banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

– Тартынма, Мирсәет, тартынма… Син минеке инде хәзер…

Карышамы соң… Рауза аңарга үпкәләмәгән икән… Алайса, ник елый соң ул?..

– Рауза, – диде Мирсәет күкрәк тавышы белән. – Елама син. Миңа бик тә кыен була, син еласаң…

– Миңа – рәхәт. Елагач күңелем бушана.

– Ә син миңа ышан, ярыймы, Рауза. Мин һичкайчан, һичбервакытта да ташламам үзеңне…

Еламый иде инде Рауза. Аякларын җыя төшеп, кибәнгә сөялеп утырды һәм Мирсәетнең күзләренә текәлде:

– Егетләр гел шулай дип сөйли инде алар…

– Егетләрне белмим, Рауза. Ә мин үзем һичкайчан һәм һичбер вакытта да…

Рауза сөйләп бетерергә ирек бирмәде аңарга. Уч төпләре белән, үз итеп, шаярган булып, аның авызын каплады…

– Ант итмә, Мирсәет. Мин синең яхшы егет икәнеңне беләм болай да.

– Шулай булгач соң?.. Телисеңме, менә бүген үк, Кырмыскалыга кайтып җиткәч үк, әтидән фатиха алабыз да никах укытабыз.

Раузаны егетнең бу тәкъдиме дә әллә ни шаккатырмады. Нидер уйлый, нәрсәләр турындадыр уйлана сыман иде ул. Шуңа сүзләре дә коры һәм кырыс килеп чыга:

– Юк, син өйләнмәячәксең миңа, Мирсәет.

– Ни өчен? Син ни сөйлисең, Рауза…

– Ни өчен икәнлеген белмәдеңме?.. – дип, сынаулы карашын егеткә төшереп алды кыз һәм капылт кына кабынып китте. – Син үзеңә тиңнәрне табарсың, Мирсәет, шуңа өйләнерсең һәм бәхетле булырсың…

Рауза шунда моңарчы да сөйләмәгән һәм киләчәктә дә башка һичкемгә сөйләмәячәк серен чиште Мирсәеткә…

Туры һәм кыю хатын ул, үзенә ихлас мөнәсәбәттә булган кешене алдап йөртергә намусы кушмаган, күрәсең.

Кызга тугыз яшь тулар-тулмас чакта, аның әтисе үлеп киткән. Бер ел чамасы вакыт узганнан соң, әнисен бөлгән князь Кудашевка димлиләр. Аның исә үз чиратында хатыны вафат булган, һәм ул тумыштан гарип малае белән генә торып калган. Ике гаилә бергә кушылып яши башлаган. Әнисенә ияреп килгән Раузадан һәм аксак аяклы, кәкре куллы князь токымыннан башка балалары булмый.

Үги әтисенең улы үзенә күрә генә түгел: шактый үҗәт, ә инде җае чыкканда дорфалыкта да кимен куймый торган була. Раузадан ул биш-алты яшькә өлкәнрәк. Тегенең үзенә «абый» дип әйттерәсе килә кыздан. Ә кыз, абый дию кая, «князь» дип кенә дәшә тегеңә. Әти-әниләре каядыр кунакка киткәч, «князь» Раузаны караңгы базга яба һәм: «Абый димәсәң чыгармыйм», – ди. Сүзендә тора – чыгармый да. Әниләре кайтканга кадәрле, дүрт-биш сәгать базда ята Рауза, әмма үзенекен итә – «абый» диеп әйтми.

Шуның белән генә бетсә бер хәл – Рауза уникенче яшь белән барган көннәрнең берендә ир белән хатын, куналатып, Эстәрлетамак базарына чыгып китәләр. Кышын була бу. Тышта салкын җил сызгырып тора. Төн озын, өй караңгы… Бер ялгызы үз бүлмәсендә йоклап яткан кыз төн уртасында куркып уянып китә. Саташуым гынамы әллә дип уйлый башта… Юрганы астына, анадан тума чишенеп, теге егет кереп яткан. Мыш-мыш сулавыннан ук куркып качарлык оятсызның. Кыргый җанвар сыман кызга ташланып, ике куллап аның күкрәгенә ябыша.

– Җибәр, – дип кычкыра кыз. Ярдәмгә дә чакырып карый. Кышкы кара төндә ике кат тәрәзә аша кем ишетсен. Урамда кем булсын шундый вакытта.

Берни дәшми, мышкылдавын гына белә «князь». Унҗидегә җиткән егеттә, гарип булса да, кыз баланың аяк-кулларын каерырга гына көч җитәрлек.

– Тимә… Мин сиңа абый диеп әйтәм… Моннан соң гел абый гына диярмен. «Князь» димәм. Җибәр, зинһар. Алла хакына җибәр… – дип ялвара кыз, йөрәк авазы белән кычкырып еларга керешә.

Ялынулар, ялварулар файдасыз була – теге имансыз үзенекен итә барыбер.

Ә инде әти-әниләре кайтуга, дәү йодрыгын Раузаның борынына терәп кисәтеп куя:

– Әгәр дә мәгәр, әйтәсе булсаң кара. Шундук үзеңне дә, анаңны да суеп үтерәчәкмен.

Үзе өчен түгел, әнисе өчен курка кыз бала, – дәшми кала. Һәм шул көннән башлап, өлкәннәр кая булса да чыгып киттеме, ишекләрне бикләп, тәрәзә өлгеләрен тартып куя да теге, өйдәге бүлмәләрнең барысын бер итеп, кызны куалап йөри башлый.

Дүрт-биш ел дәвам итә бу шулай. Шул дүрт-биш ел дәвамында «князь» нең авызы тулы черек тешләреннән килеп торган сасы искә түзәргә, аның кыргый мышкылдавына буйсынып яшәргә мәҗбүр була кыз.

Шактый соңарып булса да, ата-анага да барып җитә бу «яңалык», һәм Раузаның әнисе, кызын ияртеп, авылдан ук чыгып китәргә мәҗбүр була.

Шул тарихны сөйләп бетерде дә Мирсәетнең күкрәгенә капланып үксеп-үксеп еларга кереште Рауза.

– Тукта, Рауза, елама… Син елаганда, миңа бик тә читен… Ярар, үткән эшкә салават, Рауза, елама, – дип тынычландыра аны егет.

– Нигә сиңа тиң булмадым икән мин, Мирсәет… – дип такмаклый бирә Рауза.

Мирсәетнең йөрәге яна. Яну гынамы, колагы ишеткәннәрне ничек аңларга да белми ул. Хәзер Раузаны тынычландырсынмы, үзенме?! «Князь» Кудашевны белмәсә бер хәл!.. Шул чиркангыч затның кем икәнлеген, Казанда Укытучылар мәктәбендә укыганда ук, үз җилкәсендә татыды ич ул да. Анда да шул, монда да… Ничек шулай туры килеп тора, ничек һаман аның юлына каршы төшә соң әле бу «князь»?! Язмыш дигәннәре шулмы икән әллә?! Бугазына авыр төер килеп тыгылды аның, ачу, нәфрәт…

Рауза дәшеп куйды шунда:

– Нигә бер сүз дә әйтмисең, Мирсәет?.. Мине гафу ит димим. Ләкин ни дә булса сөйлә… Ачулан, орыш, ләкин дәшми торма… Син шулай дәшми торганда, миңа бик тә авыр.

Ни дисен Мирсәет. Үзенең «князь» Кудашевны белгәнлеге белән мактансынмы?.. Аны белүеннән Раузага җиңеллек килерме, үзенәме?.. Кыяфәтен күрү түгел, исемен искә алырга чиркангыч.

– Мирсәет, дим, ник дәшмисең син?.. Мирсәет…

Чынлап та, нигә дәшми соң әле ул?.. Әле генә үзен дөньяда иң бәхетле кеше дип хис иттергән, әле генә үзенә бөтен Җир шарын, галәмне колачларлык илһам китергән кешене нигә шулай газаплый ул үзенең дәшмәве белән?..

Мирсәеттән бер-бер юату сүзе ишетәсе килә торгандыр Раузаның. Ә ул һаман дәшми дә дәшми. Ни әйтсә дә, урынсыз чыгар, көлке булыр кебек… «Нигә елый соң әле бу Рауза», – дип уйлап куйды ул шунда, фикеренә аязлык килеп. Ул бит үз теләге белән түгел… Үзе сайлап алган язмышы түгел ич аның… Ялгышы да түгел! Шулай икән, кемнеңдер явызлыгы өчен гомере буена бәхетсезлеккә дучар ителергә тиешме ул?.. Раузаның бит һичбер гаебе юк аның каршысында… Нигә газапларга тиеш ул аны?..

Кинәт, бөтен зиһенен бер йодрыкка җыйнап, кызга дәште һәм, кысып-кысып, аның аркасыннан кочып алды:

– Күңелеңнән чыгарып ташла син аны, Рауза, оныт!.. Булмаган һәм юк дип сана!..

Рауза аңарга елышарак төште, әмма әйтер сүз тапмады булса кирәк.

– Шуңа карап, без бәхетсез булырга тиешлеме?! Юк, Рауза, син минеке генә… Һәм минеке генә булырсың, шулай бит?.. – диде Мирсәет, куллары белән кызның кайнар яңакларыннан сөеп. Ул тагы да үзенә кыса төште аны. – Мин сүземнән кайтмыйм. Иртәгесен, юк, бүген үк, мулла бабайны чакырып, никах укытабыз, боерган булса…

– Мирсәет, – дип кенә әйтергә өлгерде кыз. Гүя бу сүз аның күкрәгеннән бәреп чыкты, һәм ул, ут өермәсенә әверелеп, егеткә омтылды, сулкылдый-сулкылдый, кайнар иреннәре белән аны үбәргә, шашынып иркәләргә кереште.

Тел тибрәтеп сүз әйтү кая, дөньясын онытты Мирсәет, ут өермәсе аны тагы, баягыдан да кайнаррак итеп, үзенә йолып алды. Йолып алды һәм җибәрмәде…

– Синеке генә… Бары синеке генә…

– Минеке… Бары минеке генә…

Гади, гадәти сүзләр генә түгел иде болар. Кызның бөтен җаныннан, күңеленең иң түреннән саркыла иде сыман алар. Үз-үзенә ант бирә идеме ул шулай, аңламассың, әллә чын-чынлап Мирсәетне сихерләве идеме?!

Рауза белән икесе арасында гына калырга тиеш булган әлеге сер хакында Мирсәет уйламаска тырыша иде. Әмма, кешедән таләп итү җиңел булса да, үзеңне мәҗбүр итү кыен икән, кайчак, аеруча ялгыз калган чакларында, әрнеп, сыкрап искә төшерә иде ул шушы вакыйгаларны.

Ә бүген исә әйтеп аңлату мөмкин булмаган дәрәҗәдә кыен һәм авыр аңарга. Узган төндәге хәлләр аны тәмам пошаманга салды: гүя әлеге дә баягы җәрәхәтенә янә тоз сиптеләр…