banner banner banner
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Оценить:
 Рейтинг: 0

Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!

Ни гаебем? Ихлас йөрәк бит ул!
Нигә һаман аны көчлисең?
Дошманыңа түгел, дусларыңа,
Язмышыңа хәтта үчле син…

Ни гаебе садә күңелемнең?
Рәнҗемим дә… түзәм… тыелам…
Син явыздан өстен Аллаһым бар,
Ярдәм итәр, Аңа сыенам…

«Яраткандыр димә…»

Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Авыр чагым иде… сыендым…
Серләремне килде бүлешәсем,
Туктап калдым никтер, тыелдым.
(Аңламассың кебек тоелды…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Ярдәм көтеп бары төбәлдем.
Игътибарлы булдың, үзеңә тиң
Биеклеккә мине күтәрдең.
(Түбән төшердең дип үртәлдем…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Мөлдерәмә идем… түгелдем…
(Тулган чагы иде күңелнең.)

Көчсезлектә мине гаепләмә,
Кайтып кара –
Мин чынлыкта
Ул кадәр үк елак түгелмен!

«Аңламыйм, дисең, сине…»

Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
юлыма чыгып кара.
Күрәсеңме, бәхет белән
Бик ерак минем ара!
Бер генә тапкыр көзләргә
ялгызың кереп кара!
Сары яфрак сагышлары
җаныма ничек сара!..
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
йөрәкне ачып кара…
Тол хатынның күңелендә
Сулкылдый күпме яра!

Инде алай да аңламасаң…
«Әти!» дияргә тилмергән
Балам күзенә кара…

Исәнме!

– Исәнме, бу бит син!
– Исәнме, әйе, мин!
(«Юл чатында еллар аша килеп
басып торабыз… өн бу, өн!»)
– Ә син үзгәрмәгән… шул ук күзләр…
– Олыгайдык… җыерчыклы йөзләр…
(«Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр».)
– Ничек икән анда без утырткан пар каен?
– Яшьләр җыела бугай, язлар җиткән саен.
(«Ничек булсын? Төнге күкне уйла,
нишләр иде, югалтса аен?»)
– Ә мин онытмадым… Исәр дисеңме?
– Әниең ничек? Хәле? Исәнме?
(«Әллә мине оныткандыр дисеңме?
Улым йөртә синең исемне».)
– Аерыласым килми…
җибәрәсе килми кулың…
– Сау бул! Бәхеткә төренсен үтәсе юлың.
(«Сизмәдең шул…
гомер буе сине көтәм…
Раббым, очраштырмасаң иде бүтән…»)

Әлегә…

Син биектә!
Әлегә…
(Теләмисең хәлләремә керергә.)
Чиксез бит ул тормыш үре…
(Һәркемгә дә ачык түгел аның түре.)
Көләсеңдер:
«Сиңа әле үсәсе дә…
үсәсе…»
Тик онытма! Барыбер
Кире җиргә төшәсе…
Җиңел булмас төшүләр,
Кычкырырсың:
«Ярдәм итегезче, кешеләр!»
Ишетмәсләр…
үз итмәсләр…
(Дөнья тулы синең ишеләр.)