Малай, челпәрәмә килгән хисләренең кыйпылчыгын йөрәгеннән чүпли-чүпли, алар артыннан ялгызы атлады. Ул, моңа кадәр башлык булып йөргән малай, иптәшләренә дә, аларның әтиләренә дә, гомумән, беркемгә дә кирәкми иде. Ул беренче кат үзенең ятимлеген тойды. Ул беренче кат үзенең әтисезлегенә рәнҗеде.
Һәм елады.
Мин бит сиңа китмәскә кушкан идем. Ник киттең дә кабат ник кайтмыйсың?! Син кирәксең миңа, беләсеңме… Син шулкадәр миңа кирәксең бит, син шулкадәр миңа кадерлесең… Кайт сиң миңа кабат… Сагындым бит… Синнән башка яшәү шундый кыен…
* * *
Медицина-эшкәртү үзәгенең салкын бер бүлмәсендәге кушеткада язучының һушсыз гәүдәсе ята иде. Аны тикшерергә өч милиция хезмәткәреннән торган махсус комиссия җыелды.
– Юк, таблеткаларны тиешле күләмдә кулланмаган, – диде Клара. Аның тавышында да, үз-үзен тотышында да ниндидер сәер төгәллек, хиссезлек сизелә, ирексездән:«Хатын-кыз бит… Хатын-кыз болай булырга тиеш түгел бит…» – дип уйларга мәҗбүр булырлык иде. Һәм болай уйлаган кеше хаклы да булыр, чөнки бу ханым күптән инде хатын-кыз түгел, бу ханым күптән инде милиция хезмәткәре иде. Милиция җәлладларына нәфрәт хисе рөхсәт ителсә дә хатынның кыяфәтендә ул-бу сизелмәде.
– Бу бәндә инде күптәннән таблетка кулланмаган.
Комиссия башлыгы дәшмәде. Ул бу ханымның үз эшенең остасы икәнен яхшы белә иде. Ул үтә дә салкын бер битарафлык белән кесәсеннән акча пачкасы тартып чыгарды да аны язучының борын төбенә сузды.
Язучы йокы аралаш тертләп куйды.
Төчкерде.
– Ул акча исен сизә…– диде комиссия башлыгы ниндидер яшерен өмет белән,– Ул сизә…
Акчаны язучының борын төбендә бераз тотты да почмакка атып бәрде. Хәзер нәрсә булачагын ул чамалый иде.
Ул инде монда беренче ел гына эшләми, ул инде үз һөнәрендә берничә пот тоз ашаган кеше, бер гөнаһсыз, бер гаепсез кебек күренгән алла бәндәләренең дә акча исе алдында бөгелеп төшүен, ул гына да түгел, аларның күз алдында эреп югалуын, бөтенләй башка кыяфәт алуын белә иде.
Ул язучыга карап алды.
Төчкерә.
Хәзер акырын гына башын күтәрәчәк. Торып утырачак. Һәм бүлмәдәге беркемне дә күрмичә акча яткан почмакка омтылачак. Менә шунда инде иң кызыклы мизгел! Комиссия башлыгы аның чыраена тибәчәк, бәндә кабат үз урынына егылачак, ләкин аяк-кулларының богаулы икәнен дә сизмичә кабат шунда омтылачак. Ләкин бу юлы комиссия рәисе аңа тырнагы белән дә чиртми, бәндә үз омтылышыннан үзе абынып егыла һәм кара канга бата.
Кара канга…
Һәм кан катыш маңкасын йота-йота почмакка шуыша.
Кеше мескенлегенең иң гүзәл мизгеле!
Ә син ипләп кенә килеп аның җилкәсенә басасың.
Ә ул моны сизми.
Ул шуыша.
Акча ягына.
Ә син аның канлы маңка эчеп, аяк-кулларын кысла кебек итеп бер урында тапанганын ләззәтләнеп, бераз елмаеп карап торганнан соң, аз гына читкә китәсең дә калын табанлы күн итегең белән эченә тибеп чалкан әйләндерәсең. Һәм иң кызыгы башлана. Ул (куллары артка каерылган, аяклары тышауланган мәхлук) чалкан яткан килеш акча ягына шуыша.
Менә кайда кеше асылы!
Трибуналардан акыллы сүзләр сөйләгән адәм баласының чын йөзе менә кайда чагыла!
Акыллы китаплар язып, кешене әдәпкә, тәртипкә, уйланырга әйдәгән шәхеснең асылы менә кайда!
Әле ул гына да түгел, шул хәлендә чәбәләнгән бәндәнең чыраена үкчәң белән басасың. Ул тончыга. Ләкин тыелгысыз көч белән теге почмакка омтыла. Ә син үкчәң белән бөтерелеп, аның борынын чүпрәккә әйләндерәсең дә, күтенә тибеп аны кабат йөзтүбән капландырасың…
Хәзер ул кайда барырга да белмәс кебек.
Ләкин бәндә һаман шунда омтыла.
Акча исен ул борынсыз килеш тә сизә.
Акча исен бер иснәгән кеше аны мәңге-мәңге оныта алмый.
Ул почмакка кадәр барып җитә.
Ә син шунда теге акчаны кулыңа аласың да бәндәнең бугазына басасың.
– Бир! – дип үрелә ул.
– Юк! – дисең син.
– Бир!
– Юк!
Һәм шунда син аңа үз ихтыярыңны тагасың.
Ул риза булмый маташа.
– Гаиләң бар бит… – дисең тыныч кына, – Балаларың бар…
Һәм ул бирелә.
– Акчаны бир! – ди ул.
– Юк! – диең син.
– Бир!
– Юк!
– Зинһар өчен!
– Аягымны үпсәң генә бирәм…
Һәм ул, үбү урынына, үз канына баткан аягыңны акылыннан шашып ялый башлый…
Тик язучы башын күтәрмәде.
Төчкерде дә тынды.
Комиссия башлыгы бераз көтеп торды да, почмактан алып килеп, акчаны аңа кабат иснәтте.
Язучы тагын төчкерде.
Башын күтәрде.
Күзләрен ачты.
Комиссия башлыгына карады.
Елмайды.
Комиссия башлыгының арка үзәген салкын көйдереп узды. Мондый да мескен халәтендә елмайган, елмая алган кешене аның күргәне юк иде.
Ул почмакка төбәлде. Башлыкларының нәрсә уйлаганын сизгән тәртип сакчысы акчаны алып килеп кабат язучының борын астына сузды.
Язучы тагын төчкерде.
Тәртип сакчысы акчаны почмакка ыргытты.
Язучы кырын әйләнде.
Һәм комиссия башлыгының күзенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Комиссия башлыгы үзе дә сизмәстән артка чигенеп куйды. Бу көлү аңа йодрыктан да авырырак иде.
Язучыга, әлбәттә, акча исе таныш иде. Ул бай яшәргә, җитеш тормышта гомер итәргә, балаларының да киләчәген хәстәрләргә тели иде.
Ул торып утырды.
Комиссия рәисе шундук аның чыраена китереп типте. Тик язучы, никтер, егылмады. Авыз борыныннан кан китте. Ләкин ул елмая иде.
Моны күрүдән комиссия рәисе уң аягының очына карап куйды. Тибүдән аның аягы авырткан төсле тоелды. Тик ул белә иде…
Ләкин язучы егылмады…
– Башым чатный… – диде ул, кан төкереп, – Таблеткагыз юкмы?
Беркем дә аңа җавап бирмәде. Барсы да көттеләр. Хәтсез вакыт үтте. Ләкин язучы акча ягына борылып та карамады, әйтерсең, бу хакта ул бөтенләй оныткан иде. Ул беләгенең сырты белән битен сөртеп алды. Әрнүле ачыту сизсә дә йөзенә бернәрсә дә чыгармады.
Комиссия башлыгының ишарәсе белән бүлмәнең уртасына бер өем таблеткалар китереп утырттылар. Язучы сораулы карашын башлыкка төбәде. Тегесе мыскыллы елмаеп башын какты.
– Сыйлан рәхәтләнеп. Үз хазинаң.
Язучы моның шулай икәнен сүзсез дә төшенгән иде инде. Димәк, аның эчмичә яшереп барган таблеткаларын, махсус капсулага төрелгән даруларын, тапканнар… Димәк, аның тайнигын тапканнар… Димәк… Язучы бернәрсә дә уйламаска тырышты. Бер ни дә уйламас өчен эчәргә кирәк иде. Һәм ул таблеткага үрелде… Капсуланы ачып, эчеп җибәрде. Язучының күзләрендәге нур сүрелеп, аны ниндидер томан каплады, хәтта үз-үзен тотышында да баягы үҗәтлекнең, баягы киеренкелекнең әсәре дә калмады. Ул тыныч һәм бәхетле иде.
Шул ук вакытта ул үзенең ярамаган эш эшләгәнен дә яхшы төшенә иде. Көненә өч тапкыр мәҗбүри эчәр өчен махсус бирелә торган бу таблетканың нәрсә икәнен ул бик әйбәт белә, шуңа күрә аны кулланырга тырышмый, кулланырга кирәк булганда да махсус капсула белән эчә иде. Бу исә система алдында аның иң зур җинаяте иде.
Язучы бөтен ихтыярын, бөтен рухи көчен бер йодрыкка туплап, таблетка тәэсиренә бирешмәскә тырышты. Ләкин һәр мизгел саен рухы какшый баруын сизде. Дару үзенекен итә. Әмма бирешергә ярамый. Ярамый. Әгәр бирешсә, ул хәзер акча ягына омтылачак, аны тукмап-сытып ташлаячаклар… Һәм аннан да бигрәк, ул үзенең шәхеслеген югалтып, системаның колына, бер нәрсә уйламый һәм уйлый да алмый торган мәхлукка әйләнәчәк иде.
Ул үзенең кешелегеннән колак кагачак иде.
Гаиләсеннән…
Балаларыннан…
«Сагындым… – дип кабатлады ул күңеленнән, – Сагындым… Кайт инде…»
Аңа җәйге төннәр дә чиксез озын булып тоелды. Эх, җир шарын зырылдатып әйләндереп җибәрсәң иде дә, таңны тизрәк аттырсаң иде ул…
Тизрәк таң атсын иде…
Таң атсын иде тизрәк!..
Кемдер ачулы мыгырданып ишек шакыды. Чоланда берүзе йоклагангамы, әллә төн уртасы булгангамы Искәндәрнең күңеленә шом йөгерде. Бу вакытта кем йөрер? Юньле кеше түгелдер…
Алҗып татлы йокыга талган әнисе: «Төн уртасында кайсы ахмагы булыр бу?!.» – дип сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлде.
– Ну, ишәсең йокыны… – дип мыгырдады тыштагы бәндә, – Хәмдүнә, ач ишегеңне! Юкса…
– Юкса, нишләмәкче буласың!.. Менә бу балта белән башыңны…
–Бер «ярты» кирәк иде, Хәмдүнә… Җ-җ-җитми калды…
– Телең көрмәлеп беткән бит инде. Миндә әндри казнасы юк.
–Б-бир инде. Б-бар икәнен беләм бит.
–Ятим хатында нинди ярты булсын…
–Утын алып кайтырга булса мин кирәк, – ишекнең теге ягында каты сүгенү ишетелде, – Тагын килмәссең микән әле.
– Ярдәмең тигән икән, рәхмәт. Эчәсен эчтең бит инде. Төн уртасында кешене мыскыл итеп йөрмә.
Әнисе өйгә кереп китте.
Ишек төбендә катлы-катлы сүгенү сүзләре яңгырады. Берничә кат ишеккә типтеләр. Искәндәр җәһәт кенә урыныннан торып, велосипед чылбырын барлады. Кирәге чыгуы бар.
Китте теге бәндә. Сүгенә-сүгенә китте. Бераздан өй ишеге ачылды. Әнисе чоланга керде, йоклаганга сабышып яткан малайның юрганын төзәткәләп куйды, аннан соң башыннан сыйпап алды: «Әй, улыкаем, кайчан үсәрсең инде…» Ничектер калтыранып чыкты аның тавышы. «Эх, әтием булса!..» – дип уйлап куйды Искәндәр, – сине болай мыскыллап йөрмәсләр иде бит… Әтием булса…», – бу уйлардан аның тамагына төер килеп тыгылды, керфекләренә дым кунды. Эх, тизрәк таң атсын иде…
Тик ул еламады. Әле дүртенче генә класста укыса да бәләкәй малай түгел ул балавыз сыгып торырга. Аннан соң күз яшьләрен тыеп торучы тагын бер сәбәп бар. Шуның өчен бүген төне буе йокламады бит ул, уйланып ятты. Әйдә, бүген юлы уңмасын да, ди. Максатына барыбер ирешәчәк ул. Бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса…
Алты яшьлек чагында ук аркылы пычкы тартып әнисе белән бер трактор утын кискән кеше бит әле ул. Күрше абзый, бер кызган чагында, –Әнә, Хәмдүнәнең бот буе малае ирләр кебек эшли, ә сез өйдә бардак ясап ятудан башканы белмисез!» – дип үз балаларын пыран-заран китергән иде ул көнне. Әнисе юкка гына: «Әй, улыкаем, таянычым, алтын канатым бит син минем!» – дими шул. Әнисенең сүзләре канатландыра Искәндәрне. Тик шулай да… Шулай да Миясәр абзыйның балааларыннан көнләшә ул. Әтисенең әллә нигә бер ачулануы, хәтта тукмауы да бәхет булыр иде. Болай да җаны кыйналып тора бит, чит кешеләр кыйный, менә бүгенге кебек, төнлә килеп каезлыйлар. Әтисе юк шул аның, Искәндәргә бер яшь чагында ук үлеп киткән. Әйбәт кеше иде, дип сөйлиләр аның турында. Берәр әбинең сумкасын күтәрешеп кайтса да, су китерсә дә: «Әтиеңә бигрәкләр охшагансың, уңгансың. Ходай хәерле гомерләр бирсен, балакаем!», —диләр. Искәндәр әтисен хәтерли кебек. Менә ул бишектә ята, ә әтисе аңа иелгән дә улын көлдерергә тырыша. Аның көлүе әле дә яңгырап киткән кебек…
Әгәр бу хәл чынлап та булган икән, Искәндәрнең хәтере якты күренешләр белән ачылган, димәк. Булгандыр ул, нәкъ шулай булгандыр. Булырга тиеш.
Әтисе белән бәйләнгән бүтән хатирәләр сагыштан һәм күз яшьләреннән генә тора бугай. Бәхетле чагын томан аша гына хәтерләсә, җан әрнеткечләрен аерма ачык күзаллый малай. Теге вакытта, күпер башында япа-ялгыз калган чагыннан алып…
Көннәрнең берендә Искәндәр яшьтәше белән тәпәләшеп алды. Ул көч-гайрәттән мәхрүм түгел иде. Көндәшенә ярыйсы гына эләктерде. Казлар куып кайтып килгән әнисен күрүгә теге малай ил буып акырырга тотынды. Хатын яшендәй атылып килде дә Искәндәрнең муеныннан буып алды. Аның күз алдында т шарлары биеште. Хатын каргана-каргана хәлсезләнеп җиргә чүгә барган балага соңгы тапкыр типте дә һаман да балавыз сыгып торган улын назлап кочып алды:«Әй, улкаем минем… Нык кыйнадымы уйнаштан туган нәстә…»
Малай Искәндәргә карап шыңшыды: «Абыйларга әйтәм мин сине!»
Искәндәр аны ишетмәде. Аның бөтен тәне әрни, күз алдында әле булса аллы-гөлле ут шарлары биешә иде. Тамагына утырган төер бераз таралгандай булгач торып утырды, яңагы буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртте, тирә-ягына каранып алды – кеше-фәлән күренми иде. Ярый, әнисенә әйтеп тормас. Әләкләшкәнне яратмый ул. Үсәр әле… Искәндәр дә бер үсеп җитәр әле…
Елга буена төшеп юынгач, тәне бераз җиңеләеп киткәндәй тоелды, моңа кадәр сөйрәлеп кенә атлаган аяклары да тыңлаучанга әйләнде. Күңелдәге төер генә таралмады, тән әрнүләре җанга күчте. Эх, нишләп Искәндәр әкият батыры булып тумады икән?! Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп, үзеңне рәнҗеттермәслек дәрәҗәләргә җитсәң икән…
Теге малай чынлап та абыйларына әйткән икән шул, капка төбенә өчәүләшеп чыгып басканнар. Аларны күрү белән Искәндәр урамның икенче ягына атлады. Ләкин малайлар моңа да әзер иде, искәндәрнең өстенә йодрык зурлыкташлар, каткан балчыклар ява башлады. Малай җиргә иелде. Нәкъ шул вакыт кабыргасына ниндидер каты нәрсә килеп бәрелде, таш булгандыр, ахры, сулышларын көйдереп алгандай тоелды. Искәндәр учына йомарлап өлгергән ташын җан ачуы белән капка төбендәгеләргә тондырды. Нәрсәдер чәлпәрәмә килде, әле генә батыр солдатлардай атакага ташланган өч малай, өйләренең ватык тәрәзәсенә карап, катып калды. Искәндәрнең дә йөрәге жу итеп куйды, ләкин ватык тәрәзәле өйдән ишетелгән тавыш аны тиз һушына китерде, малай бар көченә өйләренә чапты.
Капка төбенә җиткәч, еш-еш сулап артына борылып карады – куа килүче юк иде. Малай шыпан-шыпан гына ихатага узды, тир-ягына каранды – әнисе яшелчә бакчасында нәрсәдер утый иде, абзарга бур песидәй кереп киткән улын күрми дә калды.
Әле күптән түгел генә дөньяга килгән ала бозау нәни хуҗасына текәлде. Малай шундук ишекне келәләп куйды. Килеп карасыннар, кереп карасыннар менә хәзер, милицияга алып китеп карасыннар! Ә милиция киләчәгенә шиге юк иде аның, әнә үрге очтагы Бүре Тимер абзыйны исерек баштан үз тәрәзәсен ваткан өчен генә дә унбиш көн утыртып кайтардылар. Ә бу сиңа үз тәрәзәң түгел, бу – кешенеке. Күпмегә ябарлар икән инде?! Мал өендә озак ятып булмас шул, ярый, һич югы төн җиткәнче килмәсәләр… Ә төнлә кая барасың?! Шулчак Искәндәргә үз язмышы шул тиклем кызганыч булып тоелды, ул күзенә мөлдерәп карап торган ала бозауны муеныннан кочаклап алды да үксеп елап җибәрде.
… Менә милиция дә килеп җитте. Искәндәрне кулларыннан каерып алдылар. Шулчак нәни хуҗасына ияреп чыккан ала бозау телгә килде:«Калдырыгыз аны… Мине төрмәгә ябыгыз!»
Җирән мыеклы усал милиционер Искәндәрне машинага күтәреп кенә атып бәрде дә бозауга камчысы белән сыдырды. Күз яшьләренә буылып машинага ташланган әнисен дә тибеп кенә җибәрде теге милиционер. Машина кузгалып китүгә, җыелган халык теге бозауны кыйный башлады–«Җинаятьчене яклады ул, димәк, үзе дә җинаятьче. Ныграк сугыгыз, ныграк!» Бераздан халык юкка чыкты, урам буенда тукмалудан уфылдап яткан ала бозауны кочаклаган әнисе генә калды. «Түз, малкай, түз… Үзе ятимнең малы да ятим шул…» – дип бозауның муеныннан сыйпый-сыйпый елй иде ул.
Искәндәр ишек шакуга уянып китте. Ала бозауны күргәч күзләре шар булды. «Әй, бәләкәч, сине дә монда китерделәр мени?!» – дип пышылдады ул моңсу гына.
Шул чакта гына әле күргәннәренең төш булуын, үзенең мал абзарында ятуын абайлады. Тукылджау тагы кабатланды. Искәндәрнең тәне буйлап чебеннәр йөгерешкәндәй булды.
– Искәндәр, улым, ач… Ач, балакаем, ятма анда. Мин барсын да беләм инде.
Әнисе килгән икән бит. Барсын да беләм ди үзе.
– Милиция юкмы соң? Төрмәгә алып китмиләрме?
– Курыкма, улкаем, курыкма! – ананың тавышы калтыранды.
Искәндәр үзе дә сизмәстән ишек келәсен ычкындырды. Әнисе шундук атылып керде дә улын кочаклап алды:
– Әй, дивана малай, котларымны очырдың бит! Шулай итеп качып яталар мени?!..
Абзарда чакта да, өйгә кергәч тә әнисе бер авыр сүз дә әйтмәде аңа. Муенындагы кызыл эзне күргәч кенә:
– Нәрсә булды, улым, – дип сорап куйды.
Искәндәр берни дә булмагандай:
– Әй, малайлар белән көрәшкән идек, – дип җавап бирде һәм тәрәзәгә карап өстәп куйды,– Моның пыялалары кайда, әни?
– Тегеләргә биреп җибәрдем, – диде Хәмдүнә,– Әтиең булса, болай тормас иде дә… Ярый үзең дә үсәсең инде…
Шулай шул, әтисез кыен шул… Әтисезлек үзен сиздереп тора шул…
Эх, тизрәк таң атсын иде…
Таң атсын иде…
Кешеләрнең гәүдәсе генә үлә, ә җаны күбәләккә әйләнеп кабер тирәли очып йөри икән, дигән сүзләрне ишеткәне бар иде аның. Искәндәр бүген бозау көтәргә чыкан иде. Шәгали бабай белән бергә туры килделәр. Авыл халкы бик ихтирам итә Шәгали картны, аның күңелен китмәскә, рәнҗешен алмаска тырышалар. Бераз шүрлиләрдер дә инде, чөнки аны бөтен нәрсәнең дә телен белә диләр. Шулайдыр, шулай булмаса, бияләй чаклы гына болыт кисәге килеп чыгып, Шәгали бабайларның бәрәңге бачасына гына явып китмәс иде. Башка бакчаларга яумады бит. Ай буена.
Шәгали бабай кызыклы нәрсәләр турында күп сөйләде Искәндәргә. Ләкин күбәләк турындагы хикәяте барсын да оныттырды.
«…Шуннан соң ятим малай әнисенең кабере янына килеп баса да, үзенең моң-зарларын сөйли: Үги бала булып яшәүләре авыр миңа, әнием. Ник безне ташлап киттең, ник кайтмыйсың?! Синсез дөньяларның бер нуры юк, сагындым бит, әнием, кайт инде…» Шулчак әллә кайдан гына очып килеп, кабер рәшәткәсенә бер күбәләк куна. Бик хәлсез була ул. Рәшәткәдә корган яфрак сыман эленеп кенә тора. Ятим малай күбәләкне кулларына алып иркәли, малайның җылы сулышыннан күбәләк җанланып-терелеп китә, рәхмәт әйткән сыман аның баш очыннан талгын гына өч кабат әйләнеп уза да юкка чыга. «Әй, әием, – дип уйлый малай, – Җаннарымны җылытыр кеше булса, мин дә канатланыр идем…» Кинәт әнисенең ягымлы тавышын ишетә:« Рәхмәт сиңа, улым. Син кичергән газаплардан хәлсезләнгән күбәләк – ул минем җаным иде. Син аны үзеңнең изгелегең белән терелттең. Һәм мин кабат синең янга кайттым. Без бергә, улым…»
Бу хикәят турында малай көн озыны уйланып йөрде. Кайтыр алдыннан Шәгали бабай Искәндәрнең аркасыннан сөеп әйтеп куйды:
– Көтүгә син чыгасыны белгәч, бераз шикләнгән идем. Беребез бабай, беребез сабый, мәйтәм, ай-һай, малларны таратмабыз микән. Бик җегәрле булдың, маладис. Тач әтиеңә охшагансың.
– Шәгали бабай… – Искәндәр үләндәге чыбыркысын иелеп алды, – Шәгали бабай, ә мин әтиемне терелтә аламмы?..
Инде бабай тынып калды. Аның күзләре төпсез моң күленә әверелде. Озак кына өнсез торганнан соң бөтенләй икенче тавыш белән:
– Бер кем дә мәңгелек түгел, улым. Кеше китә, җирдә аның эше кала, җимеше кала. Әтиең изге кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Ә син аның рухын терелтә аласың, улым. Аны фәкать син генә терелтә аласың. Моның өчен озак вакыт кирәк, әрвахлар рухына тап төшермәслек итеп яшәргә кирәк…– дип әйтеп куйды.
Йөрәге ашкынып типте Искәндәрнең. Куанычы көчле иде – ятимлекнең бөтен ачылары артта калачак хәзер. Әтисе белән бергә кайтып кергәч, әнисе нәрсә әйтер икән?! Әй, сөенер инде, әй кочаклар, әй, үбәр инде. Елап та алыр. Еласын, әйдә, еласын бер туйганчы. Эх, әтисе белән кайтып кергәч!.. Ә шулай булачагына шиге юк иде Искәндәрнең. Андый-мондый гына кеше түгел, Шәгали бабай үзе әйтте бит. Ә син аны терелтә аласың. Аны фәкать син генә терелтә аласың, диде…
Көтүнең урамга керүе булды, Искәндәр зиарат ягына йөгерде. Әллә артык кабаланды, әллә берәр нәрсәгә абынды, мәтәлләп китте, сыңар кәлүше әллә кайда очып барып төште. Тик малай моңа игътибар итмәде,сикереп торды да аксаклый-акаклый йөгерүен белде. Күңеле тулган Шәгали бабай, аның артыннан карап, җиң очы белән күзләрен сөртеп алды, иреннәренең калтырануын гына басарлык чара тапмады…
Зиарат коймасын сикереп кергәч, Искәндәр таныш кабергә ашыкты. Күңелен сәер серлелек биләп алды. Аның уйларын әтисе дә белеп торадыр, улы кичергән газаплар аны да әрнетәдер. Кабер рәшәткәсенә ак күбәләк килеп кунды. Малайның йөрәге дерт итеп китте, тәне эсселе-суыклы булды. Ул сак кына кулларын алга сузды, тик күбәләкне учына алырга гына җөрьәт итмәде, очып китәр дә Искәндәрнең бөтен хыялларын җимерер төсле тоелды. Малай күзләрен күбәләктән алмый гына җиргә тезләнде:
– Әтием, кайт!.. Синсез бик кыен безгә, – дип пышылдады ул,– Миңа да кыен… Әниемә дә… Кайт, әтием, кайт…
Аның яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Сүз әйткән саен иреннәре, юк, иреннәре генә түгел, бүтен тәне, тәненең һәрбер күзәнәге дерелдәде.
– Әтием, кайт!.. Азга гына булса да кайт!.. Минем сине бик күрәсем килә… Синең белән урамнан җитәкләшеп үтәсем килә… Әтисе юк моның, димәсеннәр… Кайт, әтием, кайт… Азга гына булса да…
Күбәләк канатларын җилпеп һавага күтәрелде. Искәндәр дә, кулларын алга сузган килеш, аңа ияреп торып басты. Күбәләк малайның баш очыннан ике тапкыр әйләнде дә авыл ягына табан очып китте…
Искәндәрнең колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелгәндәй булды:«Рәхмәт сиңа, улым…»
Әтисе!!!
Кайтты!!!
Ул ялт итеп артына борылды. Әтисен кчаклап алырга җыенып кулларын җәйде. Тик тирә-юндә беркем дә юк иде. Ул әле анда, әле монда ташланып якындагы кабер куакларын карады. Юк. Беркем дә.
Юк.
Дөнья кинәт чәлпәрәмә килде, малайның бөтен булмышын ачы әрнү дулкыны ялмап алды. Йөрәктән кан тамганы ишетелә кебек иде.
Тик өмете өзелеп бетмәде.
Ә бәлки…
Күбәләк авыл ягына очып китте бит.
Бәлки, әтисе аны өйдә көтәдер…
…Искәндәрне күрүгә әнисенең йөзе яктырып китте:
–Нәрсә, тының-көнең бетте. Көтүдән кайткач, бераз ял итәр идең…
Искәндәр очкынланып янган күзләрен әнисенә төбәде:
– Әти кая?
Әнисе өнсез калды. Искәндәрнең дә күзендәге шатлык чаткыларын болыт каплады, башы үзеннән-үзе түбән иелде.
– Кайтмады мени… – диде ул, елак тавыш белән,– Кайтырга тиеш иде бит…
Ләкин еламады.
Еламады, күңеленең бер почмагында өмет уты тагын балкып китте. Моның өчен озак вакыт кирәк, диде бит Шәгали бабай. Әлбәттә, шулайдыр. Уен эш мени?! Нинди генә вакытлар кирәк булса да түзәчәк ул, терелтәчәк ул әтисен. Терелтәчәк. Таң гына атсын, иртәгә тагы зиаратка барыр. Әтисе иртәгә терелмәсә, аннан соң да…
Искәндәр урыныннан калкынып, чоланның кечкенә тәрәзәсенә карады. Төн карасы сыекланып килә иде инде.
Таң атарга, барыбер, ерак әле…
* * *
Язучы акча яткан почмакка борылып карады. Һәм калкынып куйды.
Аның бу халәтен күргән комиссия әгъзалары шундук тынып калды. Тагы нәрсә булырын күзәттеләр.
Акчаның нәрсә икәнен ул яхшы белә иде. Теге заманнарда ук әле акчасыз калып кемгә барырга, кайда сугылырга белми йөргән чаклары хәтсез булды. Шул мәлләрдәге кичерешләрен хәтерләп, язучы елмаеп куйды.
Акча…
…Дөнья матур иде. Сабый күзендә балкыган шатлык очкыныдай, күктә шаян кояш елмая, аның көләч нурлары зәвык белән төзелгән мөһабәт йортларның түбәләрен алтынга мана, алтын түбәле йортлар үзләрендә яшәгән кешеләрнең бәхетле булуына сөенгәндәй чиксез горурлык белән башларын күккә чөйгән, алар үзләре дә ниндидер яктылык, кешеләр күңеленнән сибелгән изге хисләр тарата, ул хисләрне тәнеңнең һәр күзәнәге тоеп тора, ул хисләр ягымлы да назлы дулкын булып сулышларыңа үтеп керә, кан юллары буйлап бөтен тәнеңә таралып, хәрәкәтләреңне ашкынулы итә, иңнәреңә канат үскәндәй тоела һәм син «канатымның каурыйлары нинди төстә икән?» —дип, ирексездән артыңа борылып карарга мәҗбүр буласың, бер нәрсә дә күрмисең, әмма канатларың барлыгына һаман ышанасың, ышанасың, чөнки һәр кисәге, һәр күзәнәге сихри яктылыктан, назлы тылсымнан тукылган бу дөньяда башкача булуы мөмкин түгел, монда тик изге күңелле, алтын канатлы кешеләр генә яши, ә кайчагында аларның барсы да фәрештәдер, гади кеше түгелләрдер, гади адәм балалары болай ук якты күңелле, саф хисле һәм пакь ниятле була алмыйлардыр төсле тоела, син дә үзеңне бер фәрештә итеп сизәсең, җаның чиксез сөю белән тула, бар уйларың, кылган гамәлләрең сөю белән сугарылган була; янда балаларың уйнап йөри, аларның шат авазлары, челтрәтеп көлү тавышлары үзе якты моңга әверелә, күңел кылларыңны назлап үтә, елмаясың, бер гонасыз шушы шат сабыйлар җирнең елмаюы кебек тоела; янда өзелеп сөйгән ярың атлый, аның күзләренә карау белән бәхет күлләрендә йөзгән аккош сыман буласың, ул изге зат, сине бер кайчан да җил-давылга бирмәс фәрештәң ул, шуны тою сиңа кодрәт өсти, Гераклдан гайрәтлерәк итә, түбәләре болытларга ашкан кайгы-хәсрәт кыялары хәтта бер селтәүдән комга әйләнәчәк, «өф» дип өрсәң очып китәчәк, сөйгән ярың янда булган чакта, бар нәрсәгә синең көчең җитә; яннарыңда якын дусларың бар, син аларга бер ни кызганмадың, һәрчак ярдәм кулын сузып килдең, һәм алар да моны онытмыйлар, Һәркайсысы син дип өзелеп тора: «Нәрсә белән ярдәм итә алам?», «Ярдәм кирәк булса, үземә кил!», «Бергә яшик, якын дуслар булып, бер-беребезгә зур таяныч булып!»—диләр алар сине күргән саен, син, әлбәттә, ярдәм сорамыйсың, аягыңда әле нык торасың, тик шулай да күңелең күтәрелә, дусларыңның шундый карашыннан син үзеңне тагы да гайрәтлерәк һәм көчлерәк кебек хис итәсең, чөнки син бу җирдә ялгыз түгел, кайчак ялгыш абынып егылсаң да, кул бирерлек якын дусларың бар, бер көн килеп аягыңнан язсаң, алар сиңа ныклы аяк булыр, канатыңнан язсаң – канат булыр; дөнья матур, дөнья нурдан тора, изгелектән, якты моңнан тора; син бәхетле, чөнки бу дөньяда, тик гүзәллек, наз һәм изге хисләр белән бизәкләнгән бу дөньяда күпме генә теләсәң дә берничек тә бәхетсез булып булмый, кешеләрнең матурлыгын тоеп, әллә кайчан инде, бик-бик күптән, дөнья җәннәт кебек булсын диеп, бәхетсезлек җирдән качып киткән.
Шушы җиргә туганыңа сөенеп, аны тагын матурларга теләп син яшисең, күңелеңдә ак хыяллар яши, син аларны чынлык итмәк булып, көнне төнгә ялгап тир түгәсең, синең белән бергә шатлык яши, бәхет, сөю, сафлык…