banner banner banner
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

Саф алтынны нәҗескә буяу илән –
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!

Кыйсык[302 - Кыйсык – кыек.] ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең коры[303 - Коры – күмере, көле.] китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда[304 - Асманда – күктә.] торган айның нуры китмәс!

*

Ул ирде шәмсе базигътан[305 - Шәмсе базигътан – охшашы, тиңе булмаган кояштан.],
Мөнәүвәр бәркы ләмигътан[306 - Мөнәүвәр бәркы ләмигътан – ялтыраган яшеннән якты.],
Галиш-шаин мөназигътан[307 - Галиш-шаин мөназигътан – үз фикерен бәхәс кылучыдан.] –
Җөда булдык, дәрига, ah[308 - Җөда булдык, дәрига, аһ – аерылыштык (аерылуга дучар булдык) ни кызганыч, аһ!]!

Аның шөһрәттә гонваны[309 - Гонваны – олылыгы-зурлыгы.] –
Мөхаккак, дөрре-мәрҗани[310 - Мөхаккак, дөрре-мәрҗани – чыннан да, энҗе-мәрҗәндәй.][311 - «Мөхаккак, дөрре-мәрҗани…» – М. Акмулла монда Мәрҗани белән энҗе-мәрҗәнне махсус тәңгәл куя, шул рәвешле, сүз уйнатып, Мәрҗанинең, чыннан да, асыл мәрҗәндәй булуына киная итә.],
Хакаикъ гыйльменең кәне[312 - Хакаикъ гыйльменең кәне – хакыйкать гыйлеменең чыганагы.], –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Ки яздым мәрсия бән хар[313 - Бән хар – мин мескен-бичара.],
Хасаисын[314 - Хасаисын – хас үзенчәлекләрен, үткенлеген.] кылып изһар,
Бу хиндә[315 - Бу хиндә – бу чорда.] юк аңа мигъяр[316 - Мигъяр – тиңдәш.] –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Аның фәкъденә[317 - Фәкъденә – юклыгына, үлеменә.] күп пишләр[318 - Пишләр – укучылары; ияреп килүчеләре.],
Көенде барча дуст-ишләр –
Труйски мөдәррисләр, –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Аның фазлына һиб гонван[319 - Фазлына һиб гонван – галимлегенә бүләк-дәрәҗәле исем.] –
Тәсанифы ачык борһан[320 - Тәсанифы ачык борһан – язганнары ачык дәлил.],
Басыйрәтне[321 - Басыйрәтне – аң-акылны.] ачык кылган, –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб[322 - Әхбаб – сөеклеләр, якыннар.] ятим калды, –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Аның мәддахы бихәддер[323 - Мәддахы бихәддер – мактаучылары чиксездер.],
Дагыстан, Һиндтә бигадәттер[324 - Бигадәттер – гадәттән тыш; хисапсыздыр.],
Бәнем мәдхем викахәттер[325 - Мәдхем викахәттер – мактавым ирешмәслектер.], –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Бәрагатьле шәһамәттә[326 - Бәрагатьле шәһамәттә – өстенлеге – зирәклектә.],
Бәлигышшә-и нәҗабәттә[327 - Бәлигышшә-и нәҗабәттә – камиллеге – аксөяклектә.],
Бәдигыл-каль ләтафәттә[328 - Бәдигыл-каль ләтафәттә – оста телле – гүзәллектә.], –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Мөхәддис җамигыл-әхбар[329 - Мөхәддис җамигыл-әхбар – һәммә хәбәрләрне сөйләүче; серләрне ачып бирүче.],
Мөхаккыйк хавиел әсрар[330 - Мөхаккыйк хавиел-әсрар – серләр дөньясыннан хакыйкать эзләүче; күпме пәрдәләрне ачып салучы.],
Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар[331 - Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар – пәрәнҗәләрне ачуда нигезле фикер әйтүче.], –
Жөда булдык, дәрига, ah!

Сәкыйуллаһ рухә һәр ан[332 - Сәкыйуллаһ рухә һәр ан – Аллаһ һәрдаим рухын сугарсын.],
Зөлал гафвилә гофран[333 - Зөлал гафвилә гофран – Аллаһ шәфкате белән гафу итеп кичерсен.],
Фиракына йөрәк голян[334 - Фиракына йөрәк голян – аерылышуга йөрәк сыкрый-өзгәләнә.], –
Җөда булдык, дәрига, ah!

Гыйнаять[335 - Гыйнаять – ярдәм, шәфкать.] кылсаңый, йа Рабб,
Үзем – байгыш[336 - Байгыш – йокысыз, фәкыйрь.], атым – арык,
Казан шәһренә бер барып –
Күралмадым, дәрига[337 - Дәрига – кызганыч.], ah!

Илаһи, җөмлә[338 - Җөмлә – барлык.] хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем,
Кабахәт җөмлә халәтем, –
Түзалмадым, дәрига, ah!

Аның мәдхендә бән газиб[339 - Мәдхендә бән газиб – хакында мактауда мин газаплы.]
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт[340 - Бән таз эт – мин елгыр, усал, таза эт.], –
Җөда булдык, дәрига, ah!

*

Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр,
Яхшының алдын бераз күреп идең –
Имәс идең юл күргәнсез мужик-мишәр.

Иң әүвәл тулып ятыр синең менең[341 - Менең – мин-минлегең.],
Ник кирәк сәмәрәсез[342 - Сәмәрәсез – файдасыз, җимешсез.] коры белем?
Сәфәр – алыс[343 - Алыс – ерак.], инсаф кыл, Хакдан оял,
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!

Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер[344 - Кисер – кире.],
Әфлисүн арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә[345 - Намазда лөббе мәгънә – намазыңда асыл мәгънәдән.] – бернәрсә юк,
Заһирга[346 - Заһирга – тышкы якка.] горурланган син бер кыйшер[347 - Кыйшер – кабык; тышка рәвеш.]!

Миңа мәгълүм – син үзең күптән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман;
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңне эттән яман?

Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,