кошЯрый әле сиңа юлыкты —Бияләең салып,БичараныУчларыңа алып җылыттың.Сулышларың белән терелттең син,Уянды кош… какты канатын!…Һәм сискәнеп,Тетрәп куйды йөрәк —Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!Без дә төштек туңып биектән —ЙөрәгемнеУчларыңа алып,Тик син булдың мине терелткән.Авыр чакларымдаЮаттың син,Һәм,Кышларда туңган кош сыман,Сулышыңнан канат какты йөрәкСинең җылы, нәни учыңда.Һәм без ачтык табигатьнең серен —Безнең җаннар җирдә бер икән!Бу ярату гына түгел бугай…Сөям, димәк, мин кош терелтәм!Сагынганда, шул кош белән бергәТөшләремә килеп керәсең:«Яшә!.. Яшә!..» – диепҮрсәләнеп,Нәни кошка сулыш өрәсең.Карашларың,Сулышларың беләнБар дөньямны минем җылыттың —Бу ярсулы дөнья уртасындаЯрый әле сиңа юлыктым…

Уйлар талгын чак…

Тымызык көз җанга иңгән мәл бу…Көннәр моңсу, уйлар талгын чак.Үзенеке итте мине тәмамКөзләр яфрак койган тын сукмак.Сары яфрак – көзге уйлар сыман…Яңа еллар… Ходай ут яккан!Синең өчен генә яралгандырЯфрак күмгән көзге сукмаклар…Алтын көзнең барлык куанычы,Саф сулышы бары синдәдер —Юләр бер хис: кошка әверелеп,Бер сайрыйсы килде нигәдер…Син киләсең безнең аулак көзләрЯфрак түшәп куйган сукмактан.Юк, көз янмый җирдә,Җаным!Аулак үзеТын аулакка китеп олаккан.

Икәү

(Хәләл җефетемә – бергә юл чыкканга утыз ел булган көндә)

Без – икәү… Һәм безнеМәңгегә аерганВакытның агымлы,Чоңгыллы уртасынБозлардан бозларгаСикергән шикеллеЙолдыздан йолдызгаСикереп уз да син,Иң соңгы йолдызданТөш тә син бу яргаАл мине кочакка!Дөньясы килешле! —Кешегә киләсеБердәнбер мәхәббәтБары тик нәкъ шулайКилергә тиешле!…Онытма, сөюдәнБер хәбәр шикеллеЙөрәккә яшеренУт кергән чакларны —Бозлардан бозларгаСикергән шикеллеЙолдыздан йолдызгаСикергәнчакларны!..

Гөллесе…

Килсә килә көннең моңсызлары,Өшегәне, тәмам туңганы —Салкын кырау сугып киткән көнеБула икәнГөлле дөньяның…Моңсыз көннәремне моңлы итәрБерәү бар бит әле дөньяда!Яфрак шавы, дулкын шавы итепСөйләшәм гел, дәшәм мин аңа…Мин гомергә саныймБары синле,Җылы булган нурлы көннәрне…Син булганга мин бар бу җиһанда —Син исәнгә исән мин әле!Безнең исән булуДөньялыкта —Мәхәббәтнең барлык билгесе…Безнең БарлыкШушы дөньялыкныңТаң җиллесе, җылы гөллесе…

Җавапсыз килеш

Авыр чакларда йомылып һаман,Яман дөньядан шигырьгә качтым…Дөнья айкаган сәйях шикелле,Бу җаным сәер дөньялар ачты.Аңламадым ла тик бер сорауны —Җавапсыз килеш кала җиһанда…Аңлату мөмкин түгелдер аныМең җавап табар даһи булсаң да!Мәңгелек сорау мәңгегә калыр,Җавапсыз килдем, җавапсыз китәм:Табигать көче нәкъ минем өченНигә нәкъ сине сайлады икән?Болгавыр дөнья түрләрен айкап,Нигә нәкъ сине тапкан бу күңел?…Табышмак булып кала бер сорау:– Нигә нәкъ сине? Бүтәнне түгел?..

Әйтәсем килә

Күз тидермә айлы күлгә —Сулар чайкалып китәр,Айлы да утлы агымнарТалның толымын сүтәр!Юкәле күлдә ялтырап,Тагын йолдыз атылды,Нидер буласын тоепмы,Сизепме этләр тынды…Кое бавын ычкындырды,Сөйгәнем минем, көлеп —Сиртмәдәге АйКоегаМәтәлеп төште кебек.Әйтәсем килә «Сөям!» дип…Әйтсәм,дөнья саташыр —Күкләр күлгә төшеп чумарЙә күлләр күккә ашар!Ә бит әйтәсем килә…

Күзлут

Син – таңдагы күзлут чәчәгем…Таҗ-керфегең истә ич әле!Мең чәчәген күреп елларның,Күзлут күзләренә карадымҺәм галәмнең тойдым күчкәнен.Таҗ-керфегең истә ич әле…Бүгенгеңме, әллә кичәгеңСулыш булып җанда кабына?Ярсу таңнар аткан чагындаКил әле, кайт! Еллар кич әле! —Таҗ-керфегең истә ич әле!Мең чәчәген күреп елларның,Күрдем – мәхәббәткә соңардым.Ашыктымы шулай бу гомер?Күрәсең, бу – серле билгедер…Болыннарда ялгыз елармын,Мең чәчәген күреп елларның…Күзлут күзләренә карадым —Ак болыттай җаным таралдыҺәм сарылды барып офыкка!Җан түрендә генә – ышыктаСүнә белмәс бер ут яралды…Күзлут күзләренә карадым.Һәм галәмнең тойдым күчкәнен!Йолдызны гөл итеп иснәдемТаң чыклары янып тамганда,Төн җилләре арып талгандаКүрдем йолдыз очып төшкәненҺәм галәмнең тойдым күчкәнен…Син – таңдагы күзлут чәчәгем!Синсез күпме еллар кичкәнмен…Адаштырган дөнья юллары!Сөйлә ерак таңның нурларын,Анда нинди җилләр искәнен,Син – таңдагы күзлут чәчәгем!

Кайнар оя

Йөрәгемне кайнар оя иттеСандугачым —Тома ятимем…Нинди каргыш кара итте икәнҖиргә Ходай биргән ул көнне?Моң дускаем!Синдәй бер сандугачЙөрәгемә корды оясын —Елыйсы да, җырлыйсы да килә,Килә сайрап чыклар коясы!..Салкын кергәнЯтим сандугачныңОясына —Моңлы йортына…Җырлыйм әле диеп, изү чишәм…Күкрәгемдә килеш җыр тына.Гел таманга килер,Галәм үзеБылбыл тын алганны сизгәндә,Җырласаң да, үксеп еласаң даМоң дигән бу кичке үзәндә…

Бездән калыр-калмас эзләр бар

Йолдыз нуры тамсын җаныңа!Җанның гөлдәй тибрәр чагында,Яраларга тозлар сибелер…Без хак икәнлекне кем белер,Упкын безне көткән чагында?Йолдыз нуры тамсын җаныңа…Җанның гөлдәй тибрәр чагында,Дөньяның бер нәфис чагында…Сафмы минем хыял, и җаным?Йолдыз тулы төнен дөньяныңКүреп, Ходай Үзе табына,Җанның гөлдәй тибрәр чагында.Яраларга тозлар сибелер —Шуңа бирелгән бит бу гомер,Сөя бел син, Адәм баласы!Яшәү белән үлем арасыҖан өчен соң чик түгелдер!Яраларга тозлар сибелер…Без хак икәнлекне кем белер?Яшел җилле каен иелерБездән калыр-калмас эзләргә,Җан йолдыз күк әзер йөзәргә —Елт итәр дә сүнәр бу гомер,Без хак икәнлекне кем белер?Упкын безне көткән чагында,Нур күпере балкып кабына,Узыгыз, уз, дигән шикелле,Бу кичкесез шомлы үткелне,Очкын атып өмет кабына,Упкын безне көткән чагында.Йолдыз нуры тамсын җаныңа!Керфегеңә җилләр кагыла,Һәр бөртеге саен – якты таң…Сөю өстен икән ВакыттанКуеныма сеңгән чагында…Йолдыз нуры тамсын җаныңа!Бездән калыр-калмас эзләр бар.

Караңгы җил

Кайда бу салкын җил – күңелдәме?Җан җилкәнен капылт күтәрә!…Эзләп килгән мине караңгы җил,Кап-кара җил кара күкләрдән…Китерә дә бәрә бозлы җилләрБорынгыдан үчле шикелле,Яктыдан да якты бу язмышларШул караңгы җилдә сүтелде.Авыр уйлар уйлар кешеме мин?ТикКара җил төшә күкләрдән…Ул өстери мине!Серле сулыш —Явыз сулыш өрәҖилкәнгә…Җандагы ут,Җилләр искән килеш,Балкып китә алмый тилмерә —ЧөнкиЯвыз җилләр куенындаКалды бугай безнең гомерләр…

Шигырем – гомерем

Китсәм дә төп йортыма, минҮкенмәм бер дә,Гашыйклар качып үбешсәМинем шигырьгә.Дошманга тик калкан булма,Шигырем минем,Шигырем генә түгел син —Гомерем минем!Ышыклама явызларны,Шигырь дигәнем —Яктырт күңеле сафларныңЯшәр көннәрен!Тере утым, и гашыйклар,Сездә кабынсын —Шигырем былбыл сайраганТалтирәк булсын…Яшәмәдем юкка диеп,Мин үләр идем —Гашыйклар бер ышык тапсаШигырьдә минем!..

II

Ага вакыт җиргә ак кар булып,Бәгырьләрдә гүли бу вакыт.Күзләренә кара,Көчең җитсә,Шул вакытны юлда туктатып.

Әллә кая китеп югалдың…

…Рафаэль дус Сибат! Бу гомердә,Безнең яшьлек янган елларда,Үзенчә бер ЖЗЛлык затларАз очрадымы узган юлларда!Мин бүгеннән —Мәүлам мәдәт бирсен! —Яд итәрмен гаҗәп чакларныңКуен дәфтәренә сыя торганЖЗЛлык кызык затларын!…Ният кылып, каләм алуга ук,Узмагандай һичбер чор-дәвер,КубарылыпКүз алдыма килдеХирач агай – тере әзмәвер…Сибат! Синең гармун моңнарыңныТигез кушып көчле хәмергә,Сыкрады ул:– Талстуй булалмагач,Ник яшибез икән бу җирдә?!Өйлән инде, диләр…Әнкәй кыстый,Бер кинәндер, диеп, киленгә!Гашыйк булыр өчен кирәк миңаАнна Каренина… кимендә!Дояркалар бар ул…Тотмаганы,Кочмаганы инде калмады —Безнең Карл Маркс колхозындаКаян тапмак кирәкАннаны?!Ник соң миңа Каренина кирәк?Ник шуны гел күрәм төшемдә?Кирәк лә улПоезд асларыннанСаклап алып калыр өченгә!Рәнҗетелгән хатын-кызның җаныҺаман әҗәл эзләп яскына…Янында мин булсам,КаренинаТөшмәс иде поезд астына!…Исеңдәме, Сибат, шушы агай?Сипкәч еллар төрле якларга,Хат язгалый иде кайчак Хирач —Ахры, бик сагынган чакларда…Ә берсендә язган:«РафаэльнеңКайсы якта гомер иткәненБеләсеңдер… Ә белмәсәң юлла! —Гозерем шул, Дөлфәт үскәнем.Бергә шаулашкан шәп вакытларныУйлап тилмердем дә… тилердем!..Сәлам итеп, зинһар, юлла әлеРафаэльгә шушы шигырьне:«Кулларыңа гармун алдың да,Йөрәгемне моңга салдың даӘллә кая китеп югалдың…Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?!»Хирач абзый… Колхоз Дон Кихоты!Гомумҗыелышта бүтәннәрКукуруз һәм силос мәсьәләсен,Ящур хәлләрен хәл иткәндә,Мәшһүр Хирач менәТрибунага:– Наданлыктан бетә бу калхуз! —Талстуйны укымаган килешНичек гомер итмәк буласыз?!…Һәр кылганы аның гел үзенчә…Килеп чыгар сыманӘле дә,Бу болгавыр чорның сәбәпләренТалстуе белән дәлилләп!Артык аек, төгәл яшәешнеКүңеллерәк итәр өченме —Ходай Үзе махсус бар итәдерӘнә шундыйСәер кешене…Казанга ул кинәт килеп чыгып,Шактый гына «иҗадиланып»Бер шаулар да юкка чыгар иде,Бер ел кыйланасын кыйланып.Табын корган чакта,ИҗадиларАны телгә алмый калмады —Иҗадилар өчен үз иде ул!Иҗадилар аныАңлады…Ул да вафат булган икән, Сибат,Дөнья шундый шаулы чагында…Әйтерсең лә гел-гел укый торганКитап янды кара янгында…Килеп керер сыман ишек ачып,Салкын көзнең юеш төнендә —Алтмышлыдыр кирза итекләре,Брезент кәжән – өч пот кимендә!– Бусы торсын… Ач яңасын, Дөлфәт!Мин килдем бит!Давай ял итик!Лиф Талстуй шәрәфенә бернеҖилпеп куйыйк әлеЯлт итеп!…Без кызыклы булып калыйк, Сибат —Берсен берсе җаннар сагынсын,Тилмерүдән тилерердәй булып,Сагынулы шигырь язылсын:«Кулларыңа гармун алдың да,Йөрәгемне моңга салдың даӘллә кая китеп югалдың —Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?»

Хак

Хаким һәм халык… Шул икәү арасындагы мөнәсәбәт гомер-гомергә шагыйрьләрне уйландырган. Бу нисбәттән безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев чын мәгънәсендә милләт көткән шәхес булып чыкты. Җөмһүриятебез өстендә кара болытлар күпме генә куермасын, ул безне әлегә исән-имин саклап калуга иреште. Бу шигырь Президентыбызның шул көннәрдәге тимердәй ныклыгына, зирәклегенә сокланган көннәремдә язылды.

Халкы хакын хаклыйЧын ирКүзгә-күз карап —Кирәкми аңа салютлар,Кирәкми парад!Меңләгән гайбәт яуса даӨстенә аның.Сау чыкты яман яулардан,Саклап иманын.Милләт җаны күтәрәмгәКалган чакларда,Илбашның уйлысын ХодайБирде татарга!Инде тәмам бу дөньядаБеткән мәл иде! —Хәтта аңгыра сарык таҮлеп яткан арыслангаТипкән хәл иде!Милләт бит бетеп, күшегепӨшәнгән иде,Ахырзаманга туры юлТүшәлгән иде,Үз шәүләбезне күреп тәӨреккән идек,Ил-тел бетү генә түгел…Гел беткән идек!Юлларда тәмам егылыпКалыр чакларда,Уйлы Илбашы килде ләБезнең татарга…Уян, милләт! ТанавыңныАл инде җирдән,Зинһар,Яшәргә өйрән син,Уйларга өйрән!Мокыт бер кавем шикеллеКитә күрмә лә! —Яктыга – якты биеккә,Зинһар, үрмәлә!Мондый мөмкинлекләр кабатБулмаска мөмкин —Үз хәлеңне уйла, зинһар,Татарым минем!Курыкма! Чык язмышыңаКүзгә-күз карап! —Кирәкми сиңа салютлар,Кирәкми парад!Сынадылар:– Шушы татарӘле дә ныкмы?! —Күрсеннәр инде, ниһаять,Чын татарлыкны!…Уйласаң уйла, и милләт,Уйларлык чагың —Тезгене ныклы куллардаЧакта чаптарның!Яктыра барсын ла, татар,Яшисе көнең,Ул – синең күптән көткәнең,Чын ханың синең!Һәммә кешегә дә илдәБетмәс ул ярап…Ә нигә аңа салютлар?Ник аңаПарад?Соратты тарихШундыйныАвыр хәлләрдә,Ау башы түгел, яу башыКирәк көннәрдә.Күпләр әзер иде безнеСалып таптарга! —Ныклап уйланыр сәгатьләрҖитте татарга…Уйланыр, уйлар чакларыңҖитте, татарым,…Тезгене затлы куллардаЧакта чаптарның!..Намуслы булыйк,Тотмасын —Каргышы каты —Бер күрәсен мең кат күргәнХалыкның хакы!

Шаян пәйгамбәр

(Фаил Шәфигуллинны сагынып)

Фаҗигадән бераз тын алгач ук,Яшь сурыга төшкәч күзләрдә,Таң калабыз дәһшәт җилен тоепХәтта уйнап әйткән сүзләрдә.Бик ашыгып язган шаян язуӨстәлендә калган Фаилнең:«Бик көтмәгез. Булмам. БерничәләпКосмик елга киттем әле мин!»Кызык өчен туган кешеләр бар,Гомер итми алар каңгырып,Шаян җилдәй исеп уза аларКызык яшәп, кызык калдырып.Яши-яши, синең талантыңныңХикмәтенә, Фаил, төшендем:Син гүяки шаян бер пәйгамбәр —Чын урынын тоеп кешенең —Шул урыннан аны таба идеңАсыл сүзне тапкан төслерәк,Әйткән кебек:– Үзеңнән зур булмаҺәм үзеңнән булма кечерәк!

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:

Полная версия книги