banner banner banner
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид[382 - Мөҗтәһид – дин өчен тырышучы; дин китаплары буенча хөкемнәр чыгаручы.] галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?

Гомреңезнең күбе үтте гауга берлә,
Мәрҗанине йәдәкмәм[383 - Йәдәкмәм – авызлыклыйм.] дигән сәүдә берлә[384 - Сәүдә берлә – файда, уй белән.] –
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз
Әһле-сөннәтмез дигән дәгъва берлә.

Артыңызны ачкан соң күрәсез кәик[385 - Кәик – тизәк, нәҗес.],
Әйтәсез шул сәбәптән зәлл-мозыйлль[386 - Зәлл-мозыйлль – аздыручы, азгын.] дип;
Кәламуллаһтан әсдәкъ[387 - Кәламуллаһтан әсдәкъ – Аллаһы сүзе Коръәннән дөресрәк.] ни-нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирүл-әүвәлин»[388 - Әсатирүл-әүвәлин – борынгы риваятьләр.], – дип.

Сез дә шулай тәҗавез[389 - Тәҗавез – һөҗүм, явызлык.] кылдыңыз күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп[390 - Ушындай гәп – шушындый бәхәс-гауга.];
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Фә һүм фи тогъйаниһим йәгъмәһун»[391 - «Фә һүм фи тогъйаниһим йәгъмәһүм» – «Алар үзләренең азгынлыкларына чумарлар».], – дип?

Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул минем атам имәз, остаз имәз –
Хаклыкны тасдыйк[392 - Тасдыйк – раслау.] зарур, эшен күргәч!

Фикъһедә бу заманның Ногманы[393 - Ногман – Ногман бине Сабит Әбү Хәнифә әл-Мәгъриби (974 елда хәлиф тарафыннан кыйнап үтерелә). Хәнифия мәзһәбенең бөек имамы, ислам шәригатен нигезләүче дүрт имамның берсе. Татарлар – шушы мәзһәпнең вәкилләре.] бу,
Хикмәттә бу заманның Локманы[394 - Локман – зирәклеге белән дан тоткан пәйгамбәр, күпчелек очракта әүлия дип атала һәм Локман Хәким исеме белән йөртелә.] бу,
Үткәннәр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре-солтаны[395 - Әһле сөннәт рәһбәре-солтаны – дин карендәшләренең юлбашчысы-солтаны.] бу!

Борадәр, син үзеңне ихтисап[396 - Ихтисап – хисаплау, тикшерү.] ит,
Мәрҗанине мөҗтәһиддән син хисап ит,
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурыннан икътибас ит[397 - Нурыннан икътибас ит – нур ал.]!

«Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә…»

Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бүз күп уйнакласа, утка баса, –
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.

Синең дә әрвахың күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз»гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.

Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри хәл көнең белән;
Гыйлемең зур, яшең өлкән ага булсаң
Сөйләшеп кара син бер энең белән.

Ишеттем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән;
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.

Борыннан белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең-терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!

Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,
Эчтә тулып ятмасын нәҗес-эрен,
Аһ, дәрига, эч тазарсын, эч тазарсын,
Булмаса – файда бирмәс коры белем.

Кирәк тәслим булуыгыз, кирәк гаид[398 - Гаид – гафу үтенүче.],
Әһеле сөннәт имамы ул мөҗтәһид,
Хәдәсләгән[399 - Хәдәсләгән – тизәкләгән, пычраткан.] йиреңез йортка мәгълүм,
Шунсыз син торалмайсың һичбер вакыт.

Сакламадык былбылны бәлаләрдән,
Оялмадык дәрәҗәле галиләрдән,
Алманы карамадан карамыйлар –
Җимешене коярган[400 - Коярган – койган.] агачлардан.

Бәлки, сез ул тарафта дамелласың,
Хакыйкатьтә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан[401 - Раббани голямадан – Аллаһыга бирелгән галимнәрдән.] булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!

Мәрҗанигә галиб булу сезгә мәмнугъ[402 - Галиб булу сезгә мәмнугъ – өстен чыгу сезгә мөмкин түгел.],
Гадавәт[403 - Гадавәт – дошманлык.] җиһанга фаш – хөссәд-матмугъ[404 - Хөссәд-матмугъ – көнчелек-комсызлык.];
Ул фазыйлны ифкы газим[405 - Ифкы газим – алдап җиңәргә.] ният кылып,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?

Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгәнең,
Сәламәт торса икән камил динең;
Биниһая хәкарәт кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем.

Бер газизне талатып тормаек дип,
Кузгалды бу сәбәптән фәкыйрь энең;
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Авызыңды пешермәсен безнең белен[406 - Белен – тәбикмәк.]!

Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең;
Ниятеннән төкәнер дип өметем бар,
Саташкан булмаса кызыл телең.