banner banner banner
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Оценить:
 Рейтинг: 0

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана

Күр Таһирны, биш яшенә җитептер,
Бу Баһир Тәңре әмрен бетерептер.

Һәм Баһирның вафатын белде ул шаһ,
Диде ки: – Бу булыр кодрәте Аллаһ.

Үз-үзеннән әйтер: – Шаһ булырмын
Һәм бу Татар иленә хан торырмын.

Вәзирем Баһир иде кара улы,
Һәм бу Таһир буладыр аның улы.

Тигез йөрмәс вәзире белән ханы,
Кода булса, борчылыр аның җаны.

Килер башыма йөз төрле борчулар,
Һәм хакан иленнән оят шул болар.

Мин ул Баһир белән шартым кылганда,
Бу серне белмәгәндер һичкем анда.

Бу серне һичкем белми миннән үзгә, –
Диде, алалмады Таһирны күзгә.

ТАҺИРНЫҢ ЗӨҺРӘГӘ ГАШЫЙК БУЛГАНЫ

Кил, и Сайяд, сөйләп үт бу кыйссаны,
Ничек җыйды мәликзадә кайгыны.

Диде Сайяд: – Шушы көн Баһир үлде,
Ишетик, бәндә Таһирга ни булды.

Аларны мәктәпкә бирде ул солтан,
Болар җан биреп укыр иде Коръән.

Телләрендә һаман гыйшык мәҗазы,
Күңелләрендә гел гыйшык авазы.

Бу мәктәп иде аларга бер сәбәп,
Килер иде ул икәү алыш теләп.

Бу хәйләне салып муеннарына,
Күпләр көнләштеләр уеннарына.

Күз уйнатып, болар бик күп карашыр,
Нәүбәт җитеп, кашлар сикерер-шашыр.

Бу каш-күз икесе шулай саз кылды,
Һәм дә күңел кошы канат кагынды.

Күңелдә гыйшык чәчәк атты,
Таһир бу газәлне искә алды.

ТАҺИР БӘКНЕҢ ГАЗӘЛЕ

И нурлы кояш йөзле яр, күрмәгән булсам әгәр,
Күңлемне, гәүһәр күзле яр, бирмәгән булсам әгәр.

Гыйшкыңдамын, и хәбәрсез, елап йөреп кич-иртә,
Сагыш чигеп ялгызлыкта, мин йөрмәс идем һич тә.

И гөлләр бакчасы Ирәм, миһербан гүзәл сурәт,
Ирен шәрабың туктатмый мин эчмәс идем һич тә.

Очрашу эзләп, гәүһәрем, теләнеп һәр ишектә,
Һиммәт итәген билгә мин ормас идем һич тә.

Сайяди рәхмәте белән тапты Аллаһ кылычын,
Теләгенә хас гыйшыкка аяк басмас иде һич тә.

ТАҺИРНЫҢ ЗӨҺРӘ БЕЛӘН ГЫЙШЫК ӘЙТЕШЕ КЫЛГАНЫ

Кил, и Сайяд, затлы былбыл, хуш моңнан,
Ничек диеп язылды күркәм дастан?

– Сөйләрмен Зөһрәнең гыйшык уенын,
Очрашу алыштырды ялгызлыгын.

Ишетте Зөһрә ханым шушы сүзен,
Гыйшык уты эченә салды үзен.

Бу сүзне ишетеп дивана булды,
Аның өчен халыкта гайбәт булды.

Һаман мәктәпкә барып килер иде,
Бу серне бөтен шәһәр белер иде.

Чарасы юк иде мәктәптән гайре,
Бу мәктәптә иде шигъри кәсебе.

Ягъни икесе – бер-берсенә үрнәк,
Берсе – карчыга, берсе – үрдәк.

Әмма бер-берсенә әйтмәс иделәр,
Беленде икесенә дә бу серләр.

ТАҺИРГА ӘҮВӘЛ БЕР ХАТЫН ҮЗ СЕРЕННӘН ХӘБӘР БИРГӘНЕ

Беркөн икесе уйнап йөри иде,
Алларында бер хатын торыр иде.