banner banner banner
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

Тойгынның[193 - Тойгынның – «туган» дип аталган ау кошы, аны «каракош» та диләр.] аягыннан әлгәндәйләр.

Моталибе галиядә хаккан мәркат[194 - Моталибе галиядә хаккан мәркат – олы мәсьәләләрдә хакыйкать нечкәлекләренә төшенүче.],
Мөкасыйде талиядә хакка миръат[195 - Мөкасыйде талиядә хакка миръат – эзлекле аңлатып биргәнендә хакыйкатьнең көзгесе.];
«Игътибар»да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин[196 - Ризаэтдин – Ризаэтдин Фәхретдин (Риза Фәхретдинов, 1859–1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. «Игътибар» – Р.Фәхретдиннең беренче китапларыннан.] – бер камил зат.

Җөмлә дилсаф әһле инсаф[197 - Җөмлә дилсаф әһле инсаф – барлык саф күңелле инсаф ияләре.] алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәпдин килде фәхрәт[198 - Фәхрәт – дан, шөһрәт-шатлык.],
Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән[199 - Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән – дәрәҗәсен төшенүче ихлас кеше икән.]
Дамелла Борһанетдин[200 - Дамелла Борһанетдин – бу кешенең тексттан казый булганлыгы аңлашыла. Әмма фәндә кемлеге төгәл ачыкланмаган.] казый хәзрәт.

Әл-хасыйль[201 - Әл-хасыйль – гомумән, кыскасы.], күп әфазыйл салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак,
Мәмсәви[202 - Мәмсәви – дәрәҗәле.] дамелланың мәдхе калай[203 - Мәдхе калай – мактаулы сыйфатлары нинди.]?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.

Гайре чит вилаятьтән ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр[204 - Мөшаһирләр – шөһрәт-дан ияләре, мәшһүрләр.]
Китапларын кабул кылып бастыртканнар,
Чалкаеп[205 - Чалкаеп – кылтаеп.] йөри бирсен мөкәбирләр[206 - Мөкәбирләр – тәкәбберләр.]!

Тәгассыбын[207 - Тәгассыбын – фанатизмын, искелеккә ябышып ятуын.] калдырмас бозык замир[208 - Замир – күңел, вөҗдан.],
Сусыныңны кандырмас корык гадир[209 - Сусыныңны кандырмас корык гадир – корыган күллек сусавыңны баса алмас.];
Ай торганда Чулпанга гашыйк булган –
Ни кылсын Көннең[210 - Көннең – Кояшның.] нурын ул бер зарир[211 - Зарир – сукыр.]!

Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир[212 - Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир – нурлы ай (Тимерказык йолдызы тирәли) аерыла алмыйча әйләнеп йөргән йолдызларга мохтаҗ түгел.];
Замирем мөзәккәр[213 - Замирем мөзәккәр – батыр йөрәклемен; ирлек исеме бар.] дип мактанмасын –
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир[214 - Тәэнис замир – хатын-кыз йөрәкле, куркак йөрәк; хатын-кыз исеме.].

Ничә минмен дигәннәр йокысын ачкан,
Гафләттән тәнбиһ кылган[215 - Гафләттән тәнбиһ кылган – томаналыкны шелтәләгән.] бу бер назир[216 - Назир – күреп алучы, игътибар итүче; сакчы.];
Җиһанда хәле гаян, кале бәян[217 - Хәле гаян, кале бәян – хәле ачык билгеле, сүзе ачык аңлаешлы.],
Әфазыйлдан мөсәлләм җами гафир[218 - Әфазыйлдән мөсәлләм җами гафир – гафу-мәрхәмәт савытын кире какмаган Аллаһ галимнәрдән канәгать.].

«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид[219 - «Җәлал»га хашиясе аңа шаһид… – Ш. Мәрҗанинең «Әл-газьбүл-форат вәл маэүз-зәлал фи шәрхи «Җәлал» («Җәлал» китабына аңлатма буларак кирәкле саф чишмә») исеме белән язылган «Мулла Җәлал хашиясе» китабы хакында сүз бара. «Мулла Җәлал китабы» (дөрес исеме – «Шәрхе-гакаид») Җәлалетдин Дувани (1502/1503 елда вафат) каләме белән язылган, мәдрәсәләрнең югары сыйныфларында дәреслек сыйфатында кулланылган.],
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир[220 - Җәдир – лаек.];
Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган[221 - Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган – хакыйкать байрагын күтәргән.]
Мөбариз[222 - Мөбариз – көрәшчеләр.] арасында бу – бер әмир!

Җәдидәи заманнан[223 - Җәдидәи заманнан – яңа заманнан.] җәмал[224 - Җәмал – матурлык, күркәмлек.] ачып
Күргәзде йәде бәйза[225 - Йәде бәйза – аклык кунган; саф гайрәтен.] ялгыз бу ир;
Кайсысыннан күренде мондый бәян –
«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир»[226 - «Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир» – «Әй сез, пәйгамбәрең хәбәр бирүче кебек».].

«Хикмәте балигасе»[227 - «Хикмәте балигасе» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-хикмәтүл-балигат фи шәрхил-гакаид нәсәфийәт» («Нәсәфәнең «Гакаид»ен аңлатуда җитлеккән фәлсәфә») китабы хакында сүз бара. Ул Нәҗметдин Нәсәфәнең (968 елда вафат) «Гакаид» («Гакаиде Нәсәфи») китабына шәрех буларак язылган.] кандай[228 - Кандай – нинди.] икән?
Зәүкы сәлим иясенә[229 - Зәүкы сәлим иясенә – зәвыгы сәламәт кешегә.] балдай икән;
Ысулы хакаикъны хамил булган[230 - Ысулы хакаикъны хамил булган – хакыйкать ысулларын иңенә алган.]
Адәмнең тәнендәге җандай икән.

Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң[231 - Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң – хәдистә маһирлыгына карасаң.] –
Әсхабдән[232 - Әсхабдән – сәхабәләрдән.] ишеткәндәй аңлай икән;
Мондай гали галимгә тел озаткан –
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!

*

Казакъча шигырь яздым, ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып;
Тәхкыйкләрен[233 - Тәхкыйкләрен – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.] күргән соң куанганнан,
Китапларын карыймын гашыйк булып.

Таснифлары басыйрәтне ярук кылган[234 - Таснилары басыйрәтне ярук кылган – язганнары күңелләрне яктырткан.],
Нәфис-хәсис арасыны фәрикъ кылган[235 - Фәрикъ кылган – аерып куйган.];
Адашканда кәиз[236 - Кәиз – тизәк, нәҗес.] килеп балга төшкәй –
Мин байгыш[237 - Байгыш – мескен.] бер кырмыска гарык булган.

Унбиш ел «Назурә»сен[238 - «Назурә» – Ш.Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») китабы хакында сүз бара.] алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр[239 - Шифаи садр – җан дәвасы.] аннан хасил итдек,
Эленмәй хасидләрнең кармагына.

Морадлары мөкәбәрә[240 - Морадлары мөкәбәрә – максатлары һавалы.] булганнан соң,
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавамнары[241 - Гавамнары – кешеләре, кара халык.] – мулласына табигъ булып[242 - Табигъ булып – буйсынып.],
Дерләтеп[243 - Дерләтеп – дөбер-шатыр, зер-зер.] ярып йөри ярма гына.

Нигә мончә[244 - Мончә – болай, бу рәвешле.] безләрдә әдәп кыска?
Кәмаләт[245 - Кәмаләт – камиллек.] болай торсын, гакыл – вуста[246 - Вуста – уртача.].
Бер йиргә килештереп хат язалмай –
Берәүне яманнарга кандай оста!

Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Камилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының[247 - Хасмының – дошманының, көндәшенең.] морад кыла хәсарәтен[248 - Хәсарәтен – зыянын.].

Әдвия хамил булмас[249 - Әдвия хамил булмас – даруны күтәрә алмас.] бәгъзе мәрыйз[250 - Бәгъзе марыйз – кайбер авыруларга-чирләргә.],
Нәсыйхәт кабул булмас фәззе, гализ[251 - Фәззе, гализ – тупас, әдәпсез.];
Шәятыйнның әбһәрен[252 - Шәятыйнның әбһәрен – шайтаннарның кан тамырын.] өзеп киткән –
Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз[253 - Бәркул-вәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.][254 - Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз. – «Бәркул-вәмиз» дип, автор Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») китабына ишарә итә.].

«Җарудә» иясенә[255 - «Җарудә» иясенә… – сүз мулла Габдулла бине Мозаффар ән-Насави хакында бара. Ул «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») дип исемләнгән Ш. Мәрҗанигә каршы китабын Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарый киңәше белән язган.] сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк;
Рахимуллаһи рахмәтән васигатән[256 - Рахимуллаһи рахмәтән васигатән – Аллаһының рәхмәте иксез-чиксез.],
Дөньяда сүземез бар, үземез – юк!

Ул да бер галим икән сөйләй торган,