banner banner banner
Давыллардан алган көчем бар
Давыллардан алган көчем бар
Оценить:
 Рейтинг: 0

Давыллардан алган көчем бар

Давыллардан алган көчем бар
Кәүсәрия Фидаи кызы Шәфыйкова

Башкортстан Республикасының Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың әлеге китабына соңгы елларда язылган шигырьләре, җырлары туплап бирелде.

Кәүсәрия Шәфыйкова

Давыллардан алган көчем бар

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Шәфыйкова К, Ф., 2015

Рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире М. Д. Вазиева

* * *

Шигырьләр

Көчем бар

Давыллардан алган көчем белән

Диңгез булып ярга дулкын кагам.

Гел шауламыйм, кайчак шатлыгымнан

Гөрләвекләр булып җырлап агам.

Давыллардан алган көчем булгач,

Явызлыкны җиңү кыен түгел.

Берне генә түгел, меңне җиңдем,

Тик шунысы: яраланды күңел.

Давыллардан алган көчем барда,

Башым имим әле авырлыкка.

Һәр көнемне аллы-гөлле итим,

Миңа яшәү бирелмәгән юкка!

«Җырлаганым юк күптәннән…»

Җырлаганым юк күптәннән,

Моңсыз икән, димәгез.

Күңелемнең моңга тулы

Мең кылы бар, тимәгез.

Моң җан кебек бик тә газиз,

Түкмим аны юк-барга.

Түгелә моң дәрья булып,

Кергәч хәсрәт-утларга.

Моң түгелә, канлы яра

Әрнегәндәй йөрәктә.

Туган җирне сагынганда

Моңлы булам бигрәк тә.

Җырлаганым юк күптәннән,

Җырласам – күңелем тула.

Каурыемны моңга манып,

Шигырь язам.

Җырлагандай,

Җаныма рәхәт була.

«Хәзер кызмы, малаймы ул…»

Хәзер кызмы, малаймы ул,

Туганчы ук беләләр.

Тик белмиләр: ул сабыйлар

Бу дөньяга ниләр күреп

Яшәр өчен киләләр.

Язмышлары нинди булыр,

Кара төстә түгелме?

Бәби көткән хатыннарны