banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом


– Бездә көрәшнең французчасын, урысчасын белмиләр… Морза малае дигәч тә, әллә кем булган…

– Нәрсә, син көрәшәсеңме? – дип, Гаташны үзе янына чакырды кунак егет. – Әйдә, карыйк, татарча ничек көрәшәсең икән.

Бу юлы дәшмәде Гаташ, борынын гына тартып куйды. Үзеннән бер башка калку малай янына курыкмый ничек чыгарга кирәк. Мәхмүткә, яшькә бер чама булса да, аларның һәркайсына караганда да гәүдәгә байтак кына калкурак һәм эре сөякле иде.

Гаташтан булмагач, көрәшергә Мирсәеткә кала. Кунак егет белән эләгешеп китүче дә үзе ич! Башкаларга караганда күбрәк аны рәнҗетте, аңардан көлде Мәхмүткә. Үзен генә түгел, әти-әнисен рәнҗетте, аларның ярлылыкларыннан көлде. Узган елгы мыскыллау сүзләре дә хәтердән җуелырлык түгел. Күрсәтер әле ул аңарга «хәерче» нең кем икәнлеген… Мирсәет уч төпләренә, «тәч» итеп, бер төкерде дә морза малаеның каршысына чыгып басты:

– Җә, карап карыйк синең ак күмәчеңнең нәрсәгә яраганын. Алыштанмы, салыштанмы?.. – дип тә өстәп җибәрде.

Югалып калу кая, шундук ыштан бөрмәсеннән бөтереп эләктереп алды аны Мәхмүткә.

– Алыштан да, салыштан да… Кара аны, үпкәләштән булмасын соңыннан.

Мирсәет тә, тешләрен чытырдатып кысып, тегенең чалбар каешына ябышты, күзләрен йомды. Теге көчле, Мирсәетне үзенә таба тартырга кереште. Әмма бирешергә ярамый, бирешергә һич кенә дә ярамый иде. Аның нәселен, әтисен рәнҗеткән, үзе кебек бөтен ярлы-ябагайдан кычкырып көләргә җөрьәт иткән аксөяккә ничек җиңдерергә мөмкин. Иптәш малайлары да әнә аңарга ышана, җиңүен тели.

– Мирсәет… Билеңне бирмә, Мирсәет. Аяк чалырга маташа… Аяк чалдырма, – дип, көч-гайрәт өстәп торалар.

Егыла-нитә калса, оятын ничек күтәрерсең. Бу бит сиңа Сабан туенда үзең кебек яланаяклы авылдашың белән көрәшү түгел… Байлар көчлерәкме, ярлылармы?.. Ак күмәчме, кара ипиме?.. Ак сөякме, әллә карасымы?.. Мирсәет һәм аның дуслары өчен бу алышуда әллә нәрсәләр хәл ителәчәк.

Гайрәтле бит теге, үзенә таба суырыпмы-суыра, нәләт, ыштан бавы гына түзсен… Куллары тәртә сыман, ботинкасы белән яланаякка китереп баса. Аяк бармакларын чирәмгә батырып карышты Мирсәет, бирешмәде.

Җиңел генә эләктереп сала алмагач, ниһаять, Мәхмүткә дә әмәлен үзгәртергә булды: ыштан бавын җибәрә төште дә яшь тай сыман әле бер якка, әле икенче якка артын уйнаткалап йөри башлады. Бил аша очырырга, ахры, исәбе. Көрәш рәтен белгән авыл картлары юк бит шунда, «татарча болай көрәшмиләр» дип әйтерләр иде. Малайлар да әллә телләрен йоткан, әллә Мирсәеттән өметләре өзелде, ләм-мим сүз дәшмиләр.

– Әллә французча көрәшә башлады инде болар, – дип, Гаташ кына искәртеп куйды бераздан.

Үзенең хәле бетә башлавын, тыны кысылганын чамалап алды Мирсәет. Тагы шулай тартышуларын дәвам иттерсәләр, ул җиңеләчәк. Тегенең исә сулыш алганы да ишетелми әлегә – чабыш аты кебек уйнаклап кына тора.

«Әти өчен… Мишәрлегем өчен… Кара ипи өчен…» – дип, Мирсәет бөтен булган җегәрен бер йодрыкка туплады да кинәт кенә тегенең күкрәк астына килеп керде һәм, каешыннан урап тоткан көйгә, ике-өч адым артка чигенде дә баш аркан ыргытты үзен.

Морза малае арка белән ничек килеп төшкәнен абайламый да калды. Мирсәет исә елт кына аның өстенә үк менеп атланды.

– Ур-ра! – кычкырырга кереште малайлар. Мирсәетне кулларыннан тартып торгыздылар да кочакларга тотындылар, шап та шоп аркасыннан чәбәкләделәр.

Уйлый башласаң – ышанмассың. Үзеннән күпкә көчлерәк һәм тазарак, кадетлар корпусында тәрбияләнеп махсyс физик чыныгу алган Мәхмүтне егарлык көч шулчакта каян килде икән аңарга? Бу аның сыйнфый көрәштә беренче чирканчык алуы, беренче җиңүе булгандыр, мөгаен…

* * *

Көннәр бер-бер артлы уза торды. Көзләр үтеп, кышка керделәр. Мирсәетнең әле булса «Бәләкәй йолкыш» ны тәмамлый алганы юк. Әмма әледән-әле төрле маҗараларга юлыгучы бу инглиз малае турында инде Кырмыскалыда ишетеп кенә түгел, укып та беләләр. Романның Мирсәет тарафыннан тәрҗемә ителгән аерым бүлекләре инде кулдан-кулга йөреп таушалып бетте.

Шуңа да карамастан Мирсәетнең бу эшне ташларга җыенганы юк, буш вакыты булдымы – өстәл артына утыра. Тәрҗемә итә, әзер өлешен иң элек әнисенә, апалары, эне-сеңелләренә укый. Аннан соң гына кулъязма яшьтәшләре, малайлар кулына керә һәм өй борынча китә…

Әмма тәрҗемә эшеннән аерылып торган кичләре дә бар иде Мирсәетнең.

Көннәрдән бер көнне уйламаган җирдән аның янына әтисе килеп керде. 1904 ел булдымы икән бу, 1905 кә чыккачмы, тәгаен генә әйтеп булмый инде хәзер.

Мирсәет өстәлдәге кәгазь кисәкләрен, әтисеннән яшереп, тез өстенә шудырды. Гаепле кеше сыман, үз-үзен кая куярга белмичә борсаланырга кереште.

Табигый инде, улының шул рәвешле яшертен эш белән шөгыльләнүе ата кешедә кызыксыну уятты. Качырып азапланган кәгазь кисәкләреннән берсе ялгыш идәнгә төшкән икән: Хәйдәргали агай, ипле генә килеп, шуны кулына алды һәм үз күзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә имәнеп китте – аның улы Мирсәет патшаны бәреп төшерергә чакырып язылган татарча листовка күчереп утыра икән ләбаса!..

Муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты атаның, колаклары кызыша башлады. Әмма тавышын күтәрмәде: күрше бүлмәдәгеләрнең ишетүе бар. Мондый эшне ишеттермәгәне, белгертмәгәне хәерле ич аның өчен дә.

– Нәрсә бу?! Төннәр буе нәрсә күчереп утырасың син?! Кая, башкаларын да күрсәт әле…

Капыл гына урыныннан күтәрелеп, алдындагы кәгазьләрен күлмәк астына тутыра башлады малай. Үзе куркуга төшкән, әмма күзләре утлы күмер булып яна.

– Бирмим… Сорама, әтием, берсен дә бирмим.

Үҗәтлектә үзеннән дә арырак киткән бу малайдан күрсәтәсе килмәгән әйберне алай җиңел генә алып булмасын белә Хәйдәргали агай. Яхшылап сөйләшеп, сораштырып карарга булды.

– Кем кушты?

Дәшми Мирсәет.

– Кем өчен күчерәсең аларны?

Малай яман тешләк, һаман дәшми.

– Моның өчен нәрсә булачагын беләсеңме соң син? – дип сорый әти кеше, ниһаять.

– Беләм, – дип җавап кайтара Мирсәет. – Патшага каршы баш күтәргән өчен, сөргенгә сөрәләр яисә асып куялар.

Тетрәнеп куя Хәйдәргали агай.

– Шуны белә торып күчерәсеңме?

– Әйе, – ди малай, җәлт кенә борынын тартып. Зәңгәр күзләре ялт-йолт як-якка карангалап ала.

Гәүдәсен турайта төшеп, кабатлап сорый әти кеше:

– Кем бирде бу кәгазьләрне? Кем өчен күчерәсең, әйтәсеңме-юкмы, малай актыгы?!

– Юк, әйтмим, сорама да, әйтмим дә.

Шунда, бер карарга килеп, бөтен бала-чага җыелып чәйләп утырган табын янына атлый Хәйдәргали агай һәм өлкән кызларына дәшә:

– Сәрвәр… Суфия кызым, кайсыгыз бар анда?.. Керегез әле.

Сәрвәр белән Суфия бүлмәгә йөгереп керәләр.

– Нәрсә, әти?.. Ни йомышың бар, әтием?

– Барыгыз әле, берегез, җәлт итеп, Нуриәхмәт хәзрәтне чакырып килегез… Син бар, Суфия кызым, синең аяк җиңел була торган иде.

– Әти, – дип, җан авазы белән тавыш бирә шунда моңарчы шым гына почмакта утыруын дәвам иткән Мирсәет. Әтисенең нәрсә ниятләгәнен яхшы аңлый, чөнки, Нуриәхмәт хәзрәт дигәчтен дә, эсселе-суыклы булып китте – яхшыга түгел бу. – Әти, чакыра күрмә хәзрәтне… Ул белми. Бу хакта белми ул.

Мирсәетнең ай-ваена караудан узган иде инде Хәйдәргали агай. «Нәрсә булды, ипле генә яшәп яткан җирдән нәрсә килеп чыкты соң әле», – дип, шомланып килеп кергән әниләре дә улына ярдәм итә алмады.

– Суфия… – дип кабатлады аталары, атларга да, атламаска да белмичә онытылып, янында калган кызына. – Бар, дидем: бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын. Әти көтә, диген. Арасы булса, хәзер үк килсен. Ишеттеңме?!