banner banner banner
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

Сүз кузгар[17 - Кузгар – кузгатыр.] ул ир асыл кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле[18 - Фирасәтле – курку белмәс, батыр-кыю.] йөрәк биргән;
Мөһәндисләр[19 - Мөһәндисләр – инженерлар, һөнәр осталары.] сизмәгән йирдән казып
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.

Болагы[20 - Болагы – кайнап чыккан чишмәсе.] – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чуллаганнар[21 - Чуллаганнар – иелгәннәр (су эчәргә).] куангандай;
Дөррәсеннән[22 - Дөррәсеннән – энҗеләреннән, энҗедәй саф тамчыларыннан.] канча[23 - Канча – никадәр.] бала сөткә туеп[24 - Дөррәсеннән канча бала сөткә туеп… – Мөхәммәд пәйгамбәргә Мигъраҗда энҗе кадәр тамчы сөт каптыралар. Бу тамчы гыйлем булып чыга. Шагыйрь әлеге шигъри юлларда менә шуңа ишарә ясый һәм сөт дигәнендә гыйлемгә киная итә.],
Башкалар була калды су алгандай.

Тәхкыйкларын[25 - Тәхкыйкларын – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.] күргән адәм куангандай,
Голямага[26 - Голямага – галимнәргә.] сәрдар[27 - Сәрдар – юлбашчы, юл күрсәтүче.] булып ту[28 - Ту – байрак.] алгандай;
Мөбариз[29 - Мөбариз – көрәш, бәхәс.] майданына бу чыккан соң,
Батырлар була калды җугалгандай.

Аңынаусыз[30 - Аңынаусыз – аңламыйча, аңсыз килеш.] һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау[31 - Анау-монау – аңгы-миңге.] кеше имәс чубалгандай[32 - Чубалгандай – чуалучы.],
Палваннардан[33 - Палваннардан – пәһлеваннардан, батырлардан.] йыйгылып[34 - Йыйгылып – җыелып.] бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!

Мөселманга карышуга лаек имәс,
Инсафлы урыс күрсә – инангандай,
Ул бер фазыйл галләмә[35 - Фазыйл галләмә – мәртәбәле галим.] – узган таптан[36 - Узган таптан – борынгы табигыйннар (ягъни сәхабәләргә иярүчеләр) мисалыннан.],
Хаззы[37 - Хаззы – өлеше.] бар дәрәҗәи иҗтиһаддан[38 - Дәрәҗәи иҗтиһаддан – дин һәм хокук фәннәре буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу дәрәҗәсеннән; дин галиме булу мәртәбәсеннән.].

Әгъдасенә[39 - Әгъдасена – дошманнарына.] җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗәһидмез[40 - Мөҗәһидмез – сугышучыбыз.] алгы сафтан!

Дәкаикъта[41 - Дәкаикъта – фәндә нигезле тикшерүдә.] мөшкел чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул;
Мисалына әһле гасыр[42 - Әһле гасыр – тарихчылар.] гадил[43 - Гадил – тиң.] тапмай,
Йөрәген мөганиднең[44 - Мөганиднең – дошманлашучының.] яндырган ул.

Һәр йирдә сәнәд илә[45 - Сәнәд илә – дәлил белән.] сүзе баһир[46 - Баһир – ачык, өстен.],
Хәленә кале[47 - Хәленә кале – гамәленә сүзе.] шаһид көндәй заһир[48 - Заһир – ачык, якты.];
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр[49 - Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.],
Мәгърифәтүр-риҗалидә[50 - Мәгърифәтүр-риҗалидә – мәгърифәтле-гыйлем иясе ирләр арасында.] мондай маһир.

Үтәлмайлар эзеннән басып аның,
Китәлмайлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын[51 - Фашын – фаш булуын, танылуын.] аның!

Ah, дәрига[52 - Аһ дәрига – аһ кызганыч.]! Баралмадым кашына[53 - Кашына – каршысына.] аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүлүде-дәкаикътан[54 - Сөйүлүде-дәкаикътан – нечкә фикер ташкыннарыннан.]
Агызган йиме гыйрфан[55 - Йиме гыйрфан – белем ризыгы.] ташып аның.

*

Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын[56 - Дәрдемәнд диванамын – сагышлы диванамын.],
Каеда[57 - Каеда – кайсы җирдә.] бер тәхкыйк[58 - Тәхкыйк – хакыйкать; хакыйкать иясе, хакыйкатьне яклаучы.] күрсәм куанамын;
Бу затта гаҗәп тәхкыйк күргәннән соң,
Би зарур[59 - Би зарур – зарурсыз, тиешсез.] шул сәбәптән хубаламын[60 - Хубаламын – яхшырамын.].

Мин бер арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәве кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак, кәиз[61 - Кәиз – тизәк.] килсә, элеп йөргән.

Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына[62 - Кодыгына – коесына.] карай гына каугамыз[63 - Каугамыз – чиләгебез.] бар,
Эрбет менән[64 - Менән – белән.] Мәкәрҗәгә[65 - Эрбет менән Мәкәрҗәгә… – ХIХ йөзнең иң зур һәм данлыклы сәүдә базарлары саналган Эрбет шәһәре һәм Мәкәрҗә ярминкәләре күздә тотыла.] чама кайда –
Базарына карай гына сәүдәмез бар.

Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артыгы юк, эшем такыр;
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым[66 - Буаз мәҗмәгым – калын шигырьләр җыентыгым.] бар[67 - Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым бар… – монда М. Акмулла үзенең яшь чагыннан туплаган шигырьләре җыентыгы барлыгын искәртә. Әлегәчә аның ул тупланмасы табылганы юк.],
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр –

Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик[68 - Шәрик – дус, иптәш.] калын китап остап торса[69 - Остап торса (эстәп торса) – тотып (туплап) торса.],
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай[70 - Алаңдай – алырдай, алан-йолан.].

Үгәй ана кулында ятим калдым[71 - Үгәй ана кулында ятим калдым… – М. Акмулланың әнисе Бибиөммегөлсем (Бибигөлсем) исемле булган. Әмма аның шагыйрьгә үги ана булуы фәндә ачык мәгълүм түгел.],
Аннан да бик рәтем китеп калдым:
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал[72 - Дамбал – чалбар.],
Кайда мулла бар дисә, йитеп бардым.

Фәкыйрьлектән артык фән күралмадык,
Шәһәр чыгып, алыс[73 - Алыс – ерак.] юлга йөралмадык;
Мәргәннәрне[74 - Мәргәннәрне – төз атучыларны, укчыларны.] танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәптән сабыр кылып торалмадык.

Аз гына дәресем бар кыш вакытта,
Китап карау – гадәтемез буш вакытта;
Бездән дә фәез бабы бикләгән[75 - Фәез бабы бикләгән – белемне күңеленә җыйган.] юк –
Аңлаемыз кәеф килгән хуш вакытта.

*

Уйламаңыз «Җарудә»не[76 - «Җарудә» – Габдулла бине Мозаффар ән-Насавиның «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») әсәре хакында сүз бара. Ул исә Ш. Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») хезмәтенә тәнкыйть рәвешендә язылган (к.: Юзеев А. Н. Шихаб ад-дин Марджани: мыслитель, религиозный реформатор, просветитель (К 180-летию со дня рождения). – Казань: Иман, 1997. – 60 с.).] күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип;
Кадәри хәл садак тарткан[77 - Кадәри хәл садак тарткан – көч җиткәнчә, җәя тартып, ук аткан.] егетләр бар –
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип.

Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем[78 - Сәһем – ук.],
Аңа булса мөкарин[79 - Мөкарин – кушылган.] туры фәһем[80 - Фәһем – зиһен, зирәклек.],
Гатасына манигъ[81 - Гатасына манигъ – әҗеренә инкяр, бәхетенә тоткарлык.] юк, беләсезме –