Две сказки на татарском языке
Күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәлилче-галим, мөгаллим, филология фәннәре кандидаты, доцент, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның бу китабы Ватаныбызда бердәнбер Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906–1944) киң колачлы шигърияте, фрон…
Язучы Кадим Җәмит бу әсәрендә килмешәк хәленә төшкән адәм баласының катлаулы язмышын тасвирлый. Аның тормыш сазлыгыннан чыгып үз юлын табуын, матурлык, сәнгатькә ябышып һаман алга баруын, һичкайчан югалып калмавын маҗаралы итеп сурәтли.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаган бу саллы һәм мул бизәкле альбом-китапта аның шигырьләре, парчалары, автобиографик хикәяләре урын алган. Республика җитәкчеләренең, күренекле әдәбият галимнәренең, мәшһүр әдипләр һәм каләмдәшләренең Разил Вәлиевнең иҗатына һ…
Китап – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 1914 елда нәшер ителгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» нең кириллицадагы беренче басмасы. Шагыйрь исән вакытында үзе билгеләп калдырган дип фаразланган җыентыкның төзелеше, әсәрләрнең текстлары, фото һәм иллюстрацияләре сакланды. Җыентык Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда В. Имамов тарихи романнар авторы буларак танылса да, әдәбият мәйданына аяк баскан чорда ул үзенең лирик повестьлары белән дә киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулап алган иде. Аның «Өмет», «Нәзер» исемле әсәрләре буенча 1990 елларда Казан телевидениесе тарафыннан кыска метражл…
Җыентык татар халкының тел-иҗат байлыгын, сүз сәнгате һәм фәлсәфи фикер хәзинәсен барлау, теркәү һәм бүгенге, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан чыгып төзелде. Әлеге китапта татар язучыларының әсәрләреннән алынган афоризмнар, хикмәтле гыйбарәләр, канатлы сүзләр һәм юмор белән сугарылган «төрткеләр» туплап бирелде. Борынгы гомумтөрки ядкярләр, урта гасырлардан алып хәзерге чор (барлыгы 200 гә як…
Балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары белән танылган Рафис Корбан бу китабында шигърият сөючеләр өчен яңа яктан – тәрҗемәче буларак ачыла. Җыентыкта аның тәрҗемәсендә ике дистәдән артык шагыйрьнең әсәрләре урын алды. Китап шулай ук тугандаш халыкларның әдипләре иҗаты белән таныштыру җәһәтеннән дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.