banner banner banner
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Оценить:
 Рейтинг: 0

Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок


Батырлар

Туган халкым, сине борынгыдан

Әйдәп барды күпме батырлар!

Тарихыңда мифлар пәһлеваны,

Алып батыр дигән батыр бар.

Болгарыңда булды илтәбирләр,

Урдасында күпме ханнарың!

Халкым… Халкым…

Чорлар үткән саен,

Гел яңара барды каннарың.

Казаныңда тотты хан тәхетен

Кырымчагы, нугай, казанлы…

Залим ханга син бәддога әйттең,

Изгесенә – изге азанны.

Мәҗбүр булдың дүрт гасырдан артык

Йөрәгеңне бикләп – ачмаска…

Җир-суыңа, күгеңә, һаваңа

Хуҗа иде синең ак патша…

…Һәм, ниһаять!

Илнең мәйданына

Кирәк булды яңа ИР, БАТЫР!..

Әй ирекле халкым, тик УЛ сине

Яклар…

Барлар…

Әрләр…

Юатыр!..

Тарихыңда булды күпме батыр —

Алып батыр, Камыр батырлар…

Син бүген дә кысыр халык түгел —

Зирәк улың ТИМЕР[1 - Бу шигырь Татарстан тарихында беренче тапкыр президент сайлаулары үткәрелү уңаеннан язылды һәм 1991   елның 12   июнендә «Шәһри Казан» газетасында басылып чыкты (автор искәрмәсе).] батыр бар!

Туа тора, димәк, батырлар!..

Туган илем – Татарстан

Синең тарих – минем гомер башым,

Киләчәгең – минем киләчәк.

Син күрексез булсаң – мин күрексез,

Һәм син чәчәк булсаң – мин чәчәк.

Мин дошманга синең җавап белән

Җавап бирдем – кайтты үчләрем.

Тик сүземне үлчәп сөйләдем мин –

Синең үлчәм белән үлчәдем.

Синең үсеш белән мин зур үстем,

Синең дәртең белән дәртләндем.

Канатларың белән канатландым,

Шатлыкларың белән шатландым.

Синең яшьлек белән яшәрдем мин,

Синең яшен белән яшьнәдем.

Синең көнең белән көн күргәнгә,

Синең гомер белән яшәрмен.

Син бит мине шундый көчле иттең,

Өстәп бирдең тагын изгелек.