Карашлары тирән, серле була —
Җидесендә җитмеш төрле уй…
Кошлар телен белеп сөйләшәләр,
Җилләр белән калып серләшәләр,
Йолдызларга җырлар өләшәләр —
Җидесендә җитмеш төрле көй…
Салават күперләрен кичәләр, ди,
Әкият иленә дә күчәләр, ди;
Сусаганда… шигырь эчәләр, ди, —
Җидесендә җитмеш төрле сер…
Эч серләрен җырга салалар да
Эчкерсез саф булып калалар, ди;
Мәхәббәттән илһам алалар, ди, —
Җидесендә җитмеш төрле җыр…
«Мин – ирексез…»
Мин – ирексез,
Язган чакта һәр сүз
Бәйләп тота мине газаплап.
Мин – хаким дә —
Буйсындырам әле
Шул сүзләрне үземә аз-азлап…
Тылсымлы кое
Сыйламага сыең булмаса,
Сыйпамага телең булсын.
Әйтем
Сыйпамага – телем түгел,
Сыйламага сыем бар.
Күңелемнең иң түрендә
Гаҗәеп бер коем бар…
Бер сәбәпсез көлдерә ул,
Бер шәрабсыз исертә.
Сусауларын җанның баса,
Алҗыганга – көч кертә.
Ул коеның хикмәте бар,
Могҗизалы бер көче:
Туганлашып аерылыша
Суын эчкән һәр кеше.
Көе юкны – көйле итә,
Моңы юкны – елата.
Моңы тулып, сагыш баскан
Күңелләрне юата…
Хуш киләсез, өем ачык,
Йөзем ачык, мул сыем.
Илһам бирсен әле дуска
Шул коемның тылсымы.
Бу табынга килеп чыккан
Һәр кешегә урын бар:
Берләштергән, серләштергән
Изге сыем – җырым бар.
Сәер «чир»
Төзәлмәслек бер «чир» йоккан миңа,
Мин авыру… Ләкин сызланмыйм.
Шул михнәттән бары ләззәт табам,
Дәваланулардан узган мин…
Мин авыру, ләкин хаста түгел,
Бу «чир» миндә – җирем-суымнан.
Кешеләргә сихәт бирсә сүзем,
Бик тиз генә әле суынмам…
Чирен сиздермәгән үлә, диләр.
Шуңа күрә тормыйм яшереп.
Ул – саулыгым минем, ул – сафлыгым,
Ул – давылым минем, яшенем.
Бу «чир» миңа кемнән кагылгандыр?
Ихтимал, ул йоккан халкымнан.
Шул авыру мине утка сала,
Тартып ала үзе ялкыннан.
Чир түгел ул, үзе дәрман-дәва,
Газаплы да, әмма зыянсыз.
Савыга да алмыйм, терелә дә,
Һәм яши дә алмыйм мин ансыз!
«Шыбыр-шыбыр ява яңгыр…»
Шыбыр-шыбыр ява яңгыр,
Ялтыр-йолтыр бии яшен.
Шашып-шашып көлә күкләр,
Шатлыгыннан коеп яшен…
Яз җиңде, яз, ярсу язлар!
Бу тавышлар гына аз ла…