banner banner banner
Уртак язмыш
Уртак язмыш
Оценить:
 Рейтинг: 0

Уртак язмыш

Үткән гомеребез

Истәлеге – бакча.

Кемдер сарай салды –

Безнең кыйммәт башка.

Оҗмахка тиң итеп

Үстердең син бакча.

Ул безне кайтара

Бергә булган чакка.

Мәңгелек хәтер ул –

Җирдәге иҗатың.

Һичкайчан корымас

Җимешле илһамың.

Тол хатынны рәнҗетмәгез

Тол хатынны рәнҗетмәгез,

Күңеле китек болай да.

Аның ничек яшәгәне

Билгеле тик Ходайга.

Тол хатынга уйламыйча

Әйтмәгез авыр сүзләр.

Табигатьтә яз булса да,

Тормышы – тоташ көзләр.

Тол хатынны кимсетмәгез,

Ким иткән аны язмыш.

Иңен баскан ялгызлыктан

Эчләре тулы сагыш.

Тол хатынга кырын карап,

Җанын, берүк, телмәгез.

Бу дөньяның фанилыгын

Сез дә яхшы беләсез.

Тол хатын мохтаҗ язмышның

Мәрхәмәт, ярдәменә.

Кимсетмәгез, рәнҗетмәгез,

Ул түзәр калганына.

Борын-борын заманнан…

Башкорт моңсыз яшәгәнме

Борын-борын заманнан? –

Яуларда да, Сабантуйда

Җырлый-җырлый дан алган.

Башкорт биюсез яшиме

Борын-борын заманнан? –

Бар тарихын, көнитмешен

Ул биюләргә салган.

Башкорт курайсыз яшиме

Борын-борын заманнан? –

Осталарның уен серен

Яшьләр өйрәнеп алган.

Такмак әйтеп биегән дә

Җырлый-җырлый эшләгән, –

Борын-борын заманнардан

Башкорт шулай яшәгән.