Сүзләрнең әйтелеш рәвешеннән, яңгырашыннан Ләйлә йөрәге, тән күзәнәкләре белән «мин сине яратмыйм» дигән мәгънә чыгарды. Беренче мәхәббәте булырга тиешле егет аны боз базына ташлады, аның хисләрен аяк астына салып таптады. Үзенә сиздермичә генә, артыннан күзәтеп, башкалар белән сөйләшеп торганда, күзләре талганчы карап, төшләрендә саташып, сөйләшеп, җиңелчә генә сөеп яшәгән кешесе, идеалы аны ничек мыскыл итте. Хурлыгы, гарьлеге ни тора. Биюгә чакыруының җирлеге дә бар иде кебек. Бервакыт яныннан узып барганда, Артур аңа елмаеп карагандай тоелган иде. Шуңа нигезләнеп, ул миңа битараф түгел бугай, ачыклыйсы, аңлашасы булыр дип, Ләйлә беренче адымны ясарга җөрьәт итте. Артурның иреннәрен көлемсерәгәндәй җәюе мыскыллау, нинди ике аяклы бөҗәк буталып йөри минем тирәмдә диюе булган икән. Ул ахмак шуны да аңламаган.
Сыйныфташларының берәрсе аның мәсхәрәгә юлыгуын күреп калган булса – эш харап, җир тишегендә качып та котылып кала алмассың. Ул, үзеннән өстәп, «Ләйлә Габбасова Артурга ялынып, ялварып биергә чакырды», тегесе «мин сине яратмыйм, син минем зәвыкта түгел, артык мине борчымавыңны сорыйм» дип, күзенә карап мыскыллады диебрәк хәбәр таратып, сөйләп йөриячәк. «Бу серне сиңа гына чишәм, башка берәүгә дә әйтә күрмә» җөмләсе, Ләйләнең үзенә килеп җиткәнче өстәлеп, болганып, бер ишесен шатландырып, телдән-телгә күчеп йөриячәк. Ләйләгә мәңгелек сабак биргән бу хәл ярый әле урта мәктәпне тәмамлаучыларның иң соңгы кичәсендә булды. Әти-әнисе мактаганга, туган апасы Регина «син гүзәл, бар җирең урынында, бал-майсыз кабып йотарлык» дип, авыз суларын корытып сайраганга ышанып, үзен чибәрләр рәтенә кертеп, бик нык ялгышкан булып чыкты. Ул бүгенгә чаклы тормыштан аерылган хыялый дөньяда яшәгән икән. Өлгергәнлек аттестаты бирелгән көндә иң төгәл, дөрес бәясен алды. Үзенең ямьсез, шыксыз үрдәк баласы икәнлеген, ниһаять, бер кеше аңлатып бирде.
Башка бер кичәдә Артурның бик нәзакәтле итеп вальс әйләнүен күргән Ләйлә, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, хәтта күзәтеп йөргән укытучылары белән дә саубуллашмыйча, залдан җәядән ычкынган ук кебек атылып чыгып китеп, өйләренә ничек, нәрсә белән кайтып җитүен дә хәтерләми. «Я вальс не танцую» җөмләсе төрле мәгънәви эчтәлек, аһәң белән җан канатларын көйдереп, колагын зыңгылдатып торды. Йортта каршысына томырылып килеп чыккан Томанның дусларча койрык болгавына да игътибар итмичә, өйгә атылып керүгә, киемнәр элгече янына кадаклап куелган көзге каршында торган артлы урындыкка лып итеп утырып, үз чагылышына кадалды. Көзгедән почык борынлы, кыска буйлы, көнбагыш чәчәге кебек сары чәчле, сытык чырайлы, күзләре туңдырылган балыкныкы шикелле тонган бер ят кызчык Ләйләне «шул кирәк сиңа» дип үртәп тора. Челтәрле көмеш боҗра белән каймалап алынган, каршысында сәгатьләр буе утырып ыспайланырга, бизәнергә яраткан пыяладан тискәре дулкын килеп торгандай тоелды үзен үзе күралмаган кызга. Көзге аны юри шулай томсыз итеп мыскыллап күрсәтә түгелме? Үзен үзе хәтерләмичә диярлек, аягындагы нечкә, озын үкчәле туфлиен алып, бар көчен, бөтен үчен, гарьлеген салып, көзгенең өске өлешенә китереп тондырды. Сугуны көтеп кенә торгандай, көзгенең уң як чите кителеп төште.
Пыяла тавышын ишеткән әнисе Халидә йөгереп килеп җитте.
– Ләйләм, нәрсә булды?
– Көзгенең бер чите убылып төште. Көзге ватылу бәхетсезлеккә, диләр бит.
– Анысына исең китмәсен. Әтиең аны урнаштырганда ук аз гына чатнаган иде ул, – дип алдашты әнисе, кызның эчке сызлануын битеннән укып.
Әнисе килеп башыннан сыйпагач, Ләйлә елап җибәрде.
– Әни, мин – шыксыз, бәхетсез кыз.
– Кем әйтте аны, кызым? Син – бик ягымлы, мөлаем бала. Минем кызыма «син ямьсез» дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәс.
– Менә берәүнең теле бик шәп әйләнде шул. Яңагыма китереп тондырган булса, җиңелрәк кичерер идем. Ә ул ничек мыскыл итте.
– Кем сине шулай рәнҗетте?
– Барыбер түгелмени? Әти-әнигә үз баласыннан матур кеше юк. Керпе дә үз баласын йомшагым дип иркәли дигәнеңне оныттыңмы әллә? Ә миңа ошатып йөргән, беренче мәхәббәтем булырга тиешле кешем шуны өздереп, бәбәгемә карап әйтте.
– Кызларга «син ямьсез» дип әйтергә теле әйләнгән егет кеше түгел инде ул.
Әнисе кызын рәнҗеткән адәмне хурлык тактасына кадаклап куярлык усал сүз таба алмагач, кулын гына селкеде. Сүзне башкага күчерергә теләп:
– Бу көзге коттеджга күчкәч алган беренче җиһазыбыз иде. Аны әтиең һәр иртән шуннан синең төз, матур аякларыңны күрәсем килә дип алды. Тарихи көзгебез әрәм булган!
Әнисенең ихлас сүзләре Ләйләгә җитә калды:
– Сиңа көзге жәл. Ә минем – фаҗига. Беренче мәхәббәтем үз урыныма төртеп күрсәтте. Өлгергәнлек аттестатын алгач, эшкә керермен дә тагын да зуррак көзге сатып алып бирермен. Әти белән икәүләп матур аякларыңны карап утырырсыз.
– Син нәрсә сөйлисең, Ләйлә? Бу хәтле явызлык каян килгән сиңа? Кемгә охшагансың икән син?!
– Берегезгә дә охшамаганмын. Изге Мәрьям баласы Гайсә кебек җилдән яралмаганмын. Төз, озын аякларыңны миннән кызгангансың. Сыйракларым, чәчләрем, тән, бит төсләрем тач әтинеке инде. Күзләрем генә әбинеке.
– Телең нәстә туглаганны аңлыйсыңмы син, кызым? Син – мәхәббәт җимешебез. Хәзер синең кебек җыйнак гәүдәле, аксыл чәчле, мөлаем кызлар модада. Ялтыравык чибәрләрне бәхет әйләнеп уза. Аларны каен җиләге кебек өзеп кенә кабалар, кәндигә дә җыеп тормыйлар. Үзеңә тиңеңне табуыңда һич шигем юк. Бу синең әле мәхәббәт түгел, тәти уенчыкка кызыгуың гына. Сине рәнҗеткән Артур көнләшерлек итеп яшәргә тиешсең. Бәлки, ул егет, чыннан да, вальсны бии белми, яратмый торгандыр. Хәзерге яшьләрнең күбесе зыр-зыр әйләнергә иренә.
– Мин аның вальс биегәнен күргәнем бар.
– Бәлки, ботинкасы аягын кыскандыр, галстугы җайсыз бәйләнгәндер. Тормышта төрлесе була. Син аның сүзләренә әллә нинди мәгънәләр салып, үзеңне бимазалап йөрисең, – дип, ана кызын тынычландырганчы сөйләде. Ана белән кыз беренче тапкыр олыларча сөйләшүдән арып, диванга утырып, икесе дә елап җибәрделәр. Кыз әнисенең тезләренә башын куйды. Халидә Ләйләнең чәчләрен бармаклары белән сыйпый-сыйпый: «Бусы да өлгереп җитте, олы бала – олы проблема», – дип уйланып утырды.
– Кызым, «мин – ямьсез, китек көзге – бәхетсезлек билгесе» дип кабатлап йөрсәң, нурлы йөзеңә дә кара болыт төсе иңәр, бәхет кошың да кулыңнан очып чыгар. «Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер» дип җырлый иделәр без яшь чакта. Мин, кызым, башка нәрсәдән куркам.
– Ватык көзгедән дә куркыныч нәрсә бармыни дөньяда? – диде Ләйлә, үзендә шаяртуга көч табып.
– Әтиеңнең начар гадәте сиңа сеңә күрмәсен.
– Акчасын кысып калдырамы?
– Юк ла, – дип, кулын селтәде әнисе.
– Синең өстән йөриме, сөяркәсе бармы?
– Анысына да түзеп булыр иде. Һич югында, рәхәтләнеп себеркесенең чәченнән өстерәп йөреп кайтыр идең.
– Тилмертмә! Әйт! Яшь булсам да, ир-атның ике иң зур кимчелеген таптым бугай, – диде кыз, йөзенә тантаналы, җиңүчел кыяфәт чыгарып.
Янәдән кызының тигез шома маңгаена куна башлаган җыерчыкларның тирәнәеп китүенә игътибар итте ана кеше.
– Көнчелек, – диде Халидә ханым, тавышын күтәрмичә генә. Сорауларыңны бирмичә, күзләреңне тондырмыйча гына тыңла. Алдан ук кисәтәм, сүз син уйлаган җенси көнчелек турында бармый. Буыннан-буынга күчә килгән бу торыш ике яклы үткен пычак кебек. Бер ягы бик файдалы, бәрәкәтле, үтемле. Анысы тормышны алып барырга ярдәм итә. Теге, – чак кына «син ваткан» дип ычкындырмады, кызының әле һаман дымы кипмәгән күзләрен кызганып, үзен тыеп кала алды, – көзгене кунакка барган җиребездән Рәис абыйларыңда күреп, Казанның кермәгән кибетен, айкамаган базарын калдырмыйча, нәкъ алардагы кебекнең игезәген эзләп тапты. Күрше прокурорның йортында су бассейны барын белгәч, үзебездә ясатты. Рәсми дәрәҗәгә омтылганда, бизнеста мин башкалардан калышмаска тиеш, мин талантлы дип, үзен ышандырып, шактый уңышка иреште. Иншалла, өстебез бөтен, тамагыбыз тук.
– Бусы пычакның файдалы ягы дисәк, ә икенче ягы…
– Анысы белән кулны кисәргә, кешегә җәрәхәт ясарга мөмкин. Бусы – аңлатуы да кыен көнчелек. Аның төбендә якыннарын артык ярату ята.
– Бу җитешсезлек буламы инде, әнием?
– Габбасовлар нәселендә баланы изгеләштерү ерактан килә, – дип сүзен дәвам итте әнисе. – «Бал татлы, бала балдан да татлы» дигән мәкаль әтиеңнең төп бер сыйфатын чагылдыра да куя. Үз дәвамын яратмаган ата-ана сирәк була. Габбасовлар исә балаларын аерым бер үҗәтлек, комсызлык, вакыты белән аның шәхси тормышына зыян китерерлек дәрәҗәдә яраталар. Апаңны да шул сыйфаты аркасында иреннән аертты. Исеңдә тот, әгәр ирең үз фикерле, укыган кеше булып, аның сүзеннән чыкса, үзенчә яшәргә омтылса, әтиең аны кабул итмәячәк. Иреңнән сине көнләшәчәк. Кызларын үзеннән бер адым да читкә җибәрмичә, үз янында гына тотар иде, мескенкәем. Габбасовлар бала мәсьәләсендә чирле нәсел, әтиеңдә бу чир аеруча көчле.
– Бу бит әти безне ихластан ярата дигән сүз түгелме?
– Күкрәк астында йөртеп үстергән балаларым миңа да бик якын. Сезгә куркыныч янаса, теләсә кемнең бугазын чәйнәп өзә алам. Тик ярату балага зарар китерерлек эгоизмга күчмәсен иде, кызым. Барысы да ул теләгәнчә яшәп, аның кубызына гына биеп торсыннар. Син, кызым, безнең сүзне тыңла, тик үзеңчә яшә. Минем кебек ир колы булып, аның көен көйләп яшәү, бәлки, дөрес үк түгелдер.
Әнисенең соңгы җөмләсе бер вакыйганы исенә төшереп, ирексездән Ләйләнең иреннәрен җәеп җибәрде. Халидә ханым үзе сөйләгәнчә үк җебегән кеше түгел. Дөрес, ул гаилә, тормыш төбенә җигелеп яшәү өчен яратылган. Кеше алдында ул бервакытта да ирен бүлдермәс, каршы әйтмәс. «Сахипҗан син хаклы, дөрес сөйлисең» дип тәкрарлаудан туймыйча, хуҗасының ирлек горурлыгына хилафлык китермәс. Үзләре генә калганда, ул үзен башкачарак тота, әйтәсен өздереп әйтә, теләген уздыра белә. Хәтта, Ләйлә фикеренчә, арттырып җибәрүгә дә күп алмый. Елмаеп алуына да бер вакыйганы исенә төшерү сәбәпче булды. Әтисе озак вакытка Мәскәүгә эш белән барырга, шунда калып, ял йортында иркәләнеп алырга җыенгач, шул хәбәрне колагы аша уздыруга, Халидә ханым кигәвен тешләгәндәй, урыныннан сикереп тора да, авыр эштән курыкмый торган йодрыгын Сахипҗанының борыны төбенә китереп куеп, куркыныч хәрәкәтләр ясый башлый. Әйтерсең лә, тәрәзәдән яшен ташы килеп кереп, Миндрахман абзый улының бите янында, ялт-йолт килеп, шомлы бию башкара.
– Менә сиңа, анда тәртипле генә йөрмәсәң. Ял йортына сөйрәлчегеңне ияртеп китәсеңдер әле. Берәр нәрсә сизсәм, кара аны, малай. Йодрыкны күрсәтеп кенә калмам.
Зур бер коллективны эһ тә итмичә буйсындырып тоткан Сахип әфәнде югалып кала. Аңына килеп:
– Син нәрсә, Халидәкәем, беркемгә алыштырмаслык мәңгелек ярым син минем, – дип мыгырданып кына котыла.
Бу вакыйганың шаһиты Ләйлә теге вакытта сыер дуласа аттан яман дип кенә уйласа, хәзер утсыз төтен чыкмый, әнинең чыгырыннан чыгуының сәбәбе булгандыр дигән нәтиҗәгә килә.
5Беркөнне Морад Ләйләгә телефоннан «кызым» дип эндәшә. Ошбу табышы үзенә дә ошады бугай, җае чыккан саен шул сүзне, төрле мәгънә төсмерләре салып, әле назлы, әле корырак, әле теләк уятырдай иркәләп кабатлавын белә. Күрәсең, ир-ат халкының ата булыр вакыты җиткәч, фәрештәсе җирдәге вазифасын исенә төшереп, шул сүзне әйтү ихтыяҗын уята торгандыр.
Тик Морад уртак гаилә кору турындагы тәкъдиме белән сузды да сузды. Үзе кандидатлыгын да яклады, Ләйлә кызыл дипломын кесәсенә салды. «Кызым», «кызымка» дип, Ләйләнең күңел түрендә бәхет кояшын ялтыратып ала да, янәдән уртак чәй эчү, иркәләү белән чикләнеп, сөйгәнен моң-сагышка салып, бер бүлмәле фатирына кайтып китә.
Ниһаять, Морад бөтен шартын китереп, уртак гаилә кору турында сүз каткач, Ләйлә булачак ире белән әти-әнисен таныштырырга булды. Дөрес, аның тәкъдиме барыбер романнардагы яисә совет чоры киноларындагы шикелле күтәренке, могҗизаи эффектлы булып чыкмады. Чираттагы очрашудан соң, капка янында үбешеп туйгач, Морад гадәти тавыш белән:
– Кызым, безгә бергә яшәргә вакыт түгелме икән? Аерым яшәү генә сине туйдырмадымы? Кечкенә фатирымда синең кош мамыгы кебек очып, балерина кебек биеп йөрүеңне теләр идем.
Соңгы җөмләсе пыскып янган учакка коры утын ташлагандай тәэсир ясады кызга.
– Бу мине кияүгә чыгарга чакыру буламы инде? Баш тартыр дип уйласаң, бик нык ялгышасың, абзыкай.
Икенче көнне Ләйлә, тантаналы рәвештә диярлек, Морадны әти-әнисе кырына китереп бастырды.
Булачак бабай белән кияү күзләренә карашып, ирләрчә каты итеп кулларын кысыштылар. Сахип киявенең үзеннән озынрак, кулының көчлерәк булуын хәтеренә алды. Морадка барыбер иде, ул бит Ләйләгә өйләнә. Башына ак яулык бәйләгән, кара күзле, түгәрәк иякле Халидә ханым белән баш селкеп кенә күрештеләр.
– Минем кызым белән гаилә корып җибәрергә уйлагансыз икән. Бик яхшы. Иртәме-соңмы һәркемнең үз гаилә учагы кабынырга тиеш. Сезнең хакта сөйләп, мактап, Ләйләбез колак итебезне ашап бетерде инде. Төкле аягыгыз белән диләрме әле нәселгә яңа кеше килеп кушылганда, – дип, сүзне Сахип башлап җибәрде.
Морад, артык иркенәеп, шатлык хисләрен бәйдән ычкындырып тормыйча гына:
– Чынлап та, сез каршы килмәсәгез, без Ләйлә белән уртак фикергә килеп, гаилә корып җибәрергә булдык, – диде.
Һәрвакытта иң кирәкле җирдә, тиешле сүзе белән чөй шикелле килеп кысыла белгән Халидә ханым:
– Кызыбызны бик яратабыз, үзебезгә дә артык түгел. Син дә безнең кебек аны ихтирам итеп, иркәләп яшәт инде. Хәерле сәгатьтә, балалар, – дип өстәде. Иренең күзен алартып куюына бик исе китмәде мишәр кавеме баласының. Ул бәхетле иде. Ахыры хәерле булсын.
Морад та Сахипның «туй расходларын үзем күтәрермен, кирәкле транспорт чаралары да миннән булыр» кебек сүзләренә эреп төшмәде:
– Алдан ук килешеп куйыйк. Никах укытырга үземнең таныш мулланы алып киләм. Согуд Гарәбстанында укып кайтты. Туй чыгымнарын күтәрерлек хәлем бар, аспирантурага кергәнче, КамАЗ администрациясендә эшләгән идем. Бөтен чыгымнарны кыл урталайга бүләрбез… Сәяхәт кылырлык та рәтем бар. Ул хакта күптән сөйләшенгән, – диде дә, булачак хәләл җефете тарафларына мөлаем карашын иңдереп өстәде: – Кайсы илне бәхетле ясыйсы килүе турында Ләйләм үзе әйтер.
Мондый мөстәкыйль, хәтта бөердән аңлашуның җаваплы урын биләгән Сахип Миндрахмановичка ошап бетмәгәнен аңлагансыздыр, кадерле укучым. Ялагайланып, шомартып сөйли белмәвенең үзенә киләчәктә шактый кыйммәткә төшәчәген гашыйк мәҗнүн күз алдына да китерә алмый иде.
Никах белән язылышу көннәрен көтү Ләйләгә ифрат озын-озак тоелды. Үткәндә калырга тиешле танышлары да тынгы бирмәделәр. Баскетболистын әйтми дә инде, беркөнне аңардан йөз чөергән Артур шалтыратты. Косасыны китерерлек дәрәҗәдә төчеләнеп, теге вакыттагы хатасы өчен үкенүе турында озак итеп сөйләргә исәбе бар иде дә, Ләйлә аны бик кискен, коры итеп бүлдерде. «Артур сине рәнҗеткән өчен мең тапкыр үкенәчәк» дип, аны тынычландырган әнисе хаклы булып чыкты.
Ләйләнең «беренче мәхәббәте» белән аңлашуны югары нотада өзүе булды, кесә телефоны янәдән телгә килде.
– Кызымка, нихәл, исәнлек-саулыкмы? Кем белән шулай тәмләп, озаклап сөйләштең?
Ничек «тәмләп» сөйләшкәнне Морады тыңлап торса, бәлки, кызына шалтыратмас та иде. Нихәл итмәк кирәк, адәм баласы үзеннән тормаган сәбәпләр аркасында алдашырга, кәлтә еланы кебек өзгәләнергә мәҗбүр була. Кыен хәлләр туганда, хатын-кызның хыялы, акылына ярдәмгә килеп, хуҗабикәләрен коткарып куя.
– Туй күлмәген тегәргә биргән ателье шалтыраткан иде. Озынлык, киңлек, төймә, каптырма, муен тирәсенең ачыклыгы, ябыклыгы кебек вак-төяк белән тәмам башымны катырдылар.
– Ателье үзе шалтыратмагандыр инде, тегүче-мастер белән шулай озак сөйләшкәнсеңдер, шәт. Хәер, шундый чибәр кыз белән ателье үзе дә бик теләп сөйләшер иде, – дип, Морад, үз шаяртуыннан үзе канәгать калып, трубканы тутырып көлеп куйды. – Соң, күлмәк кайчан әзер булыр икән? Уңмаган тегүче аркасында туйны кичектерергә туры килмәсен тагы.
– Бер-ике тапкыр булса да киеп, үлчәп карау мәҗбүри диделәр.
– Сине әбәдкә, төшке ашка чакырмакчы идем. Ризамы? «Эһ» дигәнче килеп җитәм.
Әтисе, Алёша, Артур белән сөйләшүләрдән соң, үзе генә калу, фикерләрен тәртипкә китерү теләге Ләйләне янәдән алдашырга мәҗбүр итте. Бу уе каяндыр астан, аң төпкеленнән күтәрелеп, тел ачкычы бирде.
– Морад, хәзер үк чыгып китә алмыйм шул.
– Мондый җылы көнне нинди ашыгыч эш, мәшәкать бәйләп тота икән минем кызымның газиз башкаен өендә? – дип телен чарлауны дәвам итте сөеклесенең нигә хафаланганын белмәгән булачак кияү.
– Мин аш пешерә башлаган идем. Суыткычтан ит алып, әле генә кәстрүлгә салдым.
– Минем эчемдә ач бүреләр улаганны белеп, аш пешерә башлагансыңдыр әле. Хәзер бер көпчәгем монда калса, икенчесе сезнең өй янына китереп җиткерер.
Ләйлә, ялганы тотылыр дип, чын-чынлап пошаманга төште.
– Ике сәгатьтән генә өлгерер минем аш. Лучше мин аны сүндерим дә, берәр җирдә тамак ялгап алырбыз. Шулхәтле сагындым үзеңне, – дип, сөеклесенең салпы ягына салам кыстыруны кирәк тапты.
– Булды, кызым, сөйләштек, юлга чыгам.
Кыз фамилиясендә калу, туйдан соң кайда яшәү турында җитди сөйләшүләрне Ләйлә көннән-көн кичектерә килде. Менә никах көне дә килеп җитте. Яшьләрне кавыштыру, гаилә кору мәҗлесенә Сахип Миндрахман улы кияүнең сүзен җитдигә алмыйча, иң абруйлы мулланы үзе алып кайтты. Шул көнне Морад кунарга коттеджда калды. Халидә ханым иңе-буе бердәй киң тахтага урын җәеп, эчәсегез килсә дип, лимон суы кертеп, кадерлесе ягына кара күзләреннән нур көлтәсе бөркеп чыгып киткәч, үтеп киткән көн, мулланың тавышы, кунакларның үзләрен тотышы турында бик озаклап сөйләшеп утырдылар. Морад Ләйләнең киеренке халәтен аңлап, мәзәкләр сөйләп, хатынының кәефен күтәрергә тырышты. Гадәттә, Морадның иркәләүләреннән дөньясын онытып туарылып китә торган Ләйләгә әллә нәрсә булды. Никахлы ире биленнән кочаклап, муенына иреннәрен тидерүгә, тәне, бөтен күзәнәкләре бернәрсә тоймас дәрәҗәдә катып калды. Әйтерсең лә ул җанлы кеше түгел, ә дымлы мамык тутырылган капчык. Хатынының «әйдә соңрак, бүген сөйләшеп кенә утырыйк» кебек кипкән иреннәре арасыннан кысып чыгарган сүзләрен колагы яныннан уздырып, Морад аны чишендерүен белде. Киеренке гәүдәне ятакка күтәреп салгач та, аннан соң да еш-еш сулавын белгән ир, соңыннан:
– Һм… – дип кенә куйды.
Нинди генә мәгънә юк иде ике хәрефтән торган бу ымлыкта. Гаҗәпләнү, ышанмау, рәнҗү, үкенү, сыктану, үпкәләү, гафу итүгә якын аңлау һәм тагын әллә нинди хисләр бар иде ошбу ыңгырашып куюда. Бик озак яттылар яшьләр сөйләшмичә, үз табышмакларын чишеп. Морад икенче якка әйләнеп яткач, Ләйлә бик кыюсыз гына аның ачык җилкәсенә кагылган иде.
– Мин бик арыдым бүген. Йоклап алыйм әле.
Әлбәттә, икесе дә таң атканчы, күрше әтәче яңа көн туу белән котлаганчы күз дә йоммадылар. Халидә ханым, ишек шакып, иртәнге чәйгә чакырырга кергәндә, икесе дә өсләренә киенеп, аяк өстендә басып торалар иде. Туйны, бигрәк тә зөфаф кичен көтеп аласың, ә ул кояшлы көнне килеп яуган яңгыр кебек уза да китә.
Шул көннән «һм» Ләйләнең иң яратмаган ымлыгы, сүзе булып калды. Соңрак, чәче, күзләре, гәүдәсе белән әтисенә охшаган кызы солы боткасын яратмыйча «һм» дип куйгач, бер гаепсез баланы тиргәп, хәтта чәбәкләп алды Халидә.
Фамилия турында Ләйлә загс ишеген атлап керергә ике көн калгач сүз катты.
– Морадкаем, минем сиңа бик зур үтенечем бар.
– Рәхим ит, кызым!
– Миңа әти-әни фамилиясендә калырга рөхсәт итмәссеңме икән?
– Бу сиңа нәрсә бирә диик инде? Минем Сәлимуллиным ошамаган өченме?
Ләйлә үзенең дәлилләре турында күп уйланып, аклану, аңлату сүзләрен кат-кат кабатлап йөрсә дә, җавабы артык гади килеп чыкты.
– Алар мине тәрбияләүгә, аякка бастыруга күп көч куйганнар, фамилияләрендә калу минем рәхмәтем, өлешчә бурычымны үтәү булыр иде.
Морадның бу аңлатуга карашы әзер иде.
– Ата-ананың җир йөзендәге төп вазифасы бала үстерү, нәсел агачын саклау түгелме соң? Кешелек җәмгыяте фәлән еллар дәвамында шул язылмаган канун буенча яши. Гел элгәргеләр фамилиясенә, исеменә ябышып ятсак, барыбыз да Адамов, Әдәми, Адамян дип кенә аталыр идек.
Ләйлә Морадны мантыйк белән җиңә алмавын аңлагач, әти-әни «улыбыз булмагач, син хет фамилиябезне сакла» дип үтенделәр дияргә мәҗбүр булды.
– Димәк, бу уй Сахип Миндрахманович башында туган.
Ләйлә сүзсез генә башын селкеде.
– Үз фамилиям бик атаклы да, яңгырашлы да булмагач, мин риза. Тик бер шартым бар. Дусларым, таныш-белешләрем, хәтта туганнарым да бу гайре табигый хәл турында белергә тиеш түгелләр. Реклама булмасын. Ләйлә сөенеченнән баскан урынында сикеренеп, кулларын өскә күтәреп чәбәкләде.
– Мең рәхмәт, Морад. Мине аңлавыңа шикләнмәгән идем. Син минем чын хуҗам да, зыялы дустым да.
Мәгәр загста көтелмәгән хәл килеп чыкты. Морад белән Ләйләнең чираты килеп җитүгә, залда кайгыртучан Сахип Миндрахман улының чакыруы буенча килгән татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып баручы ике телеканал пәйда булды. Алар, кул кую, балдаклар киертешү, шампан шәрабы ачу өлешләрен төшереп алу белән генә чикләнмичә, яшьләрне сораулары белән интектерделәр.
«Сез кайда, ничек таныштыгыз?» дигән сөальгә Морад җавап бирергә тиеш иде.
– Безнең очрашуны күкләр оештырды дип уйлыйм. Чөнки без һич уйламаган төштә, аэропортның көтү залында таныштык. Бер карауда гашыйк булдык һәм гаилә корып, бергә яшәргә уйладык.
– Ләйлә ханым, сез кыз фамилиягездә, Габбасова булып калырга карар иткәнсез. Ни өчен ирегез белән уртак фамилиядә йөрергә булмадыгыз?
Корреспондентның соравында төрттерү дә, ирония дә барын Морад аңласа да, Ләйлә югалып калды һәм турыдан бәрде.
– Мин әтиемә борынгы фамилиябездә калырга вәгъдә бирдем. Сүземдә тордым.
Сахип әфәнденең соравы буенча, бу тапшыруны туктаусыз кабатлап тордылар. Морад бу хурлыклы клипны әүвәл кара янып тыңлады, соңрак телевизорны сүндереп куя торган булды. Күңеленнән, шул кирәк сиңа мужиклык сыйфатыңны җиргә салып таптаткач дип, үзен тиргәсә дә, Ләйләне битәрләп ләм-мим сүз әйтмәде. Чөнки ризалыкны беркем авызыннан көчләп тартып алмады.
Яшьләрнең тормышы үз агымын тапты. Бер-ике атна Морадның кечтеки бүлмәсендә яшәп алгач, Сахип белән Халидәнең иң бәхетле, баллы чоры узган өч бүлмәле хрущёвкаларына күчеп, асылташлы пар алкалар тамаклары карлыкканчы гүләүләреннән үзләре канәгать күгәрченнәр кебек яшәп киттеләр. Ике башны бер мендәргә салып йоклау бер-береңнең уңай хисләре белән уртаклаштыра икән дип, бер мендәрне идәнгә ташлап йоклауга өстенлек бирделәр. Көтеп алган, әби-бабайга кадерле уенчык булып киткән кызлары туу аларны тагы да якынайтты.
Яңа туган сабый куаныч-шатлык белән бергә өстәмә мәшәкатьләр дә алып килә шул. Иң әүвәл, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алып, балага исем кушарга кирәк. Ул мөмкин кадәр тизрәк, сабый туганнан соң җиде көн эчендә башкарылырга тиеш. Бу йола балага яман күзләр төшмәсен, елак булмасын өчен эшләнә дип аңлатты Халидә ханым. Мәгәр исем мәсьәләсендә бәхәсләр шактый булды. Салих әфәнденең дә, Ләйләнең дә тәкъдимнәре яңгырады. Татар исемнәренә багышланган китапларны да кат-кат сөреп чыктылар. Бу сөйләшүләргә, холкын күрсәтеп, Морад нокта куйды. Нарасыен кулына алып:
– Йола буенча исемне ирләр, күп очракта ата кеше куя. Мин күптәннән күңелемдә йөрткән, төрекләрдә киң таралган Айзизә дигән исемне кушарга булдым кызыма, – дип, мулла чакырырга чыгып китте.
Халидә ханымга исем ошады, кыз белән атага бер-берсенә карашып куюдан башка чара калмады. Габбасовлар нәселендә балага борын-борыннан килгән табыну, изгеләштерү Ләйләне кайгыртучан ана буларак ачты. Кызларын татар теленә өйрәтә торгач, үзләре дә туган лөгатьләренең нечкә, сыгылмалы серләренә, күчерелмә мәгънәләренә тирәнрәк үтеп керделәр. Айзизәнең бабасы да «ана телен яхшы белергә кирәк, чит, рус телләренә яшәү ихтыяҗы болай да өйрәттерәчәк» дип такылдап торды.
Морадның бабасы белән мөнәсәбәте әүвәл таба төбе кебек шома, тигез баргандай тоелса да, акрынлап майламаган арбадай шыгырдый башлады. Соңрак кына Морад Сахип Миндрахман улының аны «урынына утырту», ул теләгәнчә яшәргә өйрәтү теләге белән янып-көеп яшәгәнен тойды.
Сахип әфәндегә Халидәнең бертуган сеңлесе Әсма ире Габделбар кебек «баш өсте, ничек әйтәсез» дип сүзен тыңлап, янында бөтерелеп йөри торган кияү кирәк иде дә, нишлисең. Дөньяда иң яраткан җан иясе кызының теләгенә каршы бара алмады. Ул-бу килеп чыкса, Ләйләсе бәхетсезлегендә аны гаепләр. Балалар алар өчен генә яшәгәнне, тырышканны бәяләп җиткермиләр шул.
Бабасының күзендә вакыт-вакыт кабынып алган эчке явызлыкның сере Морад өчен каты чикләвек, тирән сер булып кала бирде. Морад аның белән сүзгә кермәде, кимсетмәде, киңәшләре белән бимазаламады. Әллә кандидатлык диссертациясен яклап, ярты ставкага укытырга урнашуы җенен котырттымы? Сәяхәтләр оештыру ширкәтенең башкаручы җитәкчесе итеп кызын билгеләүне, хатынының урынбасары булып калуын да дәгъвасыз кабул итте Морад. «Француз теле курсларын үткәч, сине баш итеп куярмын» дигән вәгъдәсен дә елак баланы тәти уенчык белән алдарга маташу дип кенә фаразлады. Эштә хатыны хуҗа булса, өйдә ул командир кебек кыланыр. Әти-әни җилкәсенә салынмыйча, үз көнен үзе күрүгә, кеше исәбенә яшәүгә өйрәнмәгән Сәлимуллин чын күңелдән калебен биреп эшләде, укыткан җиреннән, таныш-белеш даирәсеннән шактый кешене үгетләп, аңлатып, ширкәтнең үсүенә җитди өлеш кертте.