banner banner banner
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Оценить:
 Рейтинг: 0

Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок


Юк, диделәр, аның ата-анасы да.

Бу ятимлек түгел, сабый чагыннан ук

Әверелү иде халык баласына.

Гомре кыска булыр, үләр бу, диделәр,

Колак салып синең яшьли моңлануга.

Ләкин белмәделәр, бу бит бер Апуштан

Әверелү иде халык моңнарына.

Шигырь яза һаман, йорты юк, диделәр,

Өйләнми дә шунда берәр бай кызына.

Юк, бу инде түгел шигырь язу гына,

Әверелү иде халык кайгысына.

Эшкуарлар әйтте, безгә ачу тота,

Үзе төшенмәгәч акча, чут рәтенә.

Тик бу инде шәхси ачу гына түгел,

Әверелү иде халык нәфрәтенә.

Аны җирләп кайткач, әйтүчеләр булды:

Ниһаять, бу тынды, чыкмый тавышы да…

Тик белделәр алар, бу бит үлем түгел, —

Әверелү иде халык намусына.

Дәүләт теле

Татар теле – дәүләт теле,

Дәүләте – Татар иле.

Татар теле борынгы —

Аңа төрки чагында ук

Бөек тарих орынды.

Татар теле – шигырь теле,

Мәзәк теле, җыр теле.

Илләр гизеп йөрсен ул —

Халыкара билге алган

Ундүрт телнең берсе ул!

Татар теле – татлы тел,

Ул яхшылык яклы гел.

Татар теле – дәүләт теле,

Ул шөһрәтле, шәүкәтле.

Татар теле дәүләтле!

Самоед[3 - Үзен үзе ашаучы. Төньякта яшәүче аз санлы бер халыкны руслар шушы исем белән атый.]

(Татарыма каш җыерып әйтелгән сүз)

Чулманыңда чумганым,

Иделеңне иңләвем.

Чистаеңда чистарып,

Чирмешәндә чирләвем…

Татарстан, тар җирем,

Тар күңел татар илем…

Кендек җебем син булганга,

Тик сине яклар җирем.

Татарым син, тарым син,

Кендек бавым, ярым син.

«Югым» түгел, «Барым» син,

Борынгы Болгарым син.

Болгар өчен көрәштем[4 - Татарның беренче тарихи нәфис фильмы – «Борынгы Болгарны сагыну» сценарие авторларының берсе булуыма ишарә (автор искәрмәсе).],