banner banner banner
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына мөнафины[257 - Мөнафины – каршы килүчене, килешмәүчене.] сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйләй торган.

Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен;
«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин»[258 - «Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин» – «Һәр юлның юнәлгән бер урыны бар».],
Бәрәкәллаһ, килештереп тапкан йирен.

Аңа шәрик[259 - Шәрик – иптәш.] дамелла Мөхибулла,
Рәббани голяманы мөхиб[260 - Рәббани голяманы мөхиб – Аллаһыга бирелеп, хакыйкатькә хезмәт итүче; саф күңелле галимнәрне якын күрүче-яратучы.] мулла!
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ[261 - Мөхикъ – дөреслек яклы, гадел.] мулла.

Дамелла Рәхмәтуллаһ аңа нәзыйр[262 - Нәзыйр – охшаш, иш, иярүче.],
Тәхрират, иттиләгъда раушан замир[263 - Тәхрират, иттиләгъда раушан замир – ирек бирү, азат итүдә күңеле нурлы.],
Мәрхүмнәр Мәрҗанигә гакс төшкән[264 - Гакс төшкән – каршы төшкән.],
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир[265 - Мөтабигъ җәме гафир – ияргән бик күпләр.][266 - Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир. – Бу шигъри юлларда дошманнарының Ш. Мәрҗанинең муллалык указын алдыртуларына ишарә ителә.].

Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан[267 - Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан… – 1873 елда, Ш. Мәрҗани өстеннән Диния нәзарәтенә «рапорт» язып, аның эшен тикшерү өчен, Мөфтиятнең указы буенча төзелгән комиссиянең рәисе Исмәгыйль Үтәмешев (кушаматы – Кышкар хәзрәт) һәм шул комиссиянең әгъзалары күздә тотыла. Мәрсиядә ул хәзрәтләрнең исемнәре дә телгә алынып узыла.],
Галәл-хосус Кәламдә[268 - Галәл-хосус Кәламдә – спекулятив теология үзенчәлекләрендә.] данга чыккан,
Бәрагатьтә[269 - Бәрагатьтә – китап яки мәкалә керешендә алга таба бәхәс кылынырга тиешле мәсьәләләргә тукталып, мәсьәләләрнең куелышын белдергән өлеш; мәсьәләләр куелышында.] дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимнәр, мөдәррисләр аннан чыккан.

*

Курса хәзрәт алардан борын булган[270 - Курса хәзрәт алардан борын булган… – ислам дөньясында хөр фикер идеясенә хезмәт иткән галимнәрнең беренчеләреннән саналган Габденнасыйр Курсави (1776–1812) күздә тотыла.],
Мәдехкә[271 - Мәдехкә – мактауга.] ул бер лаек урын булган;
Ул мәрхүм – Мәрҗанидәй мәфтүн булып[272 - Мәфтүн булып – бирелеп.],
Күп галим ул газизгә кырын булган.

Бу зат һәм үз гасрында әгъла[273 - Әгъла – бөек, олы.] галим.
Хасидләрен мөбтәла табгы сәлим[274 - Хасидләрен мөбтәла табгы сәлим – көнчеләрен кайгыга салган сәламәт акыл иясе.],
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигул-бидәга»[275 - «Камигул-бидәга» – «Камигул-бидәга» («Бозыклыкларны бастыручы») исемле мәшһүр китапның авторын галимнәр Г. Курсави дип белдерә.] гүя сәйфе сарим[276 - Сәйфе сарим – үткен кылыч.].

Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар[277 - Хәзинәсен идәр изһар – хәзинәсендә барын ачып бирер.],
Вәләкин хәзинәдә тәфавет[278 - Тәфавет – аерма.] бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкән[279 - Дөкән – кибет.] ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хәле микъдар.

Вәләкин Мәрҗанинең эше башка –
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка;
Алыстан шәгъшәгасе[280 - Алыстан шәгъшәгасе – ерактан нуры, мәһабәтлеге.] балкып торган –
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.

Кай эше ул фазыйлның таң калмастай,
Кай сүзе ул камилнең күз салмастай? –
Дәртенә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!

Сәрхәбадлы[281 - Сәрхәбадлы – сырхаучан, чирләшкә.] кешеләргә бик килеште,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай,
Кәмале[282 - Кәмале – камиллеге.] йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай.

Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып[283 - Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып – онытыла барган исемнәрдән матур йөзен ачып.],
Әхбабын[284 - Әхбабын – сөеклеләрен.] гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең[285 - Шәҗәрәи дәлилнең – дәлил агачының.] тамыры тирән –
Алай-болай койынга[286 - Койынга – тавыш-гауга, җил-давылга.] кузгалмастай.

Беркеткән хөҗҗәт берлән мөддәгасен[287 - Хөҗҗәт берлән мөддәгасен – дәлил белән дәгъваларын-фикерләрен.] –
Остаи сылу җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның ширазындай[288 - Ширазындай – тәртибедәй, эшләү рәвешедәй.] –
Җебенең төйгән йире[289 - Төйгән йире – төйнәгән җире.] таркалмастай.

Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе[290 - Кирәсе – күтәргән йөге.] авыр булды тарталмастай;
Батырларның кылычыннан каяу[291 - Каяу – кыелып, киселеп.] чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.

Айрылдылар күп хасидләр әдәбеннән –
Хасыйле тәкәбберлек[292 - Хасыйле тәкәбберлек – тәкәбберлек хасил итү.] сәбәбеннән;
Мөганид[293 - Мөганид – дошман, каршы килүче.] күркәм йиргә күзен салмай –
Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән[294 - Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән – кабул итүгә гадәтләнмәгәнлектән, яхшылыкка гыйззәте юк сәбәбеннән.].

*

Адәм камил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗаненнән[295 - Мәхәббәт фәнҗаненнән – мәхәббәт савытыннан.] шәраб эчмәй.
Дошманнар хәбаләне[296 - Хәбаләне – тозакны, ауны.] салып карай –
Тургайның тозагына лачын төшмәй.

Һавада ул бер шоңкар – әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап торалмайлар,
Гүя бер киң апаннан[297 - Киң апаннан – симез, зур аюдан.] йөрәге очкан.

Без сатдык муллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрес хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафәтен[298 - Вәкафәтен – киләчәген, булачагын.].

Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза[299 - Истиһза – көлү, мыскыллау.], йә хәкарәт,
Үземезне һәр гаептән амандаймыз[300 - Һәр гаептән амандаймыз – һәр гаептән имин кебек.].

Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты[301 - Даты – аһы, авырлыгы; тутыгы.] китмәс;