banner banner banner
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок
Оценить:
 Рейтинг: 0

Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок


Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Туган якларга

Ерак-ераклардан…

Галәми зат

«Әйдә, яула бу дөньяны!»[8 - Атаклы гаскәр башы Мүкәлинең Чыңгыз ханга киңәше (Ә.  Карадауанның «Чыңгыз хан» дигән китабыннан).]

Дөнья синнән калмасын.

Син аласы офыкларны

Башка берәү алмасын.

Күк-Тәңребез кемнәрнең кем

Икәнен анык белгән.

Көч-куәтне, акыл-аңны

Лаеклы, гадел бүлгән.

Синең бездән аермаң шул:

(Моны әйтү бик зарур)

Безнең өчен – дөнья бик зур,

Дөнья өчен – син бик зур!

Дөньяви зат кына түгел,

Галәми зат булдың син.

Яшәешнең иң-иң пешкән,

Алма кебек мәмрәп төшкән

Мизгелендә тудың син.

Әйдә, яула бу дөньяны,

Чат саен када әләм.

Йолдызлар, мең еллар аша

Күз кыса сиңа Галәм.

Чакыра сине Галәм.

Синдә генә

Идеал-хыялда түгел,

Түгел сурәт-рәсемдә —

Безнең гап-гади бөеклек,

Табигать, синдә генә.

Урманнар юмартлыгыннан

Үрнәкләр ала-ала,

Идеалда, хыялында

Кеше дә юмартлана.

Далалар киңлеген күргәч

Киңәя безнең җаннар.

Яктырып китә күңелләр,

Атканда аяз таңнар.

Чишмәләр сафлыгын тыңлап

Чистара кеше үзе.

Якты кояш, тулган айдан

Елмая бара йөзе.

Күкләрнең бөеклегеннән

Омтылыш, өлге алып

Үтәсе килә галәмне,

Комета кебек ярып.

Җирем, тик син бай булганда,