banner banner banner
Давыллардан алган көчем бар
Давыллардан алган көчем бар
Оценить:
 Рейтинг: 0

Давыллардан алган көчем бар


Күргән саен, төрле уйлар

Борчый минем күңелне.

Кот очарлык язмышлар бар,

Бар бәхеткә тулысы.

Һәр сабыйга насыйп булсын

Иде дә бит язмышларның

Таңдай якты, нурлысы.

Юк шул: берәү әрнеп елар,

Түгелер ачы яшьләр.

Берәү кайгы-хәсрәт белмәс,

Гомере шатлыклы булыр,

Рәхәттә генә яшәр.

Язмыш ул – гомер юлдашы,

Үзгәртер көч юк аны.

Хыялдагы матурлыктан

Яралсын иде дөньяга

Туачак бала җаны.

Их!..

Китмә әле

Җаным, тәнемнән аерылып

Чыгып китәр көнең җитәр.

Белеп торам: юлың сине

Мәңгелеккә алып китәр.

Шуны белмим: мәңгелектә

Ни бар икән җаннар өчен?!

Ярый ла ул, ялкын булса,

Мәхәббәттә янар өчен.

Сөю булса, яшәү анда

Мәңгелектә дәвам итәр.

Яшәү утын балкытырга,

Сөям, дигән бер сүз җитәр.

Татлы булыр сөю, аның

Чәчәкләре мәңге сулмас.

Ах, ул сөю, юк, анда да

Кичерешләр җиңел булмас.

Җаным, сине нишләтер соң

Мең газапның авырлыгы?!

Мәңгелеккә китмә әле.

Җирдә яшәгәнгә күрә,

Бар синдә җир сабырлыгы.

Көч

Давыл, син бит көчең белән

Файда китермисең бер дә.

Җимерәсең, бөтен ямьне

Кырып бетерәсең җирдә.

Мин дә көчле, җиңеп яшим

Алга килгән авырлыкны.

Әнә шулай арттырам мин

Тормыштагы матурлыкны.

Сабырлык