banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Габдулла Мухамедгарифович Тукай

Ленар Миңнемөһим улы Шәех

Китапта халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә.

Габдулла Тукай

Сайланма әсәрләр

«ҺИЧШИКСЕЗ, ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ…»

Дөньяда һәр халыкның милләт йөрәген һәм җанын аеруча дөрес, якты, көчле һәм еш кына газаплы итеп чагылдырган милли шагыйре бар. Андый каләм ияләрен бу халыкларның Галәмнең Илаһи тынлыгындагы яңгыравыклыгы дияргә мөмкин. Алар, «Без монда, һәм менә без нинди» дип, үз милләтләре исеменнән сөйлиләр кебек.

Гаҗәп, ләкин аларның нәкъ менә ялкынлы миллилеге бу шагыйрьләрнең шигъриятен аңлаешлырак итә һәм башка халыкларга якынайта. 1989 елда Идел буенда ислам динен кабул итүнең меңьеллыгын бәйрәм иткән мәлдә, Казанның Үзәк стадионында узган тәэсирле мәдәни тамашаны күпләр хәтерлидер. Бу вакытта, әле Татарстан Республикасы Россия Федерациясе кысаларында чикләнгән мөстәкыйльлеккә ирешкәнче, ун меңләгән Казан татары, бергәләшеп, күзләреннән саркып чыккан яшь аралаш, халык җыры һәм рәсми булмаган милли гимныбыз булган «Туган тел»не җырлады. 1909 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган әлеге гади һәм матур сүзләр һәр татар кешесенә бала чагыннан ук кадерле:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Әлбәттә, бу бик зур хорны берләштергән шул хисне аңлар өчен, Казан (Идел буе) татарларының авыр тарихы турында анык күзаллау булу кирәк. Шул ук вакытта милли хисләрне башка кешеләргә җиткереп тә, аңлатып та булмый, һәм моны эшләү кирәк тә түгел. Ахыр чиктә гади кеше аңлый һәм төшенә алмастай милли тойгы тирәнлекләре дә бар бит әле.

Шунысы парадоксаль, ләкин чынбарлык: милли күңелнең иң яшерен почмакларына үтеп кергән саен, ул гомумкешелек өчен уртак була бара. Шуңа күрә халыкның кайчакта башкаларга аңлатып булмый торган уникаль үзенчәлекләре, асылда, аны бар кешелек белән туганнарча берләштерә дә.

Чын мәгънәсендә бөек шагыйрьләр генә милли культураның аналарча бәйләнешләреннән галәми бердәмлекнең шул яшерен энергиясен аерып чыгарырга сәләтле. Шул ук вакытта алар туган халыкларының бар үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күрсәткән анык аерылып торган үз тавышлары белән яңгырыйлар бит. Казан татарларының классик милли шагыйре Габдулла Тукай нәкъ менә шундый каләм иясе булган.

Ул 1886 елның 26 апрелендә Россия империясе Казан губерниясенең кечкенә генә Кушлавыч авылында дөньяга килгән. Бик иртә ятим калган һәм аңа беркайда да сөенмәгәннәр, дөресен генә әйткәндә, аның барыр кешесе дә булмаган. Ул чакта шушы бичара һәм беркем дә яратмаган сабыйның Казан татарларының меңьеллык тарихында иң әһәмиятле, үлемсез шәхесенә әвереләчәген беркем дә белмәгән. Аның туган халкы һәрвакыт, юаныч һәм киңәш эзләп, шушы дөнья күләмендә аңлашылып та бетми торган һәм каралтылган тарихның шул дәрәҗәдәге аз сүзле авыр кайгысын һәм шөһрәтен туган телдә матур итеп тулысынча яктырткан шагыйрь әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шигъри юллары бәрхеткә чигелә, рамга куелып, агач авыл өйләренең дә, мәһабәт шәһәр фатирларының да диварларына эленә.

Тукай туры һәм ихлас кеше, шигъри даһи булган, шул ук мәлдә ул кыска гына гомерендә туган йортсыз һәм ялгызлыкта яшәүчеләргә хас әрнүгә дучар ителгән. Ләкин аның фаҗигале язмышында һәм поэзиясендә татар халкының иң яхшы сыйфатлары – туры сүзлелек, дөреслек, юмартлык, фидакярлек һәм намуслылык чагылыш тапкан. Җан үзәгенә үтеп керә торган шигырьләре тере, якты һәм ышандырырлык тел белән язылган, татар халкының йолдызлар астында аерымлану омтылышы һәм бөек сагыш белән өртелгән. Тукайның күп шигырьләре милли җырларга әйләнгән; ул халыкка якын яңа әдәби телне тудырган, трагик шигырьләрендә дә, озын сатирик поэмаларында да, хакыйкать көзгесендәге кебек, халыкка аның асыл табигатен һәм чын язмышын күрсәткән.

Тукай гомере – ул ялгыз даһиның фаҗигасе, чөнки аны югары бәяләүчеләр дә шагыйрь талантының глобаль зурлыгын аңламаганнар. Аның беркайчан да ниндидер кыйммәтле мал-мөлкәте, хәтта үз йорты да булмаган; ул төрле очсызлы Казан кунакханәләрендә яшәгән һәм иҗат иткән. Кыска гына гомерендә бәяләп бетергесез күләмле эш башкарып, Тукай, 27 яшен дә тутырмыйча, 1913 елның 15 апрелендә туберкулёздан вафат булган.

«Аны зур халык төркеме «хакыйкать күмелгән җиргә» озата. Казан татарларының бу кадәр хөрмәт белән башкарылган җеназаны әле күргәннәре булмый», – дип яза бер замандашы. Ә Бамберг университеты профессоры һәм Тукайның алман биографы Михаэль Фридрих аның турында: «Кечкенә генә авылдан чыккан шушы татар малае… дөньяви дәрәҗәдәге шагыйрьгә әверелгән, һәм ул бар кешелекнең мәдәни тарихының бер өлеше булып тора», – дип язган.

    Равил Бохараев
    Шагыйрь, язучы, тарихчы,
    2006 ел өчен Г. Тукай исемендәге
    Дәүләт премиясе лауреаты

ИСЕМДӘ КАЛГАННАР[1 - Автобиографиянең икенче кисәге язылмаган.]

Мөкаддимә[2 - Мөкаддимә – сүз башы.]

Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды.

Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрге тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык гына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.

Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны[3 - Сәтырларны – юлларны.] язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә[4 - Рисалә – кечкенә китапчык.] итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде[5 - Мәгъкуль күрелде – урынлы дип табылды.].

    Г. Тукаев
    29 нчы сентябрь, 1909 нчы сәнә

I

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә[6 - Карьясендә – авылында.] Мөхәммәтгалим исемле мулланың углы булып, 14–15

яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга[7 - Хәтме көтеб кыйлырга – укып тәмам итәргә.] гадәттә ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.

Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.

Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.

Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер[8 - Тәрке дөнья итмештер – дөнья куйган, үлгән.].

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам[9 - Нам – исемле.] карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне[10 - Вакъты сабавәтемне – сабый вакытымны.] күргән карчык вә хатыннар мөрәббия[11 - Мөрәббия – тәрбияче (хатын-кыз).] карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.

Җөмләдән берсе:

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең «Кадалмас әле, килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

Ул карчык үлгән инде; Аллаһ аңар рәхмәт итсен.

Мин бу карчыкта торган мөддәттә[12 - Мөддәттә – вакыт эчендә.] анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән.

Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдән[13 - Дәкыйкаләрдән – минутлардан.] миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы[14 - Бер нәүгы шөгур – бертөрле сизенү.], нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә.