banner banner banner
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

«Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим»[82 - «Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим» – «Гыйлем һәр кешегә савытына күрә».].

Тәгаррузга [83 - Тәгаррузга – дошман арасына кереп сугыш башларга.]минем нә микъдарым[84 - Нә микъдарым – нинди өлешем-күләмем.] бар?
Үземнең ноксаныма икърарым[85 - Ноксаныма икърарым – җитешсезлегемә дәлилем.] бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым[86 - «Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым – «Кая барасыз әле?»дән хәбәрем, ягъни башкаларга юл бирү, итагать иясе булу кирәклек күздә тотыла. (Монда сүз Сөләйман пәйгамбәрнең хәтта кырмыскаларга да, хәл белешеп, кая барасыз әле дип юл биргәнлеге хакында бара.)] бар!

Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек[87 - Артка төштек – иярдек.],
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.

Ирнең хәле беленер ләфыз атса[88 - Ләфыз атса – сүз атса.],
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса[89 - Мөбһәм ятса – яшерен ятса.]?
Мәгърифәгә, сыйфатка ярап китә –
Нөкирә бер вәҗһедән[90 - Нөкирә бер вәҗһедән – надан кеше бер сәбәп белән.] тәхсыйс[91 - Тәхсыйс – эзләгәнен, билгесен.] тапса.

Берәүгә морад булса Хакның яды,
Мәгърифәт микъдарынча аңа бади[92 - Бади – ачык, күренеп торыр.],
Әл-һади әсмасына мозһир[93 - Әл-һади әсмасына мозһир булыр – күкләр катына юл күрсәтеп, балкып торыр.] булыр:
Истигъдад[94 - Истигъдад – зирәклек, зиһенлелек.], кабилият[95 - Кабилият – сәләтлелек.] шарты – гади.

Һәркемгә хазз[96 - Хазз – өлеш, насыйбы.] бирелгән кыйсмәт[97 - Кыйсмәт – язмыш.] берлән,
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт[98 - Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.] берлән;
Тәхкыйрьгә[99 - Тәхкыйрьгә – хурлау-мыскыллауга.] муллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!

Дәртсезләрнең эше юк һиммәт[100 - Һиммәт – тырышлык, мәртәбә, олы җанлылык.] берлән,
Һиммәтленең кулы кыска кыйльләт[101 - Кыйльләт – вакыт азлык (юклык).] берлән;
Халыкның нәзарында[102 - Нәзарында – күз алдында.] хур[103 - Хур – җәннәттәге фәрештә, ягъни фәрештәдәй.] күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт[104 - Зилләт – түбәнлек.] берлән!

*

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә[105 - Анчә – аңа.] күз алартмаңыз хиддәт[106 - Хиддәт – әллә кемлек, тупаслык.] берлән;
Ниһайә[107 - Ниһайә – нәтиҗәсе.] булса мөкайяд йә мөнәүвәл[108 - Мөкайяд йә мөнәүвәл – әҗер йә өмет.]:
Харам-хәлал шәхсенә нисбәт берлән.

Һәр фәндә шигырь менән китап тулы,
Карасак, ияләре кандай олы!
Газалидәй риҗальгә[109 - Риҗальгә – ир кешегә, затлы иргә.] кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез – Аллаһ колы!

Әһле дәрт[110 - Әһле дәрт – дәрт иясе, диндар.] шагыйрь булса, үзен – малик[111 - Үзен – малик – үз мәртәбәсен белүче, үзенә хуҗа.],
Булмаса – шигырь менән вирдтән тарик[112 - Вирдтән тарик – намаз-догадан ваз кичүче.],
Мотлака мәнгы кылмак[113 - Мотлака мәнгы кылмак – шигырьне кире кагу.] уңай булмас
Һәм янә ләһү[114 - Ләһү – шаярту, уен-көлке.] булса ләм йөбарик[115 - Ләм йөбарик – бәрәкәте юк, файдасыз.].

Шагыйрьләрнең әксәре әһле саликъ[116 - Әксәре әһле саликъ – күбесе иман юлында йөрүче, хакыйкать иясе; үз фикерле, ирекле кеше.],
Әйткәннәр ничә төрле көйгә салып;
Вәхшәттә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде[117 - Әзһәде – тугры, тәкъва.] сәхабәдән Ибне Малик[118 - Ибне Малик – Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән Мәккә шагыйрьләреннән берсе. Әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәргә дошманлык күрсәтеп, аны хурлап шигырьләр язган. «Шигырь (монда сүз җыру, ягъни нәсыйхәтсез шигырь хакында бара – Ф. Я.) ул – Шайтан чыбыркысы» дигән хәдис аңа карата әйтелгән. Соңыннан Ибне Малик иман китерә. Мәккә кяферләрдән азат ителгәч, бервакыт Ибне Маликнең Кәгъбәне шигырь сөйләп тәваф кылуын күргән сәхабәләр моңа канәгатьсезлек белдерә. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сөйләсен, нәсыйхәтле шигырь – җыру түгел, Аллаһыны данлау», – дип җавап бирә. Акмулла монда шушы вакыйганы искәртә. Шигырьләрендә дә җыруны шигырьгә каршы куеп яза. Аның фикеренчә, шигырьнең асылы нәсыйхәткә корылырга тиеш, шулвакытта ул буш булмый, мәгънәгә ирешә, ди.].

Шигырь дөрес – нәсыйхәтне хамил булса[119 - Нәсыйхәтне хамил булса – нәсыйхәт йөртүче булса.],
Иясе кадәри хәл гамил[120 - Гамил – эш иясе; гамәл иясе; дәрәҗәле кеше.] булса;
Ишеткән адәмнәрне елаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса[121 - Шамил булса – эченә-үзенә алса, тупласа.].

Киткәннәр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык –
Гаҗәеп кыйммәт әсәр калдырганнар,
Хикмәтнең мәхзәненнән[122 - Мәхзәненнән – хәзинәсеннән.] мисрагъ ачып[123 - Мисрагъ – шигъри юл ачып.].

Һәр җандар[124 - Җандар – җан иясе.] сәйран кылыр сәбилендә[125 - Сәйран кылыр сәбилендә – юлында очып, әйләнеп йөрер.],
Былбыллар җәүлан кылыр сәрирендә[126 - Җәүлан кылыр сәрирендә – оясы тирәли очып, сайрап йөрер.],
Әс-сәмигул-каләмне[127 - Әс-сәмигул-каләмне – рифмалы шигъри сүзләрне.] тәхмир кылды[128 - Тәхмир кылды – тәэсирле итте.]
Ходаем фөсәханең замирендә[129 - Фөсәханең замирендә – шагыйрьнең күңелендә.].

Кандай риҗәл[130 - Кандай риҗәл – андый ирнең.] туган юк йир йөзендә,
Остазының нәтиҗәсе – тәлмизендә[131 - Тәлмизендә – шәкертендә, укучысында.],
Җариядән тәганни[132 - Җариядән тәганни – кол хатыннан җырлату.] вакыйг[133 - Вакыйг – гадәт, вакыйга.] булган
Гаед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә[134 - Диһлизендә – ишегалдында, йорты янында.].

Максудны бу урында кылдык нәфад[135 - Нәфад – тәмам.],
Инша Аллаһ, карышмас әһлен-нәкъкад[136 - Әһлен-нәкъкад – тәнкыйть иясе.],
Җариянең тәмкинедән[137 - Җариянең тәмкинедән – кол хатынның җырлавыннан.] заһир дәлил –
Шәригънең сөкүтеннән[138 - Шәригънең сөкүтеннән – пәйгамбәрнең эндәшмәвеннән.] җәваз мөфад[139 - Җәваз мөфад – бу гамәлнең дөреслеге раслана.][140 - Шәригънең сөкүтеннән җәваз мөфад. – Гает көнендә бәйрәм итү һәркемгә тиешлек, шәригатькә таянып, бу шигъри юлларда бәян ителә.].

*

Бер китап бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исеме юк, шәхсе мәҗһүл[141 - Мәҗһүл – билгесез.],
«Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән[142 - «Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән… – сүз Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның мистик-мифологик символикага төрелеп бирелгән 1551–1584 елларда язылган «Тәварихы Болгария» («Болгар иле тарихы») китабы хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең тарих буенча язылган хезмәтләрендә бу китапны кискен тәнкыйть итә. М. Акмулла монда Ш. Мәрҗанигә ияреп фикер йөртә.],
Эчендә савабыннан хатасы мул.

«Назурә»гә бер мөганид[143 - Мөганид – дошманлык итүче.] батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соңы үзенә кол.

Борадәр[144 - Борадәр – агай-эне, кардәш.], сезгә үтенәм, сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани ул – Тимерказык!
Булмаса – кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белемәй юлдан язып!

Имгәнеп, коры, бикяр[145 - Бикяр – бушка, юкка.] азапланма,
Бакыр чыкмас урыннан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торгам мин бер таз эт[146 - Таз эт – таза, елгыр эт.].