banner banner banner
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Оценить:
 Рейтинг: 0

Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!


Синсез…

Таңнар да ата икән…
синсез…
кояш та бата икән…
синсез…
йолдыз да калка икән…
синсез…
гөлләр дә үсә икән…
синсез…
җилләр дә исә икән…
синсез…
тик…
таңнары
никтер төссез…
гөлләре моңлы,
иссез…
йолдызлар сүрән,
хиссез…
кояш нурлары
көчсез…
синсез…

«Чистай маружные»

Чәчәкләр дә бүләк итәләр,
Дусларым да хөрмәт итәләр,
Тормыш сукмагымда юк хәтта
Дошман куйган кара киртәләр…
«Нәрсә кирәк инде тагын?» – дим,
Бигрәк хисчән шул мин, самими…
Нидер җитми һаман күңелгә,
Бик елыйсым килә бүген дә…
Чәшке туным тора эленеп,
Әллә кайдан күзгә күренеп.
Йөрим һәрчак Казан урамында,
Затлы киемнәргә төренеп.
Көннәр уза төнгә үрелеп,
Язлар җиткән саен йөрәк кенә,
йөрәк менә…
тора сүрелеп…

«Син бәхетле! – диләр танышлар да, –
Калмадың бит тормыш төбендә,
Әнә ничек якты йолдыз кебек
Балкыйсың син тормыш күгендә…»
Тик… нинди көч соңгы арада
тынгы бирми минем күңелгә?..
Нәрсә эзлим? Кая ашкынам соң
Төнге уникенче яртыда?
Тукта!
Яшьлегемне эзлим түгелме соң,
Авылымда, ындыр артында?
Кайтып булса әгәр үткәнемә –
Машинамны бүген сатып,
Чәшке тунны салып атып,
Киез итек киеп,
Пәлтә элеп,
Карамыйча җилгә-буранга,
Йөгереп чыгар идем урамга,
Тик шул чакта кемдер пышылдый:
«…Яшьлегең бит инде юк анда…»

Ә бит минем бары бер генә көн
Килә балачакта каласым,
Таш кибеттә озын чират торып,
«Чистай маружные»н аласым…
Берәр сәгать кенә булса да
Торыр идем капка төбендә…
Яшьлегемне эзләп, сезнең янга
Кайтып барыш әле бүген дә…

«Беләм…»

Беләм…
Аерылмас иртәгәм дә
Кичәгемнән, бүгеннән…
Шатлык булып тулышам да
Ачу булып түгеләм.
Әллә тормыш үпкәләде…
Әллә үзем?
Тырышсам-тырмашсам да,
Була алмыйм түзем…

Икебез дә бик үпкәле…
Озаккамы, күпкәме?

«Җир күтәрә икән ничек сине…»

Җир күтәрә икән ничек сине,
Уйлаганың – мәкер, явызлык…
Табылырмы берәү чирканмыйча
Кигертергә сиңа авызлык?

Салып ыргыт, сине таныйлар бит,
Төренсәң дә кат-кат битлеккә.
Абынам да бер утырып үксим,
Ничек түзим синең этлеккә…