Су сеңдергән чүл генә.
Җилләр исә, сулар ага –
Үтә дә китә гомер.
Кеше сүзенең уты юк –
Учакта сүнгән күмер.
Синсез килә…
…Синсез килде язлар –
Шау чәчкәдә бакча.
Сине хәтерләтә
Һәр җир, кайда басма.
Ап-ак болыт япкан
Алмагачлар өстен.
Бар тирә-як сулый
Чәчкәләрнең исен.
Балан, миләш, сирень
Сагынганнар сине.
Көтеп, чәчкәләрен
Җиргә койды инде.
Синең кул җылыңны
Тойган җиләкләрең,
Чәчкәләре гүя
Сөйли теләкләрең.
…Синсез килде җәйләр –
Шау җимештә бакча.
Кызарды ла җиләк,
Кайда гына басма.
Тәмле җиләкнең дә
Быел тәмнәре юк.
Син булмагач янда,
Дөнья ямьнәре юк.
…Синсез килде көзләр –
Шау алмада бакча.
Җир өсләре тулган –
Кайда гына басма.
Алма исе белән
Көз һавасы тулган.
Сыйландылар дуслар,
Барча якын туган.
Оныкларга диеп
Атап утыртканның
Быел тәү җимешен
Ул татып карады.
…Синсез килә кышлар –
Тып-тын калды бакча.
Сагыш-хатирәләр –
Кайда гына басма.
Һәр агачны сыйпап,
Сөеп үстердең бит.
Уңыш шатлыкларын
Бергә кичердең бит.