Книга 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - читать онлайн бесплатно, автор Рузил Фазлыев. Cтраница 2
bannerbanner
Вы не авторизовались
Войти
Зарегистрироваться
2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи
2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи
Добавить В библиотекуАвторизуйтесь, чтобы добавить
Оценить:

Рейтинг: 0

Добавить отзывДобавить цитату

2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Сукмакларда, булмый туктап…

Илләр гизеп тормыш иткәндә дә,Тыныч кына тормыш итсәңдә.Һәркемнеңдә сукмаклары булаКайдан килеп, кая китсәңдә…Сукмакларым, минем сукмакларЯллар итеп булмый туктаплар.Бормаланып артта калып бараСукмакларны үткән ул чаклар.Сукмаклар ул шуңа бормалада,Очрый торган юлда киртәләр…Сукмаклары әдәм баласының,Язмыш кушкан җиргә илетәләр.Барыр юллар алда белеп булмый,Ниләр көтә, ниләр күрәсе.Сукмакларым мине алдамасмы,Шуны гына килә беләсе…Язмышыма язган сукмакларым..Борма елгаларга охшаган..Башка сукмакларга кызыкмыйчаҮзе сукмагыма ышанам…Сукмакларым, минем сукмакларЯллар итеп булмый туктаплар.Бормаланып артта калып бараСукмакларны үткән ул чаклар.

Алды, арты

Алга диләр, карап бару кирәк,Алда диләр, бөтен өметләр.Нишлисең бит кайбер очыракта,Артка карап кеше күнеккән.Алда диләр, бәхет көтә сине,Нигә артын уйлар торырга…Арты, алдан якын була икән,Артын алга борып куярга.Табышмактай була кайвакытта,Кая кирәк күберәк карарга.Кая караганны әллә кирәк,Гомерләрең буе санарга…Арты, алды бер үк түгел мени,Бөтен ягын күрә алмасаң…Алгы ягын күреп була ала,Һәрвакытта артта калмасаң…Чагыштырып кара юлларыңда,Кем алдында, кемнең артында…Алда да син, артта баручыга,Алдагының, тик син артында…

Биргәне

Чиксездер Аллаhның биргәне,Ихласлык, көләчлек, сабырлык.Кешегә сыйфатлар санаусыз,Һәркемдә үзендә табарлык.Кемнәргә зур бәхет, матурлык,Күңеле чәчәкләр атарлык.Бер кеше көчендә кайвакыт,Бик гүзәл бакчалар ясарлык.Аллаhның бирелгән илhамы,Күпләргә яшәргә көч бирә.Илhамның ярдәме шундадыр,Иң кирәк вакытта ул килә.Тырышлык тормышта кирәкле,Бу тормыш ярата зирәкне.Сайларга бары тик кешегә,Эшләргә кушканна кирәкне.Биргәнне алыпта салына суларга,Без әйтә белмибез шөкерен.Учакның җылысын тоймыйча,Күрәбез шикелле төтенен…

Биектәге уйлар

Биекләргә карый кеше hәрвакытта,Һаваларда күзләр ни эзли…Эзләгәндәй тормыш сукмакларын,Җирдә икәнлегег ул сизми…Җирдә безнең бөтен үтәр юллар,Барысында җирдә төзисе.Юлларыбыз булсын киң hәм тигез,Ул юлларда үзебез йөрисе.Йортларыбыз булсын якты, җылы,Ул йортларда үзебез торасы.Бүгенгедән тора тормышыбыз,Киләчәге ничек буласы…Нигезләре булсын ышанычлы,Аумый, тузмый озак торырлык.Бездән соңда килгән буыннарга,Яшәр өчен үрнәк булырлык…

Сөн буе авыллары

Ярлары буйлап тезелгән,Сөн буе авыллары.Якын итә, берләштерә,Сөн суы агымнары.Үзе ага салмак кына,Текә түгел ярлары.Булмый калмас яр буенда,Зифа буйлы таллары.Суларында кер чайкаган,Яшь киленнәр басмада.Сөн буйлары hаман якын,Еллар үтеп барсада.Тезелеп киткән ярлар буйлап,Алмалы бакчалары…Аркылы чыгу берни түгел,Кирәкми басмалары.Билдән түбән диләр иде,Сай булган урыннарын.Атлар йөргән Сөн буендаИяртеп колыннарын.Акканда аккан Сөн шулай,Ничә еллар үткәндер.Сөн буе авылларында,Ничә буын үскәндер…Эй Сөн суы, Сөн буйлары,Тарихларның шаhите.Ничә буын бала – чага,Тормышларын шат итте…Сөн сулары агым сулар,Шифасы бар суларда.Аны аңлап, тоеп була,Сөн буенда туганга…Агыйделгә кояр өчен,Күпме юллар узыла.Озатучы авылларыбЯрлар буйлап сузыла.

Кышлар алда

Кышлар әле ныклап башланмады,Көтә башлыйм инде җәйләрне.Кичләр җитсә тизрәк үтсен өчен,Озагырак эчәм чәйләрне…Күңел туйган никтер суыклардан,Туңырлыкта түгел шикелле.Чеметтереп алмый урамнарда,Малай чакта кебек битемне.Сират күпередәй җир өстендә,Кыш айларын озак үтәсе.Кермәс идем шушы кыш аена,Миннән тормый, ни хәл итәсе…Бәхәсләшмим, шундый уйлар гына,Килеп китә кайчак башыма.Дөньяларда ниләр булсада,Аллаh ризалыгы барысына.

Маяклар

Җәяуле бураннар,Тигезли сукмакны.Маяксыз юлларга,Чыкмый тор ул чакны.Юлларга кешеләр,Куйганнар маяклар.Адашмый барырга,Тал чыбык таяклар.Маяклар бит инде,Юл буе багана.Маяклы юлларга,Ышаныч бар аңа…Зур кече юлларда,Маяклар булсыннар.Юлларның дөресен,Күрсәтеп торсыннар…

Авыл ипие

Авылның икмәге,Хәтердә, хәтердә…Исләрен сизгәндәй,Тоела хәзердә…Бу җирдә чәчелгән,Бу җирдә урылган…Авылда он итеп,Тартылып куелган…Мичләрдә авылда,Пешерә алганнар.Һәр өйдә әниләр,Ипиләр салганнар.Авылның икмәге,Күпләрне үстергән.Яшәүгә тормышта,Ул безгә көч биргән.Тарихка күчсәдә,Авылның икмәге…Иң олы ризыгым,Күңелдән китмәде…

Ничек булыр

Җыйсаң кара, дөньяң кара булыр,

Җыйсаң гaйбәт, торыр гайбәттән.

Пөхтәлеккә генә тартылганда,

Тормышларың булыр әйбәттән.

Ерак булсаң җиңел акыллыктан,Җүләрлекләр сиңа кагылмас.Юлларыңда җиңелерәк булыр,Белер белмәс юлдан барылмас.Тирә ягың булыр мәшәкатьсезАвыр йөкләр сиңа төялмәс.Язмышыңа тугры була алсаң,Сине беркем түбән ия алмас.Кеше бөек, кеше булып калса,Адашмаса тайгак юлларда.Җирдә булган изге кануннары,Үтәлгәндә, юлдаш булганда.

Күпме кирәк җирдә яшәү өчен,

Бер кешегә бары җитәрлек…

Ризыгыңда, булган кирәк ярак,

Тормышларны дәвам итәрлек…

Кала шул

Күпме теләк әле теләнмәгән,

Күпме юллар калган үтәсе.

Кечерәеп беткән йомгакларны,

Бердә килми ашыгып сүтәсе.


Очып китү өчен канатлар юк.

Тәпилибез hаман атлыйбыз.

Алдап булмый икән күңелләрне,

Бәрәкәтен әллә тапмыйбыз.


Үтелмичә кала вәгьдәләрдә,

Хәтерләрдән чыгып югала.

Башкарылмый иң кирәге кайчак,

Бер файдасыз вакыт югала.

Югалганның арта кадередә,Булганнарны күңел күрмәгән.Чабыш вакытында атлар кебек,Башка уйлар анда кермәгән.

Җитә алмас инде калган вакыт,

Гомер буе кирәк – эшләргә.

Кайсын гына бүген башкарсаңда,

Калганнары белән нишләргә…

Гармун

Күңел ачу диләр бәйрәмнәрне,Җыелышып утыру, җырлауны.Күңелләрне дәртләндерә торган,Гармун тавышларын тыңлауны.Телләренә аның баса белсәң.Әйтеп бирә ала серләрне.Матурлыкка мана ул кичләрне,Кабатланмас итә төннәрне.Гармун уйный ала туктамыйча,Бармакларың гына талмасын.Тузан капламасын иде киләчәктә,Гармунчысыз алар калмасын.

Безнең ялгыш

Уйланулар килми калмый инде,Килә алар тормыш юлында…Кемнәргәдер тормыш барышында,Кемнәргәдер тормыш соңында.Уйланмыйча кеше булдыра алмый,Төзәтә ул кайчак юлларны.Кайвакытта безне тыеп кала,Эшләтмичә ялгыш булганны.Уйланабыз олы хата кылсак,Йә кылырга нидер җыенсак…Уйлар безне бoрчымаслар иде,Аллаhыга гына сыенсак…Була мени барысын алдан белеп,Санап, чутлап ниләр буласын.Ничек уйлап белә алсын кеше,Иртәләрдә ничек торасын.Сизәсеңдә кайчак көчсезлекне,Кайвакытта артык мавыксаң.Дөрес фикер шулай гына килә,Әллә ниләр уйлап ялыксаң.Кеше ялгышлары шунда ахры,Ул үзенчә күбрәк тырыша…Аллаh кушканнарны санламыйча,Күпме вакыт юкка булыша…

Хәтер көне

Җуелмасын хәтер, җуелмасын,Буыннарда мәңге саклансын…Күңелендә, истә тота алып,Үз дәүләтен үзе сатмасын…Ничә гасыр, Казан шулай яши,Кемгә ничек, кемгә башкала…Горурлану кирәк, халкың белән,Дәүләтчелек шуннан башлана.Безнең тарих әнә нинди булган…Онытырга аны ярамый…Дога кылыйк алар рухына,Заман шаукымына карамый…

Бәхет юлы

Булган бәхетеңне күрми калма,Күрә алсаң эчтә бикләмә…Карашларың бәхет көтә икән,Туган хисләреңне чикләмә.Ашыгудан файда була алмый,Бәхет эзләп, бәхет табылмый.Бәхет сине үзе табар әле,Тормышыңда барсаң абынмый.

Бәхет бит ул бер күчтәнәч түгел…

Бөтен гомерләрнең бүләге..

Аллаhыдан шулай киләдер ул,

Кешеләрнең иң зур теләге…

Кем бәхетле затлы кием кисә,Кем саулыкны өстен күрәдер.Дөньялыкта нидә омтылышы,Аладыр ул, шундый бүләген.Тамак туклык кемгә олы бәхет..Имән – саулар булса туганнар..Аралашып бергә яшәгәннәр,Барысыда якын булганнар.Ярыйда әле җирдә тоя алсаң..Күңелләрең аны аңласа…Оныткандай сине җирдә калып..Мәңгелеккә күчә алмаса…

Якын

Яши торгач бераз өйрәнәсең,

Күрә алып якын булганны.

Күңел өйрәнгәчтән яхшылыкка,

Ихтибарсыз кала торганны.


Арабызда шундый кешеләр бар,

Күргән саен килә күрәсе.

Күңелләрнең шундый вакытларда,

Күккә тигән кебек түбәсе.


Әйткән сүзе сиңа якын була,

Охшаш була хәттә уйлаган.

Әйтерсеңлә син гомерлек таныш,

Андыйлардан күңел туймаган.

Моңсу чакта бер күрешү җитә,Сүз табыла – була даруда.Шуңа күрә җиңелерәк кебек,Тормыш юлларыннан баруда.

Андый кешеләдә сафлык исе,

Ихлас хисләр бары сизелә.

Күңел дәваларга килгән кебек,

Андыйлар бу җирнең йөзенә.


Язмышларның иптәшләре кебек,

Туганнарың, булган якыннар.

Хәлләреңне белер өчен килеп,

Авыр чакта, ишек шакырлар…

Еракта…

Шуный уйлар килә еллар үткәч,Балачакта нигә калмадым…Ашыгулар, тизрәк үсмәк булып,Хата булуларын анладым…Ул вакытлар, юкка үткән кебек,Бүгенгенең карап күзеннән.Хыялларга шулай биреләмдә,Көлеп куям кайчак үземнән.Зур иде шул, үсү теләкләре,Тизрәк үсеп, тизерәк өлгерү.Олы кеше булгач, имеш үсеп,Кем икәнлегеңне белдерү…Шулай язган булган, ул вакытка,Шундый булган ул чак хыяллар.Хыялларны ничек тыясыңда,Хыялларны кем соң тыя алган…Хыялларда, ашып тормышка,Балачаклар калды еракта.Кире кайту хыяллары тумый,Балаларча «үксеп елапта»…

Алданма

Белә торып ялгыш кабатлама,Ялгышма син, тырыш ялгышма…Бер тапкырдан, берни булмас диеп,Уйлама син хәттә ялгышта.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:

Полная версия книги