banner banner banner
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Оценить:
 Рейтинг: 0

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана


1829 елда монда А. С. Пушкин килә. Манарага менә, мәзин мәйданына чыга. «Арзрумга сәяхәт» язмасында бу хакта искә ала. Чумадан үлүчеләрнең меңнәрчә каберлекләре өстендә юкә һәм чинар агачлары үсүен, уң якка таба Кавказ тауларының карлы башлары ямь биреп торуын, алда урманлы калкулыклар булуын, кала диварларын бәян итә.

Манараны торгызырга теләп, 1981 елда реставраторлар аны саксызлыклары аркасында аударалар. Каш ясыйм дип күз чыгару була бу.

Риваятьләргә күрә, иске заманнарда Хуҗа Бирде хан яшәгән. Ул Җанибәк ханның улы Бирдебәк солтан булмадымы икән дигән урынлы сорау туа. Шул заманнарда каланы Татартуп, ягъни «Татар шәһәре» («Татарныкы») дигән исем белән атап йөртә башлаганнар. Аңа кадәр Җулат булган. «Җулат» атамасы кабарда теленнән «хәер калдыру урыны» дигән мәгънә ия, диләр. Җанибәк хан, килеп, аны «Татартуп», ягъни «Татарныкы» иткән.

Балкарлар Татартуп манарасында кешеләрне сүзләренең тугры булуына ант иттерә торган булганнар. Алар, бисмилла әйтеп, Татартуп һәм Пәнҗә-Хәсән исемле ике бертуган исеме белән антларын белдергәннәр.

Нугайлар шушы Татар каласында Алтын Урданың Борга ханы җирләнгән «Борга каш» төрбәсе булуны сөйли. Борга ханны «Борак каган», «Бораган» исемнәре белән дә атыйлар. Мамай заманнарында ул Кырымнан күченеп килгән. «Идегәй дастаны»ның нугай вариантында Татартупның ханы Бәркә хан буларак күрсәтелә. Туктамышны Аксак Тимернең җиңүе вакыйгалары ачык тасвирлана. 1665 елда килгән Әүлия Чәләби кабер ташларындагы язуларны укыган, аларның төрки телдә булуын искәрткән. Ташларда төрле риваятьләр язылган, ди. Әмма соңрак чор рус галимнәре ул ташларны нугайларга нисбәт итә.

Әлеге тарихи хезмәтләрдән аңлашылганча, «Бабахан дастаны»нда тасвирланган Татар иле, Татар каласы шушы Терек елгасы буендагы Татартупка җиңел нисбәт ителә ала. Таһир-Зөһрә хәлләре анда барган вакыйгалардан алынып, халык риваятенә күчеп, Кылыч Сайядида гыйбрәтле мәгънәләр төсенә кергән түгелме? Һәрхәлдә, безгә Татартуптан гайре башка бер урында Татар иле, Татар шәһәре булганлыгы мәгълүм түгел.

Кылыч Сайядиның үзенә килгәндә, ул Диҗлә (Тигр) һәм Фурат (Евфрат) буйларында күчмә тормыш белән яшәгән төркеман (төрекмән) кабиләләреннән берсе сайяд кабиләсеннән була ала. Менә шуңа күрә дә аңа бәйле рәвештә үзенә «Сайяди» нисби исемен алганлыгы мантыйкка ярашлы түгелме икән?

Бу фикер «Бабахан дастаны»ның язылу вакыты 1390 ел белән каршылыкка килми, бәлки аның дөрес дата булуына ышанычны тагын да ныгыта гына. Татар иле, Татар шәһәре, Татар ханы, татарлар ‒ болар барысы да чынбарлыктан булып, Таһир-Зөһрә хәлләренең дә татарларга бәйле туганлыгы белән килешергә тиешбез. Андагы вакыйгалар Урта гасырлар татар тормышыннан алынган, дип тә ассызыклый алабыз. Моңа ышанычны ныгыту өчен, дәлилләрнең башкаларын да табарга була. Мәсәлән, хан катында торган дәрәҗә ияләреннән ясавыллар (ясауллар) әсәрдә телгә алына. Ясавыллар ‒ татарларга монголлардан күчкән төшенчә, татарларга бәйле тарихи чыганакларда (мәсәлән, шулардан берсе ‒ «Тәварихы гөзидән ‒ носрат-намә» («Дан китабыннан сайланма хәбәрләр», Себер ханлыгына бәйле 1505 елда төзелгән әсәр) хан катында ясавыллар булганлыгын бәян итә. Аларның ил идарәсендә катнашкан хәрби башлыклар булып исәпләнгәнен искәртергә генә кала. Кылыч Сайяди ясавыллар хакында махсус телгә ала, ханлыкның чыннан да татарныкы булуын ул шушы юл белән укучыга белдерә. Әсәрдә андый урыннар бер ясавылларга гына карамый.

Әгәр дә авторның үзен әле Кылыч, әле Сәйф исемнәре белән белдерүенә кайтсак, Кылыч аның үз исеме булып, аңардан тәхәллүс ясар өчен, ул Сәйф Сайяди имзасын да файдалана. Моның белән шагыйрь дастанга салынган образлар системасына укучыны алып керә, мәгънәсен Орион Сәйфе буларак та кабул итүләргә өметләнә. Моны махсус, хәтта дини һәм сәяси максатларда да шулай эшли дип аңларга кирәк.

* * *

Тарихлар дәвамында Таһир-Зөһрә мәхәббәте темасына халыкларда әкиятләр һәм риваятьләр сөйләнү дәвам итә. Әмма аларның берсе дә Кылыч Сайядидагы кебек мәгънәләргә һәм эчтәлеккә корылмаган. Төрекмән шагыйре Мулланәпс (1810–1862) халык риваятьләре нигезендә «Таһир-Зөһрә» дастанын яза, соңрак, 1876 елда, Ә. Уразаев-Кормашиның «Таһир-Зөһрә кыйссасы» басылып чыга. 1945 елда үзбәк кинорежиссёры Нәби Ганиев, киносценаристлары Сабир Абдулла һәм Алексей Спешнев «Таһир һәм Зөһрә» нәфис фильмын Үзбәк киностудиясендә төшерәләр. Мәхәббәт темасын иҗтимагый-героик мәгънәләр белән ачуга ирешеп, дөньякүләм танылу алалар.

    Фәрит Яхин,
    филология фәннәре докторы, профессор

Хәзерге татар теленә шигъри тәрҗемәсе

БАБАХАН ДАСТАНЫ

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Син – караңгы көнем, минем айдай якты йөзем юк,
Кереп гөл арасына нишлим, анда йөререм юк.

Аерылышу утында калдым, дуслар, ни кылырмын,
Мине максатка җиткерергә йөртер юлдашым юк.

Бу дөнья – тузан, имеш, ничек мин урын табармын?
Фикер кылсам, и туганнар, йөрерлек һич даным юк.

Адәмнең җимеше – бала, имеш, диләр дөньяда,
Миндә юктыр бала, коры тән мин, шуңа җаным юк.

Кешенең булса баласы, аның эшләре тыныч,
Минем милкемдә, һай, дуслар, һичбер җан-җиһаным юк.

Сайяди мин, билгеледер, догам – дәрткә дәрмандыр,
Эчемдә – мең татлы хыял, бер балам-җаным юктыр.

«Айа дуслар, ишетик бер хикәят…»

Айа дуслар, ишетик бер хикәят,
Эчендә сүзләре бар чиксез гаять.

Бабахан дигән бер шаһ бар иде,
Аның иле-шәһәре Татар иде.

Аның баһадирлыгы чиксез иде,
Хода үзе чөнки аңа яр иде.

Ни-кем алдына килсә – кисәр иде,
Күпме дошман булса да – басар иде.

Тик бала гаменнән ул елар иде,
Күңелдәгесен Хакка сөйләр иде.

Аның вәзире, белик, Баһир иде,
Аның алдында даим торыр иде.

Ул Баһир елады, әйтте теләген,
Елау-сыктау белән әйтте сүзләрен.

Диде Баһир: – И Аллаһы, Ходаем,
Хәзинәләр Иясе, Бер һәм Барым.

Сиңа үтенмичә, кемнән сорармын,
Үзең Кайгыртучы, ник гамь җыямын?

Синең хәзинәң – гыйшык хәзинәсе,
Минем сырхавымдыр гыйшык бизгәге.

Кылыр үтенеч сиңа бәндә Баһир,
Синең алдыңда, имеш, барча булыр.

Бабахан һәм «Хода» дип елар иде,
Бала уе йөрәген яулар иде.

Икесе шул рәнҗүдә елады күп,
Күзенең яше белән йөзен юып.

Диде Баһир: – И Кодрәтле Аллаһым,
Сиңа үтенеч итәм, и Ходаем.

Бу күңелем кошы канат кагадыр,
Сиңа үтенеч итеп моңланадыр.

Бу солтанга бүләк кылсаң бер бала,
Аның белән солтан булса шат анда.