banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

Сират күпере / Мост над адом
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев

Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.

Ринат Мухаммадиев

Сират күпере / Мост над адом

© Татарстан китап нәшрияты, 2013

© Мөхәммәдиев Р. С., 2013

* * *

Сүз башы

Мирсәет Солтангалиев… Аның шәхесе тирәсендә күпме сер, күпме имеш-мимеш һәм легендалар йөри. Татар тарихында үз халкына шуның кадәр игелекле хезмәт күрсәткән һәм, ни гаҗәп, шуның кадәр үк каһәрләнгән, урынсыз яла күтәргән башка бер шәхесне эзләп табу мөмкинме икән?!

Аның иҗтимагый-фәлсәфи фикерләре, эшчәнлеге төрки-татар дөньясын гына түгел, менә инде җиде-сигез дистә еллар дәвамында бөтен Көнчыгыш һәм дөнья җәмәгатьчелеген җәлеп итеп килә. Франция һәм Төркия, Япония һәм Германия, Иран, Алжир һәм Англия кебек мәмләкәтләрдә аңарга багышлап гыйльми вә әдәби әсәрләр язылган, аның аерым хезмәтләре басылып чыккан. Бүген исә Солтангалиев язмышы белән кызыксыну артканнан-арта гына бара.

Әмма ни хикмәт, үз илендә, туган җирендә, әлеге роман басылганга кадәр, Солтангалиев исемен уңай яктан телгә алмадылар, аның киң колачлы эшчәнлеген күрмәмешкә, белмәмешкә салындылар. Моннан ике дистә еллар элек, Солтангалиев белән кызыксынуымны ишетүгә, аны күреп белгән, аңарга туганлык мөнәсәбәтендә булган кешеләр без фәкыйрегез белән күрешүдән, телефон аша сөйләшүдән кача иделәр. Иҗат планнарымны белгәч, «Ринат, син үз акылыңдамы?» диеп эндәшүчеләр дә аз булмады. Туган авылына – Башкортстандагы Кырмыскалыга барып чыккачтын да, күп кенә сорауларым җавапсыз калды. Мирсәет Солтангалиевнең исемен ишетүгә үк куырылып төшүчеләр байтак булды.

Тарих китапларыннан аның исеме җуелган, хезмәтләре гыйльми китапханәләрдә сакланмаган, эшчәнлеге ябык архивларга яшерелгән.

Хакыйкатьтә исә, Октябрь революциясе көннәрендә һәм Совет хакимиятенең беренче бишьеллыгында татарлар арасында булсын, бөтен илдә булсын, Солтангалиев иң күренекле шәхесләрнең берсе саналды.

Татарстан гына түгел, дөнья картасында Казахстан, Үзбәкстан, Грузия һәм Азәрбайҗан кебек республикалар, инде ниһаять, мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килүне дә аның эшчәнлегеннән аерып карау тарихи дөреслеккә туры килмәс иде. Ленин, Сталин һәм Троцкийлар белән бергә эшләп, аларның һәммәсе белән үзен тиң күреп, аяк терәп сөйләшкән, бәхәсләшкән дәүләт җитәкчесе ул. Милли мәсьәләне аңлауда һәм аңлатуда мөстәкыйль үз концепциясе булган абруйлы фикер иясе, белгеч, җитәкче. Шуңа күрә дә аның белән исәпләшкәннәр, киңәш итешкәннәр һәм бер үк вакытта үзеннән шикләнгәннәр, курыкканнар да.

Солтангалиев – Сталинның якын танышы гына түгел, ул тудырган тоталитар режимның иң әүвәлге корбаны да. Ул өч тапкыр кулга алына, ике мәртәбә атарга хөкем ителә. Үзәк КГБ архивларында аның эше ил күләмендә иң зур эшләрнең берсе санала, һәркайсы 300 дән алып 700 гә кадәр сәхифәдән торган 43 томлык бу фаҗига тарихы – тетрәндергеч бер хакыйкать. 1923 елдан башлап сиксәненче елларга кадәр Совет матбугатында шуның кадәр гаепләнгән, каһәрләнгән тагын кем бар икән?! Булса да, Троцкийны гына аның белән чагыштырып була торгандыр…

Солтангалиевне һәм аның өйрәтүләрен юкка чыгару изелгән халыкларның милли аңга, милли тигезлеккә булган табигый омтылышын юк итүгә тиң санала. Әмма тарих күрсәтер: боларның берсен дә юк итү мөмкин түгел. Солтангалиев исеме үз халкына кире әйләнеп кайткан кебек, кимсетелгән милләтләрнең дә тигезлеккә, азатлыкка булган омтылышы үлемсез.

Иҗат көчем кайнап торган дәвердә биш ел чамасы гомерем (1986–1992 еллар) Солтангалиев язмышын өйрәнү һәм яңа роман өстендә эшләүгә сарыф ителде.

Андагы геройларның һәммәсе – тарихи шәхес, тасвирланган вакыйгалар нигезендә дә тарихи дөреслек ята.

Романның исеме – «Сират күпере». Ни өчен шулай атады икән диярсез, бәлки… Солтангалиевнең шәхси язмышын булсын, татар халкының азатлыкка омтылышын булсын, кылдан нечкә, кылычтан үткер «сират күпере» аша үтүдән гайре һичнигә тиңләү мөмкин түгел.

Бу роман, «Казан утлары» журналында басылып чыккач та, үз вакытында татар җәмәгатьчелеге тарафыннан бер вакыйга буларак кабул ителде. Татарстан китап нәшрияты аны бер-бер артлы зур тиражларда бастырып чыгарды. Әйтик, 1994 елда чыккан икенче басма 50 мең данә иде. Ул да кибет киштәләрендә бер айдан артык тормады, үз укучыларын тапты. Бүген күз алдына да китерү мөмкин түгел мондый күренешне.

«Сират күпере» 1993 елда ук төрек телендә Истанбулда аерым китап булып дөнья күрде. Һәм гомер булмаган популярлык казанды ул. Аны кайтып-кайтып җиде мәртәбә яңадан бастырып чыгардылар. Төркиядә бу романның басылып чыгуын махсус мәкалә белән билгеләмәгән яисә рецензия чыгармаган газета-журнал калдымы икән ул елларда. Минем үземә килеп ирешкән төрек телендәге мәкаләләр саны гына да өч дистәдән артып китте.

Роман шул ук елларда зур тираж белән Мәскәүнең «Голос» нәшриятында басылып чыкты. Аны, гарәп, кытай, болгар, македон һәм башкорт телләренә тәрҗемә итеп, дөньяга чыгардылар. Әлеге роман өчен миңа 1993 елда ук Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Төркия дәүләтенең әдәбият өлкәсендәге халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең халыкара «Лотос» премиясе һәм Андрей Платонов исемендәге премияләр бирелүен дә олы бер горурлык белән искә аласым килә.

Инде, ниһаять, романга әзерлек һәм аның өстендә эшләү дәверендә миңа игелекле ярдәм кулы сузган дистәләрчә кешегә – архив хезмәткәрләре һәм галимнәргә, аеруча Индус Таһиров, Булат Солтанбеков, Дамир Шәрәфетдинов, Абдул Нуруллаев, төрек кардәшебез Туран Язган, Үзәк КГБ хезмәткәре А. А. Краюшкин һәм Мирсәетнең туганнарыннан Письменная Гәүһәр Рөстәмбәковнага, – ихлас рәхмәтемне җиткерергә кирәк саныйм.

Роман тәмамланып, беренче тапкыр укучы кулына барып ирешкән көненнән соң егерме еллап вакыт узган. Димәк, ватаныбызда инде яңа бер буын үсеп җиткән дигән сүз. Нәкъ шуны истә тотып, мин бүген «Сират күпере» нә яңадан әйләнеп кайтырга кирәк санадым (2012 елда әсәргә камилләштерү юнәлешендә кайбер үзгәрешләр, төзәтмәләр дә кертелде). Гыйбрәтле язмыш һәм тарих сәхифәләренә рәхим ит, укучым…

Автор

Сират күпере

I

– Әти, әйт әле, татарларга да патшага каршы баш күтәрергә ярыймы ул?..

– Авызың ни дигәнне колагың ишетсен, малай актыгы… Әйдә, пычкыны ныграк тарт.

Туктап бераз хәл алырга ниятләгән малай пычкы сабын тагын да үҗәтләнебрәк тартырга кереште. Имән тумранын кисү уен-муен түгел шул. Ике куллап тарта югыйсә, әтисеннән шелтә ишетәсе килми иде дә бит… Ә имән нык, имән таза. Пычкы зеңгелдәп тора, гүя аның тешләреннән дә чүп түгел, очкын сибелә…

Әтисе пычкы сабын аның саен дәртләнебрәк тартуын белә – йөзьеллык имән төбен түгел, ныклыкка үзенең улын сыный шулай. Пәһлеван гәүдәле ир-ат булып, хәтта аның да маңгаенда бөрчек-бөрчек тир тамчылары йөгерешә, инде сулышы да ешайганнан-ешая бара, ә унбер яшьлек малай ничек түзәргә тиеш… Сизә, күрә ич ул, тегенең пычкы сабын тартыр әмәле калмады, өстерәлсә өстерәлә, әмма кулын ычкындырмый. «Арыдым, әти, бераз хәл алыйк», – дип әйтергә «егетлеге» рөхсәт бирми, үҗәтлеге. Үлсә үлә, әмма зарлана белми аның бу малае.

Иң элек кем сер бирер, кем сыгылып төшәр дип көткәндә, авыр сыкрау авазы чыгарып, имән тумраны үзе икегә аерылды. Анда да, җиңдем, котылдым дип, тизрәк кулын ычкындырырга ашыкмады малай, сер бирергә теләмичә, өлкәннәргә хас бер сабырлык белән пычкыны үзенә тартып алды.

– Татарга баш күтәрергә ярыймы, дидем, әти, җавап бир инде…

Менә сиңа мә, Хәйдәргали агай билен турайтып башын күтәрергә өлгермәде, тагын үз туксаны – туксан малай актыгының…

– Әйттем бит инде, башны катырма, дидем, – ата кеше янә коры гына кистереп куйды. – Телеңә күп салынасы булсаң…

Теленә салынуы түгел, беләсе килә иде Мирсәетнең. Әтисе даими алдырып килгән «Свет» атлы урыс гәҗитенең һәр санында патшага каршы баш күтәрү, «восстание» вә «митинг» дигән сүзләр. Ул да малай-шалай гына түгел бит инде хәзер, теттереп урысча укый-яза белә. Үзенә кызык тоелган, аңлашылып бетмәгән нәрсәгә җавап алу гаеп эш түгелдер ләбаса?! Әтисеннән сорамыйча, кемнән сорасын, ул бит мөгаллим кеше, урысчага да үзе өйрәтте… Инде ул хакта сөйләшү түгел, ишетергә дә теләмидер дисәң, һич тә алай түгел. Әле берничә генә ай элек, мөгаллимлек итеп, татар-башкорт балаларын урысчага өйрәтеп, авылдан авылга күченеп йөргән җирләреннән туган яклары Кырмыскалыга кайтырга чыккач, Златоуст өязе Яңа Мөслим авылында тукталганнар иде, шунда өлкәннәр төне буе пышылдашып чыкты.

Дөрес, Мирсәетне йоклый дип уйладылар ул чакта. Чынлап та, малай йоклаганга сабышып ятты, борынын сызгырткан, борсаланган булды. Ә әтисе, аның йоклау-йокламавын ачыкларга итеп, әллә ничә кат янына ук килде, юрганын ябып китте.

Улының йоклавына тәмам ышангач, хуҗа һәм аңарга кич утырырга килгән тагы берничә ир-ат белән чәй артында әңгәмә корып утырдылар. Питердагы эшчеләр хәрәкәте, Уралдагы чуалышлар турында сөйләштеләр. Күбрәк аның әтисе сөйләде, ә авыл кешеләре һаман сораштыра бирде. Әтисенең шулай күп белүенә, кая барып чыкма, шунда якын әңгәмәдәш табуына, хөрмәткә лаек булуына куанып ятты Мирсәет.

Соңыннан үзләре янына тагы бер мыеклы абый килеп өстәлде. Аның мыеклы булуын, йоклаганга сабышып яткан арада күз чите белән генә чамалап өлгергән иде малай. Ул кеше әле генә Златоусттан кайтып төшкән икән, анда эшчеләр восстание күтәргән, ди. Үз күзләре белән күргән.

Нәкъ әнә шул чагында, кызыксынуын баса алмыйча, күз төшереп алды да инде аңарга Мирсәет. «Восстание» дигәнен аңламады аңлавын, әмма аның ниндидер гайре табигый, иллә дә хәйран нәрсә булуын чамалады. Чөнки шул хакта әйткәч тә, авыл мужиклары гына түгел, хәтта аның әтисе дә «ухылдап» баш чайкап куйды. Йоклап яткан чагы булмаса, Мирсәет тә түзмәс, һичшиксез, сикереп торыр иде һәм дә ул хикмәтле «восстание» дигәннәренең ни аңлатканын сораштырмый калмас иде.

Шуннан соң теге мыеклы абый тагы да пышылдый төшеп сөйләп китте. Ике колагын торгызып тыңларга тырышса да, анык кына ишетә алмады Мирсәет. Шулай да әңгәмәнең ни хакында барганлыгын чамалады. Златоуст эшчеләре патшаның үзенә каршы баш күтәргән икән. Ә тегеләрне атлы казаклар чакыртып бик нык кыйнатканнар. Шуңа да карамастан бу 1903 ел тыныч булырга охшамаган, әле Питер һәм Мәскәү эшчеләре дә үзләрен күрсәтәчәк, дип әйтте теге мыеклы абый. Нәкъ шул мәлне әтисенең:

– Урыс эшчесе кузгалды, – дип, көрсенеп куйганы ишетелде. – Кавказ халкы, латышлар, яһүдләр дә йоклап ятмый. Ә менә безнең татар-башкорт уяныр микән кайчан да булса…

Әңгәмәләре әле шактый дәвам иткәндер, әмма пышылдау авазлары тәмам изрәткән булса кирәк, калганын Мирсәет хәтерләми – йокыга киткән.

Шулай да Мирсәет әтисенә каныгуын туктатмады. Икенче көнне янә, урман юлыннан карт биягә утын төяп кайтып килгән мәлдә, аңарга тагын шул ук соравын бирде.

– Әти, татарлар кайчан баш күтәрә инде?..

Хәйдәргали агай бу юлы да ошатмады улының үҗәтлеген. Болай да зур авырлык белән атлап барган атка гел урынсызга талчыбыгы белән китереп сукты. Әмма аның сүзләре Мирсәеткә төбәлгән иде:

– Сугып торып җибәрермен… Очып барып төшәрсең…

Мирсәет бит белә: шулай дип әйтә генә ул, балаларына кул ягылдырмый аның әтисе. Ә инде, кая барса да, үзе белән ияртеп йөртә торган Мирсәеткә тими дә тими инде. Ул бит аның ике апасыннан соң гына көттереп туган өлкән улы.

Дәшмәде Мирсәет, артык каныкмады. Алай гына булса бер хәл, исе китмәгәнне күрсәтмәкче булып, шундук «Әпипә» көенә сызгырынырга кереште.

– Сызгырма, җил чыгарасың, – дип, бу юлы да кистереп куйды Хәйдәргали агай. Усал булмаса да, кырыслыкта аңа тиңләшүче юктыр. Шуңа әниләре Гайнелхәят булсын, биш кыз, дүрт улының берсе булсын, һичкайчан каршы эндәшми аңарга.