Җыр-моңга бай, батыр, матур халкым –
Шул төбәкнең якты җир-коты.
Туган ягым Ашказаркай буе –
Сулыш алган гомер юл башы.
Атын-затын саклап, мәңге яшәр
Көчле ыру – безнең юрматы.
Үземә сорау, җавап
– Бу дөньяда иң кадерле нәрсә дисең?
– Туган илем, туган җирем, туган телем.
– Нәрсәләрсез тормыш юктыр бу дөньяда?
– Җирсез, утсыз, су, һавасыз яшәп кара.
– Ниләр юлдаш синең гомер юлларыңда?
– Хезмәт, намус, хаклык минем кулларымда.
– Язмышыңда рәхмәтлесең син кемнәргә?
– Атам-анам, газиз балам, сөйгән ярга.
– Яшәвеңнең асыллары нәрсәләрдә?
– Бу дөньяда кеше булып яшәүләрдә.
Гаилә җыры
Мин – хатын-кыз. Дөнья минем кулларымда.
Мәхәббәт һәм тугрылык бар юлларымда.
Без булганда кот-бәрәкәт куна өйгә,
Барысы да җырлап тора моңлы көйгә.
Мин – ир-егет. Дөнья – минем кулларымда.
Ил саклаучы. Яу коралы – кыннарымда.
Бәйгеләрдә ярсып чапкан узышчы да,
Сөю җырын яңгыратам кураемда.
Без – гаилә. Тату илнең варислары.
Бездә яши халкыбызның тарихлары.
Без бар булсак, дөнья булыр,
тормыш булыр,
Мәңге тынмас иминлекнең тавышлары.
Калаларда… Авылларда…
Күрше торып күрешмиләр,
Хәл-әхвәл дә белешмиләр.
Куанычта көлешмиләр,
Бәла килсә бүлешмиләр.
Кемдә – бәйрәм, кемдә – кайгы,
Кемдә – туым, кемдә – үлем,
Белми яши калаларда
Ташка бикләп кеше үзен.
Авылларда кемдә өмә,
Ишеткәне килеп җитәр.
Кемдә бәйрәм – уртасында,
Такмаклап та биеп китәр.
Барысы да уртак монда.
Көн күрмешең күз алдында.
Авылларда яши кеше
Үзенең чын асылында.
Таш калада йөрәкләр дә
Әйләнәме әллә ташка?