– Абзыкай, әй, абзыкай, мин сездән күлмәк төймәләрен каптырырга сораган идем, сез аларны чишеп барасыз түгелме?
Ләйләнең тавышы да тамагына юкә балы утырган кешенеке кебек карлыгыбрак, дөресе, күкрәктән, егетнең кулы тирәсеннән чыккандай тоела. Икесенә дә отыры рәхәт иде. Кызык инде, нибары ике ай элек дөньяда яшәүләреннән дә хәбәрдар булмаган кешеләр янәшә атлап киләләр дә, туктап, беренче күргәндәй, озак итеп бер-берсенә, мишәрең әйтмешли, багып торалар. Ике арада сузылган наз җебе күрешмичә торганда да йөрәкләренә яшәү дәрте биреп тора.
– Китап укыганда да, синең йөзең күз алдымда, ачык битнең сул ягында хәрефләр бии, уң ягында син елмаеп басып торасың, Морад. Аэропортның көтү залындагы кебек.
Шул мизгелдә кызның күзләрендә шаян ут чаткылары бии. Тик Морад кызның катлаулы эчке халәтен аңлап бетерми. Кирәге дә юк. Алар бер-берсен күптәннән белгәннәр, тик очрашу сәгате генә кичектерелә килгән. Моннан соң Алла юк, булса да, вак-төяк, артык шәхси хәлләргә юнәлеш биреп торырга җитешми дип әйтеп кара!
Бөтен барлыгын онытып сөешкән мизгелләрдә дә Ләйләнең күзләреннән моңсулык сөремен юып төшерә алмаган ике сәбәп бар иде. Аң төпкелен туктаусыз тырнап, борчып торган серне Морадка да чишеп булмый шул. Киләчәкләре өчен нәкъ аңа белдермәү хәерле. Һәрхәлдә, туй узганчы. Берсе – баскетболистның дәгъваларыннан котылу, китергән зарарын сиздермәү, үзеннән биздерү булса, икенчесе – яраткан әтисенең төпченүеннән, әхлакый киңәшләреннән файдалы гына арыну иде. Алёша Мәскәүдән кайтып төшкәннең икенче көнендә үк шалтыратып, «мин бик ашыгыч рәвештә башка шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдым, кесә телефонымны өйдә онытып киткәнмен, зинһар, гафу ит, сине югалту куркынычы янагач, төн йокыларым качты, мәхәббәтемнең Урал тауларына тиң олылыгын аңладым, бүген безнең уенны карарга килегез, соңыннан иң затлы ресторанга алып барырга риза» дип, сөйгәнен очрашуга чакырган сандугач кебек сайраса да, аның поезды тукталышны узып киткән иде. Күңелен башка ялкын биләгән кыз, спортчының гомуми сүзләрен колагы яныннан уздырып, дәгъвачыга бернинди өмет калдырмыйча, кискен итеп җавап бирде:
– Яратуың чын булса, мин моңа, әлбәттә, шикләнәм, миңа артык шалтыратма, Алёша. Үтенеп сорыйм. Үзеңә кирәген минем киләчәк турында уйламыйча талап алдың. Яшьлек хатам өчен гомерем буенча күз яшьләрем белән түләргә туры килмәгәе. Сборларга йөрүеңне, буең белән алдавыңны дәвам ит!
Тыелган алманы татып караган баскетболчы соңгы тапкыр булса да очрашып, сөйләшеп утыруны кат-кат сорады, әзерләп куйган зиннәтле бүләкләре белән дә кызыктырып карады. Өйләнергә теләге барлыгы турында кат-кат тәкрарлагач та, кызның чакма ташы сыман каты торуын күргәч, соңгы чараны – коткыны эшкә җикте:
– Синең яңа егетең турында мәгълүматым бар. Аның хатын-кызның башын әйләндерү тәҗрибәсе зур икән. Уйлап кара: аны утыз яшенә җиткәнче өйләнмичә яисә кыз-кыркынны таптамыйча яшәгән дип уйлыйсыңмы? Шуның өстенә ул иске, шалтыр-шолтыр йөри торган тугызлы машинадан башканы күрмәгән хәерче аспирант.
Олы спорт даирәсендә кайнаучыларның рухи дөньялары сай, акчага береккәнлеген, мактанудан тәм табуларын, үзләрен әллә кемгә куярга маһирлыкларын белгән Ләйлә озын егетнең авызын япты:
– Мин аның тормыш маҗараларын яхшы беләм. Һәммәсен бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде. – Шунда ук үз ялганыннан кызарып китеп. – Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тиздән гөрләтеп туй уздырачакбыз, – диде.
3Морадның үзенә җитди мөнәсәбәтен, киләчәген бәйләргә җыенуын, акылыннан бигрәк хисси тоемы белән ачыклагач, Ләйлә әтисе белән сөйләшергә, киңәшергә булды. Шуңа инанганчы әтисенең чакырулы карашын сизмәмешкә салышып йөрде.
– Әти, без Морад белән бик якынаеп киләбез. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый бара.
Бөдрәлеген саклаган аксыл-җирән чәчле, зәңгәр төс йөгергән соры күзле, уртача буйлы, җитез хәрәкәтенә караганда, яшьлегендә йә йөгерешче, йә биюче булганлыгы сизелеп торган әти кеше, олы залдагы күн тышлы диванга җайлап утырып, янында басып торган кызының учын йөнтәс кулына алып:
– Әйбәт булган, кызым. Хуплыйм. Юкса, Ләйләмнең дә кәҗә бәтие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып йөрер көннәре үтеп, үз учагын ягып җибәрер сәгате узып китмәсен дип борчылып йөри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз өлгерә, момент бозыла.
Ләйлә әтисенең сүзләреннән юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, таң атканчы күрешергә ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсенә тартышып куйдылар.
– Юкка хафаланасың, әти, һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар. Әллә миннән туйдыгызмы, бу кыздан тизрәк котыласы иде дигәнрәк хыял белән янып-көеп яшисезме? – диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.
– Ничек инде сезнең язмышыгыз, киләчәгегез өчен без борчылмыйча яшик ди. Балаңны бөтен өметеңне баглап үстер дә, аның иртәгесе көне турында уйлама, имеш. Бигрәк тә кыз баладан аерылу авыр икән. Кадерлеңне бөтенләй белмәгән чит-ят кеше кулына тоттырып, кош баласын очырган кебек, ояңнан чыгарып җибәр әле. Хәлемнән килсә, үзегез риза булсагыз, газизләремне гел янымда гына тотар идем дә, балалар тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйлар шул, – дип, Сахип әфәнде ихластан көрсенеп алды.
Әтисен бераз кызганып куйса да, кәефе хуш Ләйлә югары дәрәҗәдәге гәпләшеп утыруны янәдән шаянрак эзгә төшерү ягын каерды:
– Мине яныгызда тотасыгыз килсә, ике як та хупларлык вариант тәкъдим итәм.
– Нинди?
– Өйләнешкәч, Морадны монда алып кайтырмын. Өенә чакырганы булмаса да, сөйләвенә караганда, аның бер бүлмәле фатиры безнең Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш.
– Кая яшәү мәсьәләсен әтиең исән-имин чакта хәл итәр. Урамда калдырмам. Безнең янда, оҗмахта яшәргә теләмәсәгез, әниеңне килен итеп төшергән хрущёвкабызны да саклап тотам.
– Дөнья барышы шуңа җайланган инде, – диде Ләйлә, җитдиләнеп. – Ата күңеле – балада, бала күңеле – далада дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер, – дип өстәде, кайчандыр ишеткән мәкальне бераз үзгәртеп.
Әти кеше бу фикерне ошатмады, кызының шаяртуын да кабул итмәде.
– Бу – тәрбиясез, ата-ана мәхәббәтен күрмәгән, бәяләп җиткермәгән балалар турында әйтелгән мәкаль. Син аны башыңнан чыгарып ташла, – дип, килде-китте сөйләшүне хупламаганын күрсәтү йөзеннән булса кирәк, урыныннан торып йөренеп алды. Атасының холкын яхшы белгән Ләйлә ялгышмады. «Озаклап сөйләшеп, теңкәгә тия торган вәгазь укырга җыена бугай», – дип уйлап куйды.
– Кызым, тормыш юлыңда нинди генә кыенлыклар, бәхетле, ничек диләр әле шагыйрь иптәшләр, мизгелләр булмасын, синең өчен таяныч, якты маяк төсле әти-әниең торса, аларга яхшы мөнәсәбәтең күңел тынычлыгы алып килер. Кешеләрне нәрсә якынлаштыра? – Сахип, галәм серләрен ул гына белгән кешедәй, имән бармагын алтатар көпшәседәй өскә күтәрде. – Кан уртаклыгы, кызым. Шул гына кешеләрне бәйләп, җепкә тезеп тота. Ни өчен гаиләләр еш таркала? Аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый. Ә мәхәббәт дигән әкәм-төкәм мәңгелек булмый, утка эләккән коры йомычка кебек, тиз көлгә әйләнә.
Сахип әфәнде яраткан мәүзугына кереп киткәч, туганлык мөнәсәбәтләре турында туйганчы, озаклап фәлсәфә сатты. Ләйлә әүвәл аны кызыксынган булып, мәктәптән «икеле» алып кайткан укучы бала кебек бирелеп тыңлады. Күңеленә кызыклы бер фикер килгәч, урындыгында боргалана, бит очларына чокырчыклар чыгарып елмая ук башлады. Билгеле нәрсәләр хакында шулай озак һәм эчпошыргыч итеп сөйләүчене кая тыңлаганы бар соң аның? Шуны исенә төшерү күңел шәрифләрен күтәреп җибәрде. Бөек Толстой каләменнән төшкән Каренин шулай нотык тотарга, акыл сатарга, өйрәтергә яраткан ич. «Анна Каренина» романын укыган иде, күптән түгел фильмын да карады. Күрәсең, уңышсыз мәхәббәте белән беррәттән, Анна, карт иренең вәгазьләреннән туеп, поезд астына сикергәндер. Каренин ролен уйнаучы артистның фамилиясен хәтерләмәсә дә, артык тигез, төссез сөйләве белән аның нәкъ әтисенә охшап торганын тәгаен хәтерли. Аның нотыкчыны бүлдереп, янәдән уйнаклап, шаяртып аласы килде. Ләйлә аякларын марилар биюендәге шикелле тыпырдатып алды да:
– Уртак бала кан йөрешен үзгәртеп, кешеләрне якынлаштырмыймы? Мәхәббәт вакыт узгач сүнсә дә, рухи якынлык, уртак мәшәкатьләр, зәвыклар, ахыр чиктә истәлекләр кала бит.
Кызының үзен бүлдерүен, сүзләрен җитди кабул итмәвен Сахипның диванда боргаланып утыруыннан, күзләрен каплый язырдай салыныбрак төшкән аксыл кашларының калтыранып алуыннан сизде тыңлаучы. Әти кеше баланың аң төпкелендә яткан борылышларны да тоеп ала шул. Сахип та сүз елгасын башкага борып җибәрү кирәклеген сизде.
– Шатланып бетә алмыйм, Ләйләм.
– Нигә диик инде, әтием?
– Балаларым икесе дә кыз булды.
– Аның ни аермасы бар? Ир бала да бала, кызы да бала.
– Юк шул. Кызлар, бердән, ягымлы, иркә булып үсәләр, үзләрен тудырып үстергән, канат куйган әти-әниләрен ташламыйлар. Ә егетләрне хатыннары алып китә дә вәссәлам, бигрәк тә тормышы җайлы буразнага төшсә, аларга ата-ана да, әби-бабай да кирәкми. Юньсезләре пенсия көнне «хәл белергә» килеп җитәләр.
Сөйләшүнең яңарак юнәлешен иярләгән Сахип, аталар белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында рус, татар әдәбиятларыннан мисаллар китерә-китерә, кызын тәмам алҗытты.
Ләйләнең пырдымсызланып, сәгатенә карап-карап алуы буенча каядыр ашыгуын сизеп, Сахип (яшьләр, акыллы фикерләрне акыл сату дип ялгыш бәяләп, өлкәннәрне тыңларга яратмыйлар шул) төп фикерен кызының колагына иңдереп калырга ашыкты:
– Егетең сиңа тәкъдим ясадымы соң әле?
– Үзем «миңа өйлән» дип әйтермен, яме, – диде Ләйлә, иреннәрен сузып.
Кызының ирониясен кабул итмәгән ата кеше:
– Гадәттә, кушылу, гаилә кору турындагы фикер әүвәл ирләрдән чыга. Хатын-кыз әле бераз уйланыбрак торырга, бу сүзне күптән көтеп яшәгәнен сиздермәскә тиеш, – диде.
– Мин аңа «әтинең тиз арада кияүле буласы килә, сузма» дип әйтермен.
– Мин синең белән олы башым белән киләчәк тормышың, язмышың турында сүз алып барам. Гел уенга борып утырасың. «Тормыш – ул театр» дип раслаучылар булса да, сәхнәдә озак яшәп булмый. Спектакль беткәч, артистлар да өйләренә таралышалар. Минем, кызым, сиңа бик зур үтенечем бар: син безнең борынгы, ерактан, ханнар заманыннан килгән Габбасов фамилиябезне сакларга тиешсең. Аның юл башында атаклы муллалар, зыялылар торган. Ул безнең горурлыгыбыз, рухи мирасыбыз. Улыбыз булмагач, нәсел дәвамчысы буларак син каласың. Үзең беләсең: минем энекәшнең хатыны – башка милләт кешесе. Аның балалары соңрак фамилиябезне үзгәртеп, бозып бетерәчәкләр. Котдус Кутузовка, Әклим Климовка, Нуретдин Нардинга әйләнгән шикелле аны да берәр Габисовка яисә Абисовскийга үзгәртәчәкләр. Апаң Регина, мине тыңламыйча, иренең фамилиясенә күчте, ә гаилә бәхетле булмады.
Апасының ире белән аерылышуында әтисенең дә катнашы барын яхшы белүе өстенә үҗәтлеге дә берничә кешегә җитәрлек Ләйлә мондый тәкъдим белән килешергә ашыкмады.
– Габбасова булып калып кына мин бәхетле булырмынмы? Гаиләмне сакларга ярдәм итәрме бу фамилия?
Сахип Миндрахманович мәсьәләгә киңрәк карашы белән кызының шиген, шөбһәсен таратырга булды:
– Үзең күреп торасың, шул фамилия белән мин нинди уңышларга ирештем. Әүвәл нәсел фамилиягә хезмәт итә. Соңыннан фамилия барчасына югарыга үрмәләргә булыша. Син университетның иң престижный факультетын тәмамлап киләсең. Укырга кергәндә, берничә балл җитмәсә дә, фамилиябез артында торган кешеләрнең абруе мәсьәләне уңай якка хәл итте дә куйды.
Ләйләнең әгәр дә энең олы түрәләрнең күзенә чалынып, турылыклы хезмәте белән өскә күтәрелә алмаса, сине үз артыннан сөйрәп бармаса, һаман да техникумда информатика укытып, вак-төяк сәүдә белән шөгыльләнеп көнеңне күрер идең дип ярып салырга теле кычытса да, кызыл рубинлы алка, «Мәрәкә» ширкәтеннән бизәнү әйберләре алу өчен акча сорыйсы исенә төшкәч, үзгәрәк четерекле сөаль бирү белән чикләнергә булды:
– Ни өчен әнием үз фамилиясендә калмады? Теләмәдеме, әллә синең тәти фамилияңә кызыктымы?
Туры җавап бирәсе урынга, Сахип Миндрахман улы покосны киңрәк алдырырга булды:
– Әниең чибәр, чая ханым. Мишәрләргә хас гадәтләрнең күбесен үзенә сеңдергән. Тоткан җиреннән өзмичә җибәрмәс. Менә мине дә бик тиз загска алып китте, мин аңгы-миңге йөргән арада, апаңны, сине табып, үзенә гомерлеккә әсирлеккә төшерде. Тик үзенә әйтә күрмә: әниең – чабаталы нәсел баласы. Аның кыз фамилиясе Гыйздуллина иде. Хикмәт озынлыкта гына да түгел. Аның туры бабасы Гыйздулла исемле була. Яңа ясалган, тарихы кичә генә башланган фамилиянең кай җиренә ябышып ятасың? Борынгы фамилияләрен саклап калу өчен, бик күп буын бабаларың зур көч куйганнар, көрәшкәннәр дип уйлыйм. Басып алучыларга нәсел җебен югалткан манкортларны буйсындырып тоту җиңелрәк булгандыр.
Ләйләгә дә фамилияләре борынгы, серле һәм күп мәгънәле тоела. Баш бирмәс б хәрефләренең янәшә килүе, а ның эчке рифма ясавы үзе ни тора. Татар теле дәресләрендә Әлфия апасы сингармонизм кануннарын тикмәгә генә өйрәтмәгәндер. Тик бу гамәлне тормышка ашыруда урыстан иңсә дә, үзебезнеке булып киткән ну теркәгече тырпаеп, эчне пошырып тора. Бу хакта Морад белән ничек сүзне башларга? Ул – укыган кеше, бәлки, вакланып та тормас, үзеңә кара дип, фикерен тәгаенләп әйтмәве дә бар. Яһүдиләрдә генә бит ул нәсел башында аналар тора, диләр. Ә татар-төркиләрдә хатынның ир фамилиясенә күчүе бәхәс тудырмый торган хакыйкать санала.
Кичә Ләйлә киңчә битеннән, бәрәңге борыныннан, чем-кара күзләреннән, эре сөякле гәүдәсеннән кыпчак нәселе икәнлеге күренеп торган Фәрдәния Газиз кызы Нигъмәтуллинаның, рус егетенә кияүгә чыгып, Иванова фамилиясен алуы турында зәңгәр экраннан горурланып сөйләвен тыңлап, милләттәше өчен оялып утырган иде. Бәс, шулай булгач, ни өчен Ләйлә иренең фамилиясенә күчмәскә тиеш? Дөрес, Морад үз фамилиясен яратып бетерми. Сәлимуллин, имеш. Тел төртелерлек авазы да юк. Артың белән бозлавыктан шуып барган кебек кенә. Бәлки, булачак ирем үзе безнең фамилияне алыр. Габбасовлар булып, кулга-кул тотынышып, Муса Җәлил һәйкәле яныннан узсак, ничек күңелле булыр иде. Юк, ошбу тәкъдимне әйтергә кыюлыгым табылса да, Морад риза булмас. Мәскәүдә яисә башка рус шәһәрендә кунакханәгә урнашканда, фамилиямне дөрес яздыра алмыйча интеккәнем шактый булды дип көлә-көлә сөйләгәне хәтердә. «Саломуллин» дип язалар йә икенче л ны санламыйча төшереп калдыралар. Төрки дөньяда Сәлим киң таралган исем, төрекләрнең атаклы солтаны Сәлим исемен йөрткән. Ул да, абзаң шикелле үк, алдынгы карашлы булган, яраткан хатынын менә болай күтәреп алып, беләгендә үти-үти иттереп йөрткән дип язганнар бер югалган китапта ди-ди тәмләп теленә салынганы хәтердә. Морадның Ләйләне кулына күтәреп алып, баскетболист шикелле үк булдыра алмаса да, шактый әйләндерүе күңелдә.
Әтисенең җавап көткәне кызның келт итеп, чеметтереп исенә төште.
– Әти, мин фамилиябезне сакларга тырышып карармын. Бу мәсьәләгә Морадның мөнәсәбәте ничек булыр бит әле. Нәсел тамгасын саклыйм дип, иремне югалтуга бармаячакмын.
Сахип Миндрахмановичның күңелен бимазалап торган ачыклыйсы сөальләре бетмәгән икән әле.
– Әти-әниләре кем диик инде булачак киявебезнең? Кайларда яшиләр?
– Кайсыдыр район үзәгендә көн итәләр, икесе дә мәктәп укытучылары, белүемчә.
– Шкраблар дисеңме? Совет чорында аларны шулай дип кенә йөртәләр иде. Школьные работники була инде. Укытучы минем өчен – буш моралистның синонимы. Ул үзеннән торган нәрсәләрне булдыра, хәл итә алган кешедәй күп сөйли, сорамасаң да, киңәшен бирә. Кыскасы, буш куык…
Тырнаклары алсу төскә буялган кулын җавапка әзер укучы кебек өскә күтәреп, Ләйлә янәдән атасын бүлдерергә җөрьәт итте:
– Иптәш Габбасов, беренчедән, үзегез дә хезмәт юлыгызны мәктәптә булмаса да, укытучы буларак башладыгыз, икенчедән, «иң әдәпле, тәртипле балалар укытучылар гаиләсендә тәрбияләнәләр» дип сөйләгәнегез хәтердә.
Сахип әфәнде, кызының аңлатмасын колак яныннан гына уздырып, үз дугасын бөгүне дәвам итте:
– Синең нинди нәселдә туып үскән былбыл баласы, бик кадерле кыз икәнеңне беләме соң егетең?
Ләйлә, тавышына мыскыллау төсмере чыгарып:
– Безнең кул җитмәслек бөеклек, галилек, илаһилык, кызыңның кул тидерергә ярамаслык дәрәҗәдә асыл зат, иркә булуы турында Морадның үзенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирерсең. Бик беләсең килсә, ярты елдан артык очрашкан арада нәрсә турында гына сөйләшмәдек, тик сезнең кем булуыгыз, фатирларыгыз турында бер генә тапкыр булса да, юри генә дә кызыксынмады. Барысын да аңлау өчен аңа безнең йортны күрү дә җиткәндер. Ул сезнең банктагы акчаларыгызга өйләнергә җыенмый. Аңа мин генә кирәк. Таләпләре зур түгел, тик ул горур, мөстәкыйль егет.
Сахип Миндрахманович кызын бөтенләй аңламас булды. Каян иңгән аңа шундый усаллык, бөтен изгелегебезне сызып ташлап, булачак ирен хәзер үк бездән өстен куеп маташа түгелме? Шулай да бик онытылып китмәсен, аңа тормыш асылын, кемнең кем икәнен аңлата башларга вакыттыр.
– Кызым, ирең буйлы, чибәр, укыган булса да, аның матди хәле, хезмәт урыны буенча синнән түбәнрәк дәрәҗәдә торуы лазем (төрекләргә кара май сатып баеп алган әтисе шуларның сүзләрен кыстырып җибәрергә ярата иде), шундый гаиләләр ныграк була.
Әтисенең үзләрен мактауда, нәселләрен күтәреп куюда чама хисен югалтуын яхшы белгән Ләйлә «әйе, дөрес сөйлисең» дип, башын селкеп, үз уйларына чумып, оеп утыра бирде. Кызының үзен игътибар белән тыңламавын сизгән Сахип әфәнде, сүз җиленең борылышын үзгәртеп, Ләйләне тормышчанрак сораулар белән китереп кысарга, йөзенә, бөтен гәүдәсенә бик борчылучан кеше кәсафәтен чыгарып, кызыктыргыч җим ташларга булды.
– Кызым, киләчәктә мәшһүр рус язучысы исемен йөрткән урамдагы фатирыбызда пропискасыз гына яшәрсез. Син бездә язылган килеш калырсың, ул – үзендә. Туй бүләгемнең берсе, иң мөһиме, сәяхәтләр оештыру ширкәте булыр. Хуҗасы булып үзем калам, син җитәкче-башкаручы, ирең урынбасарың вазифаларын үтәр. Хәерче аспирантка анысы да зур бүләк инде, аңласа.
Ләйлә, атасына төртмәле караш ташлап, кабартма иреннәрен бөрештерде.
– Синең вәгъдәләреңне, күңелең булсын дип, игътибар белән тыңладым. Минем тормыш иптәшемнән икенче чүпрәк Габделбар үрергә җыенуыңны аңламыйм да, гафу итә дә алмыйм. Минем Морад турында сөйләгәннәремне җитдигә алмадың бугай. Ул – тәкәббер түгел, әмма горур кеше. Ачка үлсә дә, вокзалда яшәсә дә, беркайчан кемнеңдер табанын яламаячак. Аны мыскыллап, таптап яшәү турындагы хыялыңны корыт!
Кызы файдасына гел дөрес сөйләвенә шикләнмәгән Миндрахман абзый улын Ләйләнең ихластан очынып әйткән сүзләре дә, йөзен каралткан канәгатьсезлеге дә туктата алмады. Яшь әле, берни аңламый, рәхмәтен соңрак, авызы пешкәч әйтер, янәсе.
– Фикеремә ачыклык керткәч, бу карарымның дөреслеген аңларсың. Сүз булачак киявебезне кимсетү турында бармый. Сез эшләячәк агентлык, нигездә, Алжир, Швейцария, Канаданың Квебек провинциясе кебек француз телле илләр, Франциянең үзе белән эш йөртә. Аңлавымча, аспирантың Наполеон телен ни билмис. Без аңа бу карарыбызны беләсеңме кайчан… – Нотыкчы хәйләкәр итеп сул күзен кысып алды. – Туйдан соң башы авырткан мәлдә генә әйтербез. «Француз теле курсларына йөреп алгач, сине исполнительный директор итеп куярбыз» дип шомартырбыз. Вәгъдә бирү урман кисү түгел.
Әтисенең сүзләре бер колагыннан кереп, икенчесеннән шарлавыктан аккан судай чыга торды. Ул Морадның начальнигы булырга тиеш ди түгелме. Кызык. Арысланга хуҗа итеп безнең Томанны куйган шикелле. Ләйләсен бу көннәрдә нәрсә борчыганны белсә, атасы сафсата базарында көнбагыш сатып утырмас иде. Кызының җанын агач корты кебек билгесезлек тырнап утыруын, иренә иң зур бүләге, күчтәнәче булырдай шифасын саклый алмаганын белсә, башкачарак сайрар, эч пошырып, тыңкышланып, баш катырып утырмас иде кадерле әтисе.
Утыз яшенә тикле муенына камыт кидертмәгән Морад күпне күргәндер, ятак тормышы серләреннән дә хәбәрдардыр. Әгәренки, ул ата көнчеләр кебек тавыш чыгарып, бергә яшәмәс борын аерылышырга теләсә, нихәл итәрсең. Әтинең байлыгы, безгә бирәсе иске фатиры гына коткарып кала алмас шул.
– Әдәбият «дөньяның барышы белән мәхәббәт идарә итә» дип раслый. Ишетүемчә, Иван Грозный Казанга һөҗүм белән килгәндә, төрек солтаны татарларга ярдәмгә җыенгач, яраткан хатыны – хохлушка Оксана, аны үгетләп, сорап, ялынып, ярдәмгә җибәрмәгән. Мәхәббәт син әйткән кан кардәшлек теориясеннән өстен булып чыга түгелме?
Миндрахман улын ышанычыннан чигерә торган көч юк иде бугай.
– ХХI гасыр, кызым, мәхәббәт, бурыч, намус, әхлак дип балавыз сыгып утыра торганга охшамый. Исәп-хисап, хәрәмләү, алдау, шомарту, акча, байлык заманасы килә. Яңа гасыр бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүчеләр кулына күчеп бара. Мәхәббәт дигәнең, инглиз галимнәре раславынча, биш елдан дилбегәсен йомшарта, иртәнге томан кебек эри. Кешеләрне бер-берсе белән бәйләп тотардай нәрсә кала? Кланнарны, төркемнәрне тудыручы кан кардәшлеге төп көч булып алга чыга. Хәзерге көндә, нәнәм, кияүгә чыгарга уйласаң, як-ягыңа каранып, төрле ягын уйлап хәл итәргә, солдат портянкасы юып яшәү көненә калмаска тиешсең.
Әтисенең озынга киткән нотыгыннан туя башлаган кызы, пырдымсызланып:
– Морадны күздә тотсаң, ул хәрби түгел, ә аспирант.
Фикерен артык берьяклы аңлау белән ризалашмавын сиздереп, Сахип Миндрахманович аскы иренен тешләре астына куеп алды. Шул алымын, эшендә ярдәмчеләренә шелтә белдерәсе килгәндә, уңышлы куллана иде ул.
– Аспирантның тишек оегы солдат портянкасыннан күпкә аерылмый торгандыр дип уйлыйм.
Шунда ук, бүләк өләшкәндәй, йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Бусы – аппарат уеннарына оста түрәләрнең яраткан алымы иде.
Әтисен бүлдереп, чыгып китү турындагы хыялын сизенгәндәй, күктән ялынып сораганны җирдән биргәндәй, шул мизгелдә Ләйләнең кесә телефоны шалтырый. Морад булуына бер кәррә дә шикләнмәгән Ләйлә, күрше бүлмәгә йөгереп чыгып, телефон төймәсенә басты. Мәгәр шалтыратучы каһәр суккан мунча пәрие, телеграф баганасы баскетболист булып чыкты. Көтмәгәндә эләккән тәмле пирог белән сыйлануын дәвам иттерәсе килүне яшерми.
– Сөекле Ләйләм, бик сагындым үзеңне. Зинһарлап сорыйм, соңгы тапкыр булса да очрашып алыйк инде. Һәр көнне сине төшемдә күрәм, уянып китсәм, Ләйләм янымда юк.
Йа Ходам, ни өчен мине шулай үткәнем эзәрлекли икән, заманында үзен биергә чакыргач, йөзен чөеп, баш тарткан Артур дигән кыланчыгы һич уйламаганда урамда очраткач, «карале, син ничек матураеп, тулыланып (элек шыр сөяк идең диюе булгандыр), чын мадонна булып киткәнсең, әйдә бер күрешик» дип бәйләнде. Шәриктәшләре аның өйләнеп, хәзер хатыны белән аерылышып йөрүе турында җиткергәннәр иде. Анысыннан «теге вакытта кочакланышып биегәнебез әле дә, үткән елгы яшенле яңгыр кебек хәтердә, сөеклең янына кайт» дип котылган кебек булган иде. Тик анысына гомуми сүзләр белән ләчтит саткан арада телефон номерын бирүе соңрак өстәмә мәшәкать тудырды. Менә бу чучкасы тагын дип уфтануга, әтисе өйрәткән сүзләр келт итеп исенә төште.
– Мине яраткан булсаң, зинһар, элеккеге мәхәббәтебез хакына артык борчыма. Кияүгә чыгам дип, хәзерге рус телендә, аңларлык итеп әйттем ләбаса. Яшьлек чәчәгемне өзеп, болай да онытыла алмаслык явызлык кылдың инде.
4Сахипҗанының кызы белән сөйләшүен, яшәргә өйрәтүен ачык ишектән тыңлап торса да, мондый бәхәсләрне мәгънәсез вакыт уздыруга, кирәген тормыш үзе әйтеп тора дип санаган Халидә ханым Ләйләнең кесә телефонын тотып башка бүлмәгә чыгуын күрүгә, үзенең кичектермәслек санаган тәкъдиме белән сүз алды:
– Карале, атасы, син яраткан бер кырые китек көзгене теге вакытта өске катка менгереп куярга кушкан идем. Әллә төзәтергә илтеп бирикме дип киңәшмәкче идем.
– Кызыбызның киләчәге ачыкланган, шул хакта кызып-кызып сөйләшкән вакытта китек көзгең белән эч пошырып йөрисең. Хатын-кыз мөһим мәсьәлә белән вак-төякне аера белми шул. Фәлсәфи караш җитешми. Кстати, көзгене ватып, зур хата эшләгәнсез. Кайсыгызның кулы кычыткандыр. Аның пыяласы ифрат калын, аны чүкеч йә балта белән генә махсус ватып булырлык иде.
Кызының нәкъ шул мизгелдә бүлмәгә очып килеп керүен күрми калган Халидә:
– Ләйлә аны ялгыш ватып төшерде, – диде.
Шунда ук Ләйләнең биредә икәнлеген шәйләп, сүзен борыбрак җибәрергә тырышты. Ифрат җайсыз килеп чыкты.
– Ул болай да чатнаган, кителеп төшәргә генә тора иде, – дигән ачыкламышы, гөнаһ кылган кешенең урынсыз аклануы кебек кенә яңгырый. Китек көзге турында сүз куерту әзер камырга чүпрә өстәгән кебек була. Әйтерсең лә Ләйләнең өстенә чиләге белән салкын су койдылар, тигез, матур тешләре бер-берсенә бәрелеп, бөтен тәнен бизгәк тоткандай калтырата башлады.
Тагын шул китек көзге – аның бәхетсезлегенең мәңгелек юлдашы. Көзгене ватуга алып килгән вакыйга, яман төш шикелле, хәтер күзәнәкләрен уятып, болай да һәрдаим борчып тора. Ләйлә, үз-үзен белештермичә диярлек:
– Һаман китек көзге. Башка сөйләшер нәрсәгез юкмы әллә? – дип, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кычкырды да, тәненә ут капкандай, иң ышанычлы дусты Томан янына йөгереп чыгып китте.
Әти-әнисе бер-берсенә карашып, тораташтай катып калдылар. Халидә, белгәнен сөйләүне кирәк тапмыйча, аш-су бүлмәсенә юл алды. Шул чорда башыннан узган, яшьлеге белән күпертеп бәяләгән вакыйга, кино кадрлары кебек, Ләйләнең күз алдына килеп басты.
Кем өчендер әһәмиятсез күренгән бу хәл Ләйләнең үзенә һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә карашын үзгәртте дә куйды. Бу көннән соң күпме кызыклы, аянычлы, маҗаралы хәлләр яшь кызның башыннан узды. Ә тегесе… Киләчәк тормышына күрәзәлек иткәндәй, һаман зиһенен борчып тора. Урта мәктәпне тәмамлауга багышланган чыгарылыш кичәсендә булды бу бөтен халәтен баштанаяк әйләндереп куйган хурлыклы вакыйга. Барысы да олуг бәйрәмнәренә иң затлы киемнәрен, күбесе әти-әниләре әле генә юнәткән яңаларын киеп, яңа чапкан печән исе килеп торган битләренә иннек-кершәнне кызганмыйча яккан, хушбуйны мул итеп сипкән кызлар, гыйнвар кары кебек ак күлмәкләрен галстуклар белән бизәп куйган арысландай егетләр очлы башлы туфлиләре белән бик эре генә ялтыравык паркетта сикерә-чүгәли бииләр. Һавада шатлык, өмет, киләчәккә ышаныч рухы – барысы бергә укмашкан. Бәйрәмне алып баручы хатын-кызлар вальсы игълан итүгә, дөнья бизәкләре, башкалар минекен чакырырга өлгермәсен дигәндәй, күзләре төшеп, бер ишесе якын итеп, яратышып йөргәннәре бер почмактарак төркем булып, бер ишесе утырып, күбесе басып торган егетләр ягына ашыктылар. Диңгез дулкыннары кебек бер күтәрелеп, бер төшеп һаваны ерып барган күкрәкләр арасында Ләйлә Габбасова да бар иде. Күптәннән читтән күз атып, ошатып йөргән күрше сыйныфта укучы Артурны биюгә чакырып, үзенә мөнәсәбәтен ачыклау иде нияте. Кара костюм, ак күлмәк кигән, әтәч койрыгы кебек чуар галстук таккан озын буйлы, үзен югары бәяләве, тәкәбберлеге алсу чыраена язылган егетнең каршына килеп басып, җыйнак гәүдәсен алгарак иеп, Ләйлә үзенең теләген белдерде. Теге җүнсез, банкир томшыгы, үз каршысына килеп баскан гүзәл затны күрүгә сикереп торып, чакыручының кулын алып, биючеләргә кушылды дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Кызга күз кырые белән карап, сул аягы өстенә атландырып куйган уңын селкетмичә дә, «я вальс не танцую и не люблю» җөмләсен генә нечкә иреннәре арасыннан кысып чыгарды. Һәм вәссәлам. Аның уенча, егетнең бу кыланышы бик эффектлы килеп чыкты, Ләйләнең гомер агышына утлы күсәк белән тондыргандай сабак булды.