banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)


Боларның берсе таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.

Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең, күреш», – дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым. Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән.

Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.

Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган, монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.

Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.

Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда җөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк[27 - Җамаяк – төрле зурлыктагы тирән савыт, кәнди.] бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.

Алар, әбәттән (көндезге аштан) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.

Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш дә килмидер иде.

Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үземезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!

Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» – дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле җөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» – авырып кайтканын белдем.

Ул көнне өйдәгеләр берсе дә йокламый үткәрделәр. Мин генә, бик йокым килгәч, тыштагы арбага чыгып йокладым.

Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма: «Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» – дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам – каршымда әни тора иде.

Бу, билгеле, миңа да гади хәбәр түгел, – йокы тәмле булса да, сикереп тордым.

Шул көнне Сабира апаны җирләделәр. Аны җирләп берничә көн үткәч, әнинең әтигә: «Менә «үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр» шул инде ул; мөгаен, шуның шомлыгыннан булды инде бу!» – дип сөйләгәнен ишеткәли башладым.

Андин соң кайчакларда әнинең җә кушкан җомышын тыңламасам, җә җиренә җиткерми эшләсәм, шул сүзне әйткәли торган иде.

Әти белән без бик-бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде. Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, казакиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән углының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды.

Шунда әни:

– Мин үз углымның төсе итеп саклаган киемнәрне кешегә бирер хәлем юк, – дип, бик озак тарткалашты.

Ахырда әти:

– Җә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип, әллә аны шыр ялангач йөртерсеңме? – дип, киемнәрне көчләп диярлек миңа алып киертте.

III

Шулай итеп, урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте.

Бу бәрәңге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугры килмәде: мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.

Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем.

Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.

Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.

(«Моны ни өчен яздың?» – диярләр. Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым.)

Бара торгач, бакча эшләре дә бетте.

Беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.

Таң атты; кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.

Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында, минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богъдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.

Әни иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык.

Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, пи, ти, си, җымыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.

Шул рәвешчә, «әлеп, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарты» да тоттырдылар.

Бу «Иман шарты»ның иҗеге белән сүрәсе[28 - Хәрефләрне иҗекләп һәм аңлатмалары белән өйрәнү.] миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарты» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.

Фәкать, «Иман шарты»н бетерүгә гыйлавә[29 - Гыйлавә – өстәмә.] уларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе[30 - Бәгъзе – кайбер.] шаян кызларның «Кәлимәтен тайибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…» дигән сүзләрен ишеттем.

Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым һәм, шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.

IV

Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып карала башладылар.

Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.

Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк дә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, кәнфит, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.

Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.

Ул көнне чәй эчтемме, юкмы – анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә, үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.

Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары, ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.

Бер яккан Сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситсы кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар исә, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек.

Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы, хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды.

Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.