banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом


Мирсәетнең әле яңарак кына авызга бармак тыкмыйча сызгырырга өйрәнеп килгән чагы иде. Үзенең яңа һөнәренә куанып туймаган көннәре. Нишлисең, әти кеше әйткәч, карышып булмый. Әмма утын тумраны да түгел бит инде ул – сөйләшергә ярамасын, сызгырынырга ярамасын, ни эшләргә кирәк?! Ә табигать матур… Шундый матур бит ул Кырмыскалы яклары… Ясмык басуына ике торна төшкән, алар булып алар да әнә, сикергәли-сикергәли, «торыйк-торыйк» дип җырлап йөри. Баш очында, югарыда, сабан тургайлары зәңгәр бишектә тибрәлә, алары да Мирсәеткә атап сайрый, Мирсәеткә җыр багышлый. Офыкта зәңгәр рәшә дулкынлана, юл читендә кыр чәчәкләре, аллы-гөлле күбәләкләр… Колак төбендә безелдәшкән кигәвен һәм энә бурларына кадәр шушы мизгелне, шушы көнне зурлый. «Э-эх» дип бер киерелде дә, колачларын киң җәеп, имән ботаклары өстенә сузылып ятты Мирсәет. Шушы матурлыкка тиң җыр язсаң иде ул, шигырь чыгарсаң иде. Әйтергә теләгән сүз, дөньяга аваз салырга торган моң белән күкрәге тулы. Хисләре күңеленә генә сыймый аның хәзер.

Шулчак уйларына чумып барган әтисе башлап үзе дәште аңар:

– Патшаны төшерү дигән ул уй каян керде әле синең телеңә?..

Дертләп китте малай, капыл гына торып утырды. Төпченергә җыена идеме аның әтисе, әллә улы белән эчкерсез әңгәмә кылыргамы? Ни генә булмасын, Златоустта чакта йоклаганга сабышып сезнең сөйләшкәнне тыңлап яттым, дип булмый бит инде.

– Теге, урысча гәҗиттә укыдым, – дип котылмакчы булды Мирсәет: сүз артыннан кеше кесәсенә керә торган малай түгел иде ул. – «Свет» дип аталамы әле, теге, синең бездән яшереп кенә укый торган гәҗитең…

Хәйдәргали агай бераз үзалдына уйланып барды, өенә алдырган ике бөртек гәҗитне дә улыннан яшерә алмавына битәрләде бугай үзен.

– Шул гына җитмәгән, – дип мыгырданды, аннары җилкә аша, – карагруһ-монархистлар гәҗитен генә укыйсың калган. «Тәрҗеман» ны укы әнә, бераз әдәпкә өйрәнерсең.

– «Тәрҗеман» ны да укыйм… Әти, Гаспринскийны күргәнең юкмы синең?

– Сүз Гаспралы Исмәгыйль турында түгел бит әле, – дип фырылдап куйды атасы. – «Свет» ка кагыласы булма, кара аны, малай актыгы.

Мирсәетнең кәефе күтәрелеп китте: әнә ич, әтисе сөйләшә башлады аның белән. Аңарга шул гына кирәк тә…

– Ярар, әти, укырга ярамаса укымам ул гәҗитне.

Дәшмәде Хәйдәргали агай. Бу аның килешүе, укысаң укырсың инде, диюе иде. Хәер, Мирсәет өчен җавапның нинди булуы әллә ни әһәмияткә дә ия булмагандыр, чөнки күзгә чалынган, кул астына кергән һәммә гәҗит, китапны ул тоташтан укып бара. Урысчамы ул, татарчамы, төрекчәме – әһәмиятсез, унбер яшьлек малай бу телләрне су урынына эчә. Кызганыч, гарәпчәне генә өйрәнә алмый азаплана әлегә. Үч иткәндәй, өйдәге китапларның яртысы диярлек гарәп телендә.

Авылга җитеп килгәндә, янә сорап куйды әти кеше. Йомшак итеп, ягымлы итеп дәште бу юлы, әйтмәс җиреңнән әйтерсең.

– Йә улым, тагы ниләр укыдың инде соңгы араларда?..

– Урыс китапларыннан Мамин-Сибиряк, Короленко, тагы Сулимский дигән язучыларны. Ни эләксә, шуны укып барам, әти. Барысы да кызык, хикмәтле итеп яза.

– Тагы, тагы ниләр укыдың? – дип ашыктырды ата, нидер ачыклыйсы, тәгаенлисе килгән сыман.

– Тагынмы? – дип уйга калып торды малай һәм куанып куйды, аеруча яратып укыган китабын оныта язган икән бит. – Бәй, онытып торам икән, тагы ниндидер Гринвуд атлы инглиз язучысының «Маленький оборвыш» дигән романын укыдым.

– «Маленький оборвыш» дисеңме? – дип уйга калып торды Хәйдәргали агай. Аның өчен яңа исем иде бугай бу. – Ә татарча ничек була инде аның исеме?

– Белмим, – дип, иңсәләрен җыерып куйды малай.

– Белмәсәң тәрҗемә ит. Әзерне кем дә укый аны. Ә син укы да уйлан, татарча ничек атала икән бу диген, төрекчәсен табарга тырыш, гарәпчәсен. Шулай гадәтләнсәң, берьюлы ике-өч куян атарсың. Татарча укысаң, урысчасын уйла…

Кош тоткандай, Мирсәет кинәт елмаеп җибәрде.

– Таптым, татарчасын да таптым…

– Йә, әйтеп кара?

– Аның татарчасы «Бәләкәй йолкыш» дип аталачак. – Һәм бераздан басыла төшеп сорап куйды ул: – Әти, син ничек уйлыйсың, әгәр дә мәгәр мин шул романны татарчага тәрҗемә итеп чыксам, ә? Кырмыскалыда бөтен малайлар белер иде аның турында. Болай да мин ул хакта әллә ничә мәртәбә сөйләдем инде. Безнең дә укыйсы килә бит, диләр, ә урысчаны белмиләр.

– Тәрҗемә кылу – изге эш. Булдыра алсаң тырышып кара, – диде атасы. Унбер яшьлек малайның кулыннан андый эш килмәс, әлбәттә. Хәйдәргали агай моны яхшы белә. Әмма улының шундый теләге бар икән, ничек хупламыйсың.

Ул да түгел, әти кешене тәмам хәйран калдырган тагы бер хикмәтле күренеш булып алды.

Нәкъ шул мизгелдә, уйламаган-нитмәгән җирдән, Мирсәет капылт кына арба өстеннән юлга сикерде һәм, җигүле атны узып, дөньясын онытып авылга таба йөгерә башлады.

– Нәрсә булды… Кая йөгерәсең алай? – дип кычкырды моны ничек аңларга һәм нәрсәгә юрарга белмәгән Хәйдәргали агай.

– «Бәләкәй йолкыш» ны тәрҗемә итәргә.

– Өлгерерсең… Өйгә кайтабыз ич.

– Бия акрын кайта… – дип, кулын селтәде малай. – Тәрҗемә итә торам.

– Җенле, – дип әйтүдән башка чарасы калмады атаның. Ул моны эчке бер куаныч һәм горурлык белән дә әйтте бугай. – Тәмам җенле малай икән бу, хәерлегә булсын…

Юл читендәге чирәмнән йөгерүче малайның күзенә ул-бу күренмәде. Авыл капкасына килеп кергәч тә йөгерүен дәвам итте ул. Тын гына чирәм чемченеп йөргән тавыклар, каз-үрдәк «игагайлап» як-якка сибелде. Үзләренең капка төбенә килеп җиткәндә, бөгелә-сыгыла чиләк-көянтә белән судан кайтып килүче дәү апасы Сәрвәрне Мирсәет чак бәреп екмады.

* * *

Мирсәетнең әнисе Гайнелхәят – морза кызы. Чабаталы гына булса да, морза морза инде ул. Мужик түгел сиңа. Авылдан авылга йөреп көн күргән укытучы да түгел. Әтисенең күңелендә үзенең мужиклыгыннан, ягъни чыгышыннан, ниндидер бер кимсенү яши иде кебек. Ул үзе моны ачыктан-ачык күрсәтми, яшерергә тырыша иде. Гадәттән тыш тәкәбберлеге һәм кырыслыгы да шуннан түгел идеме икән әле…

Юл йөрергә яратса да, кеше белән аралашырга, уртак тел табарга оста булса да, Хәйдәргали агай хатын ягыннан туганнары булган морзалар белән аралашырга, алыш-биреш итәргә өнәмәде. Әнисе туып үскән Тукай авылына бер барып кайту Мирсәет өчен һәрчак авыр эш, гаилә низагына әверелә торган иде. Шул нигездә ир белән хатын арасында үпкәләшү дә булмады түгел. Мәҗбүр булганда да, әтисе сукрана-сукрана һәм теләр-теләмәс кенә чыгар иде юлга. Ярлы булса да, башкалар алдында ким-хур күренергә теләми – горур.

Ә әнисенең ирен дә, балаларын да үз нәсел-нәсәбәтенә якынрак итәсе, алар белән ешрак аралаштырасы килә. Шуңа, җәй җиттеме, үзенең туган-үскән якларына атлыгып тора иде ана. Әтиләренә сүзе үтмәгәч, шул тәкъдимен әнисе Мирсәет аша һәм аның апалары аша әйттерергә омтыла иде.

Мөгаллимлек итеп көн күрүдән гаҗиз булып, Кырмыскалыга яңа кайтып баш орган еллары иде бугай. Мирсәеткә ун-унике яшьләр чамасы булгандыр. Җәйге матур көннәрнең берсендә әтиләрен күндерә алмый гаҗизләнгән әнисе аны, туган-тумача балалары белән аралаштырасы килеп, Тукай авылындагы морза бабаларына илтеп кайтты.

Ямаулы булса да, чиста ыштан, ак күлмәк һәм өр-яңа түбәтәй киеп барды Мирсәет. Ул анда атна-ун көн чамасы кунак булып кайтырга тиеш иде бугай.

Тукай авылы Уфа белән Эстәрлетамак арасында урнашкан. Әмма ул олы юл өстендә түгел. Ишле дип аталган авылдан борылып, беркадәр эчкә керәсе бар. Зур, урман суга бай, ямьле авыл ул.

Авылның әле тагын бер хикмәте бар: аның янәшәсеннән, борылып-борылып, кулың тигерсәң өшетеп алырлык салкын сулы инеш ага. Авыл шул инешнең бер ягына урнашкан, ә каршы яктагы калкулык өстендә, бурап эшләнгән ике дәү йортта, морзалар – Чанышевлар яши. Шуңа күрәдер Тукай авылында яшәүчеләр генә түгел, бөтен тирә-юньдә инеш аръягындагы әлеге калкулыкны Тау башы авылы дип тә йөртә торганнар иде.

Утарга туган-тумача төрле яклардан җыела иде. Бала-чаганың исә биредә хисабы-саны юк. Малайлар монда ак чалбар, погонлы күлмәкләр киеп кенә йөри. Билләрендә каеш, төймәләренә кадәр тимердән. Яшел чирәм өстеннән вак-вак атлап, муеннарын текә тотып йөрүләре! Яланаяк йөрүнең ни икәнлеген дә белмиләр! Кызларын исә күбәләккә охшатып киендергәннәр. Башларында энҗе-мәрҗән сипкән калфак. Чәчләрендә аллы-гөлле тасма дисеңме, күлмәк итәкләре гармун күрегеннән болайрак. Мирсәетләр авылында әҗәл даруы итеп эзләсәң дә табып булмый торгандыр андый киемне. Кайларда гына булмаган да, ниләр генә күрмәгән бу малай-кызлар. Белмәгән нәрсәләре юк, укыган җирләре дә – кадет мәктәбе йә гимназия. Шундый мәктәпләрдә укысаң икән ул. Телләрендә Казан да Мәскәү генә, Оренбург та Уфа… Әллә нигә бер, килешле генә итеп, Мирсәеткә аңлашылмый торган урыс сүзләре кыстырып җибәрүләрен әйтәсеңме…

Берзаман тәмле сыйлар куелган өстәл артында ипле генә сөйләшү башланып китә. Кайсы фамилиянең кайдан килеп чыгуы, Петербурда басылган кайсы китапларда кемнең бабасы искә алынуы, кемнәрнең кайчан морза булып китүе турында бәхәсләшергә тотына ак чалбар кигән туры муенлы малайлар. Берсенең бабасы, Иван Грозныйга төлке тун тегеп биргән өчен, морза дәрәҗәсенә лаек булган, икенчеләре Әби патшаның этләрен ашатып торганга, өченчеләре гомер-гомергә ниндидер җир биләүченең кучеры булганга күрә. Китә мактанышу, китә бәхәс… Терегуловлар бер якка бүленеп чыга, Чанышевлар – икенче якка, Еникеев һәм Мамлиевларның да бирешергә исәбе юк. Ә Мирсәет, өстәл почмагына посып, чөгендер туглаган салкын катык ашап утыруын белә. Янәсе, бу бәхәс кагылмый аңарга.

Шунда араларыннан берәве кызык табып әйтеп куя:

– Малайлар, арабызда иң затлы нәселдән чыккан кеше барын онытканбыз түгелме соң?

– Кем ул?.. Кем? – дип, барысы да бер-берсен бүлдереп сорарга, кызыксынырга керешә.

Шулчак сорау бирүче әүвәл шаркылдап көлеп җибәрә:

– Без морзалар гына… Әнә Мирсәет утыра. Безнең арада иң күренекле нәсел аныкы. Аның әтисе – мишәр, – ди аннары.

Көлүгә башкалар кушылып китә.

Тешләрен кысып түзә Мирсәет, еламаска тырыша. Морза малайлары алдында сер биреп булмый бит инде.