banner banner banner
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Оценить:
 Рейтинг: 0

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана


Кил, и Сайяд, син, хуш вакыт булдыр,
Тамашадыр һәм дә көйчеләр китер.

Бу кыйссаны башлап кит сазың белән,
Син үткәрмә бу сүзне көлке белән.

Диде Сайяд: – Өлеш чыгарды Тәңре,
Шаһны ярлыкады, бала бирде Тәңре.

Шулай үтте ай-көн, бөре ачылды,
Бу шаһның өстенә энҗе чәчелде.

Биреп Тәңре шушы шаһка гүзәл кыз,
Бу кызының сурәтен дә сөйлик без:

Үзе гөл кебектер, авызы – бөре,
Күреп җан бирер гыйшыкта һәрбере.

Иреннәре – якут, теше – ак энҗе,
Бер күрсәң, үлеккә җан бирер иде.

Энҗе кебек күзе сөзелер иде,
Һәм дә күргән күңел бозылыр иде.

Йөзенең кызылы җәннәт гөледәй,
Рухы гүя Ирәмнең[1 - Ирәм (Ирәм бакчасы) – риваятьләргә караганда, гүзәл пәри затлар гына яши торган сихри бакча. Хәбәрләргә караганда, җәннәт әүвәле шушы Ирәм бакчасы булган. Җирдәге җәннәт шушы Ирәм бакчасы диючеләр дә бар.] былбылыдай.

Каләмдәй кашы, йөзе нурлар сибәр,
Күзенең чагылышы гүя гәүһәр.

Кыеп карап, егет җанын аладыр,
Кеше күрсә, үзен утка саладыр.

Сөенче бирде шаһ, каккач барабан,
Җыелды барча туган-кабиләдән.

Кызына бу шаһ туй ясап күпмеләр,
Ризыгы бар иде күпләргә җитәр.

Бу шаһ киңәште, үз иленә йөрде,
Кызның исемен халык «Зөһрә» диде.

Җыелдылар, җыйдырды бар якынын,
Хөрмәт белән тотты шаһ һәр туганын.

БАБАХАННЫҢ ЗӨҺРӘНЕ СӨТ ӘНКӘСЕНӘ БИРГӘНЕ

Һәм тәгаен итте кызга йөз инәкә,
Әнкәләре кылыр җанын күләгә.

Йөрсәләр барча кызлар уң кулында,
Барча кол кызлары һәм сул кулында.

Аның бер сүзе ике булмас иде,
Түрене бер дә башка кылмас иде.

Аның туен күреп чыкты барча саф,
Аның теләген йөртеп иделәр саф.

Бабахан күңлендә бер фикер кылды,
Үз-үзеннән Ходага шөкер кылды.

Диде: – Баһирның улы булса әгәр,
Фикерем шулдыр: Аллаһ үзе белер.

Бу кайгы белән күп фикерләр кылды,
Күңелдәге фикерен эштә кылды.

Аның фикере шул: кыз бирсә Аллаһ,
Булыр ул икесе бер-беренә шаһ.

– Угыл бирсә аңа, фикер итәрмен,
Ятим калса, башына мин җитәрмен.

Тәвәккәл кылды солтан, бераз торды,
Онытты ант шартын һәм гамьсез булды.

ХОДАНЫҢ БАҺИРГА УГЫЛ БИРГӘНЕ

Кил, и Сайяд, Баһирның теләген әйт,
Бу бакчаның һәм дә ул гөлләрен әйт.

Диде Сайяд: – Баһирның углы булды,
Аның сурәте һәм галәмгә тулды.

Аңа исем атадылар – шаһ Таһир,
Йөзендә Мөхәммәднең нуры балкыр.

Анасы исемен диләр шаһ Хубан,
Бу һәм күркәмлек эчендә ай булган.

Аңа тәрбиячене башка кылып,
Бу серне шәһәр иле[2 - Ил – «халык» мәгънәсенә дә ия.] барча белеп.

Ничә еллар әнкәләре чигеп җан,
Һәрберләре булдылар хур һәм гыйльман[3 - Хур һәм гыйльман – җәннәттәге хезмәтче хур кызлары һәм гыйльман малайлары кебек булулары күздә тотыла.].

ТАҺИРНЫҢ БИШ ЯШЕНДӘ АТАСЫ ҮЛГӘНЕ