banner banner banner
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Лена Галимзяновна Шакирзянова

Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның 1960–1990 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.

Лена Шагыйрьҗан

Ни даулыйсың, йөрәк? Шигырьләр, поэмалар

Шагирзян Лена

(Шакирзянова Лена Галимзяновна)

Төзүчесе Илһам Ногманов

Составитель Ногуманов Ильгам Гайсович

© Татарстан китап нәшрияты, 2020

© Шагыйрьҗан Л. Г., варислар, 2020

© Ногманов И. Г., төзү, 2020

«Мөлдерәмәкүңел» китабыннан

Күңел китабы

Язасыңмы, диләр,
Нишлим,
Карышып булмый йөрәккә.
Калын томнар өчен түгел,
Язам җанга кирәккә…

Язасыңмы, диләр,
Ә мин
Укыйм гына бит аны —
Күңелдә күптән язылган
Иң газиз бер китапны…

Чигү чигәм

Киергедә минем хисләр…
Нечкә күңел – нечкә инә.
Җепләр сайлыйм,
Җепләр саплыйм,
Чигү чигәм…
Ак ефәккә бизәк иңә —
Төсләр эзлим,
Төсләр сайлыйм…
Күктән миңа
Нурлы дуга
Төрле-төрле җепләр суза…
Нинди кирәк,
Менә кызыл,
Менә яшел, сары, ал, ди,
Теләгәнең сайлап ал син,
Эзләп ал, ди, сорап ал, ди…
Кулларымда нәзек инә,
Ак ефәккә бизәк иңә…
Газап чигәм, рәхәт чигәм —
Күңелләргә чәчәк чигәм…

«Сөйләгәнең көмеш булса…»

Сөйләгәнең көмеш булса,
Тик тору алтын, диләр.
Кайчак сүзнең алтыннан да
Кыйммәтлеген белмиләр…

Сугыш беткән елны

Сугыш беткән елны туганмын мин,
Кояш җиргә балкып карагач.
Мин туышка ямьле булсын диеп,
Чәчәк атып куйган алмагач.

Менә-менә кайтып керерләр, дип
Ачык торган капка-ишеге.
Көтә-көтә көтек булып беткән
Ал чыбылдык япкан бишегем…

Кырык эшен кырга куеп торып,
Әти килгән мине алмага.
Тотып кайткан сыңар кулы белән, —
Ике куллап коча алмаган…

Бәйрәм ашы, бәбәй ашы пешереп,
Авылдашлар көтеп торганнар.
Бик кадерле булдык микән әллә
Сугыш беткән елны туганнар?..

Тәгәри китте йомгагым

Тәгәри китте йомгагым,
Күренмиме, агайлар?..
Йомгак эзләп йөгердек,
Күпме кызлар, малайлар…

Әкиятләрдән башладык
Тормыш җебен сүтәргә.