banner banner banner
Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Оценить:
 Рейтинг: 0

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы


2009–2010 елларда «Җыен» нәшрияты М. Госманов редакциясендә Һ. Атласиның «Сайланма әсәрләр»ен ике томда нәшер итте [5;6]. Аларның беренче җилдендә укучыларга «Себер тарихы», «Сөенбикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре тәкъдим ителә. Икенче томы, нигездә, Һ. Атласиның публицистик язмаларын, хатларын, «Тарихе табигый» хезмәтен, шактый тулы библиографик мәгълүматларны үз эченә ала.

Һ. Атласиның кабатланмас шәхесе, тарихи хезмәтләре, милләтпәрвәр эшчәнлеге соңгы дәвер иҗат әһелләренең дә игътибар үзәгендә. Ф. Бәйрәмованың «Соңгы туранчы» дип исемләнгән фәнни-популяр документаль-тарихи әсәрендә (Казан : Аяз, 2016. –136 б.) бу олуг затның күпкырлы, фидакяр эш-гамәлләре, рухи көч-куәте, иман-ышанычы шактый тулы гәүдәләндерелә. Шагыйрь һәм прозаик Р. Әхтәмов, Һ. Атласига багышлап, хәтта махсус сонет та яза. Анда мондый юллар да бар:

…От бед житейских ты не знал покоя,
Над головой кружило вороньё.
Но непреклонный, как волна прибоя,
Ты исполнял призвание своё.

Автор үз героен «отважный дух», «учёный, создатель, эрудит» дип атый һәм шигырен түбәндәге юллар белән төгәлли:

…О Атласи! Труды твои с любовью
Потомство благодарно сохранит [7:236].

Мәгълүм булганча, Һ. Атласи гомеренең шактый өлеше Бөгелмә төбәге белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бөгелмәлеләр аны аеруча якын, үз итә. Биредә 90 нчы еллардан башлап бөек мәгърифәтчегә багышланган төрле чаралар (конференцияләр, кичәләр) уздырылып тора, басма материаллар дөнья күрә. «Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды» (аның рәисе – инде өч дистә елдан артык Бөгелмә төбәгенең милли, мәгърифәти, мәдәни тормышының үзәгендә кайнаучы, төп оештыручысы Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова) ел саен күренекле милләтпәрвәрләргә «Мәгърифәтче» мактаулы исеме һәм Һ. Атласи премиясе биреп килә. Бу мактаулы дәрәҗәләргә М. Госманов, Р. Фәхретдинов, Г. Даутов, И. Таһиров, Р. Вәлиев, Р. Батулла, А. Хәлим, Ф. Бәйрәмова һәм кайбер башка билгеле галим-әдипләр лаек булды. Әлеге исемлеккә 2017 елда без фәкыйрегезнең дә өстәлүен мин шәхсән зур канәгатьләнү белән кабул иттем[3 - Бөгелмәлеләр Хатыйп аганы зурладыКүренекле тарихчы, мөгаллим, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе (II Дәүләт Думасы депутаты…), төрмә-сөрген газапларын күпләп кичергән, ахыр чиктә шәхес культы сәясәтенең корбаны булган Һади Атласиның (1876–1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу төбәктәге милләттәшләребез аны аеруча якын күрәләр, бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып торалар, аның тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә игелекле гамәлләр кылалар. Үткән 8 апрель, мәсәлән, Бөгелмәдә чын мәгънәсендә Һ. Атласи көне, бәйрәме булды. Шәһәрнең татар гимназиясендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучылары, мөгаллимнәре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан махсус конференция уздырылды. Көннең икенче яртысында Бөгелмәдәге Татар мәдәният йортының зур залында бик тә җылы, мәгънәле кичә булды. Бу чараларда Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов катнашты һәм чыгышлар ясады. Аңа «Милли мәгърифәтне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакярлеге өчен» Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан «Мәгърифәтче» һәм Һади Атласи премиясе дипломы тапшырылды. Кичәдәге чыгышларда һәм «Бөгелмә авазы» гәҗитенең (7. 04. 2017) махсус сәхифәсендә Х. Миңнегуловның гыйльми, мәгърифәти эшчәнлеге югары бәяләнде.Ләйсән Бәдретдинова, филология фәннәре кандидатыВатаным Татарстан. – 2017. – 29 апрель].

Бөгелмәдә 1994 елдан бирле татар гимназиясе эшли. Һ. Атласи исемен йөрткән бу уку йортында аңа багышланган музей да бар. 2004 елдан Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә эшли. Журналист, чын милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт инициативасы белән оештырылган бу мәгърифәти-мәдәни учакта олуг галим эшчәнлегенә һәм, гомумән, татар яшәешенә мөнәсәбәтле күпсанлы, гаҗәеп кызыклы мәгълүматлар тупланган [8].

* * *

Һади Атласи эшчәнлегендә башка халыклар, бигрәк тә төрки кавемнәр турында факт-мәгълүматлар да шактый. Аның тарихи хезмәтләре урыс, төрек һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек.

ӘДӘБИЯТ

1. Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык / фән. мөх. М. Госманов; төз.-авт.: Р. Миңнуллин, А. Мөхәммәтдинова, И. Һадиев. – Казан : Җыен, 2007. – 400 б.

2. Миңнегулов Х. Без – «бер Ана-йортның балалары» (Татарстанда Төркиядәге милләттәшләребезне өйрәнүнең торышы (Курат һ. б.) // Иҗади гамәлле шәхесләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 139–156 б.

3. Prof Akdes Himet Kurat. Kazan türklerinin Taninmiş tarihçi вe milliyetçilerinden Hadi Atlaz // Kazan. – 1975. – № 16. – 1–6 s.

4. Мекемтас Мырзахметулы. Тайны русификации казахов. – Алматы : «Каpзuгүрт» басnасы, 2015. – 344 с.

5. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз. : И. Гыймадиев, Л. Гобәйдуллин, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан : Җыен, 2010. – 2 т. – 352 б.

6. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз.: И. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан : Җыен, 2009. – 1 т. – 560 б.

7. Ахтямов Р. Сонеты. – Казань, 2014. – 297 с.

8. Һади Атласи исемендәге музей-китапханә йорты : Альбом. – «Татнефть» типографиясе, 2007. – 23 б.

    2017

I. 6. Исхакый һәм Тукай

Бу ике мәшһүр зат – меңьеллык тарихы, меңәрләгән әдипләре булган татар әдәбиятының, мөгаен, иң күренекле вәкилләредер. Мәгълүм ки, сүз сәнгатенең төп вазифасы – халыкка хезмәт итү, адәм балаларын рухи һәм инсани яктан тәрбияләү, үстерү. Һәм Исхакый, һәм Тукай – әдәбиятның бу бөек бурычын тирәнтен аңлап эш итүнең, милләт бәхете өчен гомер буе көрәшүнең иң күркәм, иң җанлы мисаллары.

…Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын…

«Үз-үземә» шигыреннән алынган бу юллар – һәр ике каләм әһеленең иҗат, яшәеш шигаре.

XIX йөзнең соңгы чирегендә дөньяга килгән Исхакый һәм Тукай – боларның һәр икесе дә авылдан (берсе – Чистай төбәгеннән, икенчесе – Казан артыннан), мулла гаиләсеннән; һәр икесе дә татар мәдрәсәсендә белем ала. Урысча укып йөрүләре дә мәгълүм. Аларны тәрбияләүдә авыл гына түгел, шәһәр дә зур роль уйный. Һәм Исхакый, һәм Тукай татар вакытлы матбугатының тууында һәм үсүендә турыдан-туры актив катнаша; алар – «коеп куйган саф» әдип, шагыйрь генә түгел, ялкынлы публицист, тәнкыйтьче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Бу мөхтәрәм шәхесләрнең һәр икесе дә, татарның телен, рухи байлыгын, моңын, тарихын камил белү өстенә, төрки, Шәрык, урыс әдәбиятларыннан, госманлы, урыс телләре аша Аурупа сүз сәнгатеннән дә яхшы хәбәрдар.

Исхакый һәм Тукай – табигать тарафыннан бирелгән көчле әдәби сәләт, олуг талант ияләре. Алар яшәгән чор, милли чынбарлык, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар бу шәхесләрне шәкелләштерә, үстерә, иҗатка этәрә һәм илһамландыра. ХХ йөз башы «татар әдәбиятының алтын чоры» дип әйтелә икән, биредә, әлбәттә, без иң беренче чиратта шушы ике бөек затка бурычлы.

Исхакый һәм Тукай яшәешендә, үзара охшашлыклар, уртаклыклар булу белән беррәттән, шактый гына аермалыклар да бар. «Инкыйраз…» авторы ата-аналы, чагыштырмача мул тормышлы гаиләдә туып үсә, дөньяның рәхәтен дә, михнәтен дә (төрмә-сөргеннәрне генә искә төшерик) күп күрә; бик аз вакытка гына булса да гаилә дә корып ала; кызы Сәгадәт аңа олыгаймыш көннәрендә чит-ят туфракларда бер рухи таяныч була; 1917 елгы инкыйлабларның, илдәшләр арасындагы көрәшләрнең үзәгендә кайный, Беренче һәм Икенче дөнья сугышларын башыннан кичерә; мөһаҗир сыйфатында җиһанның күп кенә мәмләкәтләрендә яши, төрле вакыйгаларында катнаша. Бу бөек һәм тынгысыз зат җитмеш җиденче яшендә якты дөньядан китеп бара. Кабере дә чит илдә – Төркиядә. Тукай исә, гәрчә олуг каләмдәшеннән сигез ел соңрак туса да, Исхакый гомеренең өчтән берен генә диярлеген (егерме җиде елын) яши. Әмма аның шушы чирек гасырлык гомере дә ятимлек, кулдан-кулга йөрү, ачлы-туклы яшәү, авыру, гаиләви ялгызлык, йортсызлык михнәтләре һәм мәшәкатьләре белән шыплап тутырылган. Шундый шартларда милли-иҗтимагый, мәдәни-мәгърифәти тормышның үзәгендә кайнау, 5–6 томны тәшкил иткән үлемсез әсәрләр тудыру – үзе гаять зур батырлык һәм фидакярлек, әйтергә яраса, феноменаль күренеш. Исхакыйдан аермалы буларак, Тукай, нигездә, Идел-йортта, туган ватанында яши һәм үзе мактаган да, тәнкыйтьләгән дә Казан каласында мәңгелеккә җирләнә дә.

Сорау туа: әгәр дә Тукай сәламәт булып, озаграк яшәсә, нинди язмышка дучар булыр иде икән? Турылыгы, мәсләки ныклыгы, кыюлыгы, «Инкыйраз…» авторына охшаш холкы, көчле милләтпәрвәрлеге белән ул да, мөгаен, Исхакый юлы белән мөһаҗирлеккә китәр иде. Илдә калган очракта да, яңа шартларга ярашырга теләмичә, шәхес культының тәүге корбаннарыннан берсе булыр иде.

Ә соң бу ике бөек шәхеснең үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсе турында күзаллаулары ничек булган? Һәм Тукай, һәм Исхакый ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни, әдәби тормышның үзәгендә кайнаганнар, андагы яңа әсәрләрне, китапларны, каләм әһелләрен белеп барганнар. (Исхакый хәтта сөргенгә җибәрелгәч тә, Казан, Уфа, Оренбург милли, рухи тормышыннан хәбәрдар була.) Тукай 1907 елда Казанга килүенең беренче көннәрендә үк Исхакыйны күрергә тели. С. Рәмиевкә: «Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде?» – дип өзелеп әйтеп тә куя. Әмма инде Исхакый шушы көннәрдә генә Архангель губернасына сөрелгән була. [1:80]

«Инкыйраз…» һәм «Шүрәле» авторлары, гәрчә шәхсән бер генә мәртәбә очрашмасалар да, бер-берсенең иҗатларын белеп яшиләр. Бу хакта аларның мирасларында шактый гына факт-мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Тукай үзенең «Мөридләр каберстанындан бер аваз» шигырендә (1906) болай дип яза:

…Дәрсе гыйбрәт вирде безә «Инкыйраз» нам (исемле. – Х. М.) бер әсәр;
Аһ, боны язган кеше инсан икәндер белмәдем…

Күрәсез: яшь шагыйрь өлкән каләмдәшенең әсәрен югары бәяли, аны «гыйбрәт сабагы» дип атый; ә инде аның авторын хәтта мифлаштыра. Тукайның «Казанга кайтыш» (1912), «Тегеннән – шуннан» (1912), «1912 елның… хисабы» (1913) һәм кайбер башка язмаларында да Исхакый һәм аның аерым әсәрләре уңай яктан телгә алына. Үзенең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясендә (1911) әдип иҗатыннан кайбер үрнәкләр дә бирә.

Бөек шагыйрьнең бөек әдипкә багышлап язылган махсус шигырьләре дә бар. Шуларның берсе – 1907 елда иҗат ителгән «Кем ул?». Җиде икеюллык строфадан торган бу шигырьдә Исхакыйның милли яшәешебездә башкарган олуг эш-гамәлләре, тоткан урыны бәян ителә:

…Караңгыда идек, аттырды «Таң»ны кем?
Безне бер көлдергән, бер еглаткан кем?

Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?
Вә бер дә «Инкыйраз»ын аңдыран кем?
(Узган көннәребезне уйлаткан кем?
Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?)

Тукай өчен Исхакый – «милләтне күтәрүче», аңа «тел бирүче», «исемен яңгыратучы» да, «дошманнарыбызны күрсәтүче» һәм «милләтне шатландыручы» да, «бөтен зәхмәт»-авырлыкны үзенә алучы да. Гадәттә, бу шигырьнең исемен, андагы һәрбер юлны сорау билгесе белән басалар. Әмма ул – гадәти сөаль генә түгел, ә икърарны, раслау-горурлыкны эченә алган сорау да.

Тукай үзенең үлеменә егерме өч көн кала иҗат иткән «Мөхәрриргә» шигырен (1913) турыдан-туры Исхакыйга мөрәҗәгать итеп яза. Ул сөргеннән азат ителгән бөек әдипне лаеклы каршылау уңае белән иҗат ителгән. Әмма рәсми хакимият Исхакыйның Казанга кайтуын тыя.

Кыйтга жанрында язылган «Мөхәрриргә» шигыре «Инкыйраз…» авторына олуг хөрмәт, аны зурлау хисләре белән сугарылган. Тукай Исхакыйны милләтнең юлбашчысы («чубаны»), гаделлекне, хаклыкны торгызучы рәвешендә бәяли, аны сагынуын, аның ватанга кайтуын бөтен барлыгы белән тели.

…Кайт әле монда, ватанга, кайт әле, саргайтмәле!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия.

Син булмаган алты елда, ди шагыйрь, «җанлы тормыш… бетте», «шанлырак бер эш тә булмады», «көтү аерылышып» бетте…

Тукайның соңгы шигырьләреннән берсе «Даһига» дип атала. Аның тәүге һәм ахыргы строфалары болай яңгырый:

Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын…

…Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул!