banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)


Болар арасында җегетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:

Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак перәннек
Кызыктыра кызларны.

Атлар да чабышты, малайлар да җөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, Сабан туе да бетте.

Исемдә юк инде, бу Сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә яздым. Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.

Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.

Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә – эш белән үтте.

Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки[31 - Шөйлә ки – менә шулай.] мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.

Җитмәсә тагы, теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» – дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.

V

Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.

Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.

Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.

Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.

Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулдан киләләр иде.

Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.

Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге[32 - Шәриге – мәдрәсәдәге сабакташы.] йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.

Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.

Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугры килде.

Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны[33 - Тәхаттырларны – үткәннәрне искә төшерүне.] берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.

Саҗидә апай, чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.

Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.

Бервакыт көз көне өйләдән соң әти белән әни ындырда иде, мин җан тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.

Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә, миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» – диде.

Мин: «Ындырда», – дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», – дигәч, мин, тиз генә ындырга җөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра», – дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.

Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына нидәндер мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.

Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» – дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», – диде.

Бу сүздән әти, бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» – дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады: «Мин – Кушлавыч кешесе. Бу бала – авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр[34 - Бихәбәр – хәбәрсез.] идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».

Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте: «Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3–4 ел ашатып торыйк та, хәзер, эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?» – кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.

Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» – дип куйгалый иде.

Мөсафир Бәдретдин абзый: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», – дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар.

Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде; ахры, кеше баласы безгә булмас, Аллаһ сакласын, әллә ниләр күрербез», – дип үкереп җылап да җибәрде.

Озакламый, җил басылганнан соң да бераз дулкынланып торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды.

Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп дә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар.

Әти-әни, бичаралар, һәр икесе егълаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.

Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», – дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек.

Минем китү мәсьәләм бөтенләе ярты сәгать диярлек аз вакытта хәл ителгәнгә, авылдагы иптәшләр вә таныш-белешләр илә күрешә алмадым. Алар гафил калдылар[35 - Гафил калдылар – белмичә калдылар.].

Без юлга чыккач, күп дә үтми кич булып, караңгы төшә башлады.

Юлда Өчиле карьясенә бабайларга төштек. Анда чәй эчтек.

Бу гаиләнең һәммәсе мин күргәндәгечә бергә торалар, фәкать Саҗидә апай гына кияүгә киткән иде.

Чәй эчкәч, әллә нинди Югары Аты, Түбән Аты, Урта Аты авылларыны үтеп, төн урталарында үземнең туган авылым Кушлавычка барып кердек.

Юлда килә-килә, мин арбада шактый ватылган булырга кирәк, Бәдри абзыйның өенә кергәч тә, эреп йокладым.

Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлея кеби нәрсәләрдән башка нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.

Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле бер хатыны, Камалетдин исемле 14–15 яшьлек бер углы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.

Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.

Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл[36 - Мөкәммәл – тәмам җитәрлек.] диярлек иде.

Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богъдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.

Тагы Камалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.