banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

– Мирсәет, – дип, колачын киң җәеп кочагына алды ул аны. – Менә очрашу… Менә сиңа очрашу ичмасам…

– Исәнме, Якуб, саулармы?.. Мин бит сине фронтта дип белә идем. Кайдан килеп чыктың? – Ул да түгел, Мирсәет сәерсенеп калган Мулланур белән Камилгә таба борылды. – Бу унтер-офицер минем якын туганым Якуб Чанышев була.

Ул да түгел, Якуб, үз итеп, аның җилкәсенә кундырып алды:

– Бәй, бергә уйнап үскән чакларны онытмагансыңдыр әле?.. Теге чакта безнең Тукай авылына, Тау башына килгән идең, хәтерлисеңме?..

– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә… Күлмәгемнең җиңен чияләндереп, каз боты кимерткәнең дә истә әле…

Балачакларын хәтерләп, рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Балачак кынамы, бер үк елларда Казанның укытучылар мәктәбендә дә укыды ич алар. Дөрес, туган еллары бер булса да, Якуб Чанышев укырга соңрак килгән иде. Әмма, туганнан туышкан якыннар буларак, һәрчак бергә аралашып, ярдәмләшеп укыдылар.

– Булды, егетләр, – дип, сәгатенә карап алды Вахитов. – Кода-кодагый уеннарын калдырып торыйк. Кузгалырга вакыт, көтәләрдер.

Мөселман социалистлары комитетының Казан социал-демократлары белән алдан килешенелгән очрашуы иде бу. Һәммәсе үзләрен «большевиклар» санаса да, хәзергә аерым-аерым эшли иде әле алар. Һәр ике яктан дүртәр кеше.

Әмма бүлмәдә мөселман социалистлары делегациясен биш кеше аягүрә басып каршы алды.

– Иң элек үзебезнең кунак, Мәскәүдән килгән большевик иптәш Блюхер белән таныш булыгыз, – диде, Казан большевикларының җитәкчесе Тихомирнов.

Түргә кунакны утырттылар. Ә ике мөстәкыйль оешма вәкилләре озынча өстәл артыннан кара-каршы урын алды. Бер якта Гирш Олькеницкий, Карл Грасис, Казанга әле генә килеп төшкән Яков Шейнкман һәм рәислек итүче В. А. Тихомирнов иптәш. Каршы якта Мулланур Вахитов, Камил Якубов, Якуб Чанышев һәм Мирсәет Солтангалиев.

– Сезнең сөйләшүгә мин катышмам. Мөмкин булса, тыңлап утырырга теләр идем, – диде, түр башында сабыр гына утырган таза муенлы Блюхер. – Ә ахырдан, бәлки, бер-ике авыз сүз әйтергә дә мөмкин булыр.

Карышучы күренмәде.

– Ягез, кем башлый, – дип мөрәҗәгать итте Тихомирнов. Чәчрәп чыгарга торучы табылмагач, бераз паузадан соң ул сүзен дәвам итте. – Көрәш соңгы һәм хәлиткеч этапка якынлаша, иптәшләр. Питердагы июль вакыйгалары, Мәскәүдәге чуалышлар безнең өчен гыйбрәт булсын. Берләшергә, милли, дини аерымлыкларны онытып, бердәм һәм хәлиткеч көрәшкә әзерләнергә кирәк. Эшчеләрне кораллы восстаниегә әзерләргә…

Бу уңайдан берәү дә бәхәс кузгатмады. Әлегәчә таркау булган көчләрне туплау ихтыяҗы һәркемгә аңлашыла иде. Шул туплану һәм бергәлекнең юлын дөрес билгеләү кирәк. Олькеницкий һәм бу кешеләр арасында үзен шактый иркен тоткан Чанышев нәкъ әнә шул хакта кайбер фикерләре белән уртаклаштылар.

Әмма тора-бара, сүз артыннан сүз чыгып, Карл Грасис татарларга үзенең дәгъвасы булуын сөйләргә кереште.

– Дөнья беткән диярсең. Көн дә съезд, көн дә тантана, бөтен илнең милләтчеләре җыелды Казанга, – диде ул, офтанып. – Бу эшкә чик куярга кирәк, иптәшләр. Татар социалистлары, әгәр дә инде үзләрен большевик дип саныйлар икән, милли оешмаларның эченә үтеп керсен һәм кул кушырып кына утырмасын, корт сыман эчтән кимерсен, таркатсын ул оешмаларны. Казан Истанбул яисә Мәккә түгел. Казан – интернационалистлар шәһәре, Россия шәһәре соңгы чиктә.

– Грасис иптәш, – дип, моңарчы тын гына тыңлап утырган Мирсәет аны бүлдерергә кирәк санады. Түземлеге җитмәде. – Мин үзем Истанбул белән Мәккәдә булган кеше түгел түгелен. Әмма Казан – татар милләтенең мәдәни вә рухи мәркәзе. Берләшергә, бер йодрык булып тупланырга чакырганда, сүзләрне барлабрак сөйләшсәгез иде…

Мирсәетнең сүзләрен ошатмыйча, Грасис аны бүлдерергә ашыкты. Мулланур Вахитов белән Камил Якубов тарафына карап сораган атлы булды:

– Бу иптәш кем була? Каян таптыгыз аны?.. Гаяз Исхакыйның шәкертен алып килгәнсез түгелме?

– Иптәш Грасис, – дип торып басты Мирсәет. – Мин монда үземне рәнҗетүләрен тыңларга килмәдем… Инде соравыгызга җавап бирәм. Хәтерләргә тырышыгыз, Мирсәет Солтангалиев булам. Шушы елның июленнән Мөселман социалистлары комитеты әгъзасы. Большевик! Ә инде Исхакый дигән сүзегезгә килсәк, аның шәкерте түгел әлегә, әмма Гаяз әфәндегә тел тидермәвегезне үтенәм.

– Ә-ә-ә, – дип, кул гына селтәмәде Грасис, үз-үзен тотышы шуны аңлата иде, һәм Мулланурга карап башын чайкап куйган булды. – Ну тәртип тә соң үзегездә!

Вахитов күңеленнән ни уйлагандыр, аны-моны сиздермәде.

– Минем үз милләтемне үзәктән ашый торган корт булырга җыенганым юк, – дип тәмамлады Мирсәет, әйтәсен әйтте. Янәшәсендә утырган Якуб Чанышевның берничә мәртәбә, үзен туктатырга теләп, чабудан тартуына да игътибар итмәде.

Янә Тихомирновның ипле тавышы ишетелде:

– Җитәр, иптәшләр. Безгә бер-беребезне хөрмәт итеп сөйләшкәндә дә бик таманга килер хәзер.

– Дөрес, – дип җөпләп куйды Вахитов. – Әмма мин Солтангалиев сүзләре белән килешәм. Без монда фикер алышырга диеп килдек. Юкса беренче мәртәбә генә түгел, иптәш Грасисның һәм кайбер башка иптәшләрнең шундый гадәте бар: татар большевиклары белән, ата белән ул сөйләшкәндәй, югарыдан торып, колакка чиертеп кенә сөйләшергә омтылалар. Бу – һичнинди кысаларга сыймый торган нәрсә. Патша заманыннан килгән империячел гадәтләрне онытырга вакыт. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, без үзебезнең тирәгә мөмкин кадәр күбрәк көч туплау өчен тырышырга тиеш. Мөселманнарның уянуы хафаландырмый безне, ә эшләргә мәҗбүр итә. Эшчеләр арасында да, хәрбиләр арасында да агитация эше безнең тарафтан активлаша бара…

– Иптәш Чанышев, – дип, Якубка эндәште Тихомирнов. – Сез ни әйтерсез, Казан прапорщиклар мәктәбендә эшләүнең нәтиҗәсе булачакмы?

Чанышев, шул мәктәптә алып барган эше турында кыскача сөйләгәч, Казан гарнизонында да социализм идеяләренең популярлык казана баруын искәртеп узды.

Аннан август һәм сентябрь айларында үткәрергә уйланылган митинглар һәм вакыйгалар турында киңәштеләр, һәр митингка җаваплылар, большевиклар исеменнән чыгыш ясаучылар билгеләнде…

Шулай да башта кузгалып алган аңлашылмаучылык очраклы булмаган, күрәсең. Тора-бара, янә гел көтмәгәндә, шундый ук каршылыкка килеп юлыктылар. Табигый, әңгәмәдә катнашучыларның күбесе читтән килгән кеше булганлыктан, Казан белән башка бер губерна шәһәре арасындагы аерманы бигүк чамалап бетермиләр. Ә Грасис иптәш исә аңлы рәвештә бу үзгәлекне танырга теләми, татар большевикларының күзенә карап түбәнсетә, кире кагарга омтыла сыман. Бу юлы да «шырпы сызучы» ул иде.

– Россия бербөтен, һәм ул бүленергә тиеш түгел. Татар милләтчеләренең милли-культура автономиясе төзү турындагы уйдырмасы – коры утопия ул. Территориаль автономия һәм федерация дип сөйләнүләре дә – тормышка ашмас хыял. Татар большевиклары мондый буржуаз уйдырмаларга һәм төрле сепаратизмга кискен каршы чыгарга, отпор бирә барырга тиеш.

Бер-беренә карашып куйды татар егетләре. Махсус шулай сөйлиме бу адәм, әллә инанганы шулмы?.. Мирсәеткә бу аеруча гаҗәп тоелды, чөнки Грасисны беренче күрүе. Түзә алмады, үзләренә генә аңлашыла торган итеп, борын астыннан татарча мыгырданып куйды – үзенчә пар чыгарды:

– Акылың котмы соң?..

Мирсәетнең тел төбен чамалаган Камил Якубов яшьлеге белән елмаеп куйды:

– Кот дисә, нишләрсең?..

– Ике уйлап тормас идем… Аңламый һәм аңларга да теләми ич ул безне, – дип, көенеп, башын чайкады Мирсәет.

Шул мәлне Мулланур Вахитовның көр тавышы, камил урысчасы яңгырады:

– Иптәш Грасис, – диде ул, һәр сүзе, сүзнең һәр иҗеге белән кадак каккандай. – Сез татардан гел гаеп эзләп кенә утырасыз. Милли дәүләтчелеккә омтылыш, – ишетмәсәгез ишетегез, ул буржуаз уйдырма түгел, ә безнең – татар большевикларының – иң әүвәле хыял-максатларыннан берсе.

Менә сиңа мә, сезнең белән сөйләшү дә файдасыз икән бит дигән сыман итеп, әңгәмә барышында Грасис берөзлексез башын чайкап утырды. Сизә, күрә иде: чөнки, Вахитов туктагач ук, яшь әтәч сыман Солтангалиев чәчрәп чыгачак. Аның бер урында утыра алмыйча, түземсезләнеп, калкынып-калкынып куюын күрмәслекмени.

Вахитов күп сөйләргә яратмый. Аның сүзләрен шундук Мирсәет эләктереп алды. Әмма эчтән вулкан сыман кайнаса да, бу юлы үзен тыныч тотарга тырышты.

– Милли төбәктә эшләргә алынганбыз икән инде, безгә кайбер мәсьәләләрдән хәбәрдар булу да зыян итмәс, большевик иптәшләр. Берләшергә кирәк дисез, ә шул берләшүнең үзәк тамырына үзегез үк балта чабарга ният итәсез, иптәш Грасис. Элеккечә үк хокуксыз каласы булгач, ни өчен әле татар эшчесе кулына корал алырга тиеш икән?! Россияне таркатырга җыенмыйбыз бер дә, татар һәм башкортның үз идарәсе булудан зыян килмәс Россиягә, борчылмагыз.

«Теләсә кайсы революциянең төп җегәре – милли азатлык хәрәкәте» дигәнне укыганыгыз булмадымы, иптәш Грасис? Марксны, Энгельсны яисә Плеханов хезмәтләрен караштырган, укыган кеше болай димәс…

Махсус шулай үзен күрсәтәсе килеп сөйләде Мирсәет. Болар үзләрен әллә кемгә куймасын әле. Социализм теориясен җитәрлек өйрәнгән алар да.

– Ә Ленин Россиянең бөтенлеген яклый. Бернинди автономия яисә федерация турында искә дә алмый Ленин! – дип, Мирсәетнең юлына аркылы төшкән булды Грасис.

Кем-кем, әмма Мирсәетне алай гына каплап булмый. Шунда ук хәтер янчыгыннан сүзгә-сүз Лениннан цитата чыгарып салды:

– «Башка халыкларны изгән халык ирекле буламы?» – дип сорый Ильич үз-үзеннән. Һәм җавабы кыска аның: «Юк!» – ди ул. Әнә шулай, иптәш Грасис! Хәтерегезгә төшерәм. Бу аның «Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» дигән хезмәтеннән.

– Сәяси максаттан язылган сүз, – дип мыгырданды Грасис. Һәм алга таба бәхәсләшүдән тыелып калды.

Шейнкман иптәш, яңа кеше буларак, күбрәк тыңлап кына утырды. Олькеницкий белән Тихомирнов исә татар большевикларының кәефен кырырлык сүз әйтмәделәр, киресенчә, әледән-әле аларның тәкъдимнәрен хуплап утырдылар.

Блюхер бары тик тыңлады гына, алдан вәгъдә ителгәнчә, бәхәсләшүләргә катнашмады. Шулай да соңыннан Мәскәүгә кайткач, аның «яшь татар большевикларыннан кызыклы кадрлар байтак икән» дип сөйләгәнлеге мәгълүм.