banner banner banner
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Оценить:
 Рейтинг: 0

Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!

Ә мин…
Этә-төртә аларны,
Алларына узармын…
Кулларымны сузармын…
Ә хәзергә…
Теләмисең хәтта күрергә…
Биектә шул син…
Әлегә…

Юрарга да куркам

Төшкә кердең бүген:
имеш,
пар чиләкләр белән коедан
су аласың.
Йөзең балкый таң нурында –
елмаясың.
Күзләреңдә чагыла икән
Ай шәүләсе…
Тамчылар йөгерешә…
тамчыларның шаян хәйләсе.
Мөлдерәмә парлы чиләк
безнеке ул –
сөю тирмәсе.
Уянып киттем сискәнеп…
өзелде… көтмәгәндә…
кое сиртмәсе…

Кичерәсеңме?

Кичерәсеңме?
Авыр чакта сыенганда
Аңламаганым өчен…
Моңнар салгач күңелемә,
Тыңламаганым өчен…
Чәчкә сипкәч юлларыма,
Тукталмаганым өчен…
Йолдыз сонгач учларыма,
Сокланмаганым өчен…
Ышанычың-өметләрең
Акламаганым өчен…
Керсез хисләрең күңелдә
Сакламаганым өчен…
Беттеме инде көчең?
Кичер инде… зинһар, сине
Яратмаганым өчен…
Нигә яратмаганымны
Аңлатмаганым өчен…

«Оныт… – дисең…»

«Оныт… – дисең, –
Вакыт үтәр,
Барысын да вакыт дәвалар…»
(Тагын бер кат әчеттереп куйды
төзәлергә торган яралар…)
Күзләремне каплыйм…
Садә җаным яклыйм:
«Күтәр башың,
Ышанычлы калкан-горурлык!
Көчең бар бит
Ялган хискә каршы торырлык!
Аңла:
Кирәк түгел
Бу тәкәббер затның
тайгак сукмагында аунарга!
Синең үз тормышың!
Ашкын өскә, ашкын
Җанны алгысыткан тауларга!»

Оныт… дисең…
Вакыт – дәва, имеш,
Дәвалар…
Менә синең затсыз тәкәбберлек
тагын кемнән
тагын ниләр икән дәгъвалар?

«Җан әрнеткеч сүзләр аттың…»

Җан әрнеткеч сүзләр аттың…
Күңелемнең
ал күзлеген ваттың…
Аңламадың…
Аклыкка төренгән хыялыйны
санламадың…
Син теләгәнчә…
җирдә мин хәзер.
(Кимсетелгән җан кызганыч,
түгел бит әзер.)
Ярашыр ул…
җайлашыр…
аңа да
табылыр урын…
Тик син генә,
әгәр булдыралсаң,
таплама көчсез җанның
үтәсе юлын…
каплама аңа төшкән
соңгы кыйпылчык нурын…