banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом


Ә күңелендә нәфрәт кузгала. Морза малайларына карата нәфрәт. Берни эшләми генә ак чалбар киеп, муеннарын уклау йоткан сыман туры йөрткән һәммә аксөяккә нәфрәт. Шунда Тау башы авылын җене сөймәгән, юлы төшкән чакларда да урап кына узган әтисен искә төшерә. Менә ни өчен яратмый икән аның әтисе Тау башы авылын… Менә ни өчен ул, бәхет эзләп, унике баласын иярткән килеш, Златоуст, Пермьгә барып җитсә җитә, ә хатынының морза туганнарыннан ярдәм көтми. Кунакка чакырсалар, эшем бар, ди, хәйлә таба.

Юк, кимсенми иде Мирсәет үзенең чыгышыннан. Әтисе Хәйдәргалинең шундый горур, тәкәббер булуы белән хәтта горурлана торган иде әле. Аның морза түгел, мишәр булуы белән горурлана. Әйе, морза түгел, мин мишәр дип кычкырырга әзер иде ул.

Тау башы авылындагы шул очрашу алга таба аның революционер булып китүенә этәргән тәүге сәбәпләрнең берсе булмадымы икән әле?.. Һәрхәлдә, бу вакыйга – аның балачак хатирәләреннән аеруча хәтергә сеңеп калганнарының берсе.

Революцион көрәштә чирканчык алуы исә, алайга киткәч, чираттагы җәйгә туры килә торгандыр. Аларга, Тау башы авылыннан кунак булып, морза малае Мәхмүт килде. Бу узган ел өстәл артында аңардан «мишәр» дип көлгән малай үзе инде. Морза балалары аңа Мәхмүт дип түгел, Махмутка дип кенә дәшәләр иде. Кырмыскалы малайлары белән таныштырганда да, Мирсәет аны, морзаларчарак чыксын өчен, «Мәхмүт» түгел, «Мәхмүткә», дип таныштырды.

Менә шул Мәхмүткәне ияртеп, җәйге кояшлы көннәрнең берсендә алар авыл малайлары белән Тау сеңер урманына җиләк җыярга чыгып киттеләр.

– Сездә Тау башы булса, бездә дә Тау сеңер авылы бар ул, – дип мактанып алды Мирсәет Мәхмүткә алдында.

– Ә нигә аңа шундый исем кушканнар? – дип кызыксынды кунак егет.

– Кырмыскалылар утынны да, печәнне дә «уф алла» арбасы тартып шуннан ташый. Сеңерләре суырылганга, шулай әйтелгәндер…

Дөньяда бер гүзәл авыл булса, ул Тау сеңер була торгандыр. Дөньяда бер гүзәл урман булса – Тау сеңер урманы. Бер урамлы нәни генә авыл әлеге урманның куенына ук кереп тора. Бакча башыннан шау чәчәккә чумган юкәлек башлана. Шул юкәләр арасында яшь имәннәр үсеп утыра. Янәшәдә генә һәр тарафтан җиләкле болын белән уратып алынган зәңгәр күл җәйрәп ята. Дөньяда бер ямьле күл булса, анысы да Тау сеңердә икән. Күлләренең дә исеме – Тау сеңер. Ә төбенә ике дилбегә ялгап та төшеп җитәм димә. Балыкның – җаның ни тели – һәммәсе бар. Табаны да, кара балыгы да, тагы әллә ниндиләре…

Тау сеңер иллә дә ямьле калкулык өстендә урнашкан. Кырмыскалыдан барганда да, гел үргә таба менәсе, аргы яктагы типтәр авылы Биштәкәдән килгәндә дә. Күл читендәге Тау сеңер сыртыннан һәр ике авыл уч төбендәгедәй җәйрәп күренеп тора.

Ул көнне җиләкне күп җыйганнардырмы-юкмы, анысын Мирсәет хәтерләми. Су коендылар, ятып, чишмәдән су эчтеләр, көнозын шаярдылар-уйнадылар. Уен-көлке арасында Мәхмүткәгә бер-бер урынсыз сүз әйтелгәндерме, ул Мирсәетне янә «мишәр» дип үчекләмәк булды.

– Бу сиңа морзалар авылы түгел, – дип, үзен үзе белештермичә кабынып китте Мирсәет. Чөнки яхшы белә: монда бер ул гына түгел, чирәмгә чалкан ятып мәзәк сөйләргә керешкән малайларның барысы да – мишәр. – Һәй, егетләр, сөйләргә онытып торам икән, мин узган җәйне Тау башы авылында булып кайттым бит әле. Морза туганнарым янында. Беләсегез килсә, анда морза малайлары ак ыштан киеп йөри.

Малайлар хихылдап көләргә керештеләр. Мирсәеткә исә бу көлү дәрт-илһам өстәп җибәрә. Узган елгының үчен кайтарсын әле бер рәхәтләнеп:

– Өсләренә дә күлмәк кенә түгел, погонлы, тимер төймәле әллә нәмәрсәкәйләр кияләр икән… Безнең күек яланаяк йөрү кая, кара ботинка аякларында. Ул йөрүләрен күрсәгез сез аларның. – Малайларның бер-берсенә төртешеп көлүләрен күрү дәртеннән Мирсәет сикереп үк тора. – Йөрүләрен, ул йөрүләрен күрсәгез сез морзаларның. Бибиҗамалтәйләрнең ата казы бер читтә торсын.

Ата казга охшатып, морза малайлары булып йөреп тә күрсәтә. Тәгәрәшеп көлә авыл малайлары, һәрчак тыныч һәм ипле генә йөргән Мәхмүткә кыбырсынырга керешә, үзен кая куярга белми башлый.

– Аның каравы беләсеңме син кем? Беләсеңме?.. – дип тотлыга башлый.

– Җә, җә-җә, кем ул? – дип котырта малайлар арасыннан кемдер, кәмитнең дәвамын көтеп.

– Аның каравы син – мишәр, – ди Мәхмүткә.

Кырмыскалы малайлары кебек үчекләшергә өйрәнмәгән ул. Башка әйтер сүз таба алмый, ахры.

Авылың белән мишәр булганда рәхәт икән ул, бу сүз Мирсәет өчен үчекләшү булып та яңгырамый инде хәзер. Киресенчә, аңа дәрт кенә бирә. Әнә күпме дуслары, үзе кебек үк яланаяклы, ямаулы ыштаннан башка өсләрендә берни булмаган мишәр малайлары аның әйләнә-тирәсендә. Тагы да дәртләнебрәк китә:

– Хи, малайлар, беләсегез килсә, аларның ашаганы да безнең күек түгел икән.

– Җә, сөйлә… Сөйлә инде: морза малайлары ни ашый? – дип котырталар аны.

Сыңар күзен кыса төшеп, бармак бөгә-бөгә санарга керешә Мирсәет.

– Ашаганнарымы?.. Морза малайлары ак күмәч кенә ашап тора икән.

– Кит аннан! – дип тел шартлата берсе. Бер-беренә төртә-төртә: – Ак күмәч… Ак күмәч! – дип, авыз суларын йотып куялар.

– Тагымы?.. – Рольгә кереп киткән Мирсәет уйга калып торган була. Күзенең кырые белән генә читтә торып калган Мәхмүткәгә карап ала. Аңар ничек, ул ничек кабул итә, янәсе. – Тагы ак май… күкәй… шикәр… җылкы шулпасы гына ашап торалар икән.

Сузып кына, тәмен белеп кенә сөйли Мирсәет. Малайлар, һәр яңа ризык төре турында ишеткән саен, авызларын чәпелдәтеп, сүз берләшкәндәй, «ух» ылдап куялар. Бу авазлар бигрәк тә «шикәр» не искә алгач көчәеп куя.

– Сөйләмә, Мирсәет, сөйләмә… Җылатасың, малай, – дип, аның аркасына килеп сарыла Гаташ атлы малай. Ухылдаганда да, ул барысыннан арттырыбрак җибәргәндер.

– Шултикле ашагач, ну көчтер инде синдә, малай, – дип, Гаташ Мәхмүткәгә төртелеп алган була, тегенең мускулларын тотып карарга омтыла.

Яшькә бер чама булсалар да, морза малае таза, буйга да Гаташтан калкурак. Тегене җилпеп кенә җибәрә. Мирсәет дәвам итә:

– Ә үзләре, малай, көн буе ак күмәч, шикәр генә ашап торсалар да, тамчы да эшләмиләр икән. Ашыйлар да йоклыйлар… Ашыйлар да йоклыйлар… Аннары һавада йөриләр икән… – Монысы – «һавада йөрү» дигәне – бөтенләй яңа төшенчә иде малайлар өчен. Аңышмыйча, бер Мирсәеткә, бер Мәхмүткәгә карангалап тордылар.

– Ничек… Ул «һавада йөрү» дигәннәре нәрсә тагы? – дип, әлеге дә баягы Гаташ өлгерлек күрсәтте.

Мирсәеткә сорау гына булсын, йөгәннән ычкынды инде әллә кайчан.

– Туйганчы ак күмәч белән корсакны тутыралар да менә болай итеп арлы-бирле йөренергә керешәләр. Бер эшсез җил сугарып кайту «һавада йөрү» була икән.

Бу юлы да морза малайлары булып йөреп күрсәтте. Иптәш малайлары чирәм өстендә тәгәри-тәгәри көлде.

Шулчак түземлеге чамадан ашкан Мәхмүткә телгә килде:

– Әйе, – диде ул, горур гына башын югары күтәреп, җиңенә ябышкан үлән яфракларын сыпыргалап куйды. – Без, морзалар, аксөякләр, шуңа күрә ак күмәч ашыйбыз. Ә сезнең сөякләр кара, шуңа күрә ашаганыгыз да кара икмәк.

Авыл малайлары көтелмәгән бу сүзләргә ничек җавап кайтарырга белмичә югалып калдылар. Ипле һәм матур итеп, сүзне-сүзгә чиккән сыман җиренә җиткереп сөйләшә иде Мәхмүткә. Ләкин шунда, Мирсәеттән калышасы килмәгәнгәме, әллә үз җавабыннан үзе канәгать булмыйчамы, малайның бәгыренә кагыла торган сүзләр тезеп китте:

– Сез авылыгыз белән хәерчеләр. Ашарыгызга да кара икмәк белән арыш чумарасыннан башка нәрсәгез юк. Килгәнемә үкенеп бетә алмыйм, кешечә кунак итә алганыгыз да юк…

Кунак егетнең бу сүзләре иң элек Мирсәеткә килеп кадалды. Малайларның һәммәсенә ачуы чыгып сөйләсә дә, турыдан-туры аңарга кагыла иде бит. Ул, кунакка дип, аларга килгән.

– Әйе, без кара ипи генә ашыйбыз… Аның каравы көн-төн эшлибез, – диде Мирсәет, чарасызлыктан ничек чыгарга белмичә.

Аны яклап, башка малайлар да шул ук сүзләрне кабатлады.

Вәкарь белән, җиңүче сыйфатында эре генә көлемсерәп алды Мәхмүткә. «Әйтсәм, берәгәйле әйтәм», янәсе, һәм һәркайсына ишетелерлек итеп өстәп куйды:

– Телегез булмаса, күптән карга күтәреп киткән булыр иде үзегезне.

– Әйдә, көрәшәбез, – дип әйтеп ташламасынмы шунда Гаташ.

– Әйдә, – дип, шундук эләктереп алды кунак егет. Биленә таянып, уртага чыгып басты. – Сезгә ектырсам, кадет булып та йөрмим мин.

Гаташ үзе тәкъдим кертте, ә үзе малайлар артына кереп посты. Кем-кем, көрәш дигәннәре аңардан булмый инде, Сабан туенда катнашса да, шул ат чабышында гына узыша торган иде.

Малайларның шүрли калуын сиздеме Мәхмүткә, батырайганнан-батырая барды. Җиңнәрен сызгана төшеп, уч төпләренә төкергәләргә кереште.

– Әйдә, ничек көрәшәбез – татарчамы, әллә французчамы?..

Малайларның барысы өчен дә җавапны Гаташ бирде: